Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухилык турында уйланыгыз һәм яшәгез!

Рухилык турында уйланыгыз һәм яшәгез!

Рухилык турында уйланыгыз һәм яшәгез!

«Рухи уйлар — яшәү» (РИМЛЫЛАРГА 8:6).

1, 2. Изге Язмаларда «тән» белән «рух» бер-берсенә ничек каршы куела?

ТӘН теләкләренә ирек бирүне чиктән тыш мактый торган бозык җәмгыятьтә яшәп, Алла каршында әхлакый яктан саф калу бик җиңел түгел. Ләкин Изге Язмада «рух» белән «тән» каршы куела һәм гөнаһлы тән теләкләре артыннан йөрүнең куркыныч нәтиҗәләре белән Алланың изге рухын тыңлауның фатихалы җимешләре арасында ачык аерма күрсәтелә.

2 Мәсәлән, Гайсә Мәсих: «Тормыш бирүче Рухтыр, тәннең һич тә файдасы юк; сезгә сөйләгән сүзләрем рухтыр һәм тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 6:63). Галатиядагы мәсихчеләргә Паул: «Тән рухка каршы булганны, ә рух тәнгә каршы булганны тели: алар бер-берсенә каршы торалар»,— дип язган (Галатларга 5:17). Паул шулай ук: «Үзенең тәненә чәчүче тәннән черү урачак, ә рухка чәчүче рухтан мәңгелек тормыш урачак»,— дип әйткән (Галатларга 6:8).

3. Яман теләкләрдән һәм һәвәслекләрдән котылыр өчен нәрсә кирәк?

3 Йәһвәнең изге рухы, ягъни аның эш итү көче ярдәмендә пычрак «тән теләкләреннән» һәм гөнаһлы тәннең зарарлы идарәсеннән уңышлы котылып була (1 Питер 2:11). Зарарлы һәвәслек богауларыннан котылыр өчен, Алла рухының ярдәмен алу мөһим, чөнки Паул: «Тән уйлары — үлем, ә рухи уйлар — яшәү һәм тынычлык»,— дип язган (Римлыларга 8:6). Рухи уйлар нәрсә ул?

«Рухи уйлар»

4. «Рухи уйлар» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата?

4 Паул «рухи уйлар» турында язганда, ул «акыл төзелеше, фикер йөртү ысулы... максат, зур теләк, омтылуны» аңлата торган грек сүзен кулланган. Бу сүзгә охшаш фигыль «уйларга, болай яисә башкача ниятләнгән булу» дигән мәгънәне йөртә. Ягъни рухилык турында уйлану Йәһвәнең эш итә торган көченә буйсынуны һәм аның белән рухлануны аңлата. Бу үзебезнең уйлавыбызны, карашларыбызны һәм омтылуларыбызны үз теләгебез буенча Алланың изге рухы тәэсиренә тулысынча буйсындырабыз дигәнне аңлата.

5. Изге рух тәэсиренә безгә ни дәрәҗәдә буйсынырга кирәк?

5 «Рух буенча коллар» булырга кирәк дип, Паул безгә изге рух тәэсиренә ни дәрәҗәдә буйсынырга кирәк икәнлегенә басым ясый (Римлыларга 7:6, ЯД). Гайсәнең йолым корбанына иман итү нигезендә мәсихчеләр гөнаһ хакимлегеннән азат ителгәннәр һәм шуның белән гөнаһ өчен «үлгәннәр», ягъни аның коллары булудан туктаганнар (Римлыларга 6:2, 11). Бу, образлы әйткәндә, үле кешеләр туры мәгънәдә тере һәм Мәсих артыннан «тәкъвалыкның коллары» буларак барырга ирекле (Римлыларга 6:18—20).

Зур үзгәреш

6. «Тәкъвалыкның коллары» булган кешеләр нинди үзгәреш кичерәләр?

6 Мәсихчеләр «гөнаһ коллары» булудан туктап һәм Аллага «тәкъвалык коллары» булып хезмәт итә башлап, зур үзгәреш кичерәләр. Моны кичергән кайбер кешеләр хакында Паул «[сез] безнең Алланың Рухы һәм безнең Раббиның исеме Гайсә Мәсих белән сафландыгыз... изгеләндегез... акландыгыз» дип язган (Римлыларга 6:17, 18; 1 Коринфлыларга 6:11).

7. Барысына да Йәһвә күзләре белән карау ни өчен мөһим?

7 Мондый искиткеч үзгәрешләр кичерер өчен, иң беренче барысына да Йәһвә Алла ничек карый икәнен белергә кирәк. Күп гасырлар элек мәдхия җырлаучы Давыт: «Күрсәт миңа, Ходай, Синең юлларыңны... Синең хакыйкатеңә мине юнәлдер һәм өйрәт мине»,— дип үтенеп сораган (Мәдхия 24:4, 5). Йәһвә Давытны тыңлаган һәм Алла бүген дә үзенең хезмәтчеләренең охшаш догаларын тыңларга әзер. Алла юллары һәм хакыйкате саф һәм изге булганга күрә, бездә пычрак тән теләкләре артыннан барырга вәсвәсә барлыкка килгәндә, алар турында уйлану безгә ярдәм итәчәк.

Алла Сүзенең иң мөһим роле

8. Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү бик кирәк?

8 Алла Сүзе, Изге Язмалар, Алланың рухы тәэсире астында язылган. Шуңа күрә, изге рухка безгә тәэсир итәргә мөмкинлек бирер өчен, безгә Изге Язмаларны мөмкин булганча һәр көн уку һәм өйрәнү бик мөһим (1 Коринфлыларга 2:10, 11; Ефеслыларга 5:18). Әгәр дә без акылыбызны һәм йөрәгебезне Изге Язмаларның хакыйкатьләре белән тутырабыз һәм аның принципларын үзләштерәбез икән, безгә безнең рухилыкка һөҗүм итүләргә каршы торырга җиңелрәк булачак. Әйе, әхлаксыз вәсвәсәләр барлыкка килгәндә Алла рухы безнең истә Изге Язмалардан «ачышларны [«искәртмәләрне», ЯД]» һәм принципларны чакырачак һәм алар безгә Алла ихтыяры буенча барырга тәвәккәллегебездә ныгырга ярдәм итәчәк (Мәдхия 118:1, 2, 99; Яхъя 14:26). Шуңа күрә без алдалауга бирешмибез һәм дөрес булмаган юлга басмыйбыз (2 Коринфлыларга 11:3).

9. Изге Язмаларны өйрәнү Йәһвә белән безнең мөнәсәбәтләрне сакларга тәвәккәллегебезне ничек ныгыта?

9 Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар ярдәмендә эчкерсез һәм тырышып Изге Язмаларны өйрәнеп, без Алла рухына безнең йөрәгебезгә һәм акылыбызга тәэсир итәргә мөмкинлек бирәбез, ә бу Йәһвә нормаларына безнең хөрмәтебезне тирәнәйтә. Алла белән мөнәсәбәтләр безнең өчен иң мөһиме. Ә вәсвәсә белән очрашкач, ул безгә нинди рәхәтлек китерә алыр иде дип уйламаячакбыз. Киресенчә, иң беренче булып безне Йәһвә каршында сафлыгыбызны ничек сакларга дигән сорау борчыячак. Әгәр дә без аның белән мөнәсәбәтләребезнең кадерен беләбез икән, без бу мөнәсәбәтләрне боза, я тулысынча җимерә ала торган һәрбер теләк белән көрәшергә дәрт сизәчәкбез.

«Мин Синең кануныңны ничек яратам!»

10. Рухилык турында ниятләнгәндә Йәһвә кануннарына ни өчен тыңлаучан булырга кирәк?

10 Рухилык турында уйланыр өчен Алла Сүзен белү генә аз. Сөләйман патша Йәһвә нормаларын бик яхшы аңлаган, ләкин тормышының ахырында аларны үтәми башлаган (3 Патшалык 4:29, 30; 11:1—6). Әгәр дә без рухилыкка ниятләнгәнбез икән, без Изге Язмаларның әйткәнен белү генә түгел, ә Алла канунына чын йөрәгебездән тыңлаучан булу кирәк икәнен аңлаячакбыз. Моның өчен Йәһвә нормаларын намуслы өйрәнергә һәм аларны тырышып үтәргә кирәк. Мәдхия җырлаучыда нәкъ шундый караш булган. Ул: «Мин Синең кануныңны ничек яратам! көне буе аның турында уйланам»,— дип җырлаган (Мәдхия 118:97). Әгәр дә без чыннан да Алла кануны буенча яшәргә телибез икән, без Аллага яраклы сыйфатлар күрсәтергә дәрт сизәчәкбез (Ефеслыларга 5:1, 2). Без бозык теләкләрнең көчсез корбаннары түгел, без рух җимешен күрсәтәбез, ә Йәһвәгә яраклы булу теләгебез безне бозык «тән эшләреннән» баш тартырга мәҗбүр итә (Галатларга 5:16, 19—23; Мәдхия 14:1, 2).

11. Йәһвәнең зина кылуны тыючы кануны безнең өчен саклау булып ничек хезмәт итүен аңлатыгыз.

11 Йәһвә кануннарына хөрмәт һәм яратуны без ничек үстерә алабыз? Мәсәлән, аның файдасы турында тирәнтен уйланып. Әйтик, җенси мөнәсәбәтләрне никах белән чикләүче һәм зина кылу белән уйнашчылыкны рөхсәт итмәүче канунны алыйк (Еврейләргә 13:4). Бу канунга буйсынып без берәр нәрсә югалтабызмы? Күктәге яраткан Атабыз безне берәр файдалы нәрсәдән мәхрүм итәрлек канун чыгарыр идеме? Әлбәттә, юк! Йәһвәнең әхлак нормаларын тотмаган күп кешеләрнең тормышларында нәрсәләр була? Теләмәгән йөклелек еш кына абортларга яисә иртә һәм бәхетсез никахка китерә. Күпләр балаларын берүзләре генә үстерергә мәҗбүр. Өстәвенә, уйнашчылык белән шөгыльләнүчеләрдә җенси юл белән бирелә торган авыру йогу куркынычы бар (1 Коринфлыларга 6:18). Ә әгәр дә Йәһвә хезмәтчесе уйнашчылык итсә, бу аңа эмоциональ җәрәхәт китерергә мөмкин. Ул вөҗдан газабын басарга тырышып, төннәр буе йокламаска һәм җан газаплары кичерергә мөмкин (Мәдхия 31:3, 4; 50:5). Уйнашчылыкны рөхсәт итмәүче Йәһвә Алланың кануны безнең өчен саклау булып хезмәт итүе ачык түгелме? Әйе, әхлакый сафлыкны саклаудан бик зур файда!

Йәһвәдән ярдәм турында сорагыз

12, 13. Гөнаһлы теләкләр безне борчыганда дога кылу ни өчен урынлы?

12 Рухилык турында уйлар өчен, һичшиксез, чын күңелдән дога кылырга кирәк. Алла рухының ярдәме турында сорау урынлы, Гайсә бит: «Сез... балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә белсәгез, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирер»,— дип әйткән (Лука 11:13). Үз көчсезлегебез белән көрәшер өчен ни дәрәҗәдә рух кирәк икәнен, без догаларда чагылдыра алабыз (Римлыларга 8:26, 27). Әгәр дә без гөнаһлы теләкләребез, я яман карашларыбызның тәэсире астында торганыбызны аңлыйбыз икән яисә моңа безнең игътибарыбызны имандашыбыз кайгыртучанлык белән җәлеп итә икән, бу проблемалар хакында догаларда конкрет сөйләү һәм Алладан бу теләкләрне җиңәр өчен ярдәм сорау дөрес булыр иде.

13 Йәһвә безгә тәкъва, саф, яхшы һәм данга лаеклы булган әйберләрдә уй-фикерләребезне тупларга ярдәм итәчәк. Һәм «Алла тынычлыгы» безнең йөрәгебезне һәм акылыбызны сакласын өчен Аллага дога кылу ни дәрәҗәдә дөрес соң! (Филиплыларга 4:6—8). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәдән безгә «тәкъвалыкка, Аллага тугры булуга, иманга, яратуга, түземлелеккә, юашлыкка омтылырга» таяныч бирүе турында сорыйк (1 Тимәтигә 6:11—14). Безнең күктәге Атабыз ярдәмендә борчылулар һәм вәсвәсәләр безнең контроль астыннан чыгарлык көчле булмаячак. Киресенчә, тормышыбызда Алла тарафыннан бүләк ителүче тынычлык булачак.

Рухны күңелсезләндермәгез

14. Нинди мәгънәдә Алла рухы сафлыкка омтылырга дәртләндерә?

14 Йәһвәнең тәҗрибәле хезмәтчеләре үзләренә карата Паулның: «Рухны сүндермәгез»,— дигән киңәшен кулланалар (1 Фессалоникилеләргә 5:19). Алла рухы — «изгелек рухы» булганга күрә, ул һәр яктан да саф һәм изге (Римлыларга 1:4, епископ Кассиан тәрҗемәсе). Шуңа күрә бу рух безгә тәэсир иткәндә, ул изгелеккә яисә сафлыкка омтылырга дәртләндерә. Ул безгә Аллага тыңлаучанлык белән аерылып торган саф тормыш алып барырга ярдәм итә (1 Питер 1:2). Һәркайсы бозык тәртибебез Алла рухын санга сукмавыбызны аңлата, ә бу һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ничек итеп?

15, 16. а) Алла рухын без ничек күңелсезләндерә алабыз? б) Йәһвә рухын күңелсезләндермәс өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Паул: «Сез йолып алу көнендә печатьләнеп куелган Алланың Изге Рухын хурламагыз [«күңелсезләндермәгез», ЯД]»,— дип язган (Ефеслыларга 4:30). Изге Язмада Йәһвә рухы печать белән чагыштырыла һәм майланган тугры мәсихчеләрне көтә торганның — «киләчәкнең дәлиле» дип атала. Сүз аларның киләчәк күктәге тормышлары һәм үлемсезлек алулары турында бара (2 Коринфлыларга 1:22, ЯД; 1 Коринфлыларга 15:50—57; Ачыш 2:10). Майланганнар һәм аларның җирдә яшәргә өметләре булган юлдашлары Алла рухы ярдәмендә тугрылык саклый һәм гөнаһлы эшләрдән кача алалар.

16 Рәсүл Паул ялганлауга, караклыкка, оятлы тәртипкә һәм башка начарлыкка бирелүчәнлекләрдән кисәткән. Әгәр дә без үзебезгә бу начар якларга бирелүчән булырга рөхсәт иткән булсак, без Алла тарафыннан рухландырылган Сүзнең үгет-нәсихәтләренә каршы барыр идек (Ефеслыларга 4:17—29; 5:1—5). Без шуның белән, нинди дәрәҗәдә булса да, Алланың рухын күңелсезләндерер идек, ә моны без, һичшиксез, теләмибез. Башкача әйткәндә, Йәһвә Сүзенең үгет-нәсихәтләрен санга сукмау, уйлап эшләнгән гөнаһларга һәм Алла хуплавын югалтуга китерә ала торган карашлар яисә гадәтләр үсүенә беренче адым булырга мөмкин (Еврейләргә 6:4—6). Әгәр дә без гөнаһларны хәзер эшләмәсәк тә, бәлкем, без моңа алып бара торган юлда инде торабыздыр. Рух җитәкчелегенә каршы эш башкаруны дәвам итеп, без аны күңелсезләндерәбез. Өстәвенә, без Йәһвәнең үзенә — изге рух чыганагына — каршы киләбез һәм аны күңелсезләндерәбез булып чыга. Без, Алланы яратучылар, берничек тә моны теләмибез. Йәһвә рухын күңелсезләндермәс өчен, ә рухилык турында уйлауны дәвам итеп, аның изге исеменә дан китерергә Йәһвәнең ярдәмен сорап дога кылыйк!

Рухилык турында өзлексез уйлагыз

17. Үз алдыңа нинди рухи максатлар куярга мөмкин һәм аларга омтылу ни өчен акыллы?

17 Рухилык турында уйлауның бер ысулына игътибар итәргә кирәк. Бу ысул — рухи максатлар кую һәм аларга омтылу. Ихтыяҗларга һәм шартларга бәйле рәвештә үз алдыңа мондый максатлар куярга мөмкин: күбрәк вакыт өйрәнүгә, аның сыйфатын яхшыртуга бирү, күбрәк вәгазьләү эшендә катнашу яисә тулы вакытлы пионер, миссионер яисә Вефильдә хезмәт итү кебек махсус хезмәткә омтылу. Шул чакта безнең акылны рухи кызыксынулар мавыктырачак һәм безгә кеше көчсезлегенә каршы торырга җиңелрәк булачак. Без бу әйберләр системасы кешеләренең гадәтендә булган һәм Изге Язмаларга каршы килгән теләкләрнең артыннан бару һәм табышлы максатларга омтылу вәсвәсәсенә бирешмәячәкбез. Рухи максатларга омтылу — бу акыллы, чөнки Гайсә: «Җир йөзендә хәзинә җыймагыз, чөнки анда көя һәм тут аны юк итә һәм караклар ватып кереп урлый; әмма үзегез өчен күктә хәзинә җыегыз, анда аны көя дә, тут та юк итми һәм караклар да ватып кереп урламый; чөнки, хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр»,— дип чакырган (Матфей 6:19—21).

18. Бу соңгы көннәрдә рухилык турында өзлексез уйлану ни өчен мөһим?

18 Бу «соңгы көннәрдә» рухилык турында уйлану һәм бу дөньяның гадәтендә булган теләкләрне басу — безнең яшәү рәвешенең иң акыллысы (2 Тимәтигә 3:1—5). Чөнки «дөнья да узып бара, аның нәфесе дә, ә Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17). Әгәр дә, мәсәлән, яшь мәсихче тулы вакытлы хезмәт итүгә омтыла икән, бу максат аның өчен яшьлегенең һәм олы тормыш юлы башлавының катлаулы елларында маяк булып хезмәт итәчәк. Аны берәрсе дөрес юлдан яздыра башлаганда, ул Йәһвәгә хезмәт итүдә нәрсәгә ирешергә тели икәнен ачык итеп күз алдына китерәчәк. Мондый кеше рухи максатларны материаль максатларга яисә гөнаһлы ләззәтләнүләргә алмаштыруны акылсыз, хәтта наданлык дип тә санаячак. Исегездәме, рухилыкка ниятләнгән Муса «вакытлы гөнаһлы ләззәтләнү алу урынына Алла халкы белән азапланырга яхшырак дип теләгән» (Еврейләргә 11:24, 25). Яшьме без яисә картмы, әгәр без тән теләкләре түгел, ә рухилык турында уйланабыз икән, ул чагында охшаш сайлау ясаячакбыз.

19. Рухи уйлар безгә нәрсә бирәләр?

19 «Тән уйлары — Аллага каршы дошманлык», ә «рухи уйлар — яшәү һәм тынычлык» (Римлыларга 8:6, 7). Рухилык турында даими рәвештә уйлап, без кадерле тынычлык кичерәчәкбез. Безнең йөрәгебез һәм акылыбыз безнең гөнаһлы теләкләр тәэсиреннән яхшырак сакланылган булачак. Без гөнаһ эшләү вәсвәсәсенә яхшырак каршы тора алабыз. Һәм Алла рух белән тән арасындагы бертуктаусыз көрәштә безгә ярдәм итәчәк.

20. Тән һәм рух арасындагы көрәштә җиңү мөмкин икәненә ни өчен шикләнмәскә була?

20 Рухилык турында өзлексез рәвештә уйланып, без изге рух һәм яшәү чыганагы — Йәһвә белән яшәүгә мөһим булган бәйләнешне саклыйбыз (Мәдхия 35:10; 50:13). Иблис Шайтан һәм аның хезмәтчеләре Йәһвә Алла белән безнең мөнәсәбәтләрне җимерер өчен бар булганны эшлиләр. Әгәр дә без аларның тәэсиренә бирешсәк, бу ахырда Алла белән дошманлыкка һәм үлемгә китерә икәнен алар беләләр һәм шуңа күрә безнең уйларны үзләренә буйсындырырга тырышалар. Ләкин рух белән тән арасындагы көрәштә без барыбер җиңә алабыз. Моны Паул үз тәҗрибәсеннән күргән. Үз көрәшен сурәтләп, ул: «Бу үлем гәүдәсеннән мине кем коткарыр?» — дип сорый. Һәм шуннан соң, котылу мөмкин икәнен күрсәтеп: «Минем Аллама безнең Рабби, Гайсә Мәсих аша рәхмәт әйтәм»,— дип кычкыра (Римлыларга 7:21—25). Безнең дә кеше көчсезлеген җиңәргә һәм мәңгелек тормышка искиткеч өметкә ия булып, рухилык турында өзлексез уйланырга ярдәм иткән өчен, Аллага Гайсә Мәсих аша рәхмәтләребезне әйтергә сәбәбебез бар (Римлыларга 6:23).

Сез искә төшерә аласызмы?

• Рухилык турында уйлану нәрсә ул?

• Йәһвә рухына безгә тәэсир итәргә без ничек мөмкинлек бирә алабыз?

• Гөнаһ белән көрәшкәндә Изге Язмаларны өйрәнү, Йәһвә кануннарына буйсыну һәм дога кылу ни өчен мөһим икәнен аңлатыгыз.

• Яшәүгә алып бара торган юлда калыр өчен рухи максатлар ничек ярдәм итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны өйрәнү безнең рухилыгыбызга каршы һөҗүмнәргә бирешмәскә ярдәм итә.

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвәдән гөнаһлы теләкләрне җиңәр өчен ярдәм сорау урынлы.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи максатлар рухилык турында өзлексез уйланыр өчен ярдәм итәчәк.