Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр тойгылардан ничек котылырга

Авыр тойгылардан ничек котылырга

Авыр тойгылардан ничек котылырга

● Асаф болай дип зарланган: «Мин йөрәгемне юкка сафландырмадыммы һәм кулларымны гаепсезлектә юкка юмадыммы икән, көн дә үземне җәзаларга һәм һәр иртә саен фаш ителүгә бушка тартмадыммы икән?» (Мәдхия 72:13, 14).

● Варух: «Бәла миңа! Чөнки Ходай минем авыруыма авыр кайгы өстәде; көрсенүләремнән көчсез калдым һәм тынычлык тапмыйм»,— дип ыңгырашкан (Йәрәми 45:3).

● Нагомия: «Барлыкны Тотучы миңа бөек кайгы җибәрде. Мин моннан муллыкта чыктым, ә Ходай мине буш куллар белән кайтарды; Ходай мине азапланырга мәҗбүр иткәч һәм Барлыкны Тотучы миңа бәхетсезлек җибәргәч, ни өчен мине Нагомия дип атарга?» — дип күз яшьләрен түккән (Рут 1:20, 21).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Йәһвәнең кайчакта өметсезлек чолгап алган тугры хезмәтчеләренең күп мисаллары бар. Чыннан да камилсез кешеләр буларак, безнең һәрберебез дә вакыт-вакыт мондый тойгылар кичерә. Кемгәдер күпне кичерергә туры килгән һәм ул кайгы-хәсрәткә бирелүчәнрәк һәм хәтта үз-үзен җәлләүчән дә булырга мөмкин.

Әмма әгәр дә без мондый тойгылардан котылмыйбыз икән, алар аркасында башка кешеләр һәм Йәһвә Алла белән безнең мөнәсәбәтләребезнең бозылуы мөмкин. Үз-үзен җәлләүчән бер мәсихче хатын-кыз болай дип әйтә: «Еш кына, мине кунакка чакырганда, мин баш тартам, чөнки мин имандашлар белән аралашырга үземне лаек түгел дип сизәм». Мондый тойгылар кешегә нинди җәфалы итеп тәэсир итә соң! Аларны җиңәр өчен сез нәрсә эшли аласыз?

Йәһвәгә якынлашыгыз

Асаф Мәдхия 72 дә үзенең каушавы турында ачык итеп әйтә. Явыз кешеләрнең гамьсез яшәвен үз тормышы белән чагыштырып, ул алардан көнләшә. Ул аларның оятсыз эшләрен, тәкәбберлекләрен һәм мәрхәмәтсезлекләрен күрә, ләкин бу кешеләр өчен барысы да җәзасыз үткән кебек тоела. Моны күреп Асаф: гадел тормыш алып баруның кирәге бармы? — дигән шикләнү белдерә (Мәдхия 72:3—9, 13, 14).

Сез дә, бәлкем, Асаф кебек, явыз кешеләрнең үз законсызлыклары белән масаеп, рәхәтләнеп яшәгәнен күзәтәсездер? Асаф андый күңелсез хисләрне ничек җиңгән? Ул болай дип дәвам итә: «Һәм мин моны ничек аңларга икән дип уйлаган идем, ләкин мин Алланың изге урынына кергәнче һәм аларның ахырын аңлаганчы бу минем күзләремдә авыр иде» (Мәдхия 72:16, 17). Асаф Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итеп, яхшы адым ясаган. Соңрак рәсүл Паул кулланган сүзләрне кулланып әйткәндә, Асаф үзендә «рухи кешене» уятып, «рухи булмаган кешене» җиңгән. Ул ситуациягә яңача караган һәм рухи караш аңа аңларга ярдәм иткән: Йәһвә явызлыкны күрәлмый һәм тиешле вакытта явыз кешеләр җәзага дучар булачаклар (1 Коринфлыларга 2:14, 15, ХТ).

Изге Язмалар ярдәмендә тормышка аек карау ничек соң мөһим! Йәһвә безнең исебезгә төшерә: явыз кешеләрнең үз-үзләрен тотуы аның өчен барыбер түгел. Изге Язмаларда: «Алданмагыз: Алла хурланган булмый. Кеше ни чәчсә шуны урыр... Игелек эшләп, боекмыйк»,— дип әйтелә (Галатларга 6:7—9). Йәһвә явыз кешеләрне «тайгак юлларга» куя һәм «аларны упкыннарга ташлаячак» (Мәдхия 72:18). Ахыр чиктә, Алла гаделлеге һәрвакыт җиңәчәк.

Йәһвә өстәленнән даими рәвештә рухи ризык белән туклану программасы һәм Алла халкы белән файдалы аралашу сезгә иманыгызны ныгытырга һәм шулай ук боеклык белән башка авыр тойгыларны җиңәргә ярдәм итәчәк (Еврейләргә 10:25). Асаф кебек, Алла белән якын мөнәсәбәтләрне саклагыз һәм сез аның ярату белән сезгә ярдәм иткәнен сизә башларсыз. Асаф болай дип дәвам итә: «Мин һәрвакыт Синең белән; Син мине уң кулымнан тотасың; Син мине Үз киңәшең белән җитәклисең һәм аннары мине данга кабул итәсең» (Мәдхия 72:23, 24). Бала чакта мәсхәрә ителгән бер мәсихче хатын-кыз бу сүзләрнең бөтен акыллылыгын аңлаган. Ул: «Җыелыштагы кардәшләр белән якынрак аралаша башлагач, минем тормышка карашым үзгәрде. Мин мәсихче өлкәннәрнең полицейскийлар түгел, ә яратучан көтүчеләр икәнен бөтенләй ачык итеп күрдем»,— дип сөйли. Әйе, кайгыртучан өлкәннәр мәсихче җыелышындагы имандашларга, аларны рух төшенкелегенә китерә торган эмоцияләрне һәм тойгыларны җиңәргә ярдәм итеп, мөһим роль уйныйлар (Исай 32:1, 2; 1 Фессалоникилеләргә 2:7, 8).

Йәһвә киңәшләренә дикъкать итегез

Йәрәми пәйгамбәрнең секретаре Варух үзенең билгеләнүе турында нык кайгырып, авыр көрсенгән. Ләкин Йәһвә Варухны әйберләргә аек карарга дәртләндереп, аңа теләктәшлек белдергән. «Син үзеңә бөекне сорыйсың: сорама; чөнки менә Мин һәркайсы затка бәла китерәчәкмен, дип әйтә Ходай, ә сиңа табыш урынына кайда гына бармасаң да, бөтен җирдә синең җаныңны калдырам» (Йәрәми 45:2—5).

Йәһвә Варухка аның боеклыгы аның үз эгоистик теләкләре белән кузгатылганын ачык итеп аңлаткан. Варух Алладан алган билгеләнүдә шатлык тапмаган, чөнки «үзенә бөекне сораган». Мөгаен, сез дә күңел боеклыгы белән көрәшкәндә дөрес адымнар эшләргә — читкә юнәлүдән качарга һәм Алла тынычлыгын сизәргә ярдәм итә торган Аллага яраклы булган канәгатьлек хисен үстерергә кирәк икәнлеге белән ризалашырсыз (Филиплыларга 4:6, 7).

Тол хатын Нагомия Моав җирендә ире һәм ике улы үлгәч, кайгыга аны көчсез калдырырга рөхсәт итмәгән. Ләкин Изге Язмаларда ул берникадәр вакыт югалту кайгысын нык хис иткәне һәм үзе белән киленнәренә карата кызгану кичергәне искә алына. Киленнәрен өйләренә җибәргәндә, ул болай дип зарланган: «Мин сезнең турыда бик нык кайгырам, чөнки миңа Ходай кулы җитте». Ә Вифлеемга килгәч, ул: «Мине Нагомия [«Сөйкемле»] дип атамагыз, ә Мара [«Ачы»] дип атагыз, чөнки Барлыкны Тотучы миңа зур кайгы җибәрде»,— дип сораган (Рут 1:13, 20).

Ләкин Нагомия үз кайгысында өметсезлеккә бирелмәгән, Йәһвәдән һәм аның халкыннан читләшмәгән. Моав кырларында ул «Алла Үз халкына килгән һәм аларга икмәк биргән» дигәнне ишеткән (Рут 1:6). Ул Йәһвә халкы белән бергә булуның аның өчен иң яхшысы икәнен аңлаган. Шулай итеп, Нагомия үзенең Рут исемле килене белән Яһүдиягә кайткан. Ул Рутка аларның туганы Богоз белән ничек үзен тотарга акыллы киңәшләр биргән.

Шулай ук бүген дә тормыш иптәшен югалткан тугры мәсихчеләр актив рәвештә җыелыш эшләрендә катнашып, кайгы һәм югалту хисләрен уңышлы җиңәләр. Нагомия кебек алар Изге Язмаларны һәр көн укып, вакытларын һәм көчләрен рухилыкка юнәлдерүләрен дәвам итәләр.

Алла акыллылыгы фатихалар китерә

Изге Язмаларда язылган бу вакыйгалар акыллы эш итәргә һәм авыр тойгылардан котылырга ярдәм итәләр. Асаф Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә ярдәм эзләгән һәм Йәһвәгә өмет баглаган. Варух киңәшләрне кабул иткән һәм аны читкә юнәлткән материалистик карашларын җиңгән. Нагомия, Рут исемле яшь хатынны чын Аллага хезмәт итүдә махсус ролен үтәргә әзерләп, Йәһвәгә аның халкы белән бергә тырышып хезмәт иткән (1 Коринфлыларга 4:7; Галатларга 5:26; 6:4).

Йәһвә үз хезмәтчеләренә аерым алганда да, һәм барлык халкына гомумән алганда бүләк иткән җиңүләр турында уйланып, боеклыкны һәм башка авыр тойгыларны җиңәргә мөмкин. Шуңа күрә сезне йолып алган Йәһвәнең бөек һәм иң югары дәрәҗәдәге яратуы турында уйланыгыз. Мәсихче кардәшлектә хөкем сөрә торган чын яратуга шатланыгыз. Алланың киләчәк яңа дөньясындагы тормыш турында уйланыгыз. Һәм шул чакта сез Асаф кебек: «Аллага якынлашу минем өчен файда! Синең барлык эшләреңне игълан итәр өчен, Ходай Аллага үземнең өметемне баглыйм»,— дип әйтә аласыз (Мәдхия 72:28).