Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең яңадан торгызган халкы аны бөтен җир шары буенча данлый

Йәһвәнең яңадан торгызган халкы аны бөтен җир шары буенча данлый

Йәһвәнең яңадан торгызган халкы аны бөтен җир шары буенча данлый

«Мин... халыкларга барысы да Ходай исемен чакырсын һәм Аңа бердәм хезмәт итсен өчен, саф тел бирәм» (СОФОНИЯ 3:9).

1. Алла хөкеме турында пәйгамбәрлекләр ни өчен Яһүдия һәм башка халыкларда үтәлгән?

ЙӘҺВӘ Софония аша нинди куркыныч хәбәрләр тапшырган! Бу хөкем хакында хәбәрләр Яһүдия патшалыгы һәм аның башкаласы Иерусалимга каршы юнәлдерелгән булган, чөнки гомумән халык та һәм аның җитәкчеләре дә Йәһвә ихтыярын үтәмәгәннәр. Йәһвә үз ачуын Филистия, Моав һәм Аммон кебек күрше җирдәгеләргә дә белдерергә ниятләнгән. Ни өчен? Гасырлар буена дәвам иткән Алла халкына карата каты дошманлыгы өчен. Шул ук сәбәп буенча дөнья державасы Ассирия дә мәңгегә юк ителергә тиеш булган.

2. Софония 3:8 дә әйтелгән сүзләр кемгә карата юнәлдерелгән?

2 Ләкин шулай да борынгы Яһүдия патшалыгында дөрес йөрәкле кешеләр булган. Алар бозык кешеләр өстеннән Алла хөкемен түземсезлек белән көткәннәр һәм: «Мине көтегез, дип әйтә Ходай, Мин юк итәр өчен күтәреләчәк көнгә кадәр, чөнки Мин өсләренә Минем ярсуымны, Минем барлык көчле ачуымны белдерер өчен халыкларны җыярга, патшалыкларны чакырырга билгеләдем; чөнки Минем көнләшү ялкыным белән барлык җир юкка чыгарылган булачак»,— дигән сүзләр, күрәсең, аларга юнәлдерелгән булгандыр (Софония 3:8).

«Саф тел» кемгә бирелгән?

3. Софония аша Йәһвә нинди өмет хәбәре тапшырган?

3 Әйе, Софония Йәһвәнең хөкемнәрен игълан иткән. Ләкин аның аша Алла өметнең бәхетле хәбәрен дә тапшырган һәм бу Йәһвәгә тугрылыклы булып калган кешеләргә зур юаныч китергән булыр иде. Софония 3:9 буенча Йәһвә Алла: «Шул чакта Мин яңадан халыкларга барысы да Ходай исемен чакырсын һәм Аңа бердәм хезмәт итсен өчен, саф тел бирәм»,— дип игълан итә.

4, 5. а) Гаделсез кешеләр белән нәрсә булачак? б) Моннан кем файда алачак һәм ни өчен?

4 Ләкин саф тел барлык кешеләр өчен дә билгеләнмәгән. Пәйгамбәрлектә ул тел билгеләнгән булмаган кешеләргә игътибар бирелә: «Мин синең араңнан дан яратып йөрүчеләрне юк итәм» (Софония 3:11). Алла законын санга сукмаган һәм законсызлыклар эшләгән горур кешеләр юк ителәчәк. Ә бу кемгә файда китерәчәк? Софония 3:12, 13 тә Йәһвә болай дип әйтә: «Синең араңда басынкы һәм гади халык калдырачакмын һәм алар Ходай исеменә өметләрен баглаячаклар. Исраил калдыклары дөрес булмаганны эшләмәячәкләр һәм ялган сүз сөйләмәячәкләр һәм алар авызында мәкерле тел табылмас, чөнки үзләре көтүдә йөрерләр һәм тынычлыкта булырлар һәм беркем дә аларны борчымас».

5 Файданы моннан борынгы Яһүдиядә булган тугрылыклы калдык алачак. Ни өчен? Чөнки бу калдык: «Аның кануннарын үтәүче җирнең барлык юашлары, Ходайны эзләгез; гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз»,— дигән сүзләр буенча барган (Софония 2:3).

6. Софония пәйгамбәрлеге беренче тапкыр үтәлгәндә нәрсә булган?

6 Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлүендә Йәһвә тугрылыксыз Яһүдия патшалыгын Бабил дөнья державысына җиңәргә һәм яһүдиләрне б. э. к. 607 елда әсирлеккә алып китәргә мөмкинлек биреп, аңа җәза биргән. Кайберәүләр, шул исәптән Йәрәми моннан качканнар; әсирлектә дә Йәһвәгә тугрылык саклаган кешеләр булган. Аннан соң, б. э. к. 539 елда Кир исемле патша җитәкчелегендә Бабил мидиялылар һәм фарсылылар тарафыннан җиңелгән булган. Ике елга якын вакыт узгач, Кир яһүдиләр калдыгына туган илләренә кайтырга рөхсәт итә торган указ чыгарган. Вакыт узу белән Иерусалим гыйбадәтханәсе торгызылган һәм руханилар кабат халыкны Канунга өйрәтә алганнар (Малахий 2:7). Туган җирләренә әйләнеп кайткан калдык тугрылыгын саклаган чагында Йәһвә аңа иминлек биргән.

7, 8. Софония 3:14—17 дә әйтелгән сүзләр кемгә кагылган һәм ни өчен сез алай җавап бирәсез?

7 Бу торгызуны күргән кешеләр турында Софония менә нәрсә дип алдан ук әйткән: «Шатланып кычкыр Сион кызы! бәйрәм ит Исраил! Иерусалим кызы, бар йөрәгеңнән шатлан һәм күңелеңне ач! Сиңа чыгарган хөкемне Ходай юк итте, синең дошманыңны куды! Ходай, Исраил патшасы синең араңда: моннан ары инде явызлыкны күрмәссең. Шул көндә Иерусалимга: «курыкма» һәм Сионга: «синең кулларың көчсезләнмәсен!» — дип әйтерләр. Ходай Алла синең араңда, сине коткарырга Аның көче җитә; синең хакыңда шатлык белән күңел ачар, Үзенең яратуына күрә мәрхәмәтле булачак, синең хакыңда куанып бәйрәм итәчәк» (Софония 3:14—17).

8 Бу пәйгамбәрлек сүзләренең бергә җыелган һәм Бабил әсирлегеннән әтиләренең җиренә кайтарылган калдыкка кагылышы булган. Моның хакында Софония 3:18—20 дәге шигырьләр шаһитлык бирәләр: «Мин тантаналы бәйрәмнәр турында кайгырганнарны җыям: алар синеке, аларны яманлау изә. Ул көннәрдә сине җәберләүчеләрне кысармын, һәм аксый торганны коткарырмын, һәм таралганны җыярмын һәм аларны яманлаган бөтен бу җирдә аларны хөрмәткә китерәм һәм атаклы итәм. Ул вакытта сезне китерәм һәм шул чакта ук җыям сезне, чөнки сезнең алдыгызда сезнең әсирлегегезне кайтаргач, сезне барлык халыклар арасында атаклы һәм хөрмәтле итәм, дип әйтә Ходай».

9. Йәһвә үзенә Яһүдия белән бәйле рәвештә ничек исем ясаган?

9 Исраилне чолгап алган халыклар — Алла хезмәтчеләре дошманнарының ничек шаккатканнарын күз алдына китерә аласызмы! Яһүдия кешеләрен әсирлеккә куәтле Бабил гаскәрләре алып киткән; кире кайтырга өметләре юк иде кебек. Моннан тыш, аларның иле таланган иде. Ләкин 70 ел үткәннән соң Йәһвә көче ярдәмендә алар туган якларына әйләнеп кайтканнар, ә ул чакта дошман халыкларын һәлакәт көтә иде. Тугрылыклы калдыкны азат итеп, Йәһвә үзенә нинди исем ясаган! Ул калдыкны «барлык халыклар арасында атаклы һәм хөрмәтле» иткән. Бу яңадан торгызу Йәһвәгә һәм аның исемен йөрткән кешеләргә нинди дан китергән бит!

Йәһвәгә гыйбадәт кылу югары күтәрелгән

10, 11. Яңадан торгызу турында Софония пәйгамбәрлеге зуррак масштабта кайчан үтәлергә тиеш иде һәм бу кайдан билгеле?

10 Тагын бер яңадан торгызу беренче гасырда, Гайсә Аллага чын гыйбадәт кылу өчен Исраил калдыгын җыйганда булган. Беренче гасыр вакыйгалары киләчәкнең нинди булачак икәнен күрсәткәннәр, чөнки яңадан торгызу турында пәйгамбәрлекнең зуррак масштабта үтәлүе киләчәктә булырга тиеш булган. Михей пәйгамбәрлегендә алдан ук болай дип әйтелгән: «Соңгы көннәрдә Йәһвә йортының тавы таулар башлыгы итеп куелачак һәм ул калкулыклардан югарыга күтәреләчәк һәм аңа халыклар агылачак» (Михей 4:1, АМТ).

11 Бу кайчан булырга тиеш булган? Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә», ягъни безнең көннәрдә (2 Тимәтигә 3:1). Бу, әле халыклар ялган илаһиларга табынганда, хәзерге әйберләр системасының ахыры алдыннан булырга тиеш. Михей 4:5 тә (АМТ): «Барлык халыклар үз илаһилары исеме хакына йөриләр»,— дип әйтелә. Ә чын Алланың гыйбадәт кылучылары? Михей пәйгамбәрлегендә җавап бирелә: «Ә без гасырлардан гасырларга Йәһвә Алла исеме хакына йөриячәкбез».

12. Бу соңгы көннәрдә чын гыйбадәт кылу ничек югары күтәрелгән булган?

12 Шулай итеп, бу соңгы көннәрдә «Йәһвә йортының тавы таулар башлыгы итеп куелган». Яңадан торгызылганнан соң, иң биек тау белән чагыштырырга мөмкин булган Йәһвәгә югары чын гыйбадәт кылу барлык булган диннәр өстеннән үз урынында нык урнашкан. Һәм Михей алдан ук әйткәнчә «аңа халыклар агылачак». Бүген чын дин тоткан кешеләр «гасырлардан гасырларга Йәһвә Алла исеме хакына йөриячәкләр».

13, 14. Бу дөньяның «соңгы көннәре» кайчан башланган һәм шул вакыттан бирле чын гыйбадәт кылу уңае белән нәрсәләр булган?

13 Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләрен үти торган вакыйгалар 1914 елда бу дөньяның «соңгы көннәре» башлануын күрсәтәләр (Марк 13:4—10). Тарих, Йәһвә чын гыйбадәт кылу өчен күк өмете булган майланганнарының тугрылыклы калдыгын җыя башлаган, дип күрсәтә. Аннан соң «барлык кабиләләрдән һәм буыннардан, һәм халыклардан, һәм телләрдән хисапсыз күп кешеләр»не җыю башланган. Бу кешеләр җирдә мәңге яшәргә өметләнәләр (Ачыш 7:9).

14 Беренче бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле, Йәһвә җитәкчелегендә аның исемен йөртүче кешеләрнең гыйбадәт кылуы тәэсирле рәвештә көч җыя. Беренче бөтендөнья сугышы беткәннән соң, Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларның саны берничә мең генә иде, хәзер исә аларның саны алты миллионга якын. Алар 235 илдә якынча 91 000 җыелыштан торалар. Һәр ел бу Патшалыкны игълан итүчеләр Йәһвәне барлык халыклар арасында данлар өчен, миллиардка якын сәгать багышлыйлар. Моның барысыннан да бу Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер; һәм шул вакыт ахыр килер»,— дип алдан әйтелгән сүзләрен үтәгәннәре күренә (Матфей 24:14).

15. Софония 2:3 тәге шигырь безнең көннәрдә ничек үтәлә?

15 Софония 3:17 дә: «Ходай Алла синең араңда, сине коткарырга аның көче җитә»,— дип әйтелә. Алла хезмәтчеләренең бу соңгы көннәрдә рухи яктан гөрләп чәчәк атуы — аларның Зур Кодрәтле Аллалары Йәһвә, «алар арасында» икәненең нәтиҗәсе. Нәкъ шуны ук борынгы Яһүдия патшалыгының б. э. к. 537 елда яңадан торгызылуы турында әйтеп була. Хәзер без Софония 2:3 тә әйтелгән шигырь безнең көннәрдә зуррак масштабта үтәлә икәнен күрәбез; бу шигырьдә: «Җирнең барлык юашлары Ходайны эзләгез»,— дип әйтелә. Б. э. к. 537 елда «барлык» дигәннәр белән әсирлектән кайткан яһүдиләрнең калдыгы күз алдында тотылган. Хәзер исә бу җирнең барлык халыкларыннан булган юаш кешеләренә кагыла. Бу кешеләр Патшалык турында игълан ителгән хәбәрне кабул итәләр һәм «Йәһвә йортының тавына» агылалар.

Чын гыйбадәт кылу чәчәк ата

16. Безнең көннәрдә Йәһвә оешмасының гөрләп чәчәк атканын күргән дошманнар нинди уйда булырга мөмкин?

16 Б. э. к. 537 нче елдан соң, Исраилне чолгап алган күп халыклар Алла хезмәтчеләренең туган иленә кире әйләнеп кайтуларына һәм чын гыйбадәт кылуның яңадан торгызылуына шак катып торганнар. Ләкин бу торгызылуның масштаблары бик зур булмаган. Ә безнең көннәрдә Йәһвә оешмасының искиткеч үсүен, гөрләп чәчәк атуын һәм прогрессын күреп, күзәтүчеләр, шул исәптән Алла халкының дошманнары нәрсә әйткәнен күз алдына китерә аласызмы? Дошманнарның кайберләре Гайсә янына агыла торган халыкны күргән фарисейлар уйлаган кебек, якынча шуны ук уйлаганнарына шикләнмәскә була. Алар: «Бөтен дөнья Аның артыннан бара»,— дип ачуланганнар (Яхъя 12:19).

17. Бер автор Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйткән һәм Шаһитләрнең саны күпмегә арткан?

17 Профессор Чарлз Браден «Алар да ышаналар» дигән китабында болай дип яза: «Йәһвә Шаһитләре үз шаһитлык бирүләре белән бөтен җир шарын чолгап алганнар. Дөньяда Патшалык турында яхшы хәбәр таратуда Йәһвә Шаһитләреннән күбрәк ашкыну һәм ныклык күрсәткән бер генә дин төркемен дә табып булмый, дип җитди әйтергә була. Бу хәрәкәт киләчәктә дә көч җыячагы ап-ачык» («These Also Believe»). Китап авторы хак булган. Ул бу сүзләрне язганда, илле ел элек, бөтен дөньяда тик 300 000 Шаһит кенә вәгазьләгән. Хәзер вәгазьләүчеләрнең саны 20 тапкырга артып, алты миллионга җитте. Кызык, бу профессор бүген нәрсә әйтер иде?

18. Саф тел нәрсә ул һәм Алла аны кемгә биргән?

18 Алла үзенең пәйгамбәре аша: «Шул чакта Мин яңадан халыкларга барысы да Ходай исемен чакырсын һәм Аңа бердәм хезмәт итсен өчен саф тел бирәм»,— дип вәгъдә иткән (Софония 3:9). Бу соңгы көннәрдә Йәһвә исемен Йәһвә Шаһитләре чакыралар. Алар яратуның өзелмәс бәйләнешләре белән берләшеп, «бердәм» Аллага хезмәт итәләр. Нәкъ аларга Йәһвә саф тел биргән. Саф телне белү — бу Алланың ниятләрен һәм аның хакында хакыйкатьне дөрес аңлау дигәнне аңлата. Бу аңлауны тик Йәһвә генә үзенең изге рухы ярдәмендә бирә ала (1 Коринфлыларга 2:10). Йәһвә үзенең изге рухын кемгә бирә? Тик «Аңа итагать итүчеләргә» (Ап. эшләре 5:32). Һәм Йәһвә Шаһитләре генә Аллага бар эштә дә буйсынырга әзер. Менә ни өчен алар Алла рухын алалар һәм Йәһвә турында хакыйкатьне һәм аның могҗизалы ниятләрен — саф телне беләләр. Бу саф телне алар бөтен җир шары буенча Йәһвәне данлар өчен кулланалар. Аларның эшчәнлеге киң таралган һәм үсүен дәвам итә.

19. Саф телдә сөйләшү нәрсәне аңлата?

19 Саф телдә сөйләшү хакыйкатькә ышану һәм аңа башкаларны өйрәтү генә түгел, ә шулай ук Алла законнары һәм принциплары буенча үзеңне тотуны аңлата. Күк өмете булган майланганнар, Йәһвәне эзләү һәм саф телдә сөйләшү буенча җитәкчелекне үз өсләренә алалар. Нәрсәләргә ирешелгәне турында уйлап кына карагыз әле! Майланган кешеләрнең хәзер саны 8 700 дән кимрәк булса да, алты миллионга якын кеше Йәһвәне эзләп һәм саф телдә сөйләшеп, аларның иманнарына охшарга тырышалар. Бу барлык халыклардан арта баручы хисапсыз күп кешеләр. Бу кешеләр Гайсәнең йолып алу корбанына иман китерәләр, Алланың рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалдысында изге хезмәтләрен башкаралар һәм алар бу гаделсез дөньяга озакламый киләчәк «зур кайгыны» кичерәчәкләр (Ачыш 7:9, 14, 15).

20. Тугрылыклы майланганнарны һәм хисапсыз күп кешеләр санына кергәннәрне нәрсә көтә?

20 Хисапсыз күп кешеләр Алланың гадел яңа дөньясына кертелгән булачак (2 Питер 3:13). Гайсә Мәсих һәм аның белән бергә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәр өчен күк тормышына терелтеп торгызылган 144 000 майланган кешеләр бөтен җирнең хөкүмәте булып торачак (Римлыларга 8:16, 17; Ачыш 7:4; 20:6). Зур кайгыны кичергән кешеләр җирне оҗмахка әйләндерә башларлар һәм Алладан алынган саф телдә сөйләшүне дәвам итәрләр. Асылда, аларга карата: «Синең барлык улларың [һәм һичшиксез, кызларың да] Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак һәм синең улларыңда бөек тынычлык булачак. Син гаделлек белән урнашачаксың»,— дигән сүзләрне кулланып була (Исай 54:13, 14).

Тарихта өйрәтү буенча иң бөек эш

21, 22. а) Ап. эшләре 24:15 буенча кемне саф телгә өйрәтергә кирәк булыр? б) Җирдә, Патшалык идарәсе астында өйрәтү буенча моңарчы булмаган нинди эш башкарылачак?

21 Ап. эшләре 24:15 тә яңа дөньяда саф телне өйрәнергә мөмкинлек бирелә торган кешеләрнең зур төркеме турында: «Гаделләрнең һәм гаделсезләрнең яңадан терелүе булачак»,— дип әйтелә. Үткән гасырларда миллиардлаган кешеләр Йәһвә турында төгәл белемнәр ала алмыйча яшәгәннәр һәм үлгәннәр. Алла аларны тәртипле рәвештә яшәүгә кире кайтарыр һәм бу терелткән кешеләрне саф телгә өйрәтергә кирәк булыр.

22 Бу бөек өйрәтү эшендә катнашу чиксез шатлык алып киләчәк! Бу кешелек тарихында аң-белем тарата торган иң зур эш булачак. Бу эш тулысынча Гайсә Мәсихнең юмарт патшалык итүендә үтәчәк. Тора-бара кешеләр Исай 11:9 да: «Җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак»,— дип әйтелгән сүзләр ничек үтәлә икәнен күрәчәкләр.

23. Йәһвә халкы булу ни өчен бик зур шатлык?

23 Бу соңгы көннәрдә Йәһвә турында белемнәр бөтен җирне тутырачак искиткеч вакытка әзерләнергә без ничек соң шат! Софония 3:20 дә алдан әйтелгән сүзләр Алла халкы өстендә искиткеч үтәлә. Һәм бу халык арасында инде хәзер булу нинди шатлык! Бу шигырьләрдә Йәһвә: «Сезне... барлык халыклар арасында атаклы һәм хөрмәтле итәм»,— дип ышандыра.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Софониянең яңадан торгызу турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

• Бу соңгы көннәрдә чын гыйбадәт кылу ничек чәчәк ата?

• Яңа дөньяда өйрәтү буенча нинди зур эш алып барылачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрацияләр]

«Саф телдә» сөйләшеп, Йәһвә Шаһитләре кешеләр белән Изге Язмалардагы юаныч бирә торган хәбәр белән уртаклашалар.