«Рабби чыннан да... терелеп торды!»
«Рабби чыннан да... терелеп торды!»
Гайсә шәкертләренең аларның Раббиларын җәзалап үтергәч, ничек кайгырганнарын күз алдына китереп карагыз! Аларның өметләре Гайсә белән бергә үлгән кебек тоела иде; аның җансыз гәүдәсен Аримафея шәһәреннән булган Йосыф кабергә салган. Шулай ук Гайсә яһүдиләрне Рим җәберләвеннән азат итәр дигән өмет чаткысы да сүнде.
ӘГӘР ДӘ Гайсәнең үлеме белән барысы да беткән булса, аның шәкертләре башка күп ялган мәсихләр артыннан баручылар кебек таралырлар иде. Ләкин Гайсә яңадан исән! Изге Язма нигезендә, ул терелеп торгач, берничә тапкыр шәкертләренә күренгән. Аларның кайберләре: «Рабби чыннан да үлгән җиреннән терелеп торды!» — дип сокланып сөйләгәннәр (Лука 24:34).
Гайсәнең шәкертләренә аңа, Мәсихкә кебек, иман итүләрен якларга туры килгән. Һәм иң беренче алар Гайсәнең Мәсих булуының каты дәлиле итеп, аның яңадан терелеп торуына күрсәткән булганнар. «Рәсүлләр исә бөек көч белән Рабби Гайсә Мәсихнең яңадан терелеп торуына шаһитлык бирделәр» (Ап. эшләре 4:33).
Әгәр дә берәр кеше Гайсәнең терелүе ялган дип, мәсәлән, аның берәр шәкертенең шаһитлыгы булса, я Гайсәнең гәүдәсе кабердә калды дигән фактлар китереп, исбат итә алса, мәсихчеләр дине иң башында ук юк булыр иде. Ләкин бу алай булмаган. Мәсихнең исән икәнен белеп, Гайсә артыннан баручылар бөтен кешегә ишеттерерлек итеп аның терелүен
игълан итә башлаганнар һәм күп халык терелгән Мәсихкә иман иткән.Гайсә Мәсихнең терелүенә сез дә ни өчен иман итә аласыз? Бу чыннан да булган икәненең нинди дәлилләре бар?
Барлык дәлилләргә дә игътибар итү ни өчен кирәк?
Инҗилнең дүрт китабы да Гайсә Мәсихнең терелүе турында шаһитлык бирә (Матфей 28:1—10; Марк 16:1—8; Лука 24:1—12; Яхъя 20:1—29) *. Мәсихче Грек Язмаларының башка кисәкләрендә Гайсә Мәсихнең терелүе турында ышаныч белән әйтелә.
Шәкертләрнең Гайсәнең терелүен вәгазьләүләренә гаҗәпләнерлек түгел! Әгәр дә ул чыннан да Алла тарафыннан үлем хәленнән терелтелгән икән, бу кайчан да булса дөньяда игълан ителгән яңалыкның иң искиткече. Бу Алланың бар икәнен һәм моннан да бигрәк Гайсәнең хәзер дә яши икәнен аңлата.
Безнең өчен бу нәрсәне аңлата? Гайсә: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип дога кылган (Яхъя 17:3, ЯИ). Әйе, безнең Гайсә һәм аның Атасы турындагы яшәү өчен мөһим булган белемнәрне алырга мөмкинлегебез бар. Әгәр дә без бу белемнәрне тормышта кулланабыз икән, хәтта үлсәк тә, без дә терелтелә алабыз, Гайсә дә терелтелгән булган бит (Яхъя 5:28, 29). Без Алланың данлы Улы, патшаларның Патшасы, Гайсә Мәсих кулындагы Алланың күктәге Патшалыгы идарәсе астында җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өметенә ия була алабыз (Исай 9:6, 7; Лука 23:43; Ачыш 17:14).
Шуңа күрә Гайсә терелтелгән булганмы дигән сорау бик мөһим. Бу сорауның җавабы белән безнең хәзерге һәм киләчәктәге тормышыбыз бәйле. Менә ни өчен без Гайсә үлгән һәм терелтелгән булуының дүрт дәлилен сезгә җентекләп тикшерергә тәкъдим итәбез.
Гайсә чыннан да җәзалау баганасында үлгән булган
Кайбер скептиклар Гайсә баганага кадакланган булса да, чынбарлыкта исә үлмәгән дип раслыйлар. Аларның сүзләре буенча, Гайсә үлемгә якын гына булган һәм кабер суыклыгы аны аңына килергә мәҗбүр иткән. Ләкин бар булган чыганаклар Гайсәнең җансыз гәүдәсе кабергә салынганлыгын исбат итә.
Гайсә бар кешеләр алдында җәзалап үтерелгәнгә күрә, аның чыннан да җәзалау баганасында үлүенең шаһитләре булган. Аның үлемен җәзалап үтерү өчен җаваплы булган йөзбашы раслаган. Бу йөзбашы үз эшен бик оста башкарган һәм аның йөкләмәләренә җәзалап үтерү урынында үлемне раслау йөкләмәсе кергән. Өстәвенә, Рим башлыгы Понтий Пилат Гайсә үлгәнне раслаганнан соң гына Аримафея шәһәреннән булган Йосыфка гәүдәне күмәр өчен алырга рөхсәт иткән (Марк 15:39—46).
Кабер буш
Буш кабер Гайсәнең шәкертләре өчен аның терелүенең беренче дәлиле булып хезмәт иткән һәм бу факт шиксез булып кала. Гайсәне яңа, әле беркем дә күмелмәгән урында җирләгәннәр. Бу кабер җәзалап үтерү урынына якын булган һәм ул вакытта аны җиңел генә табарга мөмкин булган (Яхъя 19:41, 42). Инҗилнең дүрт китабы да, Гайсә үлгәннән соң бер көн үткәч, иртән аның дуслары кабер янына килгәндә, анда Гайсәнең гәүдәсе булмавын бер булып раслыйлар (Матфей 28:1—7; Марк 16:1—7; Лука 24:1—3; Яхъя 20:1—10).
Буш каберне күреп, Гайсәнең дуслары кебек, дошманнары да шаккатканнар. Дошманнар аның үлемен һәм җирләнүен күптән көткәннәр иде. Үз максатларына ирешкәч, алар алдан күреп эш итеп, каберне печатьләгәннәр һәм аның кырыена сакчылар билгеләгәннәр. Шуңа да карамастан, атнаның беренче көнендә, таң атканда кабер буш булган.
Гайсәнең гәүдәсен аның дуслары алганмы? Юктыр, чөнки Инҗил китаплары буенча алар Гайсә үлеменнән соң нык кайгырганнар. Шулай ук Гайсә шәкертләренең, алар белүенчә, ялган булган өчен эзәрлекләнүләре һәм үлем кичерергә әзер булулары бик шикле.
Кабердән Гайсәнең гәүдәсен кем алган соң? Әлбәттә, Гайсәнең дошманнары түгел. Әгәр дә алар моны эшләгән булса да, соңрак Гайсә шәкертләренең Гайсәнең терелүе турында раслауларын кире кагар өчен аның гәүдәсен һичшиксез чыгарырлар иде. Ләкин һич тә алай булмаган, чөнки бу очракта Алла моны үзе эшләгән.
Берникадәр вакыт узгач, Питерның болай дип әйткән сүзләренә Гайсә дошманнары бернәрсә дә каршы әйтә алмаганнар: «Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыңлагыз: Назаретлы Гайсә, Аның аркылы сезнең арагызда Алла тарафыннан эшләнгән кодрәтле эшләр, могҗизалар һәм галәмәтләр белән Алла тарафыннан сезгә тәсдыйк ителгән Зат иде, сез моны үзегез дә беләсез. Алланың мәгълүм киңәше һәм алдан күрә белүе белән бирелгән Бу Ирне сез тотып алдыгыз да, канунсызлар кулы белән тәрегә кадаклатып үтердегез; Әмма Алла, үлем богауларын өзеп, Аны яңадан терелтте, чөнки үлем Аны тотып кала алмады. Чөнки Давыт Аның хакында болай диде: „Мин Раббины һәрвакыт үземнең алдымда күрдем... хәтта тәнем дә өмет белән яшәр. Чөнки Син минем җанымны тәмугта [гадеста] калдырмассың һәм Үзеңнең Изгеңә череп бетүне күрергә ирек бирмәссең“» (Ап. эшләре 2:22—27).
Яңадан терелгән Гайсәне күп кешеләр күргән
Инҗил китапларының бер язучысы Лука Ап. эшләре китабында болай дип яза: «[Гайсә] газап чиккәннән соң кырык көн буена Ул Үзенең тере икәнен исбат итүче күп санлы дөрес дәлилләр белән аларга [рәсүлләргә] күренде һәм Алла Патшалыгы хакында сөйләде» (Ап. эшләре 1:2, 3). Кайбер шәкертләренә терелгән Гайсә: бакчада, юлда, ашау вакытында һәм Тибериас диңгезе янында — төрле шартларда күренгән (Матфей 28:8—10; Лука 24:13—43; Яхъя 21:1—23).
Тәнкыйтьчеләр Гайсәнең бу күренүләрен шик астына куялар. Алар Инҗил язучылары бу вакыйгаларны уйлап чыгарганнар дип раслыйлар, яисә Инҗил китапларындагы капма-каршылыклар булып күренгән мәгълүматларга күрсәтәләр. Чынлыкта Инҗил китапларының кечкенә аермалары аның язучыларында яшерен килешү булмаганын исбат итәләр. Инҗил язучыларының берәрсе Гайсә Мәсихнең җирдәге тормышының кайбер вакыйгаларын сурәтләп, Инҗил китапларының башкаларын тулыландыручы өстәмәләр китергәндә, безнең Гайсә турындагы белемнәребез арта.
Терелгән Гайсәнең күренүләре тик галлюцинация гына булганмы? Моңа охшаш аргументлар бернинди дә тәнкыйтьне күтәрә алмыйлар, чөнки Гайсәне күп кешеләр күргән. Алар арасында балыкчылар, хезмәтче, хатын-кызлар һәм Гайсәнең терелүенә бәхәссез дәлилләр алгач кына ышанган шикләнүче рәсүл Тома да булган (Яхъя 20:24—29). Кайбер очракларда Гайсәнең шәкертләре яңадан терелгән үз Раббиларын башта танымаганнар. Ә бер тапкыр аны 500 дән артык кеше күргән. Рәсүл Паул бу вакыйганы Гайсәнең терелүенә дәлил итеп китергәндә аларның күбесе исән иде әле (1 Коринфлыларга 15:6).
Гайсә Мәсих исән һәм кешеләрнең тормышларына тәэсир итә
Гайсәнең терелүе мәгънәсез сорау гына түгел, ул кызыксынганга күрә яисә бәхәсләшер өчен каралмый. Гайсә исән дигән факт барлык җирдәге кешеләргә уңай тәэсир итә. Беренче гасырдан башлап мәсихчеләр диненә кызыксынусыз яисә дошманнарча караган кешеләрнең күпчелеге бу чын дин дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Аларның карашларын нәрсә үзгәрткән? Изге Язманы җентекләп тикшерү аларны Алла Гайсәне күктәге тормышка данлы рухи зат итеп терелткәненә ышандырган (Филиплыларга 2:8—11). Бу кешеләр Гайсәгә һәм Йәһвә Алланың Гайсәнең йолып алу корбаны аша кешеләрне коткару ниятенә иман итә башлаганнар (Римлыларга 5:8). Алла ихтыярын үтәп һәм Гайсә тәгълиматлары буенча яшәп, алар чын бәхеткә ия булганнар.
Беренче гасырда мәсихче булу нәрсәне аңлатканын уйлап карагыз. Бу аларга югары дәрәҗә дә, хакимлек тә, байлык та бирмәгән. Киресенчә, беренче гасыр мәсихчеләре иманнары өчен «[үз] мал-мөлкәтләрен талауларын шатлык белән кабул иткәннәр» (Еврейләргә 10:34). Мәсихче юлына баскан кешеләрне фидакарьлек, эзәрлекләүләр кичерү һәм еш кына җәфа чигү тормышы көткән.
Мәсихчеләр булыр алдыннан кайберәүләр бай булганнар яисә яхшы карьера ясый алганнар. Тарс шәһәреннән булган Савл Канунга өйрәтүче күренекле Гамалиилда укыган һәм яһүдиләр арасында атаклылыкка ия була башлаган (Ап. эшләре 9:1, 2; 22:3; Галатларга 1:14). Әмма Савл рәсүл Паул булган. Ул һәм күп кенә башкалар бу дөнья тәкъдим иткән абруй һәм хакимияттән баш тартканнар. Ни өчен? Алар моны Алла вәгъдәләрендә нигезләнгән искиткеч өмет һәм Гайсә Мәсихнең үлем хәленнән терелеп торуы турында хәбәрне игълан итәр өчен эшләгәннәр (Колосслыларга 1:28). Алар хакыйкать өчен газаплар чигәргә әзер булганнар һәм хакыйкатьтә аларның шикләре булмаган.
Нәкъ шуны ук бүген миллионлаган кешеләр турында да әйтеп була. Алар Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья җыелышында тупланган. Шаһитләр сезне 2001 елның 8 апрелендә, якшәмбе көнне кояш баткач һәр ел үткәрелә торган Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен алар белән бергә үткәрергә чын күңелдән чакыралар. Алар сезнең бу очрашуда һәм шулай ук Патшалык залларында үткәрелә торган Изге Язмаларны өйрәнүләргә килүегезгә бик шат булырлар.
Гайсәнең үлеме һәм яңадан терелүе турында гына түгел, ә шулай ук аның тормышы һәм тәгълиматлары турында да күбрәк белергә тырышыгыз. Ул безне үзе янына килергә чакырган (Матфей 11:28—30). Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих турында төгәл белемнәрне хәзер алыгыз. Бу сезнең өчен кадерле Улының кулында булган Алла Патшалыгы идарәсе астында мәңгелек тормышны аңлата ала.
[Искәрмә]
^ 8 абз. Инҗил китаплары чынлыгының дәлилләре турында «Күзәтү манарасы» журналының 2000 ел 1 июль санында «Инҗил китаплары: тарих яисә мифмы?» дигән мәкаләсеннән укыгыз.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Гайсә Мәсихнең эзеннән баручы булгач, миллионлаган кешеләр чын бәхет тапканнар.
[6 биттәге иллюстрация]
From the Self-Pronouncing Edition of the Holy Bible, containing the King James and the Revised versions