Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Теократия буенча билгеләнгән күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр

Теократия буенча билгеләнгән күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр

Теократия буенча билгеләнгән күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр

«Үзегезгә һәм Изге Рух сезне көтүчеләр [«күзәтчеләр», ЯД] итеп куйган бөтен көтүгә игътибар итегез» (АП. ЭШЛӘРЕ 20:28).

1, 2. Исай 60:22 дә әйтелгән сүзләр ничек үтәлә?

БИК күптәннән үк Йәһвә ахыр заманда нәрсәдер искиткеч булачак дип алдан ук әйтеп куйган. Ул Исай пәйгамбәр аша: «Кечедән — мең һәм иң көчсездән — көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Ходай, моны үз вакытында эшләргә тизләтермен»,— дип әйткән (Исай 60:22).

2 Бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлә дип әйтергә буламы? Һичшиксез! АКШның Пенсильвания штатындагы Аллегейн шәһәрендә 1870 елларда Йәһвә халкының бер җыелышы оештырылган булган. Бу кечкенә төркемнән бөтен дөньяда берничә мең дистә гөрләп алга бара торган җыелышлар үскән. Бүген дөньяның 235 илендә миллионлаган Патшалыкны игълан итүчеләр — көчле халык 91 000 җыелышка тупланган. Бу, һичшиксез, хәзер инде якын булган «зур кайгы» башланганчы, Йәһвә чын гыйбадәт кылучыларны туплауны тизләтүен раслый (Матфей 24:21; Ачыш 7:9—14).

3. «Әти, һәм Улы, һәм изге рух хакына» суга чумып алу нәрсәне аңлата?

3 Йәһвәгә үзләрен багышлап, бу миллионнарның һәрберсе Гайсә васыяте буенча «Әти, һәм Улы, һәм изге рух хакына» суга чумып алган (Матфей 28:19, ЯД). «Әти... хакына» суга чумдырылган булу үзен Аллага багышлаган кеше Йәһвәне күктәге Әти һәм Тормыш Бирүчесе дип таныганын һәм аның хакимлегенә буйсынганын аңлата. «Улы... хакына» суга чумып, алар Гайсә Мәсихне Йолып Алучы, Җитәкче һәм Патша дип санауларын күрсәтәләр. Алар шулай ук, Алланың изге рухы яисә эш итә торган көче аларның тормышлары белән җитәкчелек итүдә роль уйнавын таныйлар. Шуңа күрә алар «изге рух хакына» суга чумдырылган дип әйтеп була.

4. Мәсихче хезмәтче булып берәрсе ничек билгеләнә?

4 Суга чумдырып алган вакытта яңа укучылар Йәһвә Алланың хезмәтчеләре итеп билгеләнәләр. Аларны кем билгели? Асылда, 2 Коринфлыларга 3:5 тә (ЯД) аларга карата язылган сүзләр дөрес: «Безнең яраклыгыбыз [хезмәтчеләр булыр өчен] Алладан». Йәһвә Алланың үзеннән билгеләү алуга караганда, тагын да зуррак хөрмәт теләп тә булмас иде! Суга чумып алганнан соң, алар Алла рухының җитәкчелеген танысалар һәм Алла Сүзе буенча яшәсәләр, «яхшы хәбәр» хезмәтчеләре буларак, рухи яктан үсүләрен дәвам итәчәкләр (Матфей 24:14; Ап. эшләре 9:31).

Демократик түгел, ә теократик билгеләү

5. Мәсихче күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр демократия буенча сайланалармы? Аңлатыгыз.

5 Саннары арта баручы Алланың актив хезмәтчеләренең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен, яраклы күзәтчеләрнең җитлеккән җитәкчелеге һәм хезмәттәш ярдәмчеләрнең квалификацияле ярдәме таләп ителә (Филиплыларга 1:1). Бу рухи кешеләрне билгеләү ничек үтә? Алар христиан дөньясында билгеләнгән кебек билгеләнмиләр. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләренең күзәтчеләре демократик законнар буенча, ягъни җыелышта күпчелек тавышлар буенча сайланмыйлар. Алар теократия буенча билгеләнәләр. Бу нәрсәне аңлата?

6. а) Чын теократия нәрсә ул? б) Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр теократия буенча билгеләнәләр дип ни өчен әйтеп була?

6 Гади генә аңлатканда, чын теократия — ул Алла идарәсе. Йәһвә Шаһитләре үз теләкләре буенча Алланың идарә итүенә буйсыналар һәм аның ихтыярын бергәләп үтиләр (Мәдхия 142:10; Матфей 6:9, 10). Мәсихче күзәтчеләр яисә өлкәннәр һәм шулай ук хезмәттәш ярдәмчеләр теократия буенча билгеләнәләр, чөнки бу җаваплы кардәшләрнең тәкъдим ителүе һәм билгеләнүе Алланың Изге Язмаларда әйтүенчә башкарыла. Ә Йәһвәнең, «барлык булган өстеннән хакимнең», һичшиксез, аның күренә торган оешмасы ничек эшләргә тиеш икәнен билгеләргә хокукы бар (1 Паралипоменон 29:11, ХТ; Мәдхия 96:9).

7. Йәһвә Шаһитләренең идарә итү формасы нинди?

7 Йәһвә Шаһитләре христиан дөньясының күп конфессияләреннән аермалы буларак, дини идарә итү төрен үзләре урнаштырмыйлар. Бу эчкерсез мәсихчеләр Йәһвә нормаларын тотарга тырышалар. Аларда күзәтчеләр иерархия булган конгрегационал, пресвитериан һәм башка чиркәүләрдә билгеләнгән кебек билгеләнмиләр. Әгәр дә бу дөнья, билгеләү тәртибенә кушылырга тели икән, Йәһвә хезмәтчеләре килешүгә бармыйлар. Алар беренче гасырда рәсүлләр ачык итеп әйткән: «Кешеләргә караганда күбрәк Аллага итагать итәргә кирәк»,— дигән позицияләрендә нык торалар (Ап. эшләре 5:29). Әйе, Шаһитләр Аллага бар эшләрендә дә буйсыналар (Еврейләргә 12:9; Якуп 4:7). Теократик тәртип буенча барып, без Алланың хуплавын алабыз.

8. Демократик һәм теократик ысулларның аермасы нинди?

8 Безгә, Бөек Теократ Йәһвәнең хезмәтчеләренә теократик һәм демократик алымнарының аермалары турында истә тотарга кирәк. Демократик алымнар берәр нинди вазифага кандидатларның сайлануын тигез дәрәҗәдә таләп итә. Еш кына кандидатлар сайлау алды компанияләре алып баралар, ә вазифага билгеләнүне күпчелек тавышлар нигезендә алалар. Теократик билгеләнүләрдә мондый алымнар кулланылмый. Теократик билгеләнүләр кешеләр яисә берәр юридик органнар ярдәмендә үткәрелми. Рәсүл Паул күрәсең, үзен Гайсә һәм Йәһвә «мәҗүсиләр Рәсүле» дип билгеләүләрен күз алдында тотып, Галатиядәге мәсихчеләргә ул «кешеләр тарафыннан һәм кеше аша түгел, ә Гайсә Мәсих һәм Аны терелтеп торгызган Алла Атасы тарафыннан» билгеләнгәнен әйткән (Римлыларга 11:13; Галатларга 1:1).

Изге рух белән билгеләнгәннәр

9. Ап. эшләре 20:28 дә мәсихче күзәтчеләрнең билгеләнүе турында нәрсә әйтелә?

9 Паул Ефеста торучы күзәтчеләргә Алла аларны изге рух белән билгеләгәнен исләренә төшергән. Ул: «Шулай итеп, үзегезгә һәм Изге Рух сезне көтүчеләр [«күзәтчеләр», ЯД] итеп куйган бөтен көтүгә игътибар итегез, Раббиның үз каны белән казанган Рабби һәм Алла җыелышының (ЯД) көтүчеләре булыгыз»,— дип әйткән (Ап. эшләре 20:28). Бу мәсихче көтүчеләргә Алла көтүенең көтүчеләр йөкләмәсен үтәп, изге рухның җитәкчелегенә буйсынуны дәвам итәргә кирәк булган. Әгәр дә җыелышта җаваплы урында торган кеше Алла нормаларына туры килүдән туктаса, ул изге рухның тәэсире нәтиҗәсендә тора-бара бу урыннан күчерелгән.

10. Теократик билгеләүдә изге рух мөһим роль уйный дип ни өчен әйтеп була?

10 Изге рух шундый мөһим роль уйный дип ни өчен раслап була? Беренче булып рухи җитәкчелекне үтәгән кешеләргә карата, Изге Язмаларның таләпләре изге рух тарафыннан рухландырылганга күрә. Паул күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр туры килергә тиеш булган нормаларны Тимәтигә һәм Титка язган хатларында әйткән. Гомумән алганда, 16 га якын таләп китерелә. Мәсәлән, күзәтчеләр кимчелексез, гадәтләрендә уртача, аек фикерле, җыйнак, кунакчыл, укытырга сәләтле һәм үрнәк гаилә башлыгы булырга тиешләр. Аларга исерткеч эчемлекләргә карата басынкылык, үз-үзләрен тота алуларын күрсәтергә һәм акча яратмаска кирәк. Югары нормалар шулай ук хезмәттәш ярдәмчеләр булырга теләгән кардәшләр өчен дә куелган булган (1 Тимәтигә 3:1—10, 12, 13; Титка 1:5—9).

11. Җыелышта җаваплы вазифага омтылган кардәшләр нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

11 Бу таләпләргә караганда, Йәһвәгә гыйбадәт кылуда җитәкчелек алган кешеләргә, мәсихче тәртибендә үрнәк булырга кирәк. Җыелышта җаваплы дәрәҗәгә омтылган кардәшләрнең изге рух тәэсиренә тыңлаучан икәнлекләре күренергә тиеш (2 Тимәтигә 1:14). Алла рухы бу кешеләрдә «ярату, шатлык, тынычлык, озак вакыт сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык, тыелу [«үз-үзеңне тота белү», ЯД] кебек җимешләрне барлыкка китерү ачык булырга тиеш» (Галатларга 5:22, 23). Бу җимешләр аларның имандашлар һәм башкалар белән мөгамәлә итүеннән күренәчәк. Һичшиксез, кемдәдер изге рухның бу яисә башка җимешләре ныграк күренәчәк, ә кемдер күзәтчеләр өчен куелган башка таләпләргә күбрәк туры килергә мөмкин. Ләкин күзәтче яисә хезмәттәш ярдәмче булып билгеләнүенә өметләнгән һәрбер кешегә үзенең барлык яшәү рәвеше белән ул Алла Сүзенең таләпләрен үтәүче рухи кешесе икәнлеген күрсәтергә кирәк.

12. Кемне изге рух белән билгеләнгән дип исәпләп була?

12 Паул башкаларны аңа охшарга чакырганда, ул моны сөйләү иреге белән эшләгән, чөнки үзе Гайсә Мәсихкә охшарга тырышкан, ә Гайсә «без аның эзеннән барсын өчен үрнәк калдырган» (1 Питер 2:21; 1 Коринфлыларга 11:1). Шуңа күрә күзәтчеләр яисә хезмәттәш ярдәмчеләр булып билгеләнү вакытына Изге Язмаларның таләпләренә туры килгән кешеләр изге рух белән билгеләнәләр дип әйтеп була.

13. Җыелыш хезмәтчеләре сыйфатында кемне дә булса тәкъдим иткән кардәшләргә изге рух ничек ярдәм итә?

13 Изге рух күзәтчеләрнең билгеләнүенә һәм тәкъдим ителүенә ничек катнашы булуының тагын бер күрсәтүче факторы бар. Гайсә: «Күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны ...бирер»,— дип әйткән (Лука 11:13). Шуңа күрә җыелышның өлкәннәре берәрсен җаваплы вазифага тәкъдим итәр өчен җыелганда, алар Алланың изге рухы җитәкчелеге турында дога кылалар. Үз тәкъдимнәрен алар Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмада әйтелгән сүзләргә нигезлиләр һәм изге рух аларга тәкъдим ителгән кеше Изге Язмаларның таләпләренә туры киләме икәнен билгеләргә мөмкинлек бирә. Берәр кешене билгеләүгә тәкъдим итүчеләргә, аларның карарларына тышкы факторлар, белеме яисә бу кешенең сәләтләре тәэсир итүләрен рөхсәт итәргә ярамый. Ул рухи кешеме һәм җыелышның әгъзалары аңа әзерлек белән мөрәҗәгать итәчәкләрме? Иң беренче булып алар шушы сорауларга игътибар итәләр.

14. Ап. эшләре 6:1—3 тән без нәрсә беләбез?

14 Өлкәннәр советы белән күчеп йөрүче күзәтчеләр кардәшләрне өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр сыйфатында тәкъдим итәләр. Билгеләү исә беренче гасырда тәртипкә куелган өлге буенча тормышка ашырыла. Бер тапкыр мөһим бер эшне башкарыр өчен, рухи яктан яраклы кешеләрне табарга кирәк булган. Җитәкче совет: «Үз арагызда Изге Рух һәм зирәклек белән сугарылган дип танылган җиде кешене сайлагыз, һәм аларны шушы эшкә куярбыз»,— дигән күрсәтмә биргән (Ап. эшләре 6:1—3). Тәкъдимнәр вакыйгалар үткән урында булган кардәшләр белән бирелгән, ә билгеләнүләр җаваплы кардәшләр тарафыннан Иерусалимда эшләнелгән. Шул үрнәк буенча бүген дә баралар.

15. Кардәшләрне билгеләүдә Җитәкче совет ничек катнаша?

15 Филиал комитетларының барлык әгъзаларын турыдан-туры Җитәкче совет билгели. Кемгә шул хәтле җитди йөкләмәләрне бирергә дип карар иткәндә Җитәкче совет Гайсә әйткән сүзләрне исәпкә ала: «Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан күбрәк соралыр» (Лука 12:48). Җитәкче совет тарафыннан филиал Комитетларының әгъзалары гына түгел, ә Вефиль өлкәннәре һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр дә билгеләнә. Ләкин байтак башка билгеләүләрне Җитәкче совет җаваплы кардәшләргә башкарырга куша. Моның өчен дә Изге Язмаларның охшаш очрагы бар.

«Мин сиңа аңлатканча, шәһәрләрдә өлкәннәр билгелә»

16. Паул Титны Критта ни өчен калдырган һәм бүгенге теократик билгеләүләргә карата бу нәрсәне күрсәтә?

16 Паул үзенең хезмәттәше Титка: «Мин сине Критта булган кимчелекләрне төзәтергә һәм мин сиңа аңлатканча, шәһәрләрдә өлкәннәр билгеләргә калдырдым»,— дип язган (Титка 1:5, ЯД). Шуннан соң Паул җыелыштагы җаваплы вазифаларның кандидатларында эзләргә кирәк булган сыйфатларның тезмәсен китерә. Шуңа күрә безнең көннәрдә Җитәкче совет филиалларда хезмәт итүче яраклы кардәшләрне, алар аның исеменнән өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләр өчен билгели. Җитәкче совет бу билгеләнүләр Изге Язмаларның күрсәтмәләренә туры китерелгәнгә күрә, аның вәкилләре аларны ачык итеп аңласын һәм үтәсен өчен һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтә. Димәк, Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы җыелышларында хезмәт итәр өчен, яраклы кешеләр Җитәкче совет идарәсендә билгеләнәләр.

17. Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләрнең тәкъдим ителүләре белән филиалда нәрсә эшлиләр?

17 Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләрнең тәкъдим ителүләре Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең филиалына җибәрелә һәм анда тәҗрибәле кардәшләр Алланың изге рухының җитәкчелегенә таянып, билгеләүләр ясыйлар. Башка кешенең гөнаһларында катнашучы булмас өчен, алар ул кеше өстенә кул куярга ашыкмаска кирәк икәнен истә тотып, эшнең мөһим икәнлеген аңлыйлар (1 Тимәтигә 5:22).

18, 19. а) Кайбер билгеләүләр турында ничек хәбәр ителә? б) Тәкъдим ителү һәм билгеләү процессы ничек үтә?

18 Кайбер очракларда кардәшләрнең билгеләнүе турында юристлар бүлегенең печате белән исбатланган хатларда хәбәр ителә. Мондый хатта бер үк вакытта берничә кардәшнең билгеләнүе турында хәбәр ителергә мөмкин.

19 Теократик билгеләнүләр Йәһвә Алладан бирелә, аның Улы һәм шулай ук Алланың җирдәге күренә торган каналы — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»се белән аның Җитәкче советы аша тормышка ашырыла (Матфей 24:45—47). Тәкъдим итү һәм билгеләү процессы тулысынча изге рух җитәкчелегендә үтә. Моны кирәкле таләпләр изге рух тарафыннан рухландырылган Алла Сүзендә әйтелгәнгә күрә һәм билгеләнүче кешеләр бу рухның җимешләрен күрсәткәнгә күрә әйтеп була. Шуңа күрә билгеләнүләрне изге рух тарафыннан эшләнгән кебек кабул итәргә кирәк. Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр беренче гасырда теократия буенча билгеләнгәннәр, алар бүген дә нәкъ шулай ук билгеләнәләр.

Йәһвәнең җитәкчелеге өчен рәхмәтле

20. Без Давытның Мәдхия 132:1 дә тасвирланган тойгыларына ни өчен кушылабыз?

20 Бүген рухи үсүнең һәм вәгазьләү эшенең киң таралуы вакытында күзәтчеләрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне беренче чиратта Йәһвә билгеләнгәнгә күрә, без рәхмәтлебез. Чөнки Изге Язмалар белән урнаштырылган бу тәртип аркасында без, Йәһвә Шаһитләре, Алланың гадел югары нормаларын тотабыз. Моннан тыш, бу кардәшләрнең мәсихче рухы һәм фидакарь хезмәтләре Йәһвә хезмәтчеләренең тынычлыгына һәм бердәмлегенә ярдәм итә. Без мәдхия җырлаучы Давыт артыннан: «Нинди рәхәт һәм нинди күңелле кардәшләргә бергә яшәргә!» — дип кабатларга дәртләндерү сизәбез (Мәдхия 132:1).

21. Исай 60:17 дә әйтелгән сүзләр бүген ничек үтәлә?

21 Без Йәһвәнең изге рухы һәм аның Сүзе аша үтәлә торган җитәкчелеге өчен бик рәхмәтле. Әйе, Исай 60:17 дә әйтелгән сүзләрдә чыннан да тирән мәгънә салынган: «Бакыр урынына — алтын, һәм тимер урынына — көмеш, һәм агач урынына — бакыр һәм ташлар урынына сиңа тимер алып киләчәкләр; һәм синең хакимең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп — дөреслекне куям». Вакыты белән Йәһвә Шаһитләре арасында тагын да киңрәк теократик ысуллар куллана башладылар һәм шуның аркасында Алланың җирдәге оешмасы югарыда әйтелгән фатихаларны ала.

22. Без нәрсә өчен рәхмәтлебез һәм безгә нәрсәгә тәвәккәллек белән ниятләнергә кирәк?

22 Безнең гамәлдәге теократик тәртипне без тирәнтен хөрмәт итәбез һәм шулай ук теократия буенча билгеләнгән күзәтчеләрнең һәм хезмәттәш ярдәмчеләрнең киеренке, ләкин канәгатьлек китерә торган эшләренең кадерен беләбез. Без чын күңелебездән безгә рухи яктан үсүне бүләк иткән һәм мул итеп фатиха биргән күктәге, безне яраткан Атабызны данлыйбыз (Гыйбрәтле хикәя 10:22). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвә оешмасы белән бергә атларга тәвәккәл булыйк! Ә иң мөһиме, әйдәгез, алга таба да Йәһвәнең бөек һәм изге исеменә хөрмәт, мактау һәм дан китереп бердәмлектә аңа хезмәт итик!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр демократия буенча түгел, ә теократия буенча билгеләнәләр дип без ни өчен әйтә алабыз?

• Җаваплы мәсихче кардәшләр изге рух белән ничек итеп билгеләнәләр?

• Күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр билгеләнүенә Җитәкче советның нинди катнашы бар?

• Теократик билгеләүләр бездә ни өчен Йәһвәгә карата рәхмәт белдерү теләге тудырырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр теократия буенча билгеләнәләр.