Яктылыкта йөрүчеләр өчен шатлык
Яктылыкта йөрүчеләр өчен шатлык
«Килегез һәм Йәһвә яктылыгында йөри башларбыз» (ИСАЙ 2:5, АМТ).
1, 2. а) Яктылык ни дәрәҗәдә мөһим? б) Караңгылык җирне каплаячак дигән кисәтү ни өчен җитди?
ЙӘҺВӘ — яктылык Чыганагы. Изге Язмаларда ул «көнне яктыртыр өчен кояш, төнне яктыртыр өчен айга һәм йолдызларга устав биргән» дип әйтелә (Йәрәми 31:35; Мәдхия 8:4). Безнең кояшны — бу космос киңлекләренә чиксез күп энергияне, аерым алганда, җылылык һәм яктылыкны җибәрә торган зур төш мичен нәкъ ул барлыкка китергән. Бу энергиянең тик аз өлеше генә кояш яктысы төрендә безнең планетага ирешә, ләкин бу өлеш тә Җирдә яшәү булсын өчен җитә. Кояш яктысы булмаса без дә монда булмас идек. Җир җансыз планетага әверелер иде.
2 Моны истә тотып, без Исай пәйгамбәр язган хәлнең барлык җитдилеген аңлый алабыз. Ул: «Менә, караңгылык җирне һәм дөм караңгылык халыкларны каплаячак»,— дип әйткән (Исай 60:2). Әлбәттә, бу пәйгамбәрлектә караңгылык турында туры мәгънәдә әйтелми. Исайның берәр көн Кояш, Ай һәм йолдызлар яктыртмый башлый дип әйтәсе килмәгән (Мәдхия 88:37, 38; 135:7—9). Ул рухи караңгылык турында әйткән. Ләкин рухи караңгылык үлемгә китерә. Ахыр чиктә безнең яшәвебез өчен физик яктылык кирәк булган кебек, рухи яктылык та шулай ук кирәк (Лука 1:79).
3. Исай сүзләре буенча мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк?
3 Шуңа күрә Исай сүзләре Яһүдиядә, борынгы заманда үтәлгән булса да, зуррак масштабта алар бүген үтәлә икәнен билгеләү мөһим. Әйе, безнең көннәрдә дөнья рухи караңгылык белән чолгап алынган. Мондый куркыныч хәлдә бик зур әһәмият рухи яктылыкка бирелергә тиеш. Менә ни өчен мәсихчеләргә Гайсәнең: «Сезнең яктылыгыгыз алар [кешеләр] алдында... балкысын»,— дигән чакыруына игътибарлы булырга кирәк (Матфей 5:16). Тугрылыклы мәсихчеләр юаш кешеләргә яшәүгә ия булырга мөмкинлек биреп, караңгыда юлны яктырта алалар (Яхъя 8:12).
Исраилдәге авыр вакытлар
4. Исайның пәйгамбәрлек сүзләре беренче тапкыр кайчан үтәлгән һәм Исай көннәрендә үк нинди хәл торышы булган?
4 Исайның җирне каплаган караңгылык турындагы сүзләре беренче тапкыр Яһүдия җире ташландык хәлдә калдырылган һәм Яһүдия халкы Бабил әсирлегенә алып кителгән чакта үтәлгән. Ләкин моңа кадәр әле — Исай үзе яшәгән көннәрдә — халыкның күпчелеге рухи караңгылык белән чолгап алынган булган инде. Һәм бу Исайны: «И, Якуб йортының кешеләре! Килегез һәм Йәһвә яктылыгында йөри башларбыз»,— дип үз ватандашларын чакырырга дәртләндергән (Исай 2:5, АМТ; 5:20).
5, 6. Исай көннәрендәге караңгылык таралуына нәрсә ярдәм иткән?
5 Исай «Яһүдиянең Озия, Иоафам, Ахаз, Йәзәки патшалар вакытында» Яһүдиядә пәйгамбәрлек иткән (Исай 1:1). Бу ярлыларны җәберләү, сәяси тәртипсезлек, хакимнәрнең дини икейөзлелеге һәм сатылучан борчулы вакыты булган. Хәтта илдә Иоафам кебек, Аллага тугрылыклы булган патшалар идарә иткәндә дә калкулыкларда ялган илаһиларга корбан китерү урыннары булган. Тугры булмаган патшаларның идарә итүе вакытында хәлләр тагын да начаррак булган. Бозык патша Ахаз, мәсәлән, хәтта үз баласын Молох илаһисына корбан итәрлек дәрәҗәгә җиткән. Чыннан да илне караңгылык чолгап алган булган! (4 Патшалык 15:32—34; 16:2—4).
6 Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр шулай ук авыр хәлдә булган. Яһүдиянең чикләрендәге Моав, Эдом һәм Филистия илләре куркытып торганнар. Яһүдиянең тугандаш төньяк Исраил патшалыгы аңа гомерлек дошманы булган. Аннан төньякта, Яһүдиянең тынычлыгына шулай ук куркыныч булып, Сурия торган. Ләкин тагын да куркынычрак, ят җирләрне кулга алырга тырышкан мәрхәмәтсез Ассирия булган. Исай пәйгамбәрлек иткән вакытта Ассирия Исраилне басып алган һәм Яһүдияне тулысынча диярлек, тар-мар иткән. Һәм бер заман Ассирия Яһүдиянең, Иерусалимнан башка, барлык шәһәрләрен кулга алган булган (Исай 1:7, 8; 36:1).
7. Яһүдия һәм Исраил нинди юлны сайлаганнар һәм моңа Йәһвә ничек мөгамәлә иткән?
7 Исраил һәм Яһүдия Аллага тугрылыклы булмаганга күрә, бу барлык бәла-казалар Алла белән килешү төзегән халык өстенә төшеп барган. Алар Гыйбрәтле хикәя китабындагы «караңгылык юллары белән йөрер өчен, туры юлларны» калдырган кешеләргә охшаш (Гыйбрәтле хикәя 2:13). Йәһвә үз халкына ачу тоткан булса да, ул аларны тулысынча кире какмаган. Киресенчә, ул Йәһвәгә тугрылыклы хезмәт итәргә тырышкан халык арасындагы кешеләргә рухи яктылык бирер өчен, Исайны һәм башка пәйгамбәрләрне җибәргән. Бу пәгамбәрләр аша бирелгән яктылык ничек соң кыйммәтле булган! Ул яшәү китергән.
Хәзерге караңгылык вакытлары
8, 9. Хәзерге дөньяда караңгылык таралуына нәрсә булыша?
8 Без бүген күргәннәр Исай пәйгамбәр көннәрендә булган хәлгә охшаш. Безнең көннәрдә дөньяның сәяси җитәкчеләре Йәһвәдән һәм аның тарафыннан тәхеткә утыртылган Патшадан, Гайсә Мәсихтән читкә борылдылар (Мәдхия 2:2, 3). Христиан дөньясының җитәкчеләре чиркәүгә йөреп табынган үз кешеләрен алдалыйлар. Алар Аллага хезмәт итәбез дип раслыйлар, ә чынлыкта аларның күпчелеге бу дөньяның илаһиларына: милләтчелек, милитаризм, байлык, атаклы кешеләргә табынуны пропагандалыйлар. Һәм шуның өстәвенә кешеләргә мәҗүсиләр тәгълиматларын тагалар.
9 Берсе артыннан икенче урында була торган этник сугышларга һәм башка коточкыч хәлләргә китерә торган сугышлар башлана. Һәм бу сугышларда христиан дөньясының диннәре катнашкан булып чыга. Һәм шуның өстәвенә Изге Язмаларга нигезләнгән әхлак нормаларын яклау урынына күп чиркәүләр әхлаксызлыкны, мәсәлән, зина кылуны һәм гомосексуализмны игътибарсыз калдыралар яисә аны актив рәвештә яклыйлар. Изге Язма нормаларын санга сукмау нәтиҗәсендә, христиан дөньясының табынучылары мәдхия җырлаучының: «Белмиләр, аңламыйлар, караңгылыкта йөриләр»,— дип әйткән борынгы замандагы кешеләренә охшаш (Мәдхия 81:5). Чынлап та христиан дөньясы борынгы замандагы Яһүдия кебек, тирән караңгылыкка баткан (Ачыш 8:12).
10. Бүген караңгылыкта ни өчен яктылык балкый һәм юаш кешеләргә бу нинди файда китерә?
10 Бу караңгылык арасында Йәһвә юаш кешеләр өчен яктылык бирә. Ул моның өчен җирдәге үзенең майланган хезмәтчеләрен, Матфей 24:45; Филиплыларга 2:15). Миллионлаган «башка сарыклар» ярдәмендә, бу хезмәтче классы Алла Сүзеннән, Изге Язмалардан килгән рухи яктылыкны чагылдыра (Яхъя 10:16). Караңгылыкка баткан дөньяга бу яктылык юаш кешеләргә өмет бирә, аларга Алла белән үзара мөнәсәбәтләр үстерергә һәм рухи капкыннардан качарга ярдәм итә. Бу яктылык бик кыйммәтле, ул яшәү бирә.
«дөньяда яктырткыч кебек балкый торган» «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»не куллана («Синең исемеңне мактыйм»
11. Исай көннәрендә Йәһвә нинди мәгълүматлар биргән?
11 Исай яшәгән караңгы көннәрдә һәм Бабил гаскәрләре Йәһвә халкын әсирлеккә алып киткән тагын да караңгырак булган көннәрдә, Йәһвә нинди җитәкчелек биргән? Йәһвә әхлакый җитәкчелек кенә түгел, ә алдан ук үз халкына карата үз ниятләрен ничек үтәячәген ачык итеп күрсәткән. Мәсәлән, Исай китабының 25 тән 27 нче бүлегенә кадәр язылган искиткеч пәйгамбәрлекләрен карап чыгыйк. Без бу пәйгамбәрлекләрдән Йәһвәнең Исай көннәрендә вакыйгалар белән ничек җитәкчелек иткәнен һәм безнең көннәрдә ничек җитәкчелек итә икәнен беләбез.
12. Исай йөрәгеннән чыгучы нинди сүзләр әйтә?
12 Иң башта Исай: «Ходай! Син минем Аллам; Сине данлыйм, Синең исемеңне мактыйм»,— дип әйтә. Нинди эчкерсез итеп Исай мактау сүзләрен әйтә! Мондый доганы әйтергә пәйгамбәрне нәрсә дәртләндергән? Моның хакында без шигырьнең икенче кисәгеннән беләбез: «Чөнки Син [Йәһвә] гаҗәепне эшләдең; борынгы, дөрес, тугры билгеләмәләр» (Исай 25:1).
13. а) Исайның Йәһвәгә рәхмәтен нинди белемнәр ныгыткан? б) Исай үрнәгендә без ничек итеп өйрәнә алабыз?
13 Исай көннәренә кадәр Йәһвә инде күп «гаҗәеп» эшләр эшләгән һәм алар турында язылган шаһитлыклар сакланган. Күрәсең, бу язмалар белән Исай таныш булган. Ул, мәсәлән, Йәһвә үз халкын Мисыр коллыгыннан азат иткәнен һәм Кызыл диңгез янында фиргавен гаскәрләреннән коткарып калганын белгән. Ул шулай ук, Йәһвә үз халкын чүл аркылы үткәргәнен һәм Вәгъдә ителгән җиргә керткәнен белгән (Мәдхия 135:1, 10—26). Мондый тарих мәгълүматлары Йәһвә Алла тугры һәм дөрес икәнен күрсәткәннәр. Аның барлык ниятләгәннәре — «билгеләмәләре» үтәләләр. Алла тарафыннан бирелгән төгәл белемнәр Исайның яктылыкта йөрергә теләген ныгытканнар. Бу яктан ул безгә искиткеч үрнәк биргән. Әгәр без дә тирәнтен Алла Сүзен җентекләп тикшерәбез һәм аны тормышта кулланабыз икән, без шулай ук яктылыкта йөриячәкбез (Мәдхия 118:105; 2 Коринфлыларга 4:6).
Шәһәр җимерелгән
14. Шәһәр турында нинди пәйгамбәрлек бирелгән булган һәм бу нинди шәһәр булган соң?
14 Алла «билгеләмәсе» мисалы Исай 25:2 дә язылган: «Син шәһәрне ташлар өеменә, каты ныгытмаларны җимерекләргә әйләндердең; шәһәрдә чит кабиләләрнең яшәү урыннары юк инде; мәңгегә ул яңадан торгызылмаячак». Монда нинди шәһәр турында сүз бара? Исай, бәлкем, Бабил хакында пәйгамбәрлек иткәндер. Бу кайчандыр элек бөек булган шәһәр ташлар өеменә әйләнгән вакыт чыннан да килгән.
15. Хәзер нинди «бөек шәһәр» бар һәм аның белән нәрсә булачак?
15 Исай тарафыннан искә алынган шәһәр аналогы безнең көннәрдә дә бармы? Әйе. Ачыш китабында «җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр» турында әйтелә (Ачыш 17:18). Бу «бөек Бабил», ялган диннең бөтендөнья державасы (Ачыш 17:5). Бөек Бабилда бүген төп урынны христиан дөньясы алган. Аның руханилары Йәһвә халкы Патшалык хакында хәбәр игълан итүенә барысыннан күбрәк каршы килә (Матфей 24:14). Ләкин борынгы Бабил кебек, Бөек Бабил озакламый юк ителәчәк һәм беркайчан да яңадан торгызылмаячак.
16, 17. Йәһвәнең дошманнары борынгы заманда һәм безнең көннәрдә аны ничек данлаганнар?
16 Исай бу шәһәр, «каты ныгытма» турында тагын нәрсә пәгамбәрлек итә? Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, Исай: «Көчле халык Сине данлаячак, куркыныч кабиләләрнең шәһәре Синнән куркаячак»,— дип әйтә (Исай 25:3). Бу дошманнарча ниятләнгән шәһәр, «куркыныч кабиләләрнең шәһәре» Йәһвәне ничек данлаячак? Бабилның иң куәтле патшасы Набуходоносор белән нәрсә булганын исегезгә төшерегез. Набуходоносор аның барлык көчсезлеген күрсәткән айнытучы вакыйгаларны кичергәч, Йәһвәнең иң югары булуын һәм чиксез көчен танырга мәҗбүр булган (Даниел 4:31, 32). Йәһвә эш иткәндә аның бөек эшләрен, хәтта аның дошманнары да, теләкләре булмаса да, танырга мәҗбүр.
17 Бөек Бабилга Йәһвәнең бөек эшләрен кайчан да булса танырга туры килгәнме? Әйе. Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре беренче бөтендөнья сугышы вакытында, бик авыр шартларда вәгазь эшен алып барганнар. 1918 елда Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең җаваплы кардәшләрен төрмәгә утыртканнан соң, майланганнар рухи әсирлеккә эләккәннәр. Оештырылган вәгазьләү эше туктатылган дип әйтеп була иде. Аннары, 1919 елда Йәһвә аларны яңадан торгызган һәм үзенең рухы белән ныгыткан. Шуннан соң алар кеше торган барлык җирдә яхшы хәбәрне вәгазьләргә дигән йөкләмәне үти башлаганнар (Марк 13:10). Моның барысы да һәм шулай ук бу вакыйгаларның дошманнарга тәэсире Ачыш китабында алдан ук әйтелгән булган. Нәтиҗәдә, дошманнар «курку белән чолгап алынган булганнар һәм күктәге Алланы данлаганнар» (Ачыш 11:3, 7, 11—13). Бу аларның барысының да дөрес иманга күчкәнен аңлатмый, ләкин Исайның алдан әйтүе буенча, алар Йәһвәнең бу очракта бөек эш башкарганын танырга мәҗбүр булганнар.
«Ярлының сыеныр урыны»
18, 19. а) Ни өчен дошманнар Йәһвә халкының сафлыгын җимерерлек хәлдә түгел? б) «Җәберләүчеләрнең шатлыклы кычкыруы» ничек бастырылган булачак?
18 Яктылыкта йөргән кешеләргә карата Йәһвәнең нинди игелек белән мөгамәлә итүен билгеләп, Исай Йәһвәгә болай дип әйтә: «Син ярлының сыеныр урыны, фәкыйрь өчен начар көннәрдә аның сыеныр урыны, бураннардан саклык, эсселектән күләгә булдың; чөнки тираннарның ачу сулышы стенага каршы буранга охшаш иде. Сусыз урында эсселек кебек, Син дошманнарның котырынуларын тыйдың; Исай 25:4, 5).
эсселек болытның күләгәсе белән бастырылгандай, җәберләүчеләрнең шатлыклы кычкыруы бастырылган» (19 Дин һәм сәясәт тираннары 1919 елдан башлап, Алланың чын гыйбадәт кылучыларының сафлыгын сындырыр өчен бөтен мөмкинлекләрен куялар, ләкин уңышсыз. Ни өчен? Чөнки Йәһвә — ул үз халкы өчен сыеныр урын һәм саклык. Ул эзәрлекләүләрнең көйдергеч эссесеннән саклаучы, көч яңарта торган күләгә бирә. Ул нык каршы килү бураннары юлларында стена булып тора. Без, Алла яктылыгында йөрүчеләр, «җәберләүчеләрнең шатлыклы кычкыруы бастырылачак» вакытны ышаныч белән көтәбез. Әйе, без Йәһвә дошманнарының юк ителү көнен түземсезлек белән көтәбез.
20, 21. Йәһвә нинди сый мәҗлесе оештыра һәм яңа дөньяда ашауга нәрсә керәчәк?
20 Йәһвә үз хезмәтчеләрен саклавы белән генә чикләнми. Ул яраткан әти кебек алар хакында кайгыртучанлык күрсәтә. Йәһвә 1919 елда үз халкын бөек Бабил әсирлегеннән азат итеп, аның өчен бәйрәм өстәле әзерләгән һәм рухи ризыгын мул итеп биргән. Бу Исай 25:6 да алдан ук әйтелгән иде. Без: «Ул тауда Ходай Саваоф барлык халыклар өчен симез нигъмәтләрдән ашау, саф шәраблардан, сөяк җелегеннән һәм иң чиста шәраблардан табын әзерләячәк»,— дип укыйбыз. Мондый сый мәҗлесендә катнашу — бу нинди фатиха! (Матфей 4:4). «Йәһвә өстәле» тәмле ашамлыклардан чын мәгънәдә сыгылып төшә (1 Коринфлыларга 10:21, ЯД). «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша без рухи яктан кирәк булганның барысын да алабыз.
21 Ләкин бу Алла белән әзерләнә торган сый мәҗлесенең әле барысы да түгел. Без бүген катнаша торган рухи сый мәҗлесе безгә Алла тарафыннан вәгъдә ителгән физик ризыкның яңа дөньяда муллыгы булачагына искәртмә булып хезмәт итә. Ул чакта «симез нигъмәтләрдән ашауга» шулай ук физик ашауның муллыгы да керәчәк. Беркем дә рухи һәм физик яктан да ач булмаячак. Бу Гайсә булуының «галәмәте» турында пәйгамбәрлектә искә төшерелгән «ачлыктан» бүген җафаланган имандашларыбыз өчен нинди соң юаныч! (Матфей 24:3, 7). Һичшиксез, аларга мәдхия җырлаучының сүзләре юаныч бирәләр. Ул: «Җирдә, тау башларында азыкка муллык булачак»,— дип җырлаган (Мәдхия 71:16).
22, 23. а) Нинди «япма» алып куелган булачак һәм ул ничек алып куелган булачак? б) Йәһвә «халкы өстеннән хурлау» ничек бетерелгән булачак?
22 Тагын да искиткечрәк вәгъдә турында хәзер тыңлагыз. Гөнаһ һәм үлемне «япма» белән чагыштырып, Исай: «Барлык халыкларны каплый торган япманы, бөтен кабиләләр өстендә ята торган япманы бу тауда [Йәһвә] юк итәчәк»,— дип әйтә (Исай 25:7). Күз алдыгызга гына китереп карагыз! Бөркү япма кебек кешеләр өстендә ята торган гөнаһ һәм үлем моннан ары булмас. Алланы тыңлаучан һәм аңа тугры кешеләр Гайсәнең йолып алу корбаныннан тулысынча файда алачак көнне ничек соң без көтәбез! (Ачыш 21:3, 4).
23 Шул искиткеч көннәргә күрсәтеп, Алла тарафыннан рухландырылган пәйгамбәр: «Үлем мәңгегә юк ителәчәк һәм Ходай Алла барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк һәм барлык җир буенча Үз халкы өстеннән каты хурлауны бетерәчәк; чөнки Ходай шулай әйтә»,— дип безне ышандыра (Исай 25:8). Беркем дә картлыктан яисә авырудан үлмәячәк. Беркемгә дә яраткан кешенең үлеме буенча кайгырып еларга туры килмәячәк. Нинди фатиха! Моннан тыш, җирнең бер урынында да Алла һәм аның хезмәтчеләре шундый озак түзгән каты хурлау һәм ялган пропаганда булмаячак. Ни өчен булмаячак? Чөнки Йәһвә аның чыганагын — ялганның атасын, Иблис Шайтанны юк итәчәк. Шулай ук Иблиснең орлыгын да бетерәчәк (Яхъя 8:44).
24. Яктылыкта йөрүчеләр Йәһвәнең алар өчен эшләгән бөек эшләренә ничек мөгамәлә итәләр?
24 Йәһвә куәтенең мондый күрсәтүләре турында уйлаганда, яктылыкта йөрүчеләр: «Менә Ул, безнең Аллабыз! Аңа без өмет баглаган идек һәм Ул безне коткарды! Бу Ходай; Аңа без өмет баглаган идек; Аның коткаруына шатланыйк һәм күңел ачыйк»,— дип кычкырырга дәртләндерү кичерәләр (Исай 25:9). Озакламый бар тәкъва кешеләр шатланачаклар. Караңгылык тулысынча таралачак, ә Аллага тугрылыклы булган кешеләр мәңге Йәһвә яктылыгы белән ләззәтләнәчәкләр. Яхшырак өмет була аламы? Әлбәттә, юк!
Сез аңлата аласызмы?
• Бүген яктылыкта йөрү ни өчен мөһим?
• Исай Йәһвә исемен ни өчен мактаган?
• Ни өчен дошманнар Алла халкының сафлыгын беркайчан да бетерә алмаячаклар?
• Яктылыкта йөрүчеләрне нинди мул фатихалар көтә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрация]
Яһүдиядә яшәүчеләр балаларын Молохка корбан итеп китергәннәр.
[25 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвәнең бөек эшләре турындагы белемнәр Исайны Йәһвә исемен данларга дәртләндергән.
[26 биттәге иллюстрация]
Тәкъва кешеләр Йәһвә яктылыгы белән мәңге ләззәтләнәчәкләр.