Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын бәхетне ничек табарга

Чын бәхетне ничек табарга

Чын бәхетне ничек табарга

БУДДИСТЛАРНЫҢ дин җитәкчесе, далай лама, болай дип әйткән: «Мин яшәүнең чын максаты бәхет эзләүдән тора дип саныйм». Ул акылны күнектереп һәм йөрәкнең дөрес торышына ия булып бәхеткә ирешеп була, дип аңлаткан. «Тулы бәхеткә ирешер өчен кирәк булган бердәнбер инструмент — ул акыл»,— дип әйткән далай лама. Аның фикере буенча, Аллага иман итү мәҗбүри түгел *.

Гайсә исә башка карашлар йөрткән. Ул Аллага нык иман иткән һәм аның тәгълиматлары гасырлар дәвамында миллионнарча кешеләрнең тормышларына тәэсир итүен дәвам итә. Ул кешеләрнең бәхетле булуларын теләгән. Үзенең билгеле Таудагы вәгазен ул бәхет турындагы тугыз әйтеменнән башлаган һәм аларның һәрберсендә «бәхетле» дигән сүз очрый (Матфей 5:1—12). Бу вәгазендә ул үз шәкертләрен ачу, әхлаксыз һәм эгоистик фикерләрне тынычлык, саф һәм ярату белән тулган фикерләр белән алмаштырып, үз акылларын һәм йөрәкләрен тикшерергә, яңача тәрбияләргә чакырган (Матфей 5:21, 22, 27, 28; 6:19—21). Соңрак аның эзеннән баручы шәкертләренең берсе, «нәрсә генә чын, намуслы, гадел, саф, ягымлы, данга лаеклы, яхшы һәм мактау» шуның турында гына уйларга чакырган (Филиплыларга 4:8).

Гайсә чын бәхетнең тирә-яктагы кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләргә бәйле икәнен белгән. Кешеләр табигатьләре буенча җәмәгатьчел шәхесләр, шуңа күрә әгәр дә без үзебезне башкалардан аерым тотабыз яисә берәрсе белән дошманлыкта яшибез икән, без тиешенчә бәхетле була алмыйбыз. Без башкаларны яратканда һәм башкалар безне ярата икәнен сизгәндә генә бәхетле. Гайсә бу яратуда иң мөһиме — Алла белән үзара мөнәсәбәтләр дип өйрәткән. Бу яктан Гайсәнең тәгълиматлары далай лама тәгълиматларыннан аеруча аерылып тора, чөнки Гайсә сүзләре буенча кешеләр, әгәр дә Алланы танымыйлар икән, тиешенчә бәхетле була алмыйлар. Ни өчен? (Матфей 4:4; 22:37—39).

Рухи ихтыяҗларыгыз турында уйлагыз

Гайсә Таудагы вәгазендә: «Аллада рухи ихтыяҗларын аңлаучылар бәхетле»,— дип әйткән (Матфей 5:3, ХТ). Ни өчен? Чөнки хайваннардан аермалы буларак, бездә рухи ихтыяҗлар бар. Без Аллага охшатып барлыкка китерелгән, Алла сыйфатларын: ярату, гаделлек, мәрхәмәтлек һәм акыллылыкны билгеле дәрәҗәдә үстерә алабыз (Яшәеш 1:27; Михей 6:8; 1 Яхъя 4:8). Рухи ихтыяҗларга тормышның максаты булуы кирәклеге керә.

Рухи ихтыяҗларыбызны ничек канәгатьләндереп була? Һич тә трансценденталь медитация һәм гади үз-үзеңне анализлау аша түгел. Гайсә исә әйткән: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Алланың авызыннан чыккан һәр сүз белән дә яшәр» (Матфей 4:4). Игътибар итегез, Гайсә сүзләре буенча, безнең тормыш өчен мөһим булган «һәр сүз» Алладан бирелә. Кайбер сорауларга безгә Алла гына җавап бирә ала. Моны аңлау бүген аеруча мөһим, чөнки тормыш максаты турында һәм бәхеткә алып баручы юл хакында теорияләрнең саны бик нык артты. Китап кибетләре укучыларга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет вәгъдә итә торган әдәбиятка аерым секцияләр бүлеп бирә. Интернетта бәхет хакында сорауларга багышланган махсус сайтлар ясалган.

Ләкин кешеләрнең бу турыда уйлаулары еш кына нәтиҗәсез була. Бу уйлаулар гадәттә кешеләрнең эгоистик теләкләренә ирек бирә һәм чикләнгән белемдә һәм тәҗрибәдә, ә еш кына ялган аңлауларга нигезләнә. Мәсәлән, үзлегеңнән уку буенча китапларның авторлары тагын да ешрак үз идеяләрен «психология эволюциясе» дигән теориягә нигезлиләр. Бу теория буенча кешенең эмоцияләре — ул кеше эволюциясенең нәтиҗәсе. Ләкин чынлыкта Барлыкка Китерүчене исәпкә алмый торган теорияләргә нигезләнгән бәхеткә ирешергә тырышулары уңышсыз һәм ахырда өмет өзелүгә китерә. Борынгы пәйгамбәр: «Акыл ияләре оятка калдылар... менә алар Ходай сүзен кире кактылар; аларның акыллылыклары нәрсәдә соң?» — дип әйткән (Йәрәми 8:9).

Йәһвә безнең ничек барлыкка китерелүебезне һәм чын бәхет өчен безгә нәрсә кирәк икәнлеген белә. Ул кешене ни өчен җирдә урнаштырганын һәм киләчәк безгә нәрсә алып килгәнен белә. Бу хакта ул Изге Язмаларда әйтә. Изге Язмаларның хәбәре күңелләре хакыйкатькә яткан кешеләргә кагыла һәм аларны бәхетле итә (Лука 10:21; Яхъя 8:32). Гайсәнең ике шәкерте белән дә шулай булган. Гайсә үлгәч, алар бик нык кайгырганнар. Ләкин яңадан терелгән Гайсә аларга Алланың ниятендә кешеләрне коткарырга аның роле нинди икәнен сөйләп биргәннән соң, алар: «Ул безгә юлда сөйләгәндә һәм Изге Китапның мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелебез янды түгелме соң?» — дип икърар иткәннәр (Лука 24:32).

Изге Язмаларның хакыйкатенә үз тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә рөхсәт иткән чакта шатлык көчәя. Бу яктан бәхетне салават күпере белән чагыштырып була. Ул махсус уңайлы шартлар булганда күренә, ләкин идеаль шартлар булганда ул тагын да ачыграк күренә һәм хәтта икеләнә дә. Әйдәгез, Изге Язмаларның тәгълиматларын куллану ничек безне тагын да бәхетлерәк итә алуы хакында берничә мисал карап чыгыйк.

Тормышыгызны катлауландырмагыз

Беренче чиратта Гайсәнең байлыкка карата булган киңәшенә игътибар итегез. Шәкертләренә тормыш максаты итеп байлык артыннан кууны куймаска дигән киңәшен биреп, ул искиткеч сүзләр әйткән: «Әгәр дә синең күзең гади булса, синең барлык тәнең дә якты булачак» (Матфей 6:19—22, ЯД). Асылда ул, әгәр дә без байлыкны, хакимлекне нык телибез яисә башка моңа охшаш максатлар артыннан куабыз икән, без ниндидер шактый мөһимрәкне ычкындырабыз, дип әйткән. Гайсә икенче очракта әйткәнчә, «кешенең гомере аның малының күплегенә бәйләнмәгән» бит (Лука 12:15). Әгәр дә без иң элек чыннан да мөһим булган турында — Алла белән мөнәсәбәтләр, гаиләбез һәм моңа охшаш яклар турында кайгыртучанлык күрсәтәбез икән, шул чакта безнең «күзебез» бернинди дә кирәкмәс әйберләр белән томанланмаган, гади булачак.

Игътибар итегез, Гайсә аскетизм яисә дәрвишлеккә бирелүне вәгазьләмәгән. Гайсә үзе дә аскет булмаган бит (Матфей 11:19; Яхъя 2:1—11). Әмма ул тормышы байлык җыюда гына торган кеше, асылда, тормышның үзен югалта дип өйрәткән.

Сан-Франциско шәһәрендәге бер психотерапевт яшь чактан ук зур байлыкка ия булган кешеләр өчен акча «барлык стрессларның һәм кайгыруларның тамыры» дип әйткән. Һәм: «[Бу кешеләр] ике-өч йорт, машина алалар, акчаларын төрле кирәкмәс әйберләргә туздыралар. Ә барысы да юкка икәнен күргәч [бәхет барыбер дә юк], үз тормышлары белән нәрсә эшләргә белмичә бушлык һәм кәефсезлек кичерәләр»,— дип өсти. Киресенчә, материаль яктан гаделрәк тормыш алып барырга һәм рухи әйберләргә вакыт бүлеп бирергә дигән Гайсәнең киңәшен кабул иткән кешеләр тизрәк чын бәхеткә ия булалар.

Гавай утрауларындагы төзүче Том Аллага гыйбадәт кылу өчен, заллар төзелешендә үз теләге белән катнаша башлаган. Мондый төзелеш кешеләре бик бай булмаган Тын океан утрауларында алып барыла. Том бу гади кешеләрнең тормышларына игътибар иткән һәм болай дип әйткән: «Бу утраулардагы мәсихче кардәшләребез тиешлечә бәхетле. Алар миңа бәхет акчада һәм байлыкта түгел икәнен ачык итеп күрергә ярдәм иттеләр». Ул тагын төзелештә катнашкан башка үз теләге буенча эшләгән кешеләр артыннан күзәткән һәм аларның барысында да канәгатьлек тойгысы булганын билгеләгән. «Алар күп акча эшләп таба алган булырлар иде,— дип әйтә Том.— Әмма алар күбрәк рухи әйберләрнең кадерен беләләр һәм гади тормыш алып баралар». Мондый мисаллар белән дәртләнгән Том үз тормышын шул хәтле гадиләштергән ки, үз гаиләсенә һәм рухи әйберләргә күбрәк вакыт бүлеп бирә алган. Һәм ул үз тормышында мондый үзгәрешләр ясаганына бер дә үкенми.

Бәхет һәм үз-үзләре алдындагы дәрәҗәләре

Кешегә бәхетле булыр өчен, бигрәк тә үз-үзе алдындагы дәрәҗәсе кирәк. Кайберәүләрне кешенең камил булмавы һәм аның көчсезлеге үзләренең кимчелекле булуларын сизәргә мәҗбүр итә. Ә кайберәүләр моны бала чагыннан ук сизәләр. Бәлкем, тирән тамырлар җибәргән тойгылардан котылу авырдыр, әмма ләкин бу мөмкин. Иң мөһиме — Алла Сүзен куллану.

Изге Язмалар Барлыкка Китерүченең безгә ничек караганын аңлата. Әллә безнең өчен Алла фикере, кеше фикере һәм хәтта үз фикеребезгә караганда да, мөһимрәк түгелме? Алла ул ярату гәүдәләнешенең үзе, безгә алдан ук ялгыш фикер белән карамый һәм ачу тотмый. Ул безнең чынбарлыкта нинди икәнебезне һәм нинди була алганыбызны белә (1 Патшалык 16:7; 1 Яхъя 4:8). Аңа яраклы булырга теләгәннәрне ул, аларның барлык кимчелекләренә карамастан, кыйммәтле, кадерле дип саный (Даниел 9:23, ХТ; Аггей 2:7, АМТ).

Әлбәттә, Алла безнең начар якларыбызны һәм гөнаһларыбызны игътибарсыз калдырмый. Ул безнең дөрес эшләр өчен барлык көчебезне куюыбызны тели һәм бу эштә безгә ярдәм бирә (Лука 13:24). Шулай булса да Изге Язмаларда: «Ата үз улларын кызганган кебек, шулай ук Ходай Аннан курыкканнарны кызгана»,— дип әйтелә. Һәм: «Әгәр дә Син, Ходай, законсызлыкларны билгеләп барсаң, — Ходай! кем аумыйча кала ала? Ләкин Синдә кичерү, Сиңа тирән хөрмәт күрсәтсеннәр»,— дип өстәлә (Мәдхия 102:13; 129:3, 4).

Шуңа күрә, үзегезгә Алла күзләре белән карарга тырышыгыз. Алла аны яратканнарга хәзинәгә караган кебек карый һәм аларга, хәтта алар үзләрен бернәрсәгә дә яраксыз дип санасалар да, ышана һәм моны белү кешегә үзен бәхетлерәк сизәргә ярдәм итә (1 Яхъя 3:19, 20, ХТ).

Бәхет өчен өмет кирәк

Соңгы вакытта үстерә торган позитив психологик концепция буенча яхшы фикерләргә һәм үзеңнең көчле якларыңны күрергә тырышуга нигезләнгән оптимизм бәхетле булуга ярдәм итә. Тормышка һәм киләчәккә оптимистик караш бәхетле булырга ярдәм итә дигәнне беркем дә кире какмый, ләкин мондый оптимизм берәр кешенең хыялларына түгел, ә фактларга нигезләнергә тиеш. Өстәвенә, бернинди оптимизм һәм яхшы фикер йөртү дә кешене бәхетсез калдыра торган сугышларны, ачлыкны, авыруларны, тирә-яктагы мохитне пычратуны, картлыкны яисә үлемне — барысын да бетерә алмый. Шулай да оптимизм тормышта үзенең билгеле ролен уйный.

Кызык, Изге Язмаларда «оптимизм» дигән сүз очрамый, анда куәтлерәк сүз — «өмет» кулланыла. Изге Язмаларда кулланылган «өмет» дигән сүзне бер сүзлек «нәрсәдер яхшыны ышанычлыны көтү... шатлык белән алдан ук сизеп ләззәтләнү» дип билгели («Vine’s Complete Expository Dictionary»). Изге Язмалардагы өмет тормышка тик оптимистик карашка гына караганда — зуррак. Бу өмет нәрсәдер конкрет булган белән бәйле (1 Питер 1:3; Ефеслыларга 4:4). Мәсихчеләрнең өметләре, мәсәлән, алдагы абзацта әйтелгән бәла-газаплар якын вакытта юк ителәчәгендә тора (Мәдхия 36:9—11, 29). Ләкин өмет моның белән генә чикләнми.

Мәсихчеләр Аллага тугрылыклы булган кешеләрнең камиллеккә ирешәчәк һәм җирдә оҗмахта яшәячәк вакытын көтәләр (Лука 23:42, 43). Ачыш 21:3, 4 бу өмет турында күбрәк сөйли: «Менә, Алланың чатыры кешеләр белән бергә һәм Ул алар белән яшәячәк; алар Аның халкы булачак... Һәм Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде, чөнки элеккеләр үтеп китте».

Мондый киләчәккә ышанычлы өметләнгән һәрбер кеше, хәтта аның бүгенге шартлары начар булса да, чын-чынлап бәхетле була ала (Якуп 1:12). Изге Язмалар хакында күбрәк белергә һәм бездә аңа ышанырга нинди дәлилләр бар икәненә инанырга безгә нәрсә комачаулый? Һәркөн Изге Язмаларны укып, үз өметегезне ныгытыгыз. Бу сезне рухи яктан баетыр, шатлыксыз калдыра торган эшләрдән качарга ярдәм итәр һәм шулай ук сездә канәгать булу хисен нигезләндерер. Бәхеткә чын юл — бу Алла ихтыярын үтәү (Вәгазьче 12:13). Изге Язмаларның әмерләрен үтәүгә нигезләнгән тормыш — бәхетле тормыш. Гайсә: «Алла сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетле»,— дип әйткән бит (Лука 11:28).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Буддистлар өчен Аллага иман итү мәҗбүри түгел.

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Байлык җыеп, кешеләр белән аралашмыйча яисә кешеләрнең чикләнгән белемнәренә таянып бәхеткә ирешеп булмый.

[6 биттәге иллюстрация]

Алла Сүзен тыңлаучанлыкка нигезләнгән тормыш — бәхетле тормыш.