Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алкоголь белән бәйле проблемалар. Өлкәннәр нәрсә белән ярдәм итә алалар?

Алкоголь белән бәйле проблемалар. Өлкәннәр нәрсә белән ярдәм итә алалар?

Алкоголь белән бәйле проблемалар. Өлкәннәр нәрсә белән ярдәм итә алалар?

ЭЧҮНЕ ташлар өчен ул нинди генә алымнар кулланып карамады! Бернәрсә дә ярдәм итми иде. Ул җыелышның өлкәннәре белән сөйләшеп карагач, алар борчылу белдереп аңа уртача булу турында Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирделәр. Ләкин аларның бар тырышлыклары да юкка гына булган. Ул тагын күбрәк эчә башлаган һәм ахырда аңа «алкоголизм» дигән диагноз куйганнар.

Бу очракларда мөһим сорау барлыкка килә: өлкәннәр алкоголь белән проблемалар булган кардәшләренә нәрсә белән ярдәм итә алалар?

Әлбәттә, Изге Язма берничек тә эчкечелеккә юл куймый. Моннан тыш, җыелыштагы җаваплы кардәшләр озак вакыт эчүче һәм тәүбә итмәүче эчкечеләрнең җыелыштан чыгарылуы турында кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш (1 Коринфлыларга 5:11—13; Галатларга 5:19—21). Әмма өлкәннәр җыелышның алкоголь белән мавыгучы һәм тәүбә итүче әгъзаларына иң беренче чиратта ярдәм итү ягын карарга тиешләр. Әгәр дә өлкән янына алкоголь белән проблемалары булган рухи абый яисә рухи апа ярдәм сорап килсә, аңа нәрсә эшләргә?

Иң беренче итеп: бер тапкыр очраклы рәвештә күп эчкән һәм эчеп исерү гадәткә кергән кешеләр арасында аерма барлыгын билгеләргә кирәк. Бер тапкыр күп эчкән һәм исергән Нух пәйгамбәр мисалын исегезгә төшерегез (Яшәеш 9:20, 21). Әлбәттә, Нух эчкече булмаган. Изге Язмаларның башка бер генә җирендә дә ул исерек булган дип әйтелми. (Еврейләргә 11:7 не чагыштырыгыз.)

Шуңа күрә өлкән янына мондый проблемалы кардәш килгәч, түбәндәгеләрне билгеләргә кирәк: бу бары тик бер генә тапкыр булганмы? Бу кеше саклык күрсәтергә һәм булган хәлне кабатламаска әзерме? Ул үз хатасын ачык итеп таныймы һәм Алла кичерүен эзлиме? Бәлкем, бу вакыйга тирә-яктагы кешеләрнең зур гаепләүләренә китермәгәндер? Әгәр дә бу һәм охшаш сорауларга «әйе» дип җавап биреп булса, өлкәннәргә «юашлык рухында» һәм ярату белән кешенең башка хатасын кабатламаска тәвәккәллеген ныгытып, чамалап эчүгә карата киңәш бирергә кирәк (Галатларга 6:1).

Әмма ләкин алкоголь белән бәйле булган проблемалар кабатланса яисә кеше турында яман сүзләр таралса нәрсә эшләргә? Андый очракта бу сорауны хокук комитетына карарга кирәк. Ләкин кешегә ярдәм итәр өчен өлкәннәргә башта ачыкларга кирәк: проблеманың сәбәбе...

...Эчкечелекме?

Бу берәр нәрсәне үзгәртәме? Әйе, бик күпне үзгәртә! Мәкалә башында китерелгән вакыйгадан күренгәнчә: әгәр дә кеше эчкечелек белән җафалана икән, аңа чамалап эчәргә кирәк дип киңәш бирү, әлбәттә, файдасыз. Ни өчен? Чөнки эчкече эчә башлагач, ул гадәттә күпме эчүе турында контролен югалта, шуңа күрә күпчелек наркологлар аларга алкогольдән бөтенләй тыелуны тәкъдим итәләр.

Өстәвенә, күп кенә эчкечеләр үзләрендә мондый проблема барлыгын кире кагалар. Бу аларны тәүбә итмәүче һәм озак вакыт эчүчеләр итеп сурәтлиме? Бу алай булмаска да мөмкин. Эчкечеләрнең килеп чыккан ситуацияне гадәттә объектив кабул итә алмауларын истә тотарга кирәк. Алкоголь аларны физик, эмоциональ, рухи һәм акыл ягыннан җәфалаганын онытмаска кирәк. Шуңа күрә аларда алкоголь белән бәйле проблемалар барлыгын аңлатуы авыр.

Мондый очраклар белән очрашканда җыелыш өлкәннәренә түбәндәгеләр турында уйларга кирәк.

Кешенең эчкечелек белән җәфалануын ничек белергә? Мәсәлән, 1992 елның 8 июлендә бастырып чыгарылган «Гаиләдәге эчкече» дигән мәкаләләргә (рус) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анда эчкечелекнең үзенчәлекләре сурәтләнә.

Сак булыгыз! Кайчакта эчкечелек башка проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин. Мәсәлән, бер җыелыштагы рухи апа нык депрессиясен җиңәргә ярдәм сорап өлкән янына килгән. Ләкин кардәшләрнең барлык тырышлыкларына карамастан, депрессия үтмәгән. Соңрак өлкәннәр бу рухи апаның алкоголь белән бәйле проблемалары барлыгын белгәннәр. Рухи апага ярдәм итәргә тырышып, алар бу рухи апаның эчкечелек белән җәфаланганын ачыклаганнар. Аңа ярдәм күрсәткәннән соң, ул үз-үзен яхшырак хис итә башлаган.

Эчкечегә аңарда алкоголь белән бәйле проблемалар барлыгын аңларга ничек ярдәм итеп була? «Без сине бик күп эчәсең дип уйлыйбыз», дигән фразаларны һәм гомумиләштерүләрне кулланмагыз. Мондый сүзләр эчкечене тагын да ныграк үз-үзен якларга дәртләндерергә мөмкин. Моның урынына, кешегә эчү һәм аның нәтиҗәләре белән бәйле булган ниндидер ачык фактларга конкрет күрсәтеп була. Кеше белән аңа карата тирән кызыксыну күрсәтә торган тон белән сөйләшү мөһим. Мәсәлән: «Без синең хәлең турында бик нык кайгырабыз. Безне... кебек фактлар бик нык борчый»,— дип әйтергә мөмкин.

Эчкечелекне җиңә алган бер өлкән мондый киңәш бирә: «Мин кешенең мәсәлән, эшендә яисә өендә нинди проблемалар барлыкка килгәнен билгеләргә мөһим икәнен аңладым. Аннан соң, сораулар биреп, кешегә алкоголь аның барлык проблемаларының башлангычы икәнен күрергә ярдәм итәргә мөмкин. Мин шундый бер әңгәмәне искә төшерәм:

— Синең аракы эчүең гаилә тормышыңа тәэсир итәме?

— Юк, нигә?

— Син үз хатының белән талашасыңмы?

— Әйе.

— Синең эчүеңнең сезнең талашуыгызга кагылышы бармы?

— Юк.

— Сез талашканда син эчкән идеңме?

— Һем-м-м... Әйе.

Без кайбер проблемаларны карап чыкканнан соң, мин аңа һәрбер очракта диярлек аларның талашулары эчү белән бәйле икәнен аңларга ярдәм итә алдым».

Профессиональ ярдәм кирәкме? Эчкечелек белән җафаланган кешегә бәлкем, мондый ярдәм кирәк тә булыр. Әлбәттә, өлкәннәр савыктыруның берәр конкрет төрен тәкъдим итмәячәкләр — кеше моны үзе карар итә. Шулай ук профессиональ ярдәмнән баш тартуны тәүбә итәргә теләмәү кебек карау мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта катылык кирәк. Кеше бу проблеманың чишелүенә Йәһвә фатихасы бәйле — Алла аңа мәсихчеләр җыелышы әгъзасына кебек караячакмы — икәнен ачык итеп аңларга тиеш.

Кешене җыелыш белән аралашудан мәхрүм итәргә кирәкме? Барысы да кеше үзенең эчүенә ничек карый икәненә бәйле. Бәлкем, аңа аңлатып бирергә сезнең барлык тырышуыгызга карамастан, ул барыбер белә торып эчүен дәвам итәдер? Моңа бәйле «Аноним эчкечеләр» дигән китапта эш бирүчеләргә кызыклы киңәшләр бирелә: «Әгәр дә сез кешенең эчүен ташларга теләмәвен күрәсез икән, аны эштән куарга мөмкин... Мондый эшчене эштән куу, бәлкем, аның файдасына хезмәт итәр. Бу эчүне ташлар өчен аңа кирәкле сәбәп булып хезмәт итәр» («Alcoholics Anonymous»). Әгәр дә кешенең алкогольга карата мөнәсәбәте җыелышның сафлыгы саклансын өчен, аны аралашудан мәхрүм итүне таләп итә икән, нәкъ шулай ук бу чара эчүне ташлар өчен, бәлкем, аңа кирәкле сәбәп булып хезмәт итәр.

Әгәр дә сез кешенең чыннан да эчүен ташларга теләвен белсәгез нәрсә эшләргә? Әгәр дә кеше ярдәмне кабул итәргә әзер икән, аның сүзләре эшләреннән аерылып тормый икәнен күрер өчен, мөгаен вакыт кирәк булыр. Профессиональ ярдәм файдалы булыр, бәлкем. Әлбәттә, бу гына проблеманы хәл итә алмаганын аңларга кирәк.

Гадәттә кешегә даими ярдәм, бигрәк тә рухи ярдәм кирәк. Элегрәк ул бәлкем, күңелсезлек я ачу тойгысын җиңәр өчен, эштәге проблемалар һәм башка авырлыклар турында онытыр өчен алкоголь куллангандыр. Хәзер аңарга бу нәрсәгә китергәнен аңлар һәм үз фикер йөртүен үзгәртер өчен ярдәм кирәк булачак. Өстәвенә, кешене гаеп яисә үз-үзеңдә ышанмаучан булу тойгылары белән барлыкка китерелгән начар эмоцияләр озак вакыт җәфаларга мөмкин. Ул, бәлкем, Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәргә хокукы юк дип уйларга мөмкин һәм аңа Алла белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне яңадан булдырыр өчен ярдәм кирәк булыр. Аның белән бергә һәм аңарга ярдәм сорап дога кылу һәм Алла Сүзеннән юанычлы искәртмәләр аның куркуларын һәм шикләнүләрен таратачак (Якуп 5:14—16).

Аягын сындырган кеше күпмедер вакыт ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук эчүне ташларга тырышкан кешегә дә ярдәм — кайгысы белән уртаклашучы һәм игътибарлы тыңлаучы кирәк булачак. Сезнең мондый кешеләргә ярдәм итәсегез киләме?

«Минем янга өлкәннәр һәм башка рухи абыйлар килгәннәр иде,— дип сөйли эчүен ташларга тырышкан бер кардәш.— Аларның яратулары һәм аңлаулары өчен мин шулхәтле рәхмәтлемен, сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Мин кабат Йәһвәгә дога кыла алуыма шундый шат идем! Моңардан мин җанымда шундый җиңеллек сиздем!»

Эчкечелек белән көрәшкән икенче Шаһит болай дип сөйли: «Кардәшләр миңа ничек кенә ярдәм итмәделәр! Алар хәтта миңа җыелышларда аларның янына утырырга тәкъдим итәләр иде, чөнки мин анда барырга курка идем. Бер кардәш миңа аеруча ярдәм итте. Миңа бик кирәк булган чакларда ул бар булган эшләрен калдырып, минем янга килә иде. Мин аның яратуы һәм түземлеге өчен шулхәтле рәхмәтлемен!»

Кайбер чакларда эчүен ташларга теләгән кешегә бу проблеманы уңышлы җиңә алган кардәш белән сөйләшү файдалы. Ни өчен? Чөнки бу кеше эчүне ташлар өчен күпме тырышлык кирәк икәнен аңлый. Өстәвенә, аның үз үрнәге эчүне ташларга мөмкин икәнен күрсәтә. Һәм моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки эчүче өчен тере үрнәк меңләгән өйрәтүләрдән кыйммәтлерәк.

Ә кеше үзен кулдан ычкындырып, яңадан эчә башласа? Бу хәл булырга мөмкин. Шул чакта кабат сорау барлыкка килә: эчкече үзе бу хәлгә ничек мөгамәлә итә? Ул чыннан да алкоголь проблемасын җиңәргә тели икәненә сез ышанасызмы? Максатына ирешер өчен аңа ике тапкыр күбрәк көч куярга туры киләчәген ул аңлыймы? Әгәр дә аңласа, аңа ярдәм һәм шәфкать кирәк булачак.

Шулай итеп, кеше эчкече булганга күрә генә аны җыелыш белән аралашудан мәхрүм итү мәҗбүри түгел. Әгәр дә ул чын күңеленнән эчүен ташларга тели икән, аңарга моның өчен мөмкинлек бирергә кирәк. Ә кеше үз эшләре белән эчүен ташларга теләмәвен күрсәтсә? Әгәр дә ул өзлексез эчә икән һәм һәркайсы сүзләр һәм тырышлыклар юкка гына китә икән, нәрсә эшләргә? Шул чакта ул 1 Коринфлыларга 5:11—13 буенча җыелыш белән аралашудан мәхрүм ителергә тиеш.

Берәр кешегә эчү проблемасын җиңәргә ярдәм итәргә теләгән кешегә зур үткенлек, түземлелек һәм каты булу кирәк булачак. Бу очракта тик: «Үз-үзеңне кулга ал» яисә «Әгәр дә син Йәһвәне яратасың икән, син эчүне ташлыйсың»,— дип әйтүләр генә аз.

Эчкечелекнең асылын аңларга тырышыгыз: нәрсә ул һәм кешегә ничек тәэсир итә. Эчкече проблеманы гадәттә кире кага икәнен истә тотыгыз. Ул стена куйган кебек ярдәмнән кача. Сезгә аның эчү белән проблемалары барлыгына һәм аның ярдәмгә мохтаҗ булуына ышандырырга кирәк. Мондый таяныч һәм ярдәм аңарга даими рәвештә кирәк булачак. Ләкин максат һәркайсы көч куюга лаеклы түгелме?

Эчкечелек проблемасын җиңгән бер рухи апа болай дип әйткән: «Өлкәннәр күп ярату белән мәрхәмәтлек күрсәттеләр һәм мин һәр көн Йәһвәгә аларны минем янга җибәргәне өчен рәхмәтләремне әйтәм. Хәзер минем акылым саф. Һәм мин Йәһвәгә саф вөҗданым белән мөрәҗәгать итә алам. Мин шулай ук җыелышның барлык очрашуларына йөрим һәм бу миңа зур шатлык китерә». Көтү турында бик теләп кайгыртучанлык күрсәтеп, үз көчләрен һәм вакытларын сарыф иткән өлкәннәргә мондый кешеләр ничек соң рәхмәтле! (1 Питер 5:1, 2).