Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мөһим белдерү

Мөһим белдерү

Мөһим белдерү

КҮЗӘТҮ Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 2000 ел 7 октябрьдәге һәр еллык җыелышы азагында Җитәкче совет әгъзасе, председатель Джон Барр мөһим белдерү ясаган. Бу белдерү Теодор Ярач һәм Дэниел Сидликның шул көнге чыгышларының дәвамы булып хезмәт иткән (Бу журналның 28—31 битләрен карагыз).

Барр исемле кардәш бер әһәмиятле якка игътибар иткән: «„Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче“гә һәм аның Җитәкче советка берәр юридик шәхесләргә тапшырылган эшләргә караганда, югарырак һәм мөһимрәк эшләр турында кайгыртучанлык күрсәтү тапшырылган. Һәрбер юридик органның уставында бу органның эш өлкәсе белән чикләнгән максатлар әйтелгән. Ләкин безнең Раббыбыз, Гайсә Мәсих, ышанычлы хезмәтчене үзенең „бөтен милке“, яисә Патшалыкның җирдәге эшләре өстеннән куйган» (Матфей 24:45—47).

Пенсильвания корпорациясе турында Барр кардәш болай дип әйткән: «Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания) 1884 елда рәсмиләштерелгәннән бирле, безнең бүгенге тарихыбызда бик әһәмиятле роль уйнады. Шулай да бу „ышанычлы һәм акыллы хезмәтче“ кирәк вакытта куллана торган юридик чара булып кына кала».

Сидлик һәм Ярач кардәшләр үз докладларында төшендергәнчә, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»гә Раббиның җирдәге бөтен милке турында кайгыртучанлык күрсәтү кушылган булу, аларга административ кирәклекләре турында «башка сарыклардан» булган яраклы кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирергә ярамаганын аңлатмый (Яхъя 10:16). Һәм моннан тыш, Изге Язмаларда Йәһвә Шаһитләренең юридик органнарының бөтен яисә берәр директоры майланган мәсихчеләрдән булырга тиеш дип әйтергә сәбәпләр юк.

Барр кардәш Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы директорлары һәм рәсми кешеләре сыйфатында хезмәт иткән кайбер әгъзалары күптән түгел генә үз теләкләре белән АКШта «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кулланган барлык корпорацияләрнең директорлар советыннан киткәннәр дип игълан иткән. Алар урынына «башка сарыклар» саныннан булган җаваплы кардәшләрне сайлап кую юлы белән билгеләгәннәр.

Бу карар күп файда китерәчәк. Чөнки хәзер Җитәкче совет әгъзалары рухи ризык әзерләү һәм бөтендөнья кардәшлегенең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртучанлык белән бәйле булган башка эшләргә күбрәк вакыт бүлеп бирә алачаклар.

Йомгаклау сүзендә председатель шатлыклы тыңлаучыларга: «Тәҗрибәле кардәшләргә төрле юридик һәм административ йөкләмәләр бирелгән булса да... аларның барысы да Җитәкче советның рухи җитәкчелегендә хезмәт итәләр. [...] Без Йәһвәдән аның ихтыярын үтәр өчен һәм аның бөек исеменә дан һәм хөрмәт китерер өчен безнең берләштерелгән тырышлыгыбызга фатиха бирүен сорыйбыз»,— дип әйткән.