Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә оешмасы белән бергә атлыйбыз

Йәһвә оешмасы белән бергә атлыйбыз

Йәһвә оешмасы белән бергә атлыйбыз

«Тынычлык Алласы... аның ихтыярын үтәр өчен сезне барлык яхшы белән тәэмин итсен инде» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:20, 21, ЯД).

1. Җир шарында күпме кеше яши икәнен һәм кайбер дин әгъзаларының санын әйтегез?

ҮТКӘН 1999 елда җир шарында яшәүче кешеләрнең саны алты миллиардка җитте. «Бөтендөнья альманахы» буенча, җирдә яшәүчеләрнең 1 165 000 000 — мөселманнар, 1 030 000 000 — католиклар, 762 000 000 — индуслар, 354 000 000 — буддистлар, 316 000 000 — протестантлар һәм 214 000 000 — православие дине кешеләре.

2. Диннәрнең бүгенге хәле турында нәрсә әйтергә була?

2 Бүгенге күп санлы һәм аерым-аерым диннәрнең миллионлаган кешеләре тормышларын Алла ихтыярына туры китереп алып баралар дип әйтеп буламы? Юк, «чөнки Алла тәртипсезлек Алласы түгел, ә тынычлык Алласы» (1 Коринфлыларга 14:33). Ә Йәһвә хезмәтчеләренең халыкара кардәшлеге турында нәрсә әйтеп була? (1 Питер 2:17). Аңа игътибар белән карагач, «Тынычлык Алласының... аның ихтыярын үтәр өчен... [кардәшлекне] барлык яхшы белән тәэмин итүенә» ышанасың (Еврейләргә 13:20, 21, ЯД).

3. Иерусалимда б. э. 33 елындагы Уңыш бәйрәмендә нәрсә булган һәм ни өчен?

3 Йәһвә Шаһитләренең саны буенча Алланың аларга карата илтифатлыгы турында хөкем итү дөрес түгел. Алланы статистика белән шаккатырып булмый. Ул Исраилне «барлык халыклардан күп санлырак» булганга күрә сайламаган. Киресенчә, Исраилнең саны иң азы булган (Икенчезаконлык 7:7). Ләкин ул Аллага тугрылыгын сакламаган һәм шуңа күрә Йәһвә б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә Гайсә Мәсих эзеннән баручыларыннан торган мәсихчеләрнең яңа туган җыелышына илтифат итә башлаган. Алар Йәһвәнең изге рухы белән майланган булганнар һәм ашкынып Алла һәм Гайсә Мәсих турында хакыйкатьне игълан итә башлаганнар (Ап. эшләре 2:41, 42).

Алга даими хәрәкәт итү

4. Беренче гасыр мәсихче җыелышы даими рәвештә алга барган дип ни өчен әйтеп була?

4 Беренче гасырда мәсихчеләрнең җыелышлары даими рәвештә алга барган: вәгазьләү өчен яңа җирләр үзләштерелгән, шәкертләр әзерләгәннәр, Алла ниятләрен аңлау тирәнәйгән. Беренче мәсихчеләр Алла тарафыннан рухландырылган хатлар аша башкарылган рухи мәгърифәт белән «бергә барганнар». Рәсүлләрнең һәм башка кардәшләрнең килеп-китүләре аларга хезмәтләрен башкарыр өчен көч биргән. Моның барысы турында да Мәсихче Грек Язмаларында расланылган (Ап. эшләре 10:21, 22; 13:46, 47; 2 Тимәтигә 1:13; 4:5; Еврейләргә 6:1—3; 2 Питер 3:17, 18).

5. Алла оешмасы бүген ни өчен алга бара һәм ни өчен безгә аның белән бергә атларга кирәк?

5 Хәзерге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлек башлаулары беренче мәсихчеләрнеке кебек үк зур булмаган (Зәкәрия 4:8—10). 19 нчы гасыр азагыннан Йәһвә рухы үз оешмасы белән булганы күренеп торган. Без кеше көченә түгел, ә изге рухның җитәкчелегенә таянганга күрә, Изге Язманы аңлауда һәм Алла ихтыярын үтәүдә алга баруыбызны дәвам итәбез (Зәкәрия 4:6). Бүген, «соңгы көннәрдә» бервакытта да булмагандай, Алланың прогрессив оешмасы белән бергә бару яшәү өчен мөһим (2 Тимәтигә 3:1—5). Бу әйберләр системасының тулысынча юк ителүе алдыннан Алла оешмасы белән бергә бару безгә өметебезне исән сакларга һәм урнаштырылган Алла Патшалыгы турындагы хәбәрне бөтендөнья буенча вәгазьләүдә катнашырга ярдәм итә (Матфей 24:3—14).

6, 7. Йәһвә оешмасы алга киткән нинди өч өлкәгә без игътибар итәрбез?

6 Безнең арада Йәһвә оешмасына 20, 30 һәм 40 нчы елларда кушылган кешеләр бар. Ул ерак елларда безнең кайсыбыз оешма бүгенге көндә мондый дәрәҗәгә кадәр үсәр һәм камилләшер дип уйлый алыр иде? Безнең хәзерге тарих вакытында нинди мөһим вакыйгалар үтелгән! Йәһвәнең теократия буенча оештырылган үз халкы аша эшләгән эшләре турында уйлау безне рухи яктан бик ныгыта.

7 Давытка Йәһвәнең могҗизалы эшләре турында уйлау тирән тәэсир иткән. «Минем [Алланың эшләре турында] вәгазь сөйлисем килер иде,— дип әйткән ул,— ләкин алар исәптән тыш» (Мәдхия 39:6). Без дә Давыт кебек шундый ук авырлыкларга очрыйбыз. Безнең бу көннәрдә Йәһвәнең эшләгән күп санлы һәм данга лаеклы эшләре турында сөйләргә сәләтебез юк. Ләкин Йәһвә оешмасы аеруча алга киткән өч өлкәгә игътибар итик: 1) акрынлап рухи мәгърифәтчелек, 2) хезмәтнең киңәюе һәм сыйфаты яхшыруы һәм 3) оештыру тәртибендә үз вакытлы үзгәрешләр.

Рухи мәгърифәтчелек өчен рәхмәтле

8. Рухи мәгърифәтчелек ярдәмендә Патшалык турында без нәрсәне аңладык?

8 Акрынлап рухи мәгърифәтчелеккә килгәндә, Гыйбрәтле хикәя 4:18 дә әйтелгән сүзләр дөрес булган. Анда болай дип әйтелә: «Тәкъвалар юлы нурлы яктырткыч кебек, тулы көн булганчыга кадәр барган саен яктыра». Без даими рухи белем алуыбыз өчен ничек соң рәхмәтле! Сидар-Пойнт шәһәрендә (АКШның Огайо штаты) 1919 елда үткән конгресста төп игътибар Алла Патшалыгына бирелгән. Йәһвә Патшалыгы ярдәмендә үз исемен изгеләндерәчәк һәм үзенең хакимлеген аклаячак. Без рухи белем алу аркасында шуны аңладык: Изге Язмалар Яшәеш китабыннан Ачыш китабына кадәр Йәһвәнең Улы тарафыннан идарә ителә торган Патшалыгы аша үз исемен изгеләндерү нияте турында сөйли. Гаделлекне яраткан барлык кешеләрнең өмете моңа нигезләнә (Матфей 12:18, 21).

9, 10. Изге Язмаларны тикшерүчеләр 1920 елда Патшалык һәм ике каршы торучы оешмалар турында нәрсә белгәннәр һәм бу ничек файдалы булган?

9 Сидар-Пойнт шәһәрендә булган конгресста 1922 елда баш докладчы Дж. Рутерфорд Алла халкын «Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итәргә, игълан итәргә һәм игълан итәргә» дип чакырган. «Күзәтү манарасы» журналының 1925 ел 1 март санында «Халык тууы» дигән мәкаләдә игътибар Алла Патшалыгы 1914 елда барлыкка килүенә күрсәтүче пәйгамбәрлекләрне ачыклый торган рухи яктылыкка юнәлдерелгән. Моннан тыш, 1920 елларда ике бер-берсенә каршы торучы оешма: Йәһвә оешмасы һәм Иблис оешмасы бар икәнлеге аңлашылган. Алар арасындагы көрәш дәвам итә һәм әгәр дә без Йәһвә оешмасы белән бергә барабыз икән, җиңүчеләр ягында булачакбыз.

10 Бу тирәнтен аңлау безгә ничек ярдәм итте? Алла Патшалыгы һәм Патшасы Гайсә Мәсих бу дөньядан булмаганга күрә, без дә бу дөньядан булмаска тиеш. Бу дөньядан аерым торып, без хакыйкать ягында торганыбызны күрсәтәбез (Яхъя 17:16; 18:37). Әйберләрнең бу явыз системасы катлаулы проблемаларда тагын да ныграк бата, шуңа күрә без Иблис оешмасында катнашмавыбызга бик шат. Ә Йәһвә оешмасындагы рухи иминлек? Әллә бу зур фатиха түгелме?

11. Алла халкы 1931 елда Изге Язмаларга нигезләнгән нинди исем алган?

11 Колумбус шәһәрендә (АКШтагы Огайо штаты) 1931 елда үткән конгресста Исай 43:10—12 дә язылган шигырьләр тиешлечә аңлатылган булган. Изге Язмаларны тикшерүчеләр аларны башкаларның барысыннан да аерып тора торган Йәһвә Шаһитләре исемен алганнар. Башкалар да Алла исемен чакыра һәм котыла алсын өчен аның исемен игълан итү, бу безнең өчен нинди хөрмәт бит! (Мәдхия 82:19, ПТ; Римлыларга 10:13).

12. Хисапсыз күп кешеләр турындагы сорау 1935 елда ничек аңлатылган булган?

12 Алла халкының меңнәрчә кешеләре киләчәк тормышка үз өметләре турында 1930 елга кадәр аңлап җиткерә алмаганнар. Кайберләре бер яктан күктә яшәү турында уйлаганнар, ә икенче яктан җирдәге оҗмах турында Изге Язмаларның тәгълиматлары белән сокланганнар. Вашингтонда 1935 елда үткән конгресста дулкынландыргыч яңалык яңгыраган: Ачыш китабының 7 нче бүлегендә әйтелгән хисапсыз күп кешеләр — бу җирдә яшәргә өметләре булган кешеләр. Шул вакыттан башлап хисапсыз күп кешеләрне җыю тагын да ныграк дәвам итә. Безгә хисапсыз күп кешеләр кемнәрне сурәтли дип аптырашта калырга кирәк булмаганы өчен без рәхмәтле түгелмени? Безнең күз алдында барлык халыклардан, кабиләләрдән һәм милләтләрдән күп санлы кешеләр җыела. Бу безне адымнарны тизләтергә һәм Йәһвә оешмасы белән бергә барырга тәвәккәллегебездә нык торырга дәртләндерә.

13. Сент-Луиста 1941 елда үткән конгресста нинди мөһим сорауга игътибар бирелгән?

13 Сент-Луис шәһәрендә (АКШның Миссури штаты) 1941 елда үткән конгресста кеше җәмгыятен кызыксындырырга тиеш булган иң мөһим сорауга игътибар бирелгән. Бу барлык булган өстеннән идарә итү яисә югары хакимлек турында сорау. Тиздән бу сорау чишелергә тиеш һәм бу вакыйга булачак бөек һәм куркыныч көн бик тиз якынлашып килә. Шулай ук 1941 елда кешеләрнең тугрылыгы турында эргәдәш сорау каралган һәм аның барлыгы Алла хакимлегенә карата безнең позициябез нинди икәнен һәрберебезгә күрсәтергә рөхсәт итә.

14. Исай 32:1, 2 дә әйтелгән князьләр турында 1950 елдагы халыкара конгресста Шаһитләр нәрсә белгәннәр?

14 Нью-Йорк шәһәрендә 1950 елда үткән халыкара конгресста Исай 32:1, 2 дә әйтелгән князьләр кемне сурәтләгәннәре ачык итеп күрсәтелгән булган. Фредерик Френц кардәш бу турыда сөйләгәндә һәм яңа җирнең киләчәк князьләре безнең арада икәнен аңлатканда, барысы да тын да алмыйча тыңлаганнар. Бу һәм башка конгрессларда рухи яктылыкның күп санлы яктыруы күренгән (Мәдхия 96:11). Безнең юлыбыз «нурлы яктырткыч кебек, тулы көн булганчыга кадәр барган саен яктырганына» без ничек рәхмәтле!

Хезмәтебездә алга барабыз

15, 16. а) Без 1920 һәм 1930 еллардагы хезмәтебездә ничек алга киттек? б) Соңгы унъеллыкларда безне мәсихче хезмәтендә катнашырга нинди басмалар дәртләндерде?

15 Йәһвә оешмасының алга киткән икенче өлкәсе безнең төп эшебез — Патшалык турында вәгазьләвебез һәм укучылар әзерләвебез белән бәйле (Матфей 28:19, 20; Марк 13:10). Оешма, бу эш башкарылсын өчен, хезмәтебезне киңәйтү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен даими рәвештә исебезгә төшерә. 1922 елда барлык мәсихчеләр вәгазь эшендә катнашырга чакырылган булган. Үз яктылыгына нурлар чәчәргәме, ягъни хакыйкать турында шаһитлык бирергәме — моны һәрберсе үзе карар иткән (Матфей 5:14—16). Һәрбер якшәмбе көнен вәгазь эшенә багышлар өчен, 1927 елда чаралар күрелгән булган. 1940 елның февраленнан башлап, Шаһитләрнең эш районнары урамнарында «Күзәтү манарасы» һәм «Юаныч» (хәзер бу җурналның исеме «Уяныгыз!») дигән журналларны тәкъдим иткәннәрен еш кына күреп була иде.

16 «Үрнәк өйрәнү» дигән сериянең беренче брошюрасы 1937 елда бастырылган булган. Аның чыгарылуы кабат килеп-китүләрнең һәм башкаларны Изге Язмалар хакыйкатенә өйрәтү кирәклегенә басым ясаган. Шуннан соңгы елларда кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүенә махсус игътибар бирелгән булган. Бу хезмәт төрендә катнашырга 1946 елда бастырылган «Алла тугрылыклы булсын» һәм 1968 елда бастырылган «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китаплар дәртләндергән. Безнең көннәрдә без «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапны кулланабыз. Кешеләр белән бу материалны үтеп без укучылар әзерләр өчен ныклы нигез салабыз.

Оештыру тәртибен камилләштереп алга барабыз

17. Исай 60:17 дә әйтелгән сүзләр буенча Йәһвә оешмасы ничек алга барган?

17 Йәһвә оешмасы алга киткән өченче өлкә оештыру тәртибен камилләштерүгә кагыла. Исай 60:17 дә Йәһвә вәгъдәсе язылган: «Бакыр урынына — алтын, һәм тимер урынына — көмеш, һәм агач урынына — бакыр, һәм ташлар урынына сиңа тимер алып киләчәкләр; һәм синең хакимең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп — дөреслекне куям». Бу пәйгамбәрлеккә туры китереп Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү эшенең җитәкчелеген камилләштерер һәм көтү артыннан тиешенчә карар өчен төрле чаралар күрелгән.

18, 19. Еллар дәвамында оештыру тәртибендә нинди камилләштерүләр эшләнгән булган?

18 Вәгазьләү хезмәтен оештыру өчен ярдәм сораган һәрбер җыелышка 1919 елда хезмәт җитәкчесе билгеләнгән булган. Бу вәгазьләү өчен стимул булып хезмәт иткән. 1932 елда җыелышларда өлкәннәрне һәм дьяконнарны сайлаудан туктаганнар һәм моның белән демократик чаралардан баш тарту башланган. Тагын бер мөһим этап 1938 елда үтәлгән булган: җыелыштагы барлык хезмәтчеләрне беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышында кабул ителгән һәм күбрәк туры килгән тәртипкә яраштырып билгели башлаганнар (Ап. эшләре 14:23; 1 Тимәтигә 4:14). Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр 1972 елда беренче гасыр мәсихчеләре җыелышындагы булган шул ук хезмәтне үтәр өчен билгеләнә башлаганнар. Җыелыш күзәтчеләренең саны бер кеше белән генә чикләнми, ләкин Филиплыларга 1:1 һәм башка шигырьләр буенча күзәтчеләр өчен Изге Язмаларның таләпләрен үтәгән кардәшләр өлкәннәр советы оештыралар (Ап. эшләре 20:28; Ефеслыларга 4:11, 12).

19 Алла оешмасының бөтендөнья эше белән 1975 елда Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче совет комитетлары идарә итә башлаган. Моннан тыш, үз территорияләрендә эш белән җитәкчелек алып барыр өчен филиаллар Комитетлары билгеләнгән булган. Шул вакыттан башлап төп идарәнең һәм Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең эшен «мөһимрәк булганны тикшереп белер» өчен гаделләштерергә тырышалар (Филиплыларга 1:9, 10ЯД). Гайсә Мәсих җитәкчелеге астында эшли торган көтүчеләрнең йөкләмәләренә: үз өсләренә яхшы хәбәр игълан итү эшендә җитәкчелек алу, җыелышларда өйрәтү һәм Алла көтүен тиешенчә көтү керә (1 Тимәтигә 4:16; Еврейләргә 13:7, 17; 1 Питер 5:2, 3).

Гайсәнең актив җитәкчелеге

20. Гайсә дәрәҗәсе аркасында без Йәһвә оешмасы белән бергә атлар өчен нәрсәне танырга тиеш?

20 Йәһвәнең прогрессив оешмасы белән бергә барыр өчен, Алла «җыелыш башлыгы» итеп билгеләгән Гайсә Мәсих ролен танырга кирәк (Ефеслыларга 5:22, 23, ЯД). Безгә Исай 55:4 тә әйтелгән сүзләргә игътибар итәргә кирәк: «Менә, Мин [Йәһвә] Аны халыклар өчен шаһит, халыкларга юлбашчы һәм үгетче итеп бирдем». Һичшиксез, Гайсә идарә итә белә. Ул шулай ук үз сарыкларын һәм аларның эшләрен белә. Кече Азиядәге җиде җыелышны тикшергәндә ул биш тапкыр: «Синең эшләреңне беләм»,— дип әйткән (Ачыш 2:2, 19; 3:1, 8, 15). Гайсә аның Атасы Йәһвә кебек безнең ихтыяҗларыбызны белә. Гайсә үрнәк догасын әйтер алдыннан: «Атагыз сезгә нәрсә кирәген сез Аннан сораганчы ук белә»,— дип әйткән (Матфей 6:8—13).

21. Мәсихче җыелышында Гайсәнең җитәкчелеге ничек алып барыла?

21 Гайсәнең җитәкчелеге ничек башкарыла? Мәсәлән, «кешеләр сыйфатында бүләкләр» — мәсихче күзәтчеләр аша (Ефеслыларга 4:8, ЯД). Ачыш 1:16 да язылганча, майланган күзәтчеләр Мәсихнең уң кулында, ягъни аның контроле астында торалар. Бүген Гайсә өлкәннәр өстеннән, төркем буларак, аларның күк яисә җир өмете булу, булмавына бәйсез рәвештә, җитәкчелек итә. Алдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, алар Изге Язмаларның таләпләренә туры китереп, изге рух белән билгеләнәләр (1 Тимәтигә 3:1—7; Титка 1:5—9). Беренче гасырда Иерусалимда өлкән ир-атлардан торган Җитәкче совет булган. Ул җыелышлар өстеннән һәм Патшалык турында хәбәр вәгазьләү эше белән гомумән җитәкчелек алып барган. Йәһвәнең хәзерге оешмасы шул ук үрнәк буенча бара.

Бергә атлыйбыз!

22. Җитәкче совет нинди ярдәм күрсәтә?

22 Патшалык ихтыяҗлары турында җирдә кайгыртучанлык күрсәтер өчен, Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы төрендә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»сенә йөкләнгән (Матфей 24:45—47). Иң беренче чиратта Җитәкче совет мәсихче җыелышларына рухи үгет-нәсихәт һәм җитәкчелек бирү турында кайгырта (Ап. эшләре 6:1—6). Ләкин кардәшләр афәттән азапланганда, Җитәкче совет бер яисә берничә юридик органнан зыян күргән йортларны һәм Патшалык Залларын кабат торгызу яисә ярдәм итү өчен чаралар күрү турында сорый. Әгәр дә кайда да булса мәсихчеләр каты мөгамәлә яисә эзәрлекләүләр кичерәләр икән, аларның күңелен күтәрү һәм рухи яктан ныгыту өчен чаралар күрелә. Ә «уңайсыз вакытта» вәгазь эше туктамасын өчен күп тырышлык куела (2 Тимәтигә 4:1, 2, ЯД).

23, 24. Йәһвә халкының нәрсәгә генә очрамавына карамастан, Алла даими рәвештә нәрсә бирә һәм безгә тәвәккәллек белән нәрсәгә әзер булырга кирәк?

23 Алла халкы нәрсә белән генә очрашмаса да, Йәһвә рухи ризык һәм кирәкле җитәкчелек бирә. Моннан тыш, Алла йөкләмәле кардәшләргә, аларның киләчәктә алга баруына һәм теократик оешманың камилләшүенә әзерләнсеннәр өчен, уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек бирә (Икенчезаконлык 34:9; Ефеслыларга 1:16, 17). Йәһвә, безгә укучылар әзерләргә дигән йөкләмәне үтәр өчен һәм бөтен дөньяда хезмәтебезне алып барыр өчен, һәрвакыт бар кирәк булганны бирә (2 Тимәтигә 4:5).

24 Йәһвә үзенең тугрылыклы халкын беркайчан да калдырмаячак икәненә шикләнмәскә була. Алла бу халыкны киләчәк «зур кайгы» вакытында саклаячак (Ачыш 7:9—14; Мәдхия 93:14; 2 Питер 2:9). Бездә башта булган ышанычны ахырга кадәр сакларга барлык сәбәпләр бар (Еврейләргә 3:14). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвә оешмасы белән бергә атларга тәвәккәл булыйк!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә оешмасы даими рәвештә алга бара дип ни өчен әйтеп була?

• Алла халкының өзлексез рухи мәгърифәтчелеге турында нәрсә шаһитлык бирә?

• Мәсихче җыелышына кагылышлы нинди камилләштерүләр эшләнгән булган?

• Йәһвә хезмәтчеләрендә кабул ителгән оештыру тәртибенә нинди үз вакытлы үзгәрешләр кертелгән булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Давыт кебек без дә Йәһвәнең барлык искиткеч эшләрен санап бетерә алмыйбыз.

[15 биттәге иллюстрация]

Оештыру тәртибендәге үз вакытлы үзгәрешләр Алла көтүенең файдасына хезмәт иттеләр.