Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы булыгыз

Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы булыгыз

Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы булыгыз

«Күп нәрсәләрне эшләгәнсең Син, Ходай [«Йәһвә», ЯД], минем Аллам: Синең искиткеч эшләреңдә һәм безнең турыда уйлауларыңда Сиңа кем охшар!» (МӘДХИЯ 39:6).

1, 2. Алланың искиткеч эшләре турында нәрсә шаһитлык бирә һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ укыганда без Алла үзенең борынгы халкына, Исраилгә искиткеч эшләр эшләгәнен күрә алабыз (Ешуа 3:5; Мәдхия 105:7, 21, 22). Йәһвә хәзер кешеләрнең эшләренә могҗизалы рәвештә катнашмаса да, без тирә-якта аның искиткеч эшләренең мул дәлилләрен күрәбез, һәм бездә мәдхия җырлаучының: «Нинди күп санлы Синең эшләрең, Ходай! Барысын да Син тирән акыллылык белән эшләгәнсең; Синең эшләрең белән җир өсте тулган»,— дип әйткән сүзләренә кушылырга бөтен сәбәпләр дә бар (Мәдхия 103:24; 148:1—5).

2 Күп кешеләр бүген Иҗат Итүче эшләренең ачык дәлилләрен санга сукмыйлар яисә танудан баш тарталар (Римлыларга 1:20). Ләкин безнең өчен Алланың искиткеч эшләре турында уйлану бик файдалы булыр иде. Бу безгә Барлыкка Китерүчегә карата безнең нинди урында торуыбызны һәм безнең аның алдында үз җаваплылыгыбызны аңларга ярдәм итәчәк. Монда Әюп китабының 38 дән 41 гә кадәрге бүлекләре яхшы ярдәм булып хезмәт итә. Бу бүлекләрдә Йәһвә Әюпне Үзенең искиткеч эшләренең кайберләренә игътибар итәргә чакыра. Әйдәгез, искиткеч эшләргә бәйле булган һәм Алланың Әюпкә биргән кайбер мөһим сорауларын карап чыгыйк.

Бөек көч турында шаһитлык итә торган искиткеч эшләр

3. Әюп 38:22, 23, 25—29 буенча Алла нинди сораулар биргән?

3 Алла Әюптән болай дип сорый: «Синең кар саклау урыннарына кергәнең һәм боз казнасын күргәнең бармы? Мин аларны гаугалы заманга, көрәшү һәм сугыш көненә саклыйм». Җир шарының күп урыннарында кар һәм боз явуы — гадәти хәл. Шуннан соң Алла дәвам итә: «Кешесез җиргә һәм кеше булмаган чүлгә яңгыр яусын өчен, чүл һәм дала туенсын өчен һәм үлән үсентеләрен үсәргә дәртләндерер өчен, су аксын өчен ермак һәм күкрәүле яшен өчен кем юл үткәрә? Яңгырның атасы бармы? Яисә чык бөртекләрен кем тудыра? Боз кемнең карыныннан чыга һәм күк бәсен кем тудыра?» (Әюп 38:22, 23, 25—29).

4—6. Кешеләр кар турында ни өчен барысын да белә алмыйлар?

4 Тиз үзгәрә торган һәм хәрәкәтчел җәмгыятьтә кемдер карны йөрү өчен тоткарлык дип саный. Күп кешеләр карда кышкы матурлыкларны барлыкка китерә һәм күп кызыклы шөгыльләнүләрне мөмкин итә торганнарны күреп шатланалар. Ләкин Алланың соравын искә төшерик тә уйланыйк: без карны, аның тышкы ягын гына булса да яхшы беләбезме? Безнең кар көртләрен фотографияләрдә яисә турыдан-туры табигатьтә күргәнебез бар. Ә аерым кар бөртекләре? Безнең кайсыбыз аларны «саклау урынында» җентекләп тикшергән һәм аларның һәрберсе нинди формада икәнен кем белә?

5 Кайбер галимнәр дистәләгән еллар кар бөртекләрен фотографиягә төшерәләр һәм аларны күзәтеп өйрәнәләр. Кар бөртеге формасы буенча чиксез күптөрле матур йөз кечкенә боз кристалликларыннан торырга мөмкин. Бер китапта болай дип әйтелә: «Кар бөртекләренең чиксез күптөрлелеге һәркемгә билгеле һәм галимнәр табигатьнең бернинди дә законнары кар бөртекләренә бер-берсен кабатларга комачауламый дип расласа да, ике охшаш кар бөртеген беркем дә очратмаган әле. Бик зур эшне... Уилсон Бентли үткәргән. Ул 40 елдан артык кар бөртекләрен тикшергән һәм микроскоп аша фотографиягә төшергән, ләкин ике бер-берсенә охшаш булган кар бөртеген таба алмаган» («Atmosphere»). Ләкин әгәр ике бер-берсенә охшаш кар бөртеге табылган булса да, бу шундый күптөрлелекнең могҗизасын ничектер түбәнәйтә аламы?

6 Алланың: «Синең кар саклау урыннарына кергәнең... бармы?» — дигән соравын искә төшерик. Кар барлыкка килә торган болытларны аның саклау урыннары белән чагыштырырга мөмкин. Шундый саклау урыннарына кереп һәм чиксез күп төрле кар бөртекләрен тасвирлауны яисә, ичмасам, аларның барлыкка килүен ахырына кадәр аңлауны мөмкин дип уйлыйсызмы? «Цельсий буенча 40 градус суыклыкта була торган һәм болытларда су тамчыларын катарга мәҗбүр итүче бозның беренче кристалларының барлыкка килүе һәм төп үзлеге бүгенге көнгә аңлаешсыз»,— дип әйтә табигать фәннәре энциклопедиясе (Мәдхия 147:5, 6; Исай 55:9, 10).

7. Яңгыр турында кешеләрнең белемнәре ни дәрәҗәдә күп?

7 Ә яңгыр турында нәрсә әйтеп була? Алла Әюптән: «Яңгырның атасы бармы? Яисә чык бөртекләрен кем тудыра?» — дип сорый. Шул ук табигать фәннәре энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Атмосферадагы һава хәрәкәтләренең катлаулы булуына һәм һавадагы пар белән бөртекләр санының гадәттән тыш туктаусыз үзгәрүчәнлегенә күрә, болытлар барлыкка килүнең һәм яңгыр явуның җентекле һәм күпъяклы теориясен төзергә мөмкин түгел дип күренә». Галимнәр бу турыда төрле теорияләр тәкъдим итсәләр дә, аларның тулысында яңгырның барлыкка килүен җентекләп аңлатырлык сәләтләре юк. Шулай да болытлар безнең җиргә су бирә һәм үсемлекләрне тәэмин итә торган яңгыр китерүен дәвам итә. һәм бу безнең яшәүне мөмкин генә түгел, ә хәтта рәхәт тә итә.

8. Без Ап. эшләре 14:17 дә укыган рәсүл Паулның нәтиҗәсе белән ни өчен ризалаша алабыз?

8 Рәсүл Паулның нәтиҗәсе белән кем ризалашмас? Ул бу искиткеч эшләрдә аларны барлыкка китергән Шәхес турында шаһитлыкны күрергә чакыра. Паул Йәһвә Алла турында болай дип әйткән: «Ул, яхшылыклар эшләп, Үзе хакында шаһитлык бирүдән туктамады; Ул безгә күктән яңгыр һәм үз вакытында уңыш бирә, безнең йөрәкләребезне азык һәм бәхет белән тутыра» (Ап. эшләре 14:17; Мәдхия 146:8).

9. Алланың искиткеч эшләре аның көче турында ничек шаһитлык бирәләр?

9 Мондый искиткеч һәм файдалы әйберләрнең Иҗат Итүчесендә чиксез акыл һәм зур көч барлыгына без шикләнмибез. Аның көче турында һәр көнне 45 000, ягъни бер елда 16 миллион күк күкрәп яшен яшьнәве әйтеп тора. Бу минутта бөтен дөньяда 2 000 гә якын күк күкрәп яшен яшьни. Барысы бергә бер күк күкрәп яшен яшьнәүне барлыкка китерүче болытлардагы энергия Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында кулланылган ун яисә күбрәк атом-төш бомбаларының энергиясенә тиң. Бу энергиянең өлешчәсе гаҗәеп яшен формасында чыга. Бу куәтле яшеннәр курку уята гына түгел, ә җиргә төшкәч үсемлекләргә табигать ашламасы булып хезмәт итә торган азот төрендәгесен барлыкка китерергә ярдәм итә. Әйе, яшеннәр энергияне эш итүдә дә күрергә мөмкинлек бирәләр һәм байтак файда да китерәләр (Мәдхия 103:14, 15).

Искиткеч эшләр турында уйлау сезне нәрсәгә дәртләндерә?

10. Әюп 38:33—38 дә әйтелгән сорауларга сез ничек җавап бирер идегез?

10 Үзегезне Зур Кодрәтле Алладан сораулар ала торган Әюп урынында күз алдыгызга китереп карагыз. Кешеләрнең Алланың искиткеч эшләренә, гадәттә, аз игътибар бирүләре белән кем ризалашмас. Без Әюп 33:33—38 дә Йәһвәнең сорауларын укыйбыз. «Син күкнең уставларын беләсеңме, аның җир өстеннән хакимлеген урнаштыра аласыңмы? Су сине мул итеп капласын өчен, болытларга тавышыңны көчәйтә аласыңмы? Яшеннәр җибәрә аласыңмы һәм алар барырлармы һәм „менә без“,— дип әйтерләрме? Кем йөрәккә акыллылык керткән яисә кем акылга мәгънә биргән? Тузан пычракка әверелгәндә һәм зур кисәкләр ябышканда кем үз акыллылыгы белән болытларны исәпли һәм күкнең савытларын тота ала?»

11, 12. Алла — ул искиткеч эшләрнең Иҗат Итүчесе икәнлегенә нинди дәлилләр бар?

11 Без Елиуйның Әюп белән уртаклашкан берничә фикеренә генә кагылдык һәм аннары Йәһвәнең Әюп дигән «ир-атка» биргән берничә соравына игътибар иттек (Әюп 38:3). Без «берничә» дип әйтәбез, чөнки Әюп китабының 38 һәм 39 нчы бүлекләрендә Йәһвә үзенең барлыкка китергәннәренең башка игътибарга лаеклы булган яклары, мәсәлән, йолдызлыклары турында әйтә. Кем аларның барлык законнарын һәм уставларын белә? (Әюп 38:31—33). Йәһвә Әюпнең игътибарын кайбер хайваннарга юнәлдерә: ана арысланга һәм каргага, тау кәҗәсенә һәм зебрага (ЯД), кыргый үгезгә (ЯД) һәм страуска, көчле атка һәм бөркеткә. Асылда, Алла Әюптән бу хайваннарны, аларның характерларын, үзенчәлекләрен һәм яшәүләрен ул тулысынча күзәтеп белгәнме дип сорый. Сезгә аеруча атлар һәм башка хайваннар ошаса, бу бүлекләрне сез мөстәкыйль рәвештә тикшерә аласыз (Мәдхия 49:10, 11).

12 Шулай ук 40 һәм 41 нче бүлекләрне җентекләп өйрәнергә була. Бу бүлекләрдә Йәһвә Әюпне ике хайван турындагы сорауларга җавап бирергә чакыра. Монда сүз зур һәм көчле су үгезе (бегемот) һәм Нил елгасындагы куркыныч крокодил (левиафан) турында бара. Аларның һәрберсе безнең игътибарга лаеклы булган иҗади эш могҗизасы. Шулай итеп, әйдәгез, бу иҗади эшләр турында уйлау безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш икәнен карыйк.

13. Алланың сораулары Әюпкә ничек тәэсир иткән һәм безгә алар ничек тәэсир итәргә тиеш?

13 Алланың сораулары Әюпкә ничек тәэсир иткәнен Әюп китабының 42 нче бүлегеннән күрәбез. Әюп башта чиктән тыш күп игътибарны үзенә һәм башкаларга биргәнен искә төшерик. Ләкин Йәһвәнең сорауларында чагылган үгет-нәсихәтләрне тулысынча кабул итеп, ул үз фикер йөртү рәвешен үзгәрткән. Ул Зур Кодрәтле Аллага болай дип әйтә: «Син [Йәһвә] барысын да эшли алганыңны, һәм Синең ниятең туктатыла алмаганын беләм. „Бернәрсәне дә аңламыйча, Алдан Күрә торганны караңгыландыра торган кем ул?“ Шулай итеп мин аңламаган әйберләр турында, мин белмәгән минем өчен искиткеч эшләр турында сөйләгән идем» (Әюп 42:2, 3). Әйе, Алланың искитәрлек эшләренә игътибар иткәч, Әюп аларны «аның өчен искиткеч» дип атаган. Без карап чыккан иҗади эшләрнең могҗизаларында чагылган Алланың бөек акылы һәм көче, Әюпкә кебек, безгә тәэсир итәргә тиеш. Без зур көч һәм куәт алдында тирән хөрмәт кенә күрсәтергә тиешме? Яисә без тагын нәрсәгәдер дәртләндерелгән булырга тиешме?

14. Алланың искиткеч эшләре Давытны нәрсәгә дәртләндергән?

14 Давыт язган 85 нче мәдхиядә без охшаш фикерләр табабыз. Ул үзенең баштагы мәдхияләрендә: «Алла данын күкләр вәгазьли һәм Аның кулларының эшләрен киңлек игълан итә. Бер көн икенчесенә нотык тапшыра һәм бер төн икенчесенә белем ача»,— дип язган (Мәдхия 18:1, 2). Ләкин Давыт тагын да ераграк бара. Мәдхия 85:10, 11 дә без болай дип укыйбыз: «Син бөек һәм могҗизалар кыласың — Син, Аллам, бердәнбер Син. Үз юлыңа, Ходай, мине бастыр һәм Синең хакыйкатеңдә йөриячәкмен; Синең исемеңнән куркырга минем йөрәгемне ныгыт». Могҗизалар яисә искиткеч эшләр эшли торган Барлыкка Китерүчедән сокланып, Давыт тиешле, тирән хөрмәтле курку кичергән. Ни өчен икәне бик тә аңлаешлы. Давыт мондый искиткеч эшләрне башкарырга сәләте булган Аллага ярамаудан курыккан. Без дә моңардан куркырга тиеш.

15. Давыт ни өчен Алла каршында тирән хөрмәтле курку күрсәткән?

15 Давыт, күрәсең, нәрсәдер бик мөһимне аңлаган: Алла зур куәтле булганга күрә, ул бу табигать көчләрен аның хөкеменә лаек булганнарга каршы юнәлдерә ала. Бу аларга бернинди дә яхшылык китерми. Алланың Әюптән нәрсә турында сораганын исегезгә төшерегез. «Синең кар саклау урыннарына кергәнең һәм боз казнасын күргәнең бармы? Мин аларны гаугалы заманга, көрәшү һәм сугыш көненә саклыйм». Кар, боз, бураннар, җил һәм яшеннәр Алланың сугыш кораллары, һәм бу табигать көчләрендә нинди гаять зур куәт бар! (Әюп 38:22, 23).

16, 17. Курку уята торган Алла көченең эш итүен нинди мисалда күрсәтеп була һәм ул бу көчне үткән заманда ничек кулланган?

16 Давыл, тайфун, циклон, боз яисә су басу нәтиҗәсендә сезнең якларда булган берәр катастрофаны исегезгә төшерегез. Европаның көньяк-көнбатышында, мәсәлән, 2000 ел башында хәтта белгечләрне дә шаккатырган көчле давыллар үткән. Бер сәгатькә 200 километр тизлеккә кадәр җиткән давыллы җил меңнәрчә йортларның түбәләрен очырткан, югары вольтлы линияләрнең баганаларын аударган һәм зур йөк автомобильләрен әйләндергән. Күз алдына китереп кенә карагыз: давыл тамыры белән 270 миллион агачны, 10 000 ен Париж тирәсендә булган Версаль паркында гына, чыгарган яисә сындырган. Миллионлаган йортлар утсыз калган. Үлгән кешеләрнең саны 100 гә якын булган, һәм боларның һәммәсе озакка сузылмаган давыл нәтиҗәсе. Чыннан да нинди зур көч!

17 Кешеләр моңа охшаш катастрофаларны һава торышының шаярулары яисә контроль астына куеп булмый торган стихияләр дип атыйлар. Әгәр дә искиткеч эшләрне барлыкка китергән Зур Кодрәтле бу көчләр белән билгеле бер максатта кулланып идарә итсә, нәрсә булыр иде? Моңа охшаш булганны ул Ибраһим көннәрендә эшләгән. Бу иман ир-аты барлык җир Хакиме ике шәһәрнең — Гамур белән Сәдүмнең законсызлыгы ни дәрәҗәдә зур икәнен үлчәгәнен белгән. Алар шулкадәр бозык булганнар, хәтта аларга карата елау А ллага кадәр күтәрелгән. Иң Югары Хаким, хөкем ителгән шәһәрләрдән барлык тәкъва кешеләр чыгарга өлгерсен өчен, кайгыртучанлык күрсәткән. Тарих документы: «Һәм Ходай Гамур һәм Сәдүмгә күктән күкерт белән ялкынны Ходайдан яңгыр итеп яудырган»,— дип әйтә. Бу да тәкъва кешеләрне коткарырга һәм үзгәрмәс канунсызларны юк итәр өчен юнәлтелгән Алладан могҗиза булган (Яшәеш 19:24).

18. Исайның 25 нче бүлеге нинди искиткеч эшләргә игътибар итә?

18 Моңа охшаш итеп Алла бервакыт борынгы Бабилны хөкем иткән; бәлкем, Исай китабының 25 нче бүлегендә аның турында әйтеләдер. Бабил җимерекләргә әвереләчәк дип Алла алдан ук әйткән. «Син шәһәрне ташлар өеменә, каты ныгытмаларны җимерекләргә әйләндердең; шәһәрдә чит кабиләләрнең яшәү урыннары юк инде; ул мәңгегә яңадан торгызылмаячак» (Исай 25:2). Борынгы Бабил урнашкан урында булган кешеләр бу сүзләрнең хак булуын раслый алалар. Моны тик тарих очраклылыгы гына дип атап буламы? Юк. Без Исайның: «Йәһвә! Син минем Аллам, Сине данлыйм; Синең исемеңне мактыйм: чөнки Син могҗиза эшләдең, борынгы алдан билгеләүләр, дөрес, хак»,— дигән сүзләренә ышана алабыз (Исай 25:1, АМТ).

Киләчәктәге искиткеч эшләр

19, 20. Исай 25:6—8 дә язылган пәйгамбәрлек ничек итеп үтәләчәк?

19 Үткәндә Алла Бабил турында әйтелгән пәйгамбәрлекне үтәгән һәм киләчәктә дә моңа охшаш искиткеч эшләрне башкарырга ниятләнә. Без Алланың «могҗизасы» яисә искиткеч эшләре турында әйтелгән контекстта әле алда үтәләчәк ышанычлы пәйгамбәрлек табабыз. һәм бу пәйгамбәрлек, Алланың Бабил өстеннән хөкеме үтәлгән кебек, шундый ук төгәллек белән үтәләчәгенә шикләнмәскә була. Бу пәйгамбәрлектә нинди искиткеч эш вәгъдә ителгән? Исай 25:6 да болай дип әйтелә: «Ул тауда Ходай Саваоф барлык халыклар өчен симез нигъмәтләрдән аш-су, чиста шәрабләрдән, сөякләр җелегеннән һәм иң чиста шәрабләрдән табын әзерләячәк».

20 Бу сүзләр Алла тарафыннан вәгъдә ителгән һәм инде якын булган яңа дөньяда, әлбәттә, үтәләчәк. Ул вакытта кешелек бүген шулкадәр күп кешеләрне борчый торган авырлыклардан коткарылган булачак. Исай 25:7, 8 дә язылган пәйгамбәрлек сүзләре Алла бөтен вакытлар арасындагы иң могҗизалы эшен башкарыр өчен үзенең иҗади сәләтләрен кулланачак дип ышандыра: «Үлем мәңгегә юк ителәчәк һәм Ходай Алла барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк һәм барлык җир шары буенча Үз халкы өстеннән каты хурлауны бетерәчәк; чөнки Ходай шулай әйтә». Соңрак рәсүл Паул бу пәйгамбәрлекне өзек итеп китергән һәм аны Алла үлгән кешеләрне терелтү аша кире яшәү өчен кайтарачак дип кулланган. Чыннан да искиткеч эш! (1 Коринфлыларга 15:51—54).

21. Үлгән кешеләргә карата Алла нинди искиткеч эшләр башкарачак?

21 Кайгы яшьләре кешеләр авырулардан котылганга күрә дә юк булачак. Гайсә җирдә булганда, ул күп кешеләрне савыктырганын искә төшерик: сукырлар күрә, саңгыраулар ишетә башлаган, имгәкләр сәламәтләнгәннәр. Яхъя 5:5—9 да без 38 ел дәвамында паралич белән интеккән кешенең савыгуы турында укыйбыз. Моны үз күзләре белән күргән кешеләр могҗиза яисә искиткеч эш дип санаганнар, һәм бер дә юкка түгел! Ләкин Гайсә тагын да күпкә искиткечрәк турында — үлгәннәрнең терелүе турында әйткән. Ул: «Моңа гаҗәпләнмәгез: чөнки шундый вакыт якынлашып килә, ул чакта кабердәгеләр һәммәсе дә Алла Улының авазын ишетәчәкләр, һәм яхшылык эшләгәннәр яшәү өчен... каберләрдән чыгачаклар»,— дип әйткән (Яхъя 5:28, 29).

22. Ярлылар һәм җәберләнгәннәр нәрсәгә өметләнә алалар?

22 Моның булачагына шикләнмәскә була, чөнки бу Йәһвә ихтыяры. Без ышанычлы була алабыз: ул үзенең куәтле яшәү бирә торган көчен исәпләп куллангач, бу могҗизалы җимешләр китерәчәк. Зәбурның 71 нче мәдхиясендә ул үз Улы, Патша Гайсә Мәсих аша нәрсә башкарганы турында әйтелә. Ул көннәрдә тәкъва кеше рәхәтләнеп яшәр. Тынычлыкның муллыгы булыр. Алла ярлыларны һәм җәберләнгән кешеләрне коткарыр. Ул: «Җирдә, тау башларында азыкка муллык булачак; аның җимешләре [борынгы] Ливандагы урман кебек дулкынланачак һәм шәһәрләрдә, җирдәге үлән кебек, кешеләр күбәер»,— дип вәгъдә итә (Мәдхия 71:16).

23. Алланың искиткеч эшләре безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

23 Әйе, безгә Йәһвәнең үткәндә эшләгән, хәзер эшли торган һәм якын киләчәктә эшләргә вәгъдә иткән искиткеч эшләренә игътибарлы булыр өчен күп сәбәпләр бар. «Исраил Алласы, бердәнбер могҗизалар иҗат итүчесе, Ходай Алла бәхетле, һәм мәңгегә Аның данының исеме бәхетле һәм бөтен җир Аның даны белән тулыр. Амин һәм амин» (Мәдхия 71:18, 19). Әйдәгез, бу могҗизалар турында безнең туганнарга һәм башка кешеләргә һәрчакта шатлык белән сөйлик. Әйе, «халыклар арасында Аның данын, Аның могҗизаларын [«искиткеч эшләрен», ЯД] барлык кабиләләрдә игълан итик» (Мәдхия 77:3, 4; 95:3, 4).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Әюпкә бирелгән сораулар кеше белемнәренең чикле булуын ничек күрсәтә?

Әюп китабының 37 дән 41 нче бүлегенә кадәр Алланың нинди искиткеч эшләре сезне барыннан да күбрәк гаҗәпкә калдырдылар?

• Алланың искиткеч эшләрен карау безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Кар бөртекләренең акылга сыймаслык күптөрлелеге һәм яшеннең курку уята торган көче турында уйланганда, сез нинди нәтиҗәгә киләсез?

[Чыганак]

snowcrystals.net

[13 биттәге иллюстрация]

Әйдәгез, башкаларга Алланың искиткеч эшләре турында һәрчакта сөйлик.