Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яктылыкны сайлаучылар өчен коткарылу

Яктылыкны сайлаучылар өчен коткарылу

Яктылыкны сайлаучылар өчен коткарылу

«Минем яктылыгым һәм минем коткарылуым — Ходай: миңа кемнән куркырга?» (МӘДХИЯ 26:1).

1. Йәһвә яшәр өчен нәрсә турында кайгыртучанлык күрсәткән?

ҖИРДӘ тормышны мөмкин итүче кояш яктылыгының Чыганагы — Йәһвә (Яшәеш 1:2, 14). Йәһвә шулай ук рухи яктылыкның Барлыкка Китерүчесе һәм бу яктылык Иблис дөньясының үтергеч караңгылыгын тарата (Исай 60:2; 2 Коринфлыларга 4:6; Ефеслыларга 5:8—11; 6:12). Яктылыкны сайлаучы кешеләр мәдхия җырлаучының: «Минем яктылыгым һәм минем коткарылуым — Ходай: миңа кемнән куркырга?» — дигән сүзләренә кушыла алалар (Мәдхия 26:1а). Ә Гайсә көннәрендәге кебек караңгылыкны яраткан кешеләрне бары тик җәза гына көтә (Яхъя 1:9—11; 3:19—21, 36).

2. Борынгы заманда Йәһвә яктылыгын кире какканар белән һәм аның сүзен тыңлаганнар белән нәрсә булган?

2 Исай көннәрендә Йәһвә белән килешүдә булган халыкның күбесе яктылыкны кире каккан. Бу төньяк Исраил патшалыгының җимерелүенә китергән һәм Исай моңа шаһит булган. Ә б. э. к. 607 елда Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе җимерелгән булган һәм Яһүдиядә яшәүче халыкны әсирлеккә алып киткәннәр. Ләкин Йәһвә сүзләренә игътибар иткән кешеләрнең ул көннәрдә таралган мөртәтлеккә каршы килергә көчләре булган. Йәһвә б. э. к. 607 елдагы вакыйгалар турында әйткәндә, аны тыңлаган кешеләргә яшәү вәгъдә иткән (Йәрәми 21:8, 9). Без, яктылыкны яратучы кешеләр, ул борынгы вакыйгалардан күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз (Ефеслыларга 5:5).

Яктылыкта йөрүчеләрнең бәхете

3. Без бүген нәрсәгә ышанабыз, һәм без нинди «тәкъва... халыкны» яратабыз һәм бу «халыкның» нинди «нык шәһәре» бар?

3 «Бездә нык шәһәр; Ул [Алла] стена һәм вал урынына коткарылу бирде. Капкаларны ачыгыз; тәкъва, хакыйкатьне саклый торган халык керсен» (Исай 26:1, 2). Бу сүзләрдә Йәһвәгә өметләрен баглаган кешеләрнең шатлануы чагыла. Исай көннәрендә яшәгән тугры яһүдиләр куркынычсызлыкның бердәнбер Чыганагы дип аларның ватандашлары өметләрен баглаган ялган илаһиларны түгел, ә Йәһвәне санаганнар. Без дә бүген моңа ышанабыз. Моннан тыш, без Йәһвәнең «тәкъва... халкын» — «Алла Исраилен» яратабыз (Галатларга 6:16; Матфей 21:43). Бу халык Йәһвәгә тугры һәм шуңа күрә Йәһвә аны шулай ук ярата. Йәһвә фатихасын биргәнгә күрә, Алла Исраиленең «нык шәһәре» — шәһәргә охшаган, аны саклый һәм аңа таяныч бирә торган оешмасы бар.

4. Безгә нинди караш үстерергә кирәк?

4 Бу «шәһәр» эчендә торучылар: «Нык рухлыны Син [Йәһвә] камил тынычлыкта саклыйсың, чөнки ул өметен Сиңа [Йәһвәгә] баглый»,— дигәннәрне аңлыйлар. Йәһвә аңа таянуда һәм аның гадел принципларын тотуда нык булган кешеләргә ярдәм итә. Менә ни өчен Яһүдиянең тугры яшәүчеләре: «Ходайга мәңге өмет баглагыз, чөнки Ходай Алла [«Иаг Йәһвә», ЯД] мәңгелек ныклык»,— дигән Исайның чакыруына игътибарлы булганнар (Исай 26:3, 4; Мәдхия 9:11; 36:3; Гыйбрәтле хикәя 3:5). Мондый карашлы кешеләр «Иаг Йәһвәгә» бердәнбер ышанычлы Ныклыкка кебек карыйлар. Алар Алла белән «камил тынычлыкта» яшиләр (Филиплыларга 1:2; 4:6, 7).

Алла дошманнары өчен мәсхәрә

5, 6. а) Борынгы Бабил ничек мәсхәрә ителгән булган? б) «Бөек Бабил» ничек мәсхәрә ителгән булган?

5 Ә Йәһвәгә өмет баглаган кешеләр белән берәр бәла-каза булса? Аларга куркырга кирәкми. Йәһвә мондый хәлләрне күпмедер вакытка рөхсәт итә, ләкин ахырда ул җиңеллек китерә һәм гаеплеләргә бу эшләре өчен җәза бирә (2 Фессалоникилеләргә 1:4—7; 2 Тимәтигә 1:8—10). Бер «биек басып торучы шәһәр» белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Исай болай дип әйтә: «Ул [Йәһвә] биеклектә яшәүчеләрне, биек басып торучы шәһәрне бәреп төшерде; аударды, аударды җиргә, аны туфракка ыргытты. Аяк, ярлының аяклары, фәкыйрьнең табаннары таптый аны» (Исай 26:5, 6). Бәлкем, монда сүз Бабил турында барадыр. Бу шәһәр, һичшиксез, Алла халкына күп бәла китергән. Әмма Бабил белән нәрсә булган? Аны б. э. к. 539 елда мидиялылар һәм фарсылылар басып алганнар. Нинди мәсхәрә!

6 Безнең көннәрдә Исайның пәйгамбәрлек сүзләренә 1919 елдан «бөек Бабил» белән булган хәлләр төгәл туры килә. Ул елда бу «биек басып торучы шәһәр» түбәнсетә торган егылуны кичергән: ул Йәһвә халкын рухи әсирлектән азат итәргә мәҗбүр булган (Ачыш 14:8). Бу вакыйгадан соң булган хәлнең мәсхәрәсе аның өчен тагын да зуррак булган. Бу мәсихчеләрнең кечкенә төркеме үзенең баштагы җәберләүчеләрен «таптый» башлаган. 1922 елда алар христиан дөньясының ахыры килүен игълан итә башлаганнар. Алар Ачыш 8:7—12 дә дүрт фәрештә быргы кычкырткан хәбәрне һәм Ачыш 9:1—11:15 тә өч тапкыр «бәла-каза» хакында алдан әйтелгән хәбәрне игълан иткәннәр.

«Тәкъваның юлы туры»

7. Йәһвә яктылыгына баручылар нинди җитәкчелек алалар, алар кемгә өметләнәләр һәм нәрсәнең кадерен беләләр?

7 Йәһвә аның яктылыгына бара торган кешеләрне коткара һәм Исайның сүзләреннән күренгәнчә, ул аларның юлларын юнәлдерә: «Тәкъваның юлы туры; Син тәкъваның сукмагын турайтасың. Һәм, Ходай, Синең хөкемнәрең юлларында Сиңа өмет багладык; безнең җаныбыз Синең исемеңә һәм Синең хакыңда искә төшерүгә омтыла иде» (Исай 26:7, 8). Йәһвә гадел Алла һәм аңа гыйбадәт кылган кешеләр аның гадел нормалары буенча яшәргә тиеш. Әгәр дә алар моны эшлиләр икән, Йәһвә аларның юлларын юнәлдерә, аларның сукмагын турайта. Бу юаш кешеләр аның җитәкчелеген тыңлап, Йәһвәгә өмет баглаганнарын һәм Алла исеменең, аның турында «искә төшерүнең» кадерен чын күңелдән белүләрен күрсәтәләр (Чыгыш 3:15, ЯД).

8. Исай нинди үрнәк караш күрсәткән?

8 Исай Йәһвә исеменең кадерен белгән. Бу аның: «Минем җаным белән мин Сиңа төнлә омтылган идем һәм таң иртәсендә рухым белән Сине үз эчемдә эзләрмен: чөнки Синең хөкемнәрең җирдә булганда, дөньяда яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнәләр»,— дигән сүзләреннән ачык күренә (Исай 26:9). Исай барлык җаны белән, тулысынча, Йәһвәгә омтылган. Без пәйгамбәрнең төнге тынлыкта Йәһвәгә дога кылуын, Алла каршында яшерен фикерләрен ачуын һәм аннан җитәкчелеге хакында үтенеп соравын күз алдына китерә алабыз. Нинди искиткеч үрнәк! Моннан тыш, Йәһвәнең хөкем эшләре Исайны тәкъвалыкка өйрәткәннәр. Бу безгә һәрчакта уяу булу һәм Йәһвә ихтыяры нәрсәдә тора икәнен аңларга кирәклеген искә төшерә.

Кайберәүләр караңгылыкны сайлыйлар

9, 10. Үзенең тугрылыксыз халкына карата Йәһвә ничек игелек күрсәткән һәм халык моңа ничек җавап биргән?

9 Йәһвә Яһүдиягә карата зур ярату һәм игелек күрсәткән, ләкин кызганычка каршы, халыкның барысы да аңа шундый ук мөгамәлә күрсәтмәгәнәр. Яһүдиләрнең иң зур күпчелеге еш кына вакыт Йәһвә хакыйкате яктылыгыннан баш тартып, фетнә һәм мөртәтлек юлын сайлаганнар. Исай: «Әгәр дә бозык кешегә мәрхәмәтлек күрсәтелгән булса, ул тәкъвалыкка өйрәнмәячәк, дөрес эшләүчеләрнең җирендә явызлык эшләячәк һәм Ходайның бөеклегенә карамаячак»,— дип әйткән (Исай 26:10).

10 Исай көннәрендә Йәһвә кулы Яһүдияне дошманнардан яклаган чакта, халыкның күпчелеге моны танырга теләмәгән иде. Йәһвә халыкка фатиха итеп тынычлык биргәндә, алар рәхмәтләрен белдермәгәннәр. Шуңа күрә Йәһвә бу халыкны «башка хакимнәргә» биргән һәм ахыр чиктә б. э. к. 607 елда бабиллыларга яһүдиләрне әсирлеккә алып китәргә рөхсәт иткән (Исай 26:11—13). Шулай да тора-бара тәүбә иткән халыкның калдыгы туган ягына әйләнеп кайткан.

11, 12. а) Яһүдия җәберләүчеләрен нинди киләчәк көткән? б) Йәһвәнең майланган хезмәтчеләрен башта җәберләгән кешеләрне 1919 елдан нинди киләчәк көтә?

11 Ә Яһүдияне җәберләүчеләр белән нәрсә булачак? Исай пәйгамбәрлек итеп җавап бирә: «Алар үле, терелмәячәкләр; Рефаимнар алар, күтәрелмиләр, чөнки Син карадың һәм аларны юк иттең, һәм алар турында һәрбер искә төшерүне бетердең» (Исай 26:14, АМТ). Әйе, Бабил б. э. к. 539 елда җимерелгәннән соң аның киләчәге инде булмаячак. Тора-бара шәһәр җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгачак. Ул «үле» булачак, ә аның зур патшалыгы тарихта гына калыр. Дөньяның көчлеләренә ышанган кешеләргә бу нинди кисәтү!

12 Алла 1918 елда аның майланган хезмәтчеләренең рухи әсирлеккә эләгүләрен рөхсәт итеп, ә 1919 елда аларны азат иткәч, бу пәйгамбәрлек өлешчә безнең көннәрдә үтәлгән. Шул вакыттан аларның җәберләүчеләрен, башлыча, христиан дөньясын, алда бары тик караңгылык кына көтә. Ә Йәһвә халкы мул фатихалар алган.

«Син халыкның санын арттырдың»

13, 14. Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре 1919 елдан нинди мул фатихалар алалар?

13 Алланың майланган хезмәтчеләре тәүбә итү рухы күрсәткәннәр һәм 1919 елда Йәһвә аларга фатихасын биргән һәм саннарын арттырган. Иң башта игътибар Алла Исраиленең соңгы әгъзаларын җыюга бирелгән булган, ә соңыннан «хисапсыз күп» «башка сарыклар»ны җыю башланган (Ачыш 7:9; Яхъя 10:16). Бу фатихалар турында Исай алдан ук болай дип әйткән: «Син халыкның санын арттырдың, Ходай, санын арттырдың, Үзеңне данлы иттең, җирнең барлык чикләрен тараттың. Ходай! бәла-казалар вакытында ул Сине эзләгән; Синең җәзаң аңа кадәр җиткәч, тын гына дога кылган» (Исай 26:15, 16).

14 Бүген Алла Исраиленең «чикләре» бөтен җир шары буенча таралган, ә бу халыкка кушылган хисапсыз күп кешеләрнең саны алты миллионга диярлек җиткән. Аларның барысы да ашкынып яхшы хәбәр вәгазьләүдә катнаша (Матфей 24:14) Йәһвәдән бу нинди фатиха! Һәм бу аның исемен ничек данлы итә! Хәзер бу исем 235 илдә игълан ителә. Йәһвәнең вәгъдәсе ничек искиткеч үтәлә!

15. 1919 елда нинди символик терелү булган?

15 Бабил әсирлегеннән азат ителер өчен Яһүдиягә Йәһвә ярдәме кирәк булган. Яһүдиләр моны үзләре генә эшли алмаганнар (Исай 26:17, 18). Шулай ук 1919 елда Алла Исраиленең азат ителүе Йәһвә ярдәменең дәлиле булган. Ул ярдәм итмәсә, бу азат ителү мөмкин булмас иде. Хәл шул хәтле нык үзгәргән, хәтта Исай бу үзгәрүне яңадан терелү белән чагыштыра: «Синең үлгәннәрең тереләчәк, үле тәннәр күтәреләчәк! Күтәрелегез һәм шатланыгыз, туфракта ятканнар: чөнки Синең чыгың — үсемлекләр чыгы һәм җир үлгәннәрне атып чыгарачак» (Исай 26:19; Ачыш 11:7—11). Әйе, «үлгәннәр» үз эшләрен яңадан башлар өчен, образлы әйткәндә, яңадан торгызылырга тиеш булганнар!

Куркыныч вакытлардагы саклану

16, 17. а) Б. э. к. 539 елда Бабилның җимерелүе вакытында сакланып калыр өчен яһүдиләргә нәрсә эшләргә кирәк булган? б) Бүген «бүлмәләр» нәрсәне сурәтли һәм алар безгә нәрсәсе белән файдалы?

16 Йәһвә хезмәтчеләренә һәрчакта аның саклавы кирәк. Тиздән ул соңгы тапкыр Иблис дөньясына кулын сузачак һәм шул чакта аның хезмәтчеләре бервакытта да булмагандай аның ярдәменә мохтаҗ булачаклар (1 Яхъя 5:19). Ул куркыныч вакыт турында әйтеп, Йәһвә болай дип кисәтә: «Бар, Минем халкым, үзеңнең бүлмәләреңә кер һәм ишекләреңне үзеңнең артыңнан яп, ачу беткәнче бер мизгелгә саклан; чөнки менә, Ходай җирдә яшәүчеләргә аларның законсызлыклары өчен җәза бирергә Үзенең торган урыныннан чыга һәм җир йоткан канын ачачак һәм үз үлгәннәрен инде яшермәячәк» (Исай 26:20, 21; Софония 1:14). Яһүдиләр, бу кисәтү ярдәмендә, б. э. к. 539 елда — Бабилның җимерелүе вакытында — ничек котылып калырга икәнен белгәннәр. Шәһәргә керүче гаскәрләр белән очрашмас өчен, тыңлаган кешеләргә үз йортларында калырга кирәк булган.

17 Бу пәйгамбәрлектә әйтелгән «бүлмәләр» бүген, ихтимал, бөтен дөньядагы Йәһвә халкының дистәләгән меңнәрчә җыелышларын, сурәтлиләрдер. Бу җыелышлар инде хәзер саклану бирәләр. Анда кардәшләр арасында һәм өлкәннәрнең яратучан кайгыртуы астында мәсихчеләр үзләрен куркынычсызлыкта хис итәләр (Исай 32:1, 2; Еврейләргә 10:24, 25). Бу әйберләр системасы ахырына якынлашканга күрә, бу сүзләр бигрәк тә урынлы. Чөнки ул чакта котылу тыңлаучанлыкка бәйле булачак (Софония 2:3).

18. Ничек итеп тиздән Йәһвә «диңгез албастысын үтерәчәк»?

18 Исай ул вакыт турында: «Ул көндә Ходай Үзенең авыр, һәм зур һәм нык кылычы белән туры чабучы еланны — левиафанны һәм бөгелә торган еланны — левиафанны чәнчи һәм диңгез албастысын үтерәчәк»,— дип алдан ук хәбәр итә (Исай 27:1). Безнең көннәрдә «левиафан» кемне сурәтли? Һичшиксез, Иблисне, «борынгы еланны» һәм шулай ук аның явыз әйберләр системасын. Бу системаны кулланып, ул Алла Исраиле белән сугыш алып бара (Ачыш 12:9, 10, 17; 13:14, 16, 17). 1919 елда «левиафан» Алла халкы өстеннән хакимлеген югалткан. Ул бөтенләй юкка чыгачак вакыт та киләчәк (Ачыш 19:19—21; 20:1—3, 10). Йәһвә «диңгез албастысын үтерәчәк». Һәм шул вакытка кадәр «левиафан» Йәһвә халкына каршы нәрсә генә эшләргә тырышмаса да, барысы да уңышсыз булачак (Исай 54:17). Бу ничек юаныч бирә!

«Чыжылдый торган шәрабның йөзем бакчасы»

19. Бүген калдык нинди хәлдә яши?

19 Бу Йәһвә биргән барлык яктылык әллә безгә шатлык өчен сәбәп бирмиме? Әлбәттә, бирә! Исай шигырь теле белән Йәһвә халкының шатлыгын сурәтли: «Ул көндә аның турында җырлагыз — яраткан йөзем бакчасы турында [«чыжылдый торган шәрабның йөзем бакчасына җыр җырлагыз», «Танах», Д. Йосифон]: Мин, Ходай, аны саклаучы, һәрбер мизгелдә аңа су бирәм; берсе дә аңа кермәсен өчен көне-төне аны саклыйм» (Исай 27:2, 3). Йәһвә үзенең «йөзем бакчасы», Алла Исраиле һәм аның тырышчан юлдашлары хакында кайгыртучанлык күрсәтә (Яхъя 15:1—8). Моның нәтиҗәсендә алынган җимешләр Йәһвә исеменә дан китерәләр һәм җирдәге аның хезмәтчеләренә зур шатлык бирәләр.

20. Йәһвә мәсихчеләр җыелышын ничек саклый?

20 Йәһвәнең майланган хезмәтчеләренә карата ачуы булганга күрә, ул аларга 1918 елда рухи әсирлеккә эләгергә рөхсәт иткән иде һәм без бу ачуның тынычланганына чын күңелдән шатлана алабыз. Йәһвә: «Миндә ачу юк. Ләкин кем миңа билчән һәм күгән күрсәтәчәк? аларга каршы сугыш белән барачакмын, барысын да бетергәнче яндырам, Минем ныклыгыма гына кеше тотынып калса һәм Минем белән тынычлык корса, тынычлык Минем белән корса»,— дип үзе әйтә (Исай 27:4, 5, АМТ). Йәһвә аның йөзем ботакларының уңыш бирүендә һәм аның җимешләреннән күп «чыжылдый торган шәраб» чыгуында ышанычлы булыр өчен, бу ботакларга зыян китерә алган, күгәнгә охшаган һәркайсы тәэсирне җимерә һәм юк итә. Шуңа күрә беркем дә мәсихчеләр җыелышының иминлегенә куркыныч күрсәтмәсен! Әйдәгез, барыбыз да Йәһвәнең илтифатлыгын һәм яклавын алыр өчен, аның «Ныклыгына... тотынып калыйк». Шулай эшләп без Алла белән «тынычлык корабыз». Исай аның турында ике тапкыр әйтә — бу тынычлык шулкадәр мөһим (Мәдхия 84:2, 3, 9; Римлыларга 5:1).

21. Ничек итеп «галәм» «җимешләр» белән тула?

21 Фатихалар дәвам ителә: «Киләчәк көннәрдә Якуп тамыр җибәрәчәк, яшь ботак җибәрәчәк һәм чәчәк атачак Исраил; һәм галәм җимешләр белән тулачак» (Исай 27:6). Бу пәйгамбәрлек Йәһвә куәтенең искиткеч дәлилләрен китереп, 1919 елдан үтәлә. Майланган мәсихчеләр җирне «җимешләр», туклыклы рухи ризык белән тутыралар. Әхлаксыз дөньяда яшәп, бу кешеләр шатлык белән Алланың югары нормаларын саклыйлар. Һәм Йәһвә аңа гыйбадәт кылучыларның санын арттырып, аларга фатихаларын бирә. Моның нәтиҗәсендә аларның миллионлаган юлдашлары — башка сарыклар «көне-төне Аңа [Аллага] хезмәт итәләр» (Ачыш 7:15). Әйдәгез, беркайчан да онытмыйк: безгә бу «җимешләр» белән тукланырга һәм башкалар белән уртаклашырга искиткеч мөмкинлек бирелә!

22. Яктылыкны кабул итүчеләр нинди фатихалар алалар?

22 Бу җирне дөм караңгы һәм халыкларны караңгылык каплаган авыр вакытларда Йәһвә үз халкына рухи яктылык биргәне өчен әллә без рәхмәтле түгелме? (Исай 60:2; Римлыларга 2:19; 13:12). Бу яктылыкны кабул итүче барлык кешеләренә ул инде хәзер җан тынычлыгы һәм шатлык китерә, ә киләчәктә хәтта мәңгелек тормыш та китерәчәк. Шуңа күрә бездә — яктылык яратучыларда — Йәһвәне чын күңелдән мактарга һәм мәдхия җырлаучы белән бергә: «Ходай минем тормышымның ныклыгы: миңа кемнән куркырга? Ходайга ышан, батыр бул, һәм синең йөрәгең ныгысын һәм Ходайга ышан»,— дип әйтергә төрле нигезләр бар (Мәдхия 26:1б, 14).

Сезнең исегездәме?

• Йәһвә халкының җәберләүчеләрен нинди киләчәк көтә?

• Исай нинди үсү турында пәйгамбәрлек итә?

• Безгә нинди «бүлмәләрдә» калырга кирәк һәм ни өчен?

• Йәһвә халкының хәле ни өчен аңа дан китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге рамка]

ЯҢА ПУБЛИКАЦИЯ

Бу ике өйрәнү мәкаләсендә әйтелгәннәрнең күпчелек өлеше 2000/2001 елның өлкә конгрессындагы нотыкта тәкъдим ителгән иде. Шул нотыкның азагында яңа публикация — «Исай пәйгамбәрлеге — бу барлык кешелеккә яктылык» дигән китапның беренче томы чыгарылуы хакында игълан ителгән иде. Бу китапның 416 битендә Исай китабының беренче 40 бүлегенең шигыре артыннан шигыре карала.

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең «нык шәһәренә», аның оешмасына, тәкъва булган кешеләр генә керә ала.

[29 биттәге иллюстрация]

Исай «төнлә» Йәһвәгә омтылган.

[32 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үзенең «йөзем бакчасын» саклый һәм аның җимеш бирүе турында кайгыртучанлык күрсәтә.