Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче совет юридик шәхесме?

Җитәкче совет юридик шәхесме?

Җитәкче совет юридик шәхесме?

КҮЗӘТҮ Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания) 1885 елның гыйнварыннан бирле һәр еллык җыелышлар үткәрә. XIX гасыр азагында майланган мәсихчеләрнең җыелуы барган һәм бу корпорация директорларының һәм рәсми кешеләрнең күк өмете булган. Соңыннан барысы да шулай ук калган дип әйтергә була.

Әмма бер чыгарма бар иде. 1940 елда Җәмгыять директорларының берсе итеп «башка сарыклар» саныннан булган Хейден Ковингтонны сайлаганнар һәм шул вакытта ул Җәмгыятнең юрисконсультанты булган (Яхъя 10:16). Ул Җәмгыятьнең вице-президенты булып 1942 елдан 1945 елга кадәр хезмәт иткән. Кардәш Ковингтон 1945 елда директор вазифасын калдырган, чөнки ул вакытта Пенсильвания корпорациянең барлык директорлары һәм рәсми кешеләре Йәһвә ихтыяры буенча майланган мәсихчеләр булырга тиеш дип саналган. Директорлар советында Хейден Ковингтонны Лайман Суингл алмаштырган, ә вице-президент булып Фредерик Френцны сайлаганнар.

Йәһвә хезмәтчеләре ни өчен Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар (Пенсильвания) Җәмгыятенең барлык директорлары һәм рәсми кешеләре майланган мәсихчеләр булырга тиеш дип санаганнар? Чөнки ул вакытта Пенсильвания корпорациясенең директорлар советы һәм рәсми кешеләре майланган мәсихчеләрдән торган Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына тиң дип каралган.

Тарихи әһәмияте булган һәр еллык җыелыш

Питтсбургта 1944 елның 2 октябрендә үткәрелгән һәр еллык җыелышта Пенсильвания корпорациясенең әгъзалары корпорация уставына 6 төзәтмә керткәннәр. Уставта Җәмгыять алып барган эшкә иганәләр биргән кешеләргә генә тавыш бирер өчен акциялар таратырга дигән кагыйдә алдан исәпкә алынган булган һәм аны өченче төзәтү юк иткән. Ул һәр еллык җыелыш турындагы отчетта: «Җәмгыять әгъзаларының саны 500 кеше белән чикләнәчәк... Сайланган кеше Җәмгыятьнең тулы вакытлы хезмәтчесе яисә Йәһвә Шаһитләре оешмасының [җыелышының] тулы вакытлы булмаган хезмәтчесе булырга һәм Рабби рухын күрсәтергә тиеш»,— дип әйтелгән булган.

Шул вакыттан башлап Җәмгыятьнең директорлары Йәһвәгә тулысынча тугрылыклы кешеләр тарафыннан Патшалык эшләренә күпме акча иганә итүләренә бәйсез рәвештә сайланалар. Бу Исай 60:17 дә алдан ук әйтелгән камилләштерүләргә туры килә: «Бакыр урынына — алтын, һәм тимер урынына — көмеш, һәм агач урынына — бакыр һәм ташлар урынына сиңа тимер алып киләчәкләр; һәм синең хакимчең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп — дөреслекне куярмын». «Хакимчеләр» һәм «күзәтчеләр» турында әйтеп, бу пәйгамбәрлек Йәһвә Шаһитләренең оештыру тәртибендәге камилләштерүләргә күрсәтә.

Оешманы теократик тәртипкә китерер өчен, бер мөһим адым Даниел 8:14 тә әйтелгән «ике мең дә өч йөз кич һәм иртә» азагында ясалган булган. Ул вакытта «изге урын сафланган булган».

Ләкин тарихи әһәмият йөрткән һәр еллык җыелышның 1944 елгы утырышында бер мөһим сорау чишелмичә калган. Ул вакытта Җитәкче совет Пенсильвания корпорациясенең җиде әгъзасыннан торган директорлар советына тиң дип танылган. Бу Җитәкче совет составына җидедән артык майланган мәсихче керә алмавын аңлатканмы? Моннан тыш, директорлар корпорациясе әгъзалары белән сайланганга күрә, шул ук әгъзалар Җитәкче советының әгъзаларын һәр еллык җыелышларның һәрберсендә сайлаганнар дигәнне аңлатмыймы соң? Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) директорлары белән рәсми кешеләр һәм Җитәкче совет әгъзалары бу бер үк яисә ахырда, төрле кешеләрме?

Тагын бер онытылмаслык һәр еллык җыелыш

Бу сорауларга җавап 1971 елның 1 октяберендә үткәрелгән һәр еллык җыелышында бирелгән булган. Доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»нең җитәкче советы Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенә (Пенсильвания) караганда, йөзләрчә еллар алдан барлыкка килүенә басым ясаган (Матфей 24:45—47). Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә җитәкче совет оештырылган булган. Ул Пенсильвания корпорациясеннән 18 гасырга алдарак барлыкка килгән. Җитәкче совет башта 7 дән түгел, ә рәсүлләр булган 12 кешедән торган. Күрәсең, соңрак аның саны арткан булган, чөнки Иерусалимдагы «Апостоллар һәм өлкәннәр» җитәкчелекне үз өсләренә алганнар (Ап. эшләре 15:2).

Шул ук докладчы 1971 елда Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең әгъзалары майланган мәсихчеләрдән торган Җитәкче советка кем кергәнен тавыш бирү юлы белән сайлый алмауны аңлаткан. Ни өчен? «Чөнки „акыллы хезмәтче“нең җитәкче советы кешеләр белән түгел, ә мәсихчеләр җыелышы Башлыгы, Рабби һәм „ышанычлы һәм акыллы хезмәтче“нең Хуҗасы Гайсә Мәсих белән... билгеләнә»,— дип әйткән докладчы. Ә бу сүзләрдән Җитәкче совет әгъзалары берәр юридик орган оештырган кешеләр белән сайлана алмавы аңлашыла.

Аннары докладчы җитди белдерү ясаган: «Җитәкче советка Җәмгыятьнең директорлар советыннан аермалы буларак, президент, вице-президент, секретарь-казначей һәм аның ярдәмчесе кебек рәсми кешеләр керми. Җитәкче советның председателе генә бар». Күп еллар Пенсильвания корпорация президенты шул ук вакытта Җитәкче советның төп әгъзасы да булган. Шул вакыттан бирле барысы да үзгәргән. Хәзер Җитәкче совет әгъзалары тәҗрибәләре һәм сәләтләре буенча тиң булмасалар да, бер үк җаваплылык белән йөкләнгәннәр. Докладчы болай дип өстәгән: «Җитәкче советның һәркайсы әгъзасы... шул ук вакытта Җәмгыятнең... президенты булмаса да, аның председателе була ала... Җитәкче советның председателе булып аның әгъзалары чиратлашып билгеләнәләр».

Онытылмаслык 1971 елның һәр еллык җыелышында Җитәкче советның рух белән майланган әгъзалары һәм Пенсильвания корпорациясенең директорлары арасында ачык аерма үткәрелгән булган. Шулай да Җитәкче совет әгъзалары Җәмгыятьнең директорлары һәм рәсми кешеләре булып хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр. Ләкин бүген сорау туа: Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) директорлары мәҗбүри рәвештә Җитәкче совет әгъзалары булыр өчен Изге Язмалар буенча нигез бармы соң?

Мондый нигез юк. Пенсильвания корпорациясе Йәһвә Шаһитләре кулланган юридик органнарның бердәнбере түгел, башкалары да бар. Аларның берсе — Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Нью-Йорк). Ул АКШтагы безнең эшебезне җиңеләйтә. Бу корпорациянең директорлары һәм рәсми кешеләре күбесенчә «башка сарыклардан» торсалар да, Йәһвәнең аңа фатихаларын бирүенә бер дә шикләнмәскә була. Бөек Британиядә Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең Халыкара Берләшмәсе бар. Башка илләрдә Патшалык эшләренә бүтән юридик органнар ярдәм итәләр. Аларның барысы да яхшы хәбәр вәгазьләүгә үзара килешеп ярдәм итәләр һәм бу эштә билгеле роль уйныйлар. Бу органнар кайда урнашуына, кем аларда директорлар яисә рәсми кешеләр булып хезмәт итүенә карамастан, теократия буенча Җитәкче совет тарафыннан идарә ителәләр һәм кулланылалар. Ягъни аларның һәрберсенә Патшалык эшләренә ярдәм итү белән бәйле булган йөкләмәләр бирелә.

Безнең юридик органнар күп файда китерәләр. Бу безгә урындагы законнарны һәм ил законнарын Алла Сүзе таләп иткәнчә үтәргә ярдәм итә (Йәрәми 32:11; Римлыларга 13:1). Безгә юридик органнар ярдәмендә Изге Язмаларны, китапларны, журналларны, брошюраларны һәм башка материалларны бастырырга җиңелрәк һәм шулар ярдәмендә без Патшалык турындагы хәбәрне таратабыз. Моннан тыш, бу органнар милеккә хокук, зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү, конгресслар үткәрер өчен биналар һәм башка эшләр белән бәйле булган сорауларны чишәләр. Без юридик органнарыбызның ярдәмнәре өчен рәхмәтле.

Йәһвә исеменә иң зур әһәмият бирелә

1944 елда Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания) уставының II статьясына бу корпорациянең мәсьәләләренә басым ясый торган төзәтмәләр кертелгән булган. Устав буенча Җәмгыятьнең максатлары арасында төп максаты: «Барлык халыкларга Зур Кодрәтле ЙӘҺВӘ Алланың өстенлеге, сүзе, исеме турында шаһитлык биреп, Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләү».

«Ышанычлы... хезмәтче» 1926 елдан башлап Йәһвә исеменә иң зур әһәмият биргән. 1931 ел истәлекле булган, чөнки бу елны Изге Язмаларны тикшерүчеләр Йәһвә Шаһитләре исемен алганнар (Исай 43:10—12). Җәмгыятьнең Алла исеменә басым ясалган басмаларыннан, «Йәһвә» (1934), «Синең исемең мөкатдәс булсын» (1961), «„Халыклар минем Йәһвә икәнемне беләчәкләр“. Ничек?» (1971) дигән китапларын искә төшереп була.

Махсус 1960 елда тулысынча инглиз телендә бастырылган «Изге Язманың Яңа Дөнья тәрҗемәсен» искә төшерергә кирәк. Бу тәрҗемәнең Яһүди Язмаларында тетраграмматон очраган урыннарның барысында да Йәһвә исеме тора. Моннан тыш, бу тәрҗемәнең Мәсихче Грек Язмаларында Алла исеме 237 тапкыр күренә; бу текстны җентекләп анализлаганнан соң, ул исем булырга тиеш икәнен күрсәткән урыннарда куелган. Без Йәһвә «хезмәтчегә» һәм аның Җитәкче советына аның исеме бөтен җир шары буенча игълан ителсен өчен, төрле ысуллар белән бастыру чараларын һәм юридик органнарын кулланырга мөмкинлек биргәне өчен гаять рәхмәтле!

Алла Сүзенең таратылуына ярдәм итү

Йәһвә Шаһитләре үзгәрешсез Алла исеме турында шаһитлык биргәннәр һәм бирәләр. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән миллионнарча басмаларны һәм Изге Язмаларның үзен бастырып һәм таратып, аның Сүзен яклыйлар. Егерменче гасырның башына Күзәтү Манарасы Җәмгыяте Бенжамин Уилсонның Мәсихче Грек Язмаларының «The Emphatic Diaglott» исемле сүзгә-сүз грек-инглиз тәрҗемәсен бастырырга автор хокуклары алган. Изге Язмаларны тикшерүчеләр 500 битле өстәмә белән «Яков патшаның Изге Язмаларын» үз басмаларында чыгарганнар. 1942 елда Җәмгыять «Яков патшаның Изге Язмаларын» искәрмәләр белән бастырган. 1944 елда Җәмгыять Алла исемен кулланып 1901 елда чыгарылган «American Standard Version» дигән тәрҗемәсен бастыра башлаган. Йәһвә исеме шулай ук Җәмгыять тарафыннан 1972 елда бастырылган Стивен Баингтонның «Тере инглиз телендәге Изге Язмалар» дигән китабында кулланыла.

Йәһвә Шаһитләре кулланган юридик органнар Изге Язмаларның бу барлык тәрҗемәләрен бастырырга һәм таратырга ярдәм иткәннәр. Ләкин Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең «Яңа Дөнья Тәрҗемәсе» Комитетының майланган Йәһвә Шаһитләре белән якын хезмәттәшлеге иң зур кызыксыну булып тора. Бүгенге көнгә тулысынча яисә өлешчә бу тәрҗемә 106 400 000 нөсхә 38 телдә бастырылганына без бик шат. Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте — бу чынлыкта Изге Язмалар җәмгыяте!

«Ышанычлы хезмәтче» үз Хуҗасының барлык милке өстеннән куелган. Хуҗаның милкенә Нью-Йорк штатындагы төп идарә һәм бүгенге көнгә бөтен дөнья буенча эшли торган 110 филиал керә. Хезмәтче классының әгъзалары аларга бирелгән милекне алар ничек кулланулары турында отчет бирәселәре бар икәнлеген беләләр (Матфей 25:14—30). Ләкин бу «хезмәтчегә» «башка сарыклар» арасыннан булган яраклы кардәшләргә юридик һәм администрация кирәклекләре турында кайгыртуын ышанып тапшырырга комачауламый. Моннан тыш, бу Җитәкче совет әгъзаларына күбрәк вакыт «дога кылуда һәм сүз хезмәтендә» булырга мөмкинлек бирә (Ап. эшләре 6:4).

Бу дөньядагы шартлар юридик органнар белән кулланырга рөхсәт иткәнчегә кадәр, «акыллы һәм ышанычлы хезмәтче»нең вәкиле булган Җитәкче совет аларны куллануны дәвам итәчәк. Алар безнең эшне җиңеләйтәләр, ләкин безнең эшебез аларга тулысынча бәйле түгел. Әгәр дә бу яисә икенче юридик орган хөкүмәт хакимнәре белән таратыла икән, вәгазь эше барыбер дәвам ителәчәк. Әле хәзер дә безнең эшкә чикләр куелган һәм бернинди дә юридик органнар эшләми торган илләрдә Патшалык турында хәбәр игълан ителә, укучылар әзерләү алып барыла һәм теократия үсүе күзәтелә. Бу Йәһвә Шаһитләре утыртканга һәм су сипкәнгә, ә «Алла үстергәнгә» күрә була (1 Коринфлыларга 3:6, 7).

Без Йәһвәнең киләчәктә дә үз халкының рухи һәм материаль ихтыяҗлыклары турында кайгыртучанлык күрсәтүен туктатмаячагына ышанабыз. Ул һәм аның Улы, Гайсә Мәсих, Патшалык турында хәбәрне вәгазьләү эшен тәмамлар өчен кирәкле таяныч һәм җитәкчелекне күктән бирүләрен дәвам итәчәкләр. Без, Алла хезмәтчеләре, башкарган барлык эшләр «гаскәрләр һәм көч белән түгел», ә Йәһвәнең рухы белән эшләнә (Зәкәрия 4:6). Шуңа күрә, без Алладан ярдәм сорыйбыз һәм Йәһвәнең көче ярдәмендә бу ахыр заманда безгә үтәргә йөкләгән эшне тәмамларга туры килүен беләбез.