Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үзләрен Аллага багышлаган кешеләргә туры килгәнчә яшисезме?

Сез үзләрен Аллага багышлаган кешеләргә туры килгәнчә яшисезме?

Сез үзләрен Аллага багышлаган кешеләргә туры килгәнчә яшисезме?

«Нәрсә генә эшләсәгез дә барысын да кешеләр өчен дип түгел, ә Ходай өчен дип чын күңелегездән эшләгез» (КОЛОССЛЫЛАРГА 3:23).

1. Спорт белән шөгыльләнүчеләр сайлаган спорт төренә үзләрен багышлаганнар икәнен ничек күрсәтәләр?

СПОРТ белән шөгыльләнүчеләр иң югары нәтиҗәләргә ничек ирешәләр? Теннис, футбол, баскетбол, җиңел атлетика, гольф һәм спортның башка төрләрендә яхшыларның яхшылары данның иң югары дәрәҗәсенә ирешәләр. Моның өчен алар үзләрен тулысынча тән һәм акыл күнекмәләренә багышлыйлар һәм аларның спорт төре таләп иткән күнегүләрне максималь яктан үстерергә тырышалар. Чыныкканлык һәм психологик әзерлек алар өчен барысыннан да югарырак. Аллага үзеңне багышлау Изге Язмалар ягыннан алганда, үз эшеңә моңа охшаш бирелгәнлекне генә күз алдында тотамы?

2. Изге Язмаларда багышлау дигән сүз нинди мәгънә йөртә? Мисалда күрсәтегез.

2 Изге Язмаларда берәр нәрсәгә яисә берәр кемгә тугрылык яки үз-үзеңне багышлау астында нәрсә күздә тотыла? «Багышлау» дип тәрҗемә ителә торган борынгы еврей сүзе «аерым тоту, аерып алынган булу, аерылу» дигән мәгънәләрне йөртә *. Борынгы Исраилнең баш рухание Һарун чалмасында яһүдләр телендә «изгелек Йәһвәнеке» дигәнне аңлатучы язма белән «багышланганлыкның изге билгесе» — алтын пластинка булган. Бу баш руханига ул изгене мәсхәрә итә торган эшләрне эшләргә тиеш түгел икәнен исенә төшергән, «чөнки багышланганлык билгесе, Алланың майлау мае аның өстендә» (Чыгыш 29:6ЯД; 39:30, ЯД; Левит 21:12ЯД).

3. Үзебезне Аллага багышлау безнең тәртибебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

3 Бу шигырьләрдән күренгәнчә, Аллага багышланган булу — җитди сорау һәм ул кеше үз теләге белән Алла хезмәтчесе булуын һәм үзен югары әхлак нормалары буенча тотарга тиеш икәнен күздә тота. Шуңа күрә, ни өчен Питер Йәһвәнең: «Изге булыгыз, чөнки Мин изге»,— дигән сүзләренә сылтаганы аңлашыла (1 Питер 1:15, 16). Безнең өстә үзләрен Аллага багышлаган мәсихчеләрдә үзебезнең багышлануыбыз буенча яшәргә һәм тугрылыгыбызны ахырга кадәр сакларга җитди җаваплылык тора. Мәсихчеләрнең Аллага багышланган булуы нәрсәне үз эченә ала соң? (Левит 19:2; Матфей 24:13).

4. Үзебезне Аллага багышлауга без ничек киләбез һәм моны нәрсә белән чагыштырып була?

4 Без Йәһвә Алла һәм аның ниятләре, шулай ук Гайсә Мәсих һәм Йәһвә ниятләрендә аның роле турында дөрес белемнәр алгач, үзебез Аллага бөтен йөрәк, акыл, җан һәм көч белән хезмәт итәргә карар иттек (Марк 8:34; 12:30, ЯД; Яхъя 17:3). Моны хәтта нәзер — Аллага чикләүсез багышлану дип тә санап була. Без үзебезне Аллага хисләр кабынып киткәндә багышламадык. Бу карарны кабул итәр алдыннан, без акылыбызны кулланып, барысын да җентекләп һәм дога кылып уйладык. Димәк, без үзебезне Аллага чикләнгән вакытка багышламадык. Безгә җир сөрә башлаган һәм ярты юлда мин бу эшне булдыра алмам яисә уруга кадәр әле ерак һәм билгеле түгел, ул булырмы әле дип, эшеннән туктаган кешегә охшаш булырга кирәкми. «Кулын» теократик йөкләмәләре «сукасына» куйган һәм авырлыклар алдында чигенмәгән кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк (Лука 9:62; Римлыларга 12:1, 2).

Алар Аллага багышлануларыннан ваз кичмәгәннәр

5. Йәрәми үзен тулысынча Аллага багышлаган кешенең искиткеч мисалы итеп ничек күрсәткән?

5 Йәрәми Иерусалимда пәйгамбәр булып 40 елдан артык (б. э. к. 647 елдан 607 елга кадәр) хезмәт иткән һәм бу җиңел булмаган. Ул үзенең мөмкинлекләре аз икәнен аңлаган (Йәрәми 1:2—6). Һәр көн ул Яһүдиядә торучы кешеләрнең кирелеге белән очрашкан һәм шуңа күрә батырлык белән ныклыкка мохтаҗ булган (Йәрәми 18:18; 38:4—6). Ләкин Йәрәми үзен Аллага багышланган хезмәтчегә туры килгәнчә тотар өчен, Йәһвә Алла аны ныгыткан һәм Йәрәми аңа таянган (Йәрәми 1:18, 19).

6. Рәсүл Яхъя безгә нинди үрнәк күрсәткән?

6 Яисә рәсүл Яхъяны алыйк: ул «Алла Сүзе һәм Гайсә Мәсих турында шаһитлык» биргәне өчен олы яшьтә кунакчыл булмаган Патмос утравына сөргенгә җибәрелгән булган (Ачыш 1:9). Яхъя алтмыш елга якын ныклыгын саклаган һәм үзен Аллага багышлаган мәсихченең дәрәҗәсенә тугрылыклы булып калган. Ул Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергәннән соң да яшәгән. Яхъя Инҗилнең бер китабын, Алла тарафыннан рухландырылган өч хатны һәм Армагеддон сугышының күренешен сурәтли торган Ачыш китабын язу хөрмәтенә лаек булган. Армагеддон аның яшәү вакытында булмаячак икәнен белгәч, Яхъя Аллага хезмәт итүен ташлаганмы? Ул кызыксынмаучанлыкка бирешкәнме? Юк, Яхъя «вакыт якын» булса да, аңа бирелгән күренешләр киләчәктә генә үтәләчәк икәнен белеп, үлеменә кадәр тугрылыклы булып калган (Ачыш 1:3; Даниел 12:4).

Үзләрен Аллага багышлаган хезмәтчеләрнең бүгенге мисаллары

7. Бер кардәш мәсихче тугрылыгының искиткеч үрнәген ничек күрсәткән?

7 Безнең көннәрдә меңнәрчә тугрылыклы мәсихчеләр Армагеддонга кадәр яши алмасалар да, Аллага тугрылыкларын саклар өчен барлык көчләрен куйганнар. Аларның берсе Англиядә яшәүче Эрнест Бивор булган. Ул 1939 елда Шаһит булган һәм икенче бөтендөнья сугышы алдында тулы вакытлы хезмәт итәр өчен фотокорреспонденция белән бәйле булган, гөрләп үскән эшен калдырган. Мәсихчеләр нейтралитеты позициясе өчен ул ике ел төрмәдә үткәргән. Аның якыннары аңа ярдәм иткән һәм 1950 елда аның өч баласы Нью-Йорктагы Галаад дигән Күзәтү Манарасының Изге Язмалар мәктәбендә миссионер хезмәтенә әзерләү курсларын тәмамлаганнар. Вәгазьләү эшен ашкынып башкарганга күрә, дуслары аңа Эрни-Армагеддон дигән исем биргәннәр. Ул үзенең тормышын Аллага багышлаган кешегә туры килгәнчә алып барган һәм үлеменә кадәр Алланың киләчәк сугышы — Армагеддон турында вәгазьләгән. Бивор кардәш 1986 елда үлгән. Ул үзен Аллага багышлауны чикләнгән вакытка төзегән договор гына дип санамаган (1 Коринфлыларга 15:58) *.

8, 9. а) Испаниядә Франко режимы вакытында яшәгән күп яшь кешеләр нинди үрнәк күрсәткәннәр? б) Нинди сораулар бирү урынлы булыр иде?

8 Сүнмәс ашкыну мисалын Испания кардәшләре дә күрсәткәннәр. Франко режимы вакытында (1939—1975) үзләрен Аллага багышлаган йөзләрчә яшь Шаһитләр батырларча мәсихчеләр нейтралитеты позициясенә басканнар. Бер шаһит, Хесус Мартин, кулга алу урыннарында тулысынча 22 ел үткәргән. Төньяк Африканың хәрби төрмәсендә аны мәрхәмәтсез кыйнаганнар. Җиңел булмаса да безнең кардәш ташлама ясамаган.

9 Күпчелек вакытта бу яшь кешеләр кайчан аларны азат итәләр һәм аларны гомумән алганда, азат итәчәкләрме икәнен белмәгәннәр: аларга бер хөкем артыннан икенче хөкем чыгарылган. Ләкин төрмәдә булуга карамастан, алар сафлыкларын саклауны дәвам иткәннәр һәм Аллага хезмәт итүдә тырыш булып калганнар. 1973 елда, хәл яхшыра башлагач, бу 30 яшьтән узган Шаһитләрнең күбесен азат иткәннәр, һәм шуннан соң алар шул ук вакытта тулы вакытлы хезмәтләрен башлаганнар. Аларның кайберләре махсус пионерлар, ә кайберләре күчеп йөрүче күзәтчеләр булганнар. Төрмәдә булганда да алар үзләрен Аллага багышлаган кешеләргә туры килгәннәр һәм аларның күпчелеге азат ителгәч тә шундый тормышны алып баруларын дәвам иткәннәр *. Ә без? Бу җаны-тәне белән бирелгән кардәшләр кебек без дә үзебезнең Аллага багышлануыбызга тугрымы? (Еврейләргә 10:32—34; 13:3).

Аллага багышланган булуыбызга дөрес караш

10. а) Үзебезне Аллага багышлауга безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк? б) Йәһвә безнең хезмәтебезгә ничек мөгамәлә итә?

10 Безнең Аллага, аның ихтыярын үтәр өчен, багышланган булуыбызга мөнәсәбәтебез нинди? Бу безнең тормышыбызда беренче урында торамы? Без яшь яисә картмы, никахта яисә берүзебез торабызмы, сәламәтлегебез яхшымы яисә бик үк түгелме — безгә үз хәлләребезгә карап, Аллага үзләрен багышлаган кешеләргә туры килгәнчә, яшәргә тырышырга кирәк. Кайбер кешеләрнең хәлләре аларга тулы вакытлы пионер, Күзәтү Манарасы Җәмгыяте филиалында үз теләге белән эшләүче булып, миссионер яисә күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Ә ата-аналарның, мәсәлән, гаиләләренә физик һәм рухи мохтаҗлыклары турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен күп вакыты һәм көче сарыф ителә. Аларның һәр ай хезмәт итүләрендә үткәргән чагыштырмача күп булмаган сәгатьләре, тулы вакытлы хезмәтчеләрнең сәгатьләренә караганда, Йәһвә өчен азрак кыйммәтле дип раслап буламы? Юк. Алла бездән бездә булмаганны көтми. Бу принципны рәсүл Паул болай дип күрсәткән: «Тырышлык булса, ул кемнең нәрсәсе юк буенча түгел, ә кемнең нәрсәсе бар шуның буенча кабул ителә» (2 Коринфлыларга 8:12).

11. Безнең коткарылуыбыз нәрсәгә бәйле?

11 Ничек кенә булса да, безнең коткарылуыбыз безнең нәрсә эшләвебездән түгел, ә Йәһвәнең без лаек булмаган һәм безнең Рабби, Гайсә Мәсих аша күрсәтелгән мәрхәмәтлегеннән тора. Паул ачык итеп аңлаткан: «Барысы да гөнаһ эшләгәннәр һәм Алла данын югалтканнар, аклауны Аның игелеге аша, Гайсә Мәсих йолып алуы белән бүләк итеп алалар». Ләкин эшләребез безнең Алла вәгъдәләренә ышаныч белән дәртләнгән икәнебезне исбат итә (Римлыларга 3:23, 24; Якуп 2:17, 18, 24).

12. Безгә үзебезне ни өчен башкалар белән чагыштырырга кирәк түгел?

12 Без күпме вакыт Аллага хезмәт итүебезне, күпме әдәбият таратуыбызны яисә күпме Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүебезне башкалар белән чагыштырырга кирәкми (Галатларга 6:3, 4). Мәсихчеләр хезмәтендә без күпме генә эшләсәк тә, безнең беребез дә басынкылык турында искә төшерә торган Гайсә сүзләрен онытмаска тиеш: «Сез дә шулай, үзегезгә кушылган бөтен эшне үтәгәннән соң: „Без кадерсез хезмәтчеләр, чөнки нәрсә кушылган булса шуны гына башкардык“,— диегез» (Лука 17:10). Без чыннан да «кушылган бөтен эшне» һәрвакытта да эшлибезме? Шуңа күрә: безнең Аллага хезмәт итүнең сыйфаты нинди булырга тиеш? — дигән сорау барлыкка килә (2 Коринфлыларга 10:17, 18).

Бер көнне дә юкка яшәмибез

13. Аллага багышланган булу бездән нинди караш таләп итә?

13 Паул хатыннарга, ирләргә, балаларга, ата-аналарга һәм хезмәтчеләргә киңәш биргәннән соң болай дип язган: «Нәрсә генә эшләсәгез дә кешеләр өчен дип түгел, ә Ходай өчен дип чын күңелегездән, Ходайдан бүләккә мирас алуыгызны белеп, эшләгез; чөнки сез Рабби Мәсихкә хезмәт итәсез» (Колосслыларга 3:23, 24). Без үзебезнең хезмәтебездә Йәһвәгә хезмәт итүдә башкарган эшләребез белән кешеләрдә тәэсир калдырырга тырышмыйбыз. Без Аллага Гайсә Мәсих үрнәге буенча хезмәт итәргә тырышабыз. Үзенең чагыштырмача кыска хезмәтен Гайсә вакыт көтми икәнен аңлап үткәргән (1 Питер 2:21).

14. Соңгы көннәр булу сәбәпле, Питер нәрсә турында кисәткән?

14 Рәсүл Питер да вакыт көтми икәнен аңлаган. Үзенең икенче хатында ул болай дип кисәткән: соңгы көннәрдә көлеп йөрүчеләр — мөртәтләр һәм шикләнүчеләр килеп чыгачаклар, алар үз «теләкләре» буенча эшләп, Мәсихнең булуы турында шикләнүләрен белдерәчәкләр. Ләкин Питер: «Кайберәүләр Ходай үз вәгъдәләренең үтәлүен озакка суза дип санаса да, ул озакка сузмый, әмма беркемнең дә үлемен теләмичә, ә барысының да тәүбәгә килүен теләп, озак вакыт безгә түзә. Ходай көне исә карак төнлә килгән кебек киләчәк»,— дип кисәткән. Йәһвә көне һәрхәлдә киләчәк. Шуңа күрә безгә һәр көнне Алланың вәгъдәләренә безнең ышану ни дәрәҗәдә нык икәнен күзәтергә кирәк (2 Питер 3:3, 4, 9, 10).

15. Безгә үз тормышыбызның һәр көненә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

15 Әгәр дә без чыннан да Аллага багышланганнарга туры килгәнчә яшәргә телибез икән, безгә һәр көнне үзебезнең эшләребез белән Йәһвәгә дан китерергә кирәк. Һәрбер яшәгән көнгә борылып карап, без Алланың исемен изге итүенә һәм Патшалык турында яхшы хәбәрне игълан итүгә ярдәм иттек дип әйтә алабызмы? Моңа югары әхлакый тәртибебез, иҗади сөйләшүләр яисә якыннар һәм туганнар турында кайгыртучанлык күрсәтү белән ирешеп була. Без үзебезнең мәсихче өметебез белән башкаларга уртаклашып сөйләргә һәрбер мөмкинлекне кулланабызмы? Без берәрсенең Алла вәгъдәләре турында җитди рәвештә уйлануына ярдәм иттекме? Әйдәгез, безнең рухи хисабыбызда, тасвирлап әйткәндә, Алланы данлый торган эшләр саны үссен өчен һәр көн рухи яктан берәр нәрсәне үзләштерик (Матфей 6:20; 1 Питер 2:12; 3:15; Якуп 3:13).

Күрү сәләтен ачык итеп саклагыз

16. Иблис безгә Аллага багышланган кешеләргә туры килгәнчә яшәргә комачаулар өчен нәрсә эшли?

16 Без мәсихчеләргә кыен һәм кыенлыклар килә торган вакытта яшибез. Иблис һәм аның хезмәтчеләре яхшылык һәм явызлык, саф һәм пычрак, әхлакый һәм әхлаксыз, этик һәм этик булмаган арасында булган аерманы бетерергә тырышалар (Римлыларга 1:24—28; 16:17—19). Иблис шулай эшләгән ки, без дистанция пульты яисә компьютер клавиатурасы ярдәмендә үзебезнең йөрәгебезне һәм акылыбызны җиңел пычрата алабыз. Безнең рухи күрү сәләтебезнең ачык булуын югалту һәм безнең Иблиснең мәкерле ниятләрен аера алмый башлау куркынычы бар. Әгәр дә без үз рухи байлыкларыбыздан баш тартабыз икән, безнең Аллага үзләрен багышлаган кешеләргә туры килгәнчә яшәргә тәвәккәллегебез һәм безнең «сукага» тотынган ныклыгыбыз көчсезләнергә мөмкин (Лука 9:62; Филиплыларга 4:8).

17. Алла белән мөнәсәбәтләрне сакларга Паулның үгет-нәсихәте ничек ярдәм итә?

17 Шуңа күрә Фессалоникадагы җыелышларга мөрәҗәгать иткән Паулның сүзләре бик вакытлы: «Алланың ихтыяры сезнең изгеләнүегездә тора: сез уйнашлыктан үзегезне тотар өчен, сезнең һәрберегез үз савытын Алланы белмәгән мәҗүсиләр кебек, җенси теләк дәртендә түгел, ә изгелектә һәм хөрмәттә саклый алсын өчен» (1 Фессалоникилеләргә 4:3—5). Әхлаксыз тәртип өчен, үзенең Аллага багышланганлыгын санга сукмаучы кайбер кешеләрне мәсихчеләр җыелышыннан чыгарганнар. Алар Алла белән үзара мөнәсәбәтләренә суынырга рөхсәт иткәннәр һәм ул аларның тормышларында әһәмиятсез була башлаган. Паул исә болай дип әйткән: «Алла безне пычраклыкка түгел, ә изгелеккә чакырган. Димәк, буйсынмаган кеше кешегә түгел, ә безгә Үзенең Изге Рухын биргән Аллага буйсынмый» (1 Фессалоникилеләргә 4:7, 8).

Сез нәрсә эшләргә ниятләндегез?

18. Без нәрсә эшләргә ниятләнергә тиеш?

18 Әгәр дә без Йәһвә Аллага багышлануыбызның барлык җитдилеген аңлыйбыз икән, без нәрсә эшләргә нык ниятләнергә тиеш? Саф вөҗданга ия булыр өчен. Һәм бу безнең тәртибебездә дә, безнең хезмәтебездә дә чагылырга тиеш. Питер болай дип үгет-нәсихәт биргән: «Мәсихтә игелекле яшәвегезне шелтәләүчеләр сезнең турыда, явыз кешеләр турында кебек, явыз сүз сөйләүләре белән оялсыннар өчен саф вөҗданга ия булыгыз» (1 Питер 3:16). Безнең мәсихче тәртибебез өчен безгә газаплар кичерергә һәм хурлауларга түзәргә туры килер, ләкин нәкъ шул ук Мәсих белән булган: ул Аллага иман иткән өчен һәм җаны-тәне белән бирелгән өчен газапларны һәм хурлауны кичергән. «Шулай итеп,— дип әйтә Питер,— Мәсих безнең өчен тәне белән җәфа чиккән кебек, сез дә шул ук фикер белән коралланыгыз; чөнки тәне белән җәфа чигә торган кеше гөнаһ эшләвеннән туктый» (1 Питер 4:1).

19. Безнең үзебез турында нәрсә ишетәсебез килә?

19 Әйе, безнең үзләрен Аллага багышлаган кешеләргә туры килгәнчә яшәргә нык тәвәккәллегебез рухи, әхлакый һәм физик яктан чирле булган Иблис дөньясының тозакларыннан саклаячак. Ләкин моңардан тыш, без Алла безне хуплый икәненә ышанычка ия булабыз, ә бу Иблис һәм аның хезмәтчеләре безгә тәкъдим иткәненнән күпкә яхшырак. Алар хакыйкатьне әле белгән генә вакытта — иң башта булган яратуларын югалтканнар, дип безнең турыда әйтүләре өчен сәбәп бирмик. Беренче гасырның Фиатир җыелышы турында: «Синең соңгы эшләрең беренчеләреннән зуррак икәнен, һәм синең түземлегеңне, һәм иманыңны, һәм хезмәтеңне, һәм яратуыңны, синең эшләреңне беләм»,— дип әйткән сүзләрне безнең турыда да әйтсәләр яхшырак булыр иде (Ачыш 2:4, 18, 19). Безнең Аллага багышлануыбызга карата тик «җылы» гына булмыйк. Киресенчә, «рухыбыз белән ялкынланыйк» һәм ашкынуыбызны ахырга кадәр саклыйк — ә ахыр инде якын! (Римлыларга 12:11; Ачыш 3:15, 16).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1987 ел 15 сентябрь санының 23 битен карагыз.

^ 7 абз. Эрнест Бивор тормышы турында «Күзәтү манарасы»ның (ингл.) 1980 ел 15 сентябрь санының 8—11 битләрен карагыз.

^ 9 абз. «Йәһвә Шаһитләренең һәр еллыгы»ның (ингл.) 1978 ел 156—158, 201—218 битләрен карагыз; Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган.

Сезнең исегездәме?

• Үзеңне Аллага багышлау нәрсәне үз эченә ала?

• Алланың тугрылыклы хезмәтчеләренең кайсы хәзерге һәм борынгы мисалларына без охшарга тырыша алабыз?

• Аллага хезмәт итүгә безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

• Әгәр дә без Аллага тугрылыклы булып калырга телибез икән, безгә нәрсәгә тәвәккәл ниятләнергә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Йәрәми мәрхәмәтсез мөгамәләгә карамастан тугрылыгын саклаган.

[25 биттәге иллюстрация]

Испания төрмәләрендә йөзләрчә яшь Шаһитләр сафлыкларын саклаганнар.

[26 биттәге иллюстрация]

Әйдәгез, һәр көн рухи яктан нәрсәгә дә булса ия булыйк!

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Эрнест Бивор үз балаларына мәсихче ашкынуы үрнәген биргән.