Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәвеф-хәтәр белән тулы дөньяда ничек иминлек табарга?

Хәвеф-хәтәр белән тулы дөньяда ничек иминлек табарга?

Хәвеф-хәтәр белән тулы дөньяда ничек иминлек табарга?

МИНАЛЫ кырда йөрү үлемгә китерергә мөмкин. Ләкин бездә миналы урыннар күрсәтелгән карта булса, барысы да башкача булыр иде. Өстәвенә, без махсус өйрәнү үткәнебезне һәм кайда нинди мина икәнен таба алуыбызны күз алдына китерә алабыз. Һичшиксез, мондый белемнәр белән мина шартлавыннан үлү яисә имгәнүнең хәвеф-хәтәре шактый кими.

Изге Язмаларны шундый карта һәм миналар табу осталыгы белән чагыштырып була. Изге Язмаларда хәвеф-хәтәрле хәлләрдән качарга һәм тормыштагы авырлыкларны чишәргә ярдәм итә торган иң югары дәрәҗәдәге акыллылык бар.

Гыйбрәтле хикәя 2:10, 11 дә шатлыклы өмет бирелә: «Акыллылык синең йөрәгеңә кергәч һәм белем синең җаныңа рәхәт булгач, уйлап эш итүчәнлек синең өстән саклап тораячак һәм акылың сине саклаячак». Монда әйтелгән акыллылык һәм уйлап эш итүчәнлек гадәттән тыш — алар кешедән түгел, Алладан чыга. «Ә мине [Алла акыллыгын] тыңлаучы явызлыктан курыкмыйча куркынычсыз һәм тыныч яшәячәк» (Гыйбрәтле хикәя 1:33). Әйдәгез, Изге Язмаларның ничек безгә күбрәк иминлек бирүен һәм күп проблемалардан качарга ярдәм итүен карап чыгыйк.

Һәлакәттән качып була

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) тарафыннан күптән түгел генә бастырылган статистика бөтен дөньяда һәр ел юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1 171 000 якын кеше үлгәнен күрсәтә. Тагын 40 миллионга якын кеше җәрәхәтләнә, ә 8 миллионнан артыгы озак вакытка инвалид булып кала.

Автомобиль йөртүче үзен куркынычтан абсолют саклый алмаса да, әгәр дә без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсәк, безнең шәхси иминлегебез шулай да күпкә үсәчәк. Мондый кагыйдәләрне гамәлгә кертүче хакимнәр турында Изге Язмаларда: «Һәрбер җан югары хакимиятләргә буйсынсын»,— дип әйтелгән (Римлыларга 13:1). Бу киңәшләрне үтәгән автомобилистлар куркыныч нәтиҗәләргә китерүче һәлакәтләрне киметәләр.

Безне автомобиль иминлеге кагыйдәләрен үтәргә тагын яшәүгә карата хөрмәт дәртләндерә. Изге Язмаларда Йәһвә Алла турында: «Синдә яшәү чыганагы»,— дип әйтелә (Мәдхия 35:10). Шуңа күрә яшәү — ул Алла бүләге. Димәк, безнең башкалардан бу бүләкне тартып алырга һәм берәр кешенең тормышын, хәтта үзебезнекен дә санга сукмаска хокукыбыз юк (Яшәеш 9:5, 6).

Билгеле ки, әгәр дә без яшәүне хөрмәт итәбез икән, без машинабызда һәм йортыбызда максималь иминлек булуы турында кайгыртучанлык күрсәтәчәкбез. Борынгы Исраилдә тормышның барлык өлкәләрендә иминлек булуына зур әһәмият бирелгән. Мәсәлән, йорт төзегәндә Алла Кануны түбәдә — гадәттә гаилә җыела торган урында култыкса ясалуын таләп иткән. Изге Язмаларда: «Синең йортыңда, берәрсе түбәңнән егылып, кан булмасын өчен, түбәң кырыенда култыкса яса»,— дип әйтелгән булган (Икенчезаконлык 22:8). Әгәр дә бу куркынычсызлык чаралары үтәлмәсә, берәрсе түбәдән егылып төшсә, Алла бу йортның хуҗасын җавапка тарткан. Һичшиксез, әгәр дә китерелгән законнарга нигезләнгән бу файдалы принципны куллансак, эштәге һәм күңел ачу урыннарындагы һәлакәтләрнең санын минимумга китереп була.

Үлемгә китерә торган гадәтләр белән көрәшү

БССО мәгълүматлары буенча бүген дөньяда миллиардтан артык тәмәке тартучы бар һәм тәмәке куллану якынча дүрт миллион кешенең үлеменә сәбәп булды дип санала. Киләчәк 20—30 ел дәвамында бу сан якынча 10 миллионга кадәр күтәреләчәк дип көтелә. Бу зарарлы гадәтләр тагын миллионлаган тәмәке тартучының һәм наркоманның сәламәтлеген какшатачак һәм тормыш сыйфатын начарайтачак.

Алла Сүзендә наркомания һәм тәмәкене куллану турында ачык итеп бер сүз дә әйтелмәгән булса да, шулай да бу китаптагы принциплар безне бу явызлыклардан саклыйлар. Мәсәлән, 2 Коринфлыларга 7:1 дә безгә: «Тән һәм рухның һәр пычрагыннан үзебезне сафландырыйк»,— дигән киңәш бирелә. Тәмәке һәм наркотиклар кеше тәнен төрле зарарлы химикатлар белән пычратуына беркем дә шикләнми. Моннан тыш, Алла безнең тәннәребезнең «изге», ягъни саф булуын тели (Римлыларга 12:1). Бу принципларны куллану кешегә үз тормышында дучар ителгән хәвеф-хәтәрләрне күпкә азайтканы белән ризалашырга авыр түгел.

Зарарлы гадәтләрне җиңеп

Күп кешеләр чиктән тыш ашау һәм эчүгә биреләләр. Артык күп ашау диабет, рак һәм йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Ә чиктән тыш күп аракы эчү, өстәвенә, гаиләләрнең таркалуына, автомобиль катастрофаларына, бавыр авыруына һәм башка бәлаләргә китерергә мөмкин. Икенче чик — диеталар белән чиктән тыш мавыгу шулай ук зыянлы һәм яшәү өчен куркыныч булган нервлы анорексия кебек, ашауның бозылуына китерергә мөмкин.

Изге Язма медицина дәреслеге булмаса да, ул ашауда һәм эчүдә урталыкны тотучы булырга кирәклеге турында турыдан-туры әйтә. «Тыңла улым, һәм акыллы бул һәм йөрәгеңне туры юлга юнәлдер. Шәрабне чиктән күп эчүчеләр һәм ит ашап туймаучылар арасында булма, чөнки эчкече һәм үтә күп ашаучы ярлы булачак һәм йокы яратучанлык алама киемгә киендерер» (Гыйбрәтле хикәя 23:19—21). Әлбәттә, Изге Язмаларда эчү һәм ашау кешегә рәхәтлек китерергә тиеш дип әйтелә. «Әгәр нинди дә булса кеше ашый һәм эчә, һәм һәрбер эшендә игелек күрә икән, бу Алладан бирелгән бүләк» (Вәгазьче 3:13).

Изге Язмалар шулай ук тән күнектерүләре аз файдалы икәненә басым ясап, физкультура белән шөгыльләнүгә басынкы рәвештә мөгамәлә итәргә дәртләндерә. Һәм: «Диндарлык хәзерге һәм киләчәк тормышның вәгъдәсенә ия булып, барысына да файдалы»,— дип шунда ук өсти (1 Тимәтигә 4:8). Бәлкем, сез, диндарлык яисә Аллага тугрылык хәзер ничек файда китерә ала дип сорарга мөмкин? Диндарлык күп яклардан файдалы. Аллага тугрылык безнең тормышны рухи яктан баетудан башка, ул бездә ярату, шатлык, тынычлык һәм үз-үзеңне тота белү кебек искиткеч сыйфатлар тәрбияли, ә моның барысы да яхшы караш үстерергә һәм сәламәтлек сакларга ярдәм итә (Галатларга 5:22, 23).

Әхлаксызлыкның авыр нәтиҗәләре

Бүген исә миллионнарча кешеләр әхлакның һәртөрле нормаларын оныттылар. Моның бер нәтиҗәсе — СПИД эпидемиясе. БССО мәгълүматлары буенча СПИД эпидемиясе башлану вакытыннан 16 миллион кеше үлгән, ә бүгенге көндә 34 миллион кеше СПИД авыруына китерә торган ВИЧ вирусын йөртә. Күп кешеләр тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр, наркомания (чөнки наркоманнар СПИД белән зарарланган шприцлар кулланалар), һәм шулай ук кешегә ВИЧ вируслы кан җибәрү аркасында СПИД авыруын йоктырганнар.

Әхлаксыз тормыш алып бару шулай ук герпес, гонорея, гепатит В белән С һәм сифилис кебек авыруларга китерергә мөмкин. Мондый медик терминнарны Изге Язмалар язылган чорда кулланмаган булсалар да, кешеләр җенси мөнәсәбәтләр аша күчә торган һәм шул чакта киң таралган кайбер авырулар нинди органнарга зарар китергәнен белгәннәр. Мәсәлән, Гыйбрәтле хикәя 7:23 тә уйнашлыкның авыр нәтиҗәләре турында бавыр аша үткән ук турында кебек әйтелә. Гепатит кебек сифилис та еш кына вакытта бавырга зарар китерә. Мәсихчеләргә кан һәм уйнашчылыктан тыелырга дигән Изге Язмаларның киңәше ничек соң үз вакытлы! (Ап. эшләре 15:28, 29).

Акча ярату тозагы

Күп кенә кешеләр тизрәк баерга теләп, акчаларын төрле предприятияләргә салып, үзләрен куркыныч астына куялар. Кызганычка каршы, еш кына вакытта мондый үзеңне куркыныч астына кую акча югалтуга китерә. Аллага хезмәт итүчеләргә исә Изге Язмалар: «Мохтаҗ булганга бүлеп бирерлек булсын өчен үз кулларың белән файдалыны ясап, яхшырак эшлә»,— дип киңәш бирә (Ефеслыларга 4:28). Әлбәттә, тырышып эшләгән кеше һәрчакта да бай була алмый. Ләкин аның йөрәгендә тынычлык, үз-үзен хөрмәт итү тойгысы һәм бәлкем, тиешле эшләргә бүләк итәр өчен җыйган акчасы да бардыр.

Изге Язмалар болай дип кисәтә: «Ә баерга теләгәннәр кешеләрне бәла һәм һәлакәткә китерә торган вәсвәсәгә һәм тозакка һәм акылсыз һәм зыянлы күп теләкләргә эләгәләр; чөнки барлык явызлыкның тамыры акча ярату һәм аңа бирелгән кайберләр... үз-үзләрен күп авыр кайгыларга дучар иттеләр» (1 Тимәтигә 6:9, 10). Һичшиксез, баерга теләгән күп кешеләр үз максатларына ирешәләр. Ләкин нинди корбаннарга барып? Моңардан аларның сәламәтлекләре, гаиләләре, рухилыклары һәм хәтта йоклаулары да зыян күрә икәне сер түгел! (Вәгазьче 5:11).

Акыллы кеше «кешенең гомере аның малының күплегенә бәйләнмәгән» икәнлеген аңлый (Лука 12:15). Әлбәттә, еш кына вакытта акчасыз һәм кайбер әйберләрсез җәмгыятьтә яшәп тә булмый. Изге Язмаларда: «Акча саклык бирә»,— дип әйтелә һәм шунда ук өстәлә: «Ләкин акыллылык һәркайсы акчадан да яхшырак, чөнки үз хуҗасының тормышын коткара ала» (Вәгазьче 7:12, ХТ). Акчалардан аермалы буларак, чын белем һәм акыллылык безгә теләсә нинди шартларда да һәм аеруча тормыш өчен мөһим булган сораулар чишелгән вакытта да ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 4:5—9).

Тик акыллылык кына сине саклаячак вакыт

Тиз арада чын акыллылык аңа ия булган кешеләрне искиткеч рәвештә саклаячак. Бу Алла барлык явызларны юк итәчәк якынлаша торган «зур кайгы» вакытында булачак (Матфей 24:21). Ул көннәрдә кешеләр үз акчаларын урамга ташлаячаклар һәм Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «алтынны да алар санга сукмаячаклар». Ни өчен? Чөнки алар үзләренең ачы тәҗрибәләрендә «аларның көмешләренең һәм алтыннарының Ходайның ачу көнендә аларны коткарыр өчен көче булмас» икәнен беләчәкләр (Йәзәкил 7:19). Ләкин «хисапсыз күп кеше» алдан күрүчәнлек белән «күктә хәзинә җыеп» яисә Патшалык эшләре турында иң беренче булып кайгыртучанлык күрсәтеп, тулысынча кыйммәтле бүләкне алачаклар һәм җирдәге оҗмахта яшәячәкләр (Ачыш 7:9, 14; 21:3, 4; Матфей 6:19, 20).

Безгә бу тыныч киләчәккә ничек ирешергә? Гайсә: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дигән (Яхъя 17:3ЯИ). Миллионлаган кешеләр бу белемнәрне Алла Сүзендә, Изге Язмаларда таптылар. Бу кешеләр искиткеч киләчәккә өмет белән генә яшәмиләр, ә бүген дә аларның тормышлары күпкә тынычрак һәм иминрәк булды. Мәдхия җырлаучы: «Тыныч кына ятам мин һәм йоклыйм, чөнки Син Ходай, бердәнбер, миңа иминлектә яшәргә бирәсең»,— дип җырлаган (Мәдхия 4:9).

Нәрсә дә булса безнең тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне куркынычка дучар булуын киметергә ярдәм итә торган белемнәрнең чыганагы — Изге Язмалар белән тиң була аламы? Тагын да абруйлырак чыганакны табып булмый. Бер китап та сезгә бүгенге хәвеф-хәтәр белән тулы дөньяда чын иминлеккә юл күрсәтә алмый. Ни өчен бу китапны җентекләп тикшермәскә?

[6 биттәге рамка/иллюстрация]

Изге Язмалар — иминлек белән сәламәтлеккә юл

Явыз чынбарлыктан качар өчен Джейн * исемле яшь хатын гадәттә марихуана, тәмәке, кокаин, амфетаминнар, LSD һәм башка наркотиклы дарулар кулланган. Ул шулай ук күп эчкән. Джейн сүзләре буенча аның ире дә шуңа охшаш хәлдә булган. Киләчәк аларга бик күңелсез күренгән. Бер тапкыр Джейн Йәһвә Шаһитләре белән танышкан. Ул мәсихче очрашуларына йөри башлаган һәм аның ире дә укыган «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» дигән журналларны укый башлаган. Алар икесе дә Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар. Йәһвәнең югары әхлак нормаларын яратканнан бирле үк алар миңгерәүләндерә торган төрле әйберләрне кулланмый башлаганнар. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Безнең яңа тормышыбыз безгә шул хәтле күп шатлык алып килде! — дип язган иде Джейн еллар узгач. — Мин кешеләрне чистарак итә торган Алла Сүзе, яман гадәтләрдән котылу һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен шулкадәр Йәһвәгә рәхмәтлемен».

Курт белән булган хәл намуслы булуның файдасын күрсәтә. Ул компьютер системалары белән эшләгән. Бер тапкыр Куртның җитәкчесе аңа кулай хакка яңа җиһазлар алырга йөкләмә биргән. Курт яраклы сатучыны тапкан һәм алар бәя турында сөйләшкәннәр. Ләкин сатучының клеркы (ярдәмчесе) бәя турында әйтелгән документта хата ясаган: күрсәтелгән бәя сөйләшенгән бәядән якынча 40 000 АКШ долларына кимрәк булган. Бу хатаны күргәч, Курт шул компаниягә шалтыраткан һәм анда эшләүче менеджер 25 ел эшләү дәверендә ул бер тапкыр да мондый намуслы кешене күргәне булмавы турында әйткән. Курт аның вөҗданы Изге Язмалар буенча тәрбияләнгән дип аңлаткан. Нәтиҗәдә, менеджер бизнестагы намуслылык турында сөйләүче «Уяныгыз!» дигән журналның 300 данәсен сораган һәм үзенең хезмәттәшләренә тараткан. Ә Куртны вазифасында күтәргәннәр.

[Искәрмә]

^ 30 абз. Мәкаләдәге исемнәр үзгәртелгән.

[7 биттәге өстәмә текст]

«Мин, Йәһвә, сине файдалыга өйрәтүче... синең Аллаң» (ИСАЙ 48:17, АМТ)