Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез хакыйкатьне үзләштердегезме?

Сез хакыйкатьне үзләштердегезме?

Сез хакыйкатьне үзләштердегезме?

«Алланың игелекле, яраклы һәм камил ихтыярын сезгә белер өчен акылыгыз яңартуы белән үзгәрегез» (РИМЛЫЛАРГА 12:2).

1, 2. Бүген чын мәсихче булу ни өчен җиңел түгел?

БУ СОҢГЫ көннәрдә — «авыр вакытларда» чын мәсихче булу җиңел түгел (2 Тимәтигә 3:1). Мәсих үрнәге буенча барыр өчен, дөньяны җиңеп барырга кирәк (1 Яхъя 5:4). Гайсәнең мәсихче юлы турында нәрсә әйткәнен искә төшерик: «Тар капкадан керегез; чөнки һәлакәткә алып баручы капка киң һәм юл иркен була һәм күпләр шуннан керәләр; чөнки, тормышка алып баручы капка тар һәм юл кысан, һәм аны табучылар аз». Һәм шулай ук: «Әгәр дә минем артымнан барырга кем тели икән, үзен инкарь итсен һәм, үзенең җәфалау баганасын өзлексез күтәреп, минем артымнан барсын» (Матфей 7:13, 14; Лука 9:23, ЯД).

2 Мәсихчегә мәңгелек тормышка алып баручы тар юлны тапканнан соң, бу юлдан читкә тайпылмаска тырышырга кирәк. Ни өчен бу җиңел түгел? Чөнки без үзебезне Аллага багышлагач һәм суга чумып алгач, Иблис безгә каршы хәйләләр кора башлый (Ефеслыларга 6:11). Ул безнең йомшак якларыбызны күреп ала һәм безнең рухилыгыбызны какшатыр өчен шул якларыбызга басым ясарга тырыша. Әгәр дә ул Гайсәнең үзен җиңәргә тырышкан икән, ул безне тыныч калдырыр дип өметләнеп буламы? (Матфей 4:1—11).

Иблиснең мәкерләре

3. Иблис Хауваның акылында ничек шик тараткан?

3 Иблиснең мәкерле алымнарының берсе — бу безнең акылыбызда шикләр тарату. Ул безнең рухи хәрби киемнәребездә йомшак якларыбызны эзли. Ул бу алымны инде баштан ук Хаувадан: «Чыннан да сезгә Алла: оҗмахтагы бернинди дә агачтан ашамагыз, дип әйттеме?» — дип сораган чакта кулланган (Яшәеш 3:1). Башкача әйткәндә, Иблис мондый сорау биргән: «Ничек соң Алла мондый тыюны куя алган? Ул сезне мондый рәхәтлекләрдән ничек мәхрүм итә алган? Алла белә: бу агачның җимешләрен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак һәм сез Алла кебек яхшылыкны һәм явызлыкны белә торган булачаксыз!» Иблис шик орлыкларын чәчкән дә, аның үсеп чыкканын көтә башлаган (Яшәеш 3:5).

4. Безнең көннәрдә берәрсендә нинди шикләр туарга мөмкин?

4 Бу алымны Иблис бүген ничек куллана? Әгәр дә без Изге Язмалар укуына, шәхси өйрәнүгә, дога кылуга, мәсихче хезмәтенә һәм җыелышына тиешле игътибар бирмибез икән, без башкалар тарафыннан әйтелгән шикләргә ачык булып калабыз. Мәсәлән, берәрсе: бу Гайсә өйрәткән хакыйкать икәнен без кайдан беләбез? Чыннан да без соңгы көннәрдә яшибезме? XXI гасыр инде ләбаса. Армагеддон якынмы яисә аңа кадәр әле еракмы? — дип сорарга мөмкин. Әгәр кемдә дә булса мондый шикләр барлыкка килә икән, алар белән ничек көрәшергә?

5, 6. Шикләр барлыкка килгәндә безгә нәрсә эшләргә кирәк?

5 Менә Якуп нинди гамәли киңәш биргән: «Әгәр дә кайсыгызда акыллылык җитми икән, гади һәм шелтәләүсез барысына да бирә торган Алладан [«туктаусыз», ЯД] сорасын һәм аңа бирелә. Ләкин бер дә шикләнмичә, иман белән сорасын, чөнки шикләнүче җил белән күтәрелә һәм туздырыла торган диңгез дулкынына охшаш. Бу кеше Ходайдан бернәрсә алырга да уйламасын. Фикерләре белән икеләнгән кеше үзенең бар юлларында нык түгел» (Якуп 1:5—8).

6 Димәк, безгә нәрсә эшләргә? «Алладан туктаусыз» иман һәм аңлау турында һәм шулай ук бу яисә башка сорауларны ачыклау яки шәхси өйрәнү вакытында барлыкка килгән шикләрне чишәргә тырышканда ярдәм итүен сорарга кирәк. Без шулай ук иманнары нык булган кардәшләрдән Йәһвә безгә кирәкле таянычын бирәчәгенә бер дә шикләнмичә ярдәм сорый алабыз. Якуп шулай ук: «Аллага буйсыныгыз; иблискә каршы торыгыз һәм сездән качачак. Аллага якынлашыгыз һәм сезгә якынлашыр»,— дип язган. Әйе, әгәр дә без өйрәнү һәм дога кылу аша Аллага якынлашсак, безнең шикләребез таралачак (Якуп 4:7, 8).

7, 8. Гайсә өйрәткән гыйбадәт кылуны нинди төп критерийлар буенча билгеләп була һәм бу критерийларга кем туры килә?

7 Мәсәлән, мондый сорауны алыйк: без Аллага Гайсә өйрәткәнчә гыйбадәт кылабызмы? Моны нинди критерийлар буенча билгеләп була? Изге Язмалар әйтүенчә, чын мәсихчеләр арасында чын ярату булырга тиеш (Яхъя 13:34, 35). Алар Алла исемен — Йәһвәне мөкатдәс итәргә тиеш (Исай 12:4, 5; Матфей 6:9). Һәм алар бу исемне игълан итәргә тиеш (Чыгыш 3:15; Яхъя 17:26).

8 Чын гыйбадәт кылуның аера торган үзенчәлегенең тагын берсе — бу Алла Сүзен, Изге Язмаларны хөрмәт итү. Бу Алла шәхесе һәм аның максатлары турында сөйли торган уникаль китап (Яхъя 17:17; 2 Тимәтигә 3:16, 17). Моннан тыш, чын мәсихчеләр Алла Патшалыгы турында хәбәрне — оҗмах җирендәге мәңгелек тормышка бердәнбер өметне игълан итәләр (Марк 13:10; Ачыш 21:1—4). Алар бозык сәясәттән һәм бу дөньяның гадәтендә булган мәсхәрә итә торган яшәү рәвешеннән читтә торалар (Яхъя 15:19; Якуп 1:27; 4:4). Кем бүген бу таләпләргә туры килә? Фактлар Йәһвә Шаһитләре генә бу таләпләрне үтәвен күрсәтә.

Ә әгәр дә шикләр таралмаса?

9, 10. Булган шикләр таралмаса нәрсә эшләргә?

9 Ә әгәр дә шикләр таралмаса? Нәрсә эшләргә? Акыллы патша Сөләйман болай дип җавап бирә: «Улым! Әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң һәм васыятьләремне үзеңдә сакласаң, шулай колагыңны акыллылыкка игътибарлы итсәң һәм йөрәгеңне уйлануга исәң; әгәр дә белемне чакырсаң һәм акылга мөрәҗәгать итсәң; әгәр дә аны көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә кебек табарга тырышсаң, шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың» (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5).

10 Искиткеч түгелме? Әгәр дә без Алла акыллылыгына игътибар итәргә әзер икән, без «Алла турында белем табабыз». Әйе, әгәр дә без Алла сүзләрен кабул итәргә һәм сакларга әзер икән, шул чакта без галәмнең Хакимчесе, Ходай турындагы белемнәргә ирешә алабыз. Ә моның өчен Йәһвәгә догада һәм шәхси өйрәнү аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның Сүзенең яшерен хәзинәләре һәркайсы шикләрне таратырга һәм хакыйкать яктылыгын күрергә ярдәм итәчәк.

11. Элиша хезмәтчесенә шикләр ничек тәэсир иткән?

11 Дога Алланың курыккан һәм шикләнгән хезмәтчесенә ярдәм итүенең гаять ачык мисалы 4 Патшалык 6:11—18 дә язылган. Элишаның хезмәтчесенә рухи күрү сәләте җитмәгән булган. Ул Сурия гаскәрләре белән чолгап алынган Алла пәйгамбәренә күк гаскәрләре ярдәмгә килергә әзер икәнен иман күзләре белән күрмәгән. «И-их! әфәндем, безгә нәрсә эшләргә? — дип кычкырган курыккан хезмәтче. Элиша ничек җавап биргән? «Курыкма, чөнки безнең белән булганнар алар [дошманнар] белән булганнардан күбрәк». Ләкин хезмәтче моңа ничек ышана ала, ул күктәге гаскәрләрне күрми бит?

12. а) Элиша хезмәтчесенең шикләре ничек таратылган булган? б) Һәркайсы шикләрне без ничек чишә алабыз?

12 «Элиша дога кылган һәм: И Ходай! ул [хезмәтче] күрсен өчен аның күзләрен ач,— дип әйткән. Һәм Ходай хезмәтченең күзләрен ачкан һәм менә ул, Элишаны чолгап алган, бөтен тау атлар һәм утлы хәрби арбалар белән тулы икәнен күргән». Бу очракта Йәһвә Элишаның хезмәтчесенә аны саклаган күк гаскәрләрен күрергә мөмкинлек биргән. Ләкин бүген Алланың моңа охшаш ярдәмен без көтә алмыйбыз. Шунсын онытмаска кирәк, пәйгамбәрнең хезмәтчесендә ул өйрәнеп, иманын ныгыта алыр өчен, тулысынча Изге Язмалар булмаган. Бездә Изге Язмалар бар. Әгәр дә без аны игътибар белән укыйбыз икән, безнең иманыбыз ныгыячак. Мәсәлән, Йәһвә үзенең күктәге ишегалдында сурәтләнеп язылган урыннары турында тирән уйланырга мөмкин. Бу урыннар бернинди дә шик калдырмый: Йәһвәнең күк оешмасы бар һәм бу оешма аның хезмәтчеләренә бүген бөтендөньяда аң-белем тарату эшләрен үткәрергә таяныч бирә (Исай 6:1—4; Йәзәкил 1:4—28; Даниел 7:9, 10; Ачыш 4:1—11; 14:6, 7).

Иблиснең мәкерләреннән сакланыгыз!

13. Иблис безгә хакыйкатьтә нык торырга нәрсә ярдәмендә комачауларга тырыша?

13 Иблис безнең рухилыгыбызны көчсезләтергә һәм безгә хакыйкатьтә нык торырга тагын нинди ысуллар белән комачауларга тырыша? Моның өчен ул, мәсәлән, әхлаксызлыкның бөтен төрләренә безне дәртләндерә. Бүгенге секс белән тулган дөньяда романнар дип аталган яисә көтелмәгән мәхәббәт бәйләнешләре (ә дөресен әйткәндә хатынга яисә иргә хыянәт итү) табигый. Хәзерге ләззәтләнүгә бирелгән буын рәхәтлекне берни белән исәпләшмичә алырга тырыша. Мондый яшәү рәвеше киноларда, видеофильмнарда һәм шулай ук телетапшыруларда пропагандалана. Массакүләм мәгълүмат чаралары, аеруча Интернет порнография белән тулган. Кызыксынучыларны вәсвәсә көтә (1 Фессалоникилеләргә 4:3—5; Якуп 1:13—15).

14. Кайбер мәсихчеләр ни өчен Иблис мәкерләренең корбаны булганнар?

14 Кайбер мәсихчеләр кызыксынуга аларны җиңәргә мөмкинлек биргәннәр һәм томаланган яисә ачык итеп күрсәтелгән порнографияне карап үз йөрәкләрен һәм акылларын пычратканнар. Аларны Иблиснең алдавычы үзенә җәлеп иткән һәм алар аның тозагына эләккәннәр. Бу еш кына аларның рухи һәлакәтенә китергән. Бу кешеләр «явызлыкка сабый» булып калмаганнар һәм «акыл буенча балигъ булмаганнар» (1 Коринфлыларга 14:20). Һәр елны Алла Сүзенең нормалары буенча тормышларын алып бармаганга күрә, меңнәрчә кешеләр тулы бәяләрен түлиләр. Алар «Алланың нык коралларын» санга сукмаганнар һәм аларны кимәгәннәр (Ефеслыларга 6:10—13; Колосслыларга 3:5—10; 1 Тимәтигә 1:18, 19).

Бездә булганның кадерен белегез

15. Кемгәдер үз рухи нәселенең кадерен белү ни өчен, бәлкем, авырдыр?

15 Гайсә: «Хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән (Яхъя 8:32). Шаһитләрнең күпчелегенә үз вакытында үткән тормыш рәвешен ташларга һәм ялган диннән китәргә кирәк булган. Шуңа күрә хакыйкать биргән азатлык алар өчен бик кыйммәтле. Икенче яктан, хакыйкатьтә булган ата-анасы тарафыннан тәрбияләнгән яшьләрнең кайберсенә рухи мирасның кадерен белергә авыр. Алар беркайчан да ялган диндә һәм рәхәтлекне чиксез эзләүләр, наркомания һәм әхлаксызлык белән тулган бу дөньяда булмаганнар. Шуңа күрә аларга безнең рухи оҗмахыбызның һәм Иблиснең черек дөньясы арасында кискен контраст күренми. Ә кайберәүләрнең, алар нинди «рәхәтлекләрдән» мәхрүм булганнарын күрер өчен, хәтта дөнья агуын кабып карау вәсвәсәсенә бирелүләре мөмкин (1 Яхъя 2:15—17; Ачыш 18:1—5).

16. а) Без үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз? б) Безне нәрсәгә өйрәтәләр һәм нәрсәгә дәртләндерәләр?

16 Авырту һәм газапларны белер өчен безгә берәр нәрсәдә авызыбызны пешереп карарга кирәкме? Башкаларның ачы тәҗрибәсендә өйрәнсәк яхшырак булмас идеме? Без берәр нәрсәне файдаланмыйча калдырмадыкмы дип сынап карар өчен, бу дөнья «пычрагында аунарга» кирәкме? (2 Питер 2:20—22). Питер: «Сез инде үзегезне мәҗүсиләр кебек тотып, бозыклыкка, шәһвәткә, эчүчелеккә, котырынкы эчү мәҗлесләренә, типтерүгә һәм җирәнгеч потларга табынуга батып җитәрлек вакыт уздырдыгыз»,— дип Иблиснең дөньясында башта булган беренче гасыр мәсихчеләренең исләренә төшергән. Юк, безгә кеше ни дәрәҗәдә түбән төшә алганын аңлар өчен, бу дөньяның «азгынлыгында» катнашырга кирәкми (1 Питер 4:3, 4ХТ). Киресенчә, Изге Язмалар өйрәнү үзәкләрендә — Патшалык Залларында безне Йәһвәнең югары әхлак нормаларына өйрәтәләр. Моннан тыш, без хакыйкать бездә икәненә ышаныр һәм шуның белән хакыйкатьне үзләштерер өчен үзебезнең акылыбызны катнаштырырга дәртләндереләбез (Ешуа 1:8; Римлыларга 12:1, 2; 2 Тимәтигә 3:14—17).

Безнең исемебез — сүзләр генә түгел

17. Без ничек Йәһвәнең яхшы Шаһитләре була алабыз?

17 Әгәр дә без хакыйкатьне үзләштергәнбез икән, без һәр уңайлы очракта аның турында башкаларга сөйләргә тырышырбыз. Бу кызыксынмаган кешеләргә көчләп бирергә тырышачагыбызны аңлатмый (Матфей 7:6). Бу безнең башкаларга без Йәһвә Шаһитләре икәнебезне курыкмыйча белдергәнебезне аңлата. Әгәр дә берәрсе нинди дә булса кызыксыну күрсәтә — чын күңелдән сорау бирә яисә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар ала икән — без үз өметебезне аның белән бергә уртаклашырга әзер булабыз. Шуңа күрә без кайда гына булсак та — өйдә, эштә, мәктәптә, кибеттә яисә башка урындамы — һәрвакыт үзең белән безнең берәр басманы йөртү яхшы булыр иде (1 Питер 3:15).

18. Башкаларга без мәсихчеләр икәнебезне ачык белдереп, үзебезгә нинди файда ала алабыз?

18 Тирә-юньдәге кешеләргә үзебезнең мәсихчеләр икәнебезне ачык итеп белдергәндә, без Иблиснең мәкерле һөҗүмнәреннән үзебезне яхшырак саклый алабыз. Шаһитләр эшләгән урында туган көн, Рыштуа кебек бәйрәмнәрне үткәргәндә яисә лотерея уйнаганда еш кына: «Аңа мөрәҗәгать итү нәтиҗәсез. Ул Йәһвә Шаһите»,— дигәнне ишетеп була. Шул ук сәбәп буенча кешеләр безнең алдыбызда оятсыз шаяртулардан үзләрен тотып калырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр дә без башкаларга үзебезнең мәсихче тәртибебез турында әйтәбез икән, бу безгә күп файда китерәчәк. Рәсүл Питер болай дип әйткән: «Әгәр дә сез игелекнең ашкынучылары булсагыз, кем сезгә явызлык эшләячәк? Әмма ләкин гаделлек өчен газаплар күрсәгез, сез бәхетле» (1 Питер 3:13, 14).

19. Безнең соңгы көннәрнең ахырына якынлашуыбыз кайдан билгеле?

19 Хакыйкатьне үзләштереп, без башка файда да алабыз — без бу әйберләр системасының соңгы көннәрендә яшәгәнебезгә ышанабыз. Без Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре ахыргы үтәлүенә якынлашуын беләбез *. Паулның «соңгы көннәрдә авыр вакытлар киләчәк» дигән кисәтүләре үткән гасырның күп коточкыч вакыйгалары белән раслана (2 Тимәтигә 3:1—5; Марк 13:3—37). Күптән түгел генә газетада, ХХ гасыр турында язылган бер мәкаләгә: «Ул тарихка варварлык гасыры дип керәчәк»,— дигән исем бирелгән иде. Мәкаләдә болай дип әйтелә: «Иң канкойгыч гасырның икенче яртысында 1999 ел иң канкойгыч ел булды».

20. Безнең көннәрдә нәрсә эшләргә кирәк?

20 Хәзер икеләнерлек вакыт түгел. Бар эшеннән дә барлык халыкларга шаһитлык булып, Изге Язмаларга нигезләнгән, бөтен дөньяда үткәрелә торган аң-белем таратуның бөек эшенә Йәһвәнең фатиха бирүе күренә (Матфей 24:14). Хакыйкатьне үзләштерегез һәм аның турында башкаларга сөйләгез. Сезнең мәңгелек яшәвегез — бу сезнең бүгенге эшләрегезгә бәйле. «Сукага» тиешлечә тотынып баруны өзгәч, Йәһвәнең фатихасын алып булмый (Лука 9:62). Хәзер «каты, нык булырга, сезнең эшегез Рабби алдында бушка түгел икәнен белеп, һәрчакта Рабби эшендә уңышка ирешергә» вакыт (1 Коринфлыларга 15:58).

[Искәрмәләр]

^ 19 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2000 ел 15 гыйнвар санының 12, 13 битләрен карагыз. 13—18 абзацларда 1914 елда соңгы көннәр башланганы турында алты ышанычлы дәлил китерелә.

Сез искә төшерә аласызмы?

• Шикләрне без ничек тарата алабыз?

• Элишаның хезмәтчесе мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

• Безгә даими рәвештә нинди вәсвәсәләрдән сакланырга кирәк?

• Безгә Йәһвә Шаһитләре икәнебезне башкаларга ни өчен ачык итеп белдерергә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрацияләр]

Күренеш Элишаның хезмәтчесенә шикләрдән котылырга ярдәм иткән.

[20 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнү һәм дога кылу безгә шикләрне таратырга ярдәм итә.

[21 биттәге иллюстрация]

Патшалык Залларында безне, мәсәлән, менә бу Бенин Залындагы кебек, Йәһвәнең югары әхлак нормаларына өйрәтәләр.