Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәхетле Алла белән бергә шатланыгыз

Бәхетле Алла белән бергә шатланыгыз

Бәхетле Алла белән бергә шатланыгыз

«Шулай итеп, кардәшләр, шатланыгыз... һәм ярату белән тынычлык Алласы сезнең белән булачак» (2 КОРИНФЛЫЛАРГА 13:11).

1, 2. а) Күп кенә кешеләр тормышта ни өчен шатлык тапмыйлар? б) Нәрсә ул шатлык һәм без аны ничек үстерә алабыз?

 БУ АВЫР көннәрдә күп кенә кешеләр шатланыр өчен сәбәп күрмиләр. Бәла-каза аларга яисә аларның якыннарына кагылганда, алар борынгы заманда яшәгән Әюп тойгыларын сизәргә мөмкин. Ул болай дип әйткән: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган» (Әюп 14:1). Мәсихчеләр бүгенге «авыр вакытларга» хас булган кыенлыклардан һәм киеренкелекләрдән сакланылмаган һәм шуның өчен Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең кайчакта күңелсез булулары гаҗәеп түгел (2 Тимәтигә 3:1).

2 Шулай да мәсихчеләр, хәтта авыр сынаулар кичергәндә дә, шатлана алалар (Ап. эшләре 5:40, 41). Бу ничек мөмкин икәнен аңлар өчен, башта шатлыкның нәрсә икәнен карап чыгыйк. Шатлык — ул «нәрсә дә булса яхшыны алу яисә көтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тойгы» a. Димәк, әгәр дә без шатлык өчен бездә хәзер нинди сәбәпләр барлыгы һәм Алланың яңа дөньясында көтә торган шатлыклар турында уйласак, без шатлана алабыз.

3. Һәрбер кешенең шатланыр өчен сәбәбе бар дип әйтү нәрсәне аңлата?

3 Безнең һәрберебездә без рәхмәтле булырга тиеш булган фатихалар бар. Мәсәлән, гаилә башлыгы эшсез калган ди. Әлбәттә, ул моның турында кайгыра. Чөнки аңа үз гаиләсен тәэмин итәргә кирәк. Ләкин әгәр дә ул һаман да көчле һәм аның сәламәтлеге яхшы икән, ул моның өчен рәхмәтле була ала. Әгәр дә ул эш тапса, бу аңа яхшылап эшләргә рөхсәт итәчәк. Яисә әйтик, мәсихче рухи апа йончыткыч авыру белән газаплана. Ләкин ул аңа батырлык һәм түземлелек белән бу авыруга каршы торырга ярдәм итә һәм таяныч бирә торган яраткан дуслары һәм якыннары өчен рәхмәтле була ала. Гомумән, барлык чын мәсихчеләр, тирә-яктагы шартларга карамастан, «бәхетле Алла» Йәһвәне һәм «бәхетле һәм бердәнбер көчле Хаким» Гайсә Мәсихне белү өстенлегенә шатлана алалар (1 Тимәтигә 1:11, ЯД; 6:15, ЯД). Әйе, Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих иң югары дәрәҗәдә бәхетле. Хәзерге шартлар Йәһвәнең иң башта җир өчен ниятләгән шартларыннан бик ерак булуга карамастан, Алла һәм Гайсә Мәсих шатлыкларын саклыйлар. Аларның үрнәге безне дә шатлыкны ничек сакларга икәнлегенә, күпкә өйрәтергә мөмкин.

Алар беркайчан да шатлыкларын югалтмаганнар

4, 5. а) Беренче кешеләр фетнә күтәргәч, Йәһвә ничек мөгамәлә иткән? б) Кешеләргә карата Йәһвә ничек яхшы караш саклаган?

4 Едем бакчасындагы Адәм белән Хауваның акыллары камил һәм сәламәтлекләре искиткеч булган. Аларның уңыш китерә алырлык эше һәм бу эшне үтәр өчен тирә-якларында идеаль шартлар булган. Ләкин иң мөһиме — алар һәрчак Йәһвә белән аралаша алганнар. Алла үзе алар өчен бәхетле киләчәк әзерләгән. Ләкин безнең беренче ата-анабыз бу барлык яхшы бүләкләр белән канәгатьләнмәгән; алар «яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан» тыелган җимешне үзләштергәннәр. Бу тыңламаучанлык без, аларның киләчәк буыннары, бүген кичерә торган бар булган бәхетсезлекләргә юл куйган (Яшәеш 2:15—17; 3:6; Римлыларга 5:12).

5 Ләкин Йәһвә Адәм белән Хауваның рәхмәтсез мөгамәләсенә аның шатлыгын урларга рөхсәт итмәгән. Ул аларның буыннары арасында кайберләренең йөрәге аңа хезмәт итәргә дәртләндерәчәгенә ышанган. Ул моңа шулхәтле ышанычлы булган ки, хәтта Адәм белән Хауваның беренче баласы туганчы, ул аларның тыңлаучан киләчәк буыннарын йолып алу нияте турында игълан иткән! (Яшәеш 1:31; 3:15). Гасырлар дәвамында кешеләрнең күпчелеге Адәм белән Хаува эзеннән барган, ләкин киң таралган тыңламаучанлык аркасында Йәһвә кешелек гаиләсен кире какмаган. Ул үз игътибарын «аның йөрәген шатландырган», аны яратканга күрә, аңа ярар өчен чын тырышлык куйган кешеләргә юнәлдергән (Гыйбрәтле хикәя 27:11; Еврейләргә 6:10).

6, 7. Гайсәгә шатлыкны сакларга нәрсә ярдәм иткән?

6 Ә Гайсә шатлыгын ничек саклаган? Гайсә күктәге куәтле рухи зат булганда җирдә яшәүче кешеләрнең эшләрен иркен күзәтә алган. Аларның камилсез булуы күренеп торса да, Гайсә аларны яраткан (Гыйбрәтле хикәя 8:31). Соңрак, ул җиргә килгәч һәм кешеләр белән бергә «яшәгәндә», аның кешеләргә карата мөнәсәбәте үзгәрмәгән (Яхъя 1:14). Алланың камил Улына гөнаһлы кешеләргә карата яхшы караш сакларга нәрсә ярдәм иткән соң?

7 Иң беренче итеп, Гайсә беркайчан да үзеннән дә, башкалардан да чиктән тыш күпне көтмәгән. Ул бөтен дөньяның Аллага иман китерә алмаганын аңлаган (Матфей 10:32—39). Шуңа күрә, ул Патшалык хәбәрен берәр эчкерсез кеше кабул итсә дә шатланган. Шәкертләренең тәртибе һәм фикер йөртүе һәрчакта да дөрес булмаса да, Гайсә аларның бөтен йөрәкләре белән Алла ихтыярын үтәргә теләгәнен белгән һәм шуның өчен аларны яраткан (Лука 9:46; 22:24, 28—32, 60—62). Гайсә күктәге Атасына дога кылганда шул вакытка кадәр аның шәкертләре эшләрен алып барган дөрес юлны: «Алар Синең сүзеңне тоттылар»,— дигән сүзләр белән кыскача ничек сурәтләгәне кызык (Яхъя 17:6).

8. Без шатлыкны саклый белүдә Йәһвә һәм Гайсәгә ничек охшарга тырыша алабыз?

8 Һичшиксез, безнең һәрберебезгә дә Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих биргән үрнәк турында уйлау бик файдалы булыр иде. Мәсәлән, эшләр без өметләнгәнчә бармаса, без, бик нык кайгырмыйча, күбрәк Йәһвәгә охшарга тырышсак, ничек булыр иде? Без башкалардан һәм үзебездән чиктән тыш таләп итмичә һәм хәзерге шартларга яхшы караш саклап, Гайсә эзләре буенча тагын да дөресрәк бара алмас идекме? Бу принципларның кайберләрен һәрбер тырыш мәсихче йөрәгенә кадерле булган өлкәдә — вәгазьләү хезмәтендә ничек кулланып була икәнен карап чыгыйк.

Хезмәтегезгә яхшы караш саклагыз

9. Йәрәми шатлыгына кабат ничек ия булган һәм бу мисал безгә ничек ярдәм итә ала?

9 Йәһвә бездән аңа шатлык белән хезмәт итүебезне тели. Безнең шатлыгыбыз без ирешкән нәтиҗәләргә бәйле булырга тиеш түгел (Лука 10:17, 20). Йәрәми пәйгамбәр еллар дәвамында уңышсыз җирләрдә вәгазьләгән. Игътибарын халыкның начар мөгамәләсенә юнәлдерә башлаганда, ул шатлыгын югалткан (Йәрәми 20:8). Ләкин бу хәбәрнең матурлыгы турында уйланганда, ул кабат шатлана башлаган. Йәрәми Йәһвәгә болай дип әйткән: «Синең сүзләрең табылган һәм мин аларны ашадым; һәм Синең сүзең миңа шатлыкка һәм йөрәгемнең юануына булган иде; чөнки Синең исемең минем исемдә, Ходай» (Йәрәми 15:16). Әйе, Йәрәми үзенең хөрмәтле, Алла сүзен вәгазьләү, бурычына бик шатланган. Без дә шулай ук шатлана алабыз.

10. Безнең территориябез бу көннәрдә уңышсыз булса да, Аллага хезмәт итүдә без ничек шатлыгыбызны саклый алабыз?

10 Әгәр дә кешеләрнең күбесе яхшы хәбәрне кире каксалар да, бездә вәгазьләү хезмәтеннән шатлык алыр өчен барлык сәбәпләр бар. Чөнки Йәһвә кайбер кешеләр аңа хезмәт итәргә дәртләнелгән булачагына бер дә шикләнмәгән. Безгә, Йәһвә кебек, һәрхәлдә кешеләрнең кайберләре ахырда бәхәсле сорауның мәгънәсен аңларлар һәм Патшалык турындагы хәбәрне кабул итәрләр дигән өметебезне югалтмаска кирәк. Кешеләрнең шартлары үзгәреп торганын онытмаска кирәк. Көтмәгән югалту яисә авырлыклар, хәтта үз-үзеннән бик канәгать булган кешене дә яшәүнең мәгънәсе турында җитди уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Мондый кеше «рухи ихтыяҗларын аңлый» башлаганда сез аның янында булырсызмы? (Матфей 5:3). Сез вәгазьләгән территориядә сезнең икенче килүегездә үк берәрсе яхшы хәбәрне тыңларга әзер булуы мөмкин!

11, 12. Бер шәһәрдә нәрсә булган һәм без аннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Безнең территориядә яшәүче кешеләрнең составы да үзгәрергә мөмкин. Бер мисалны карап чыгыйк. Кечкенә шәһәрдә балалары белән бергә, бер-берсе белән дус булып, күп яшь гаиләләр яшәгән. Һәрбер ишек янында Йәһвә Шаһитләре: «Бу безгә кирәк түгел!» — дигән бер үк сүзләр ишеткәннәр. Әгәр дә берәрсе Патшалыкның яхшы хәбәренә кызыксыну күрсәтсә дә, аның күршеләре шунда ук аны Шаһитләр белән бүтән сөйләшмәскә дип күндергәннәр. Бу шәһәрдә вәгазьләү бик авыр барганын сөйләп торасы да юк. Шулай да Шаһитләр бирешмәгәннәр һәм вәгазьләү эшен дәвам иткәннәр. Һәм нәтиҗәсе нинди булган?

12 Вакытлар узу белән бу шәһәрдәге балалар үсеп җиткәннәр, өйләнешкәннәр һәм үз гаиләләрен корганнар. Үз тормышларында куйган максатларына ирешеп һәм чын бәхет таба алмыйча, бу яшь кешеләр хакыйкать эзли башлаганнар. Алар аны Шаһитләр игълан иткән яхшы хәбәрне кабул иткәч тапканнар. Шулай итеп, күп еллар үткәч кечкенә җыелыш үсә башлаган. Бирешмәгән Патшалык турында вәгазьләүчеләрнең шатлыгын күз алдына гына китереп карагыз! Патшалыкның искиткеч хәбәрен тарату эшендә күрсәткән ныклык безгә дә шатлык китерсен.

Сезгә имандашлар таяныч бирәчәк

13. Күңел төшенкелегенә бирелгәндә без кемгә мөрәҗәгать итә алабыз?

13 Авырлыклар басканда һәм тормышта бәла-казалар белән очрашканда син кемнән юаныч таба аласың? Үзләрен Йәһвәгә багышлаган миллионнарча хезмәтчеләр иң беренче итеп догада Аллага, аннан соң мәсихче кардәшләргә мөрәҗәгать итәләр. Гайсә җирдә булганда үз шәкертләренең таянычының кадерен белгән. Ул үлгән төнендә алар «авыр кичерешләремдә Минем белән бергә булдылар» дип әйткән (Лука 22:28). Шәкертләр камил булмасалар да, аларның җаны-тәне белән бирелгәнлекләре Алла Улына юаныч биргән. Имандашларның таянычы безгә дә көч бирә.

14, 15. Бер гаилә парына улларының үлемен кичерергә нәрсә ярдәм иткән һәм аларның тәҗрибәсеннән сез нәрсәгә өйрәндегез?

14 Мишель һәм Диана — ирле-хатынлы мәсихче пары кардәшләрнең таянычы ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын үз тәҗрибәләрендә белгәннәр. Аларның 20 яшьлек уллары Жонатанга, чәчәк аткан һәм зур өметле булган чагында, ми шеше диагнозы куйганнар. Табиблар батырлык күрсәтеп, аны коткарырга тырышканнар, ләкин аның сәламәтлеге һаман начарланган һәм бер көн кич ул үлгән. Мишель белән Диана бик нык кайгырганнар. Ул көнне җыелышның хезмәт очрашуы үткән һәм ул озакламыйча бетә икәнен алар белгәннәр. Шуңа карамастан алар юанычка бик мохтаҗ булып, алар белән бергә булган өлкәнне Патшалык Залына барырга сораганнар. Нәкъ алар килгән вакытта жыелышта Жонатанның үлеме турында белдерү әйтелә иде. Җыелыш беткәннән соң елап торучы Мишель белән Диананы кочаклап һәм юату сүзләре әйтеп, кардәшләр аларны чолгап алганнар. Диана болай дип исенә төшерә: «Патшалык Залына килгәч, без рухи бушлык сиздек, ләкин кардәшләр безне шундый юаттылар, алар безнең күңелне шундый күтәрделәр! Алар безне әрнүдән коткара алмасалар да, безгә таяныч бирделәр» (Римлыларга 1:11, 12; 1 Коринфлыларга 12:21—26).

15 Мишель һәм Диана белән булган кайгы аларны бер-берсенә һәм кардәшләргә тагын да якынрак иткән. Мишель болай дип әйтә: «Мин үземнең кадерле хатынымны тагын да күбрәк хөрмәт итәргә өйрәндем. Авыр чакларда без бер-беребез белән Изге Язмаларның хакыйкате һәм Йәһвәнең безгә ничек таяныч биргәне турында сөйләшәбез». «Патшалыкка өмет безнең өчен хәзер тагын да әһәмиятлерәк»,— дип өсти Диана.

16. Кардәшләргә безнең ихтыяҗлар турында үзебезгә беренче булып әйтү ни өчен мөһим?

16 Әйе, безнең мәсихче рухи абый һәм апалар тормышның авыр вакытларында безнең өчен «таяныч» була алалар һәм шуның белән безгә шатлыкны сакларга ярдәм итәләр (Колосслыларга 4:11, ЯД). Әлбәттә, аларның безнең фикерләребезне укырлык сәләтләре юк. Шуңа күрә безгә ярдәм кирәк булганда, үзебез аларга моның турында сөйләсәк яхшы булыр иде. Һәм шуннан соң кардәшләрнең безгә биргән бар юанычы өчен аларга рәхмәтләребезне белдерә алабыз һәм бу юанычка Йәһвә Алладан бирелгән юанычка кебек карарга кирәк.

Җыелышыгызга карап алыгыз

17. Балаларын берүзе үстерә торган рухи апабыз нинди авырлыклар белән очраша һәм без аның кебек кешеләргә ничек мөгамәлә итәбез?

17 Имандашларың белән якынрак танышкан саен, аларны күбрәк ихтирам итә башлыйсың һәм алар белән аралашуда тагын да күбрәк шатлык таба аласың. Үз җыелышыгызга карап алыгыз. Сез кемне күрәсез? Баласын берүзе хакыйкать юлына бастырып, үстерер өчен көч куючы ананы күрәсезме? Ул биргән искитәрлек үрнәк турында сезнең уйлаганыгыз бармы? Аңа нинди мәсьәләләр чишәргә туры килә икәнен күз алдына китереп карагыз. Джанин исемле тол хатын бу авырлыкларның кайберләрен искә төшерә: ялгызлык, эштәге ир-атларның сексуаль хаксыз таләпләре һәм бик кыскын гаилә бюджеты. Ләкин болар арасындагы иң зур авырлык, Джанин сүзләре буенча, балаларның эмоцианаль ихтыяҗлары турында кайгыртучанлык күрсәтү, чөнки аларның һәрберсе үзенчәлекле. Джанин үзенең тагын бер проблемасы турында болай дип әйтә: «Синең улың гаилә башлыгы түгел һәм ирне алмаштыра алмый икәнен истә тоту бик авыр. Минем кызым бар һәм кайчакта үзеңнең бар булган кичерешләреңне аңа сөйләп, аңа проблемаларны йөкләргә ярамый икәнен онытасың». Меңнәрчә ялгыз ата-аналар кебек, Джанин тулы көн эшли һәм шулай ук үз гаиләсендә өй эшләрен карый. Ул шулай ук үз балалары белән Изге Язмаларны өйрәнә, аларны Аллага хезмәт итүдә өйрәтә һәм җыелышларга йөртә (Ефеслыларга 6:4). Бу гаиләнең сафлык саклар өчен тырышлык куйганын күргәндә Йәһвә ничек соң шатлана! Безнең арада шундый кешеләрнең булуына әллә безнең йөрәк шатланмыймы? Әлбәттә, шатлана.

18, 19. Җыелыш әгъзаларын ничек күбрәк хөрмәт итәргә өйрәнә алабыз? Аны мисалларда күрсәтегез.

18 Кабат үз җыелышыгызга карап алыгыз. Бәлкем, сез һәрчакта очрашуларга килеп, Аллага гыйбадәт кыла торган урыннан «чыкмыйча», Йәһвәгә тугры хезмәт иткән тол хатыннарны һәм тол ир-атларны күрә аласыздыр (Лука 2:37). Аларга ялгызлык хисе кагыламы? Әлбәттә. Алар үлгән тормыш иптәшләре турында бик нык кайгыралар. Ләкин алар Йәһвәгә актив рәвештә хезмәт итәргә һәм башкаларга карата кызыксыну күрсәтүләрен дәвам итәләр. Аларның эчке ныклыгы һәм яхшы карашы җыелышның шатлыгын үстерә! Утыз елдан артык тулы вакытлы хезмәтче булып Аллага хезмәт иткән бер мәсихче хатын болай дип әйтә: «Минем өчен зур шатлык — барлык сынауларны үткән һәм бүгенге көнгә кадәр Йәһвәгә тугры хезмәт итүче өлкән яшьтәге рухи абыйларны һәм апаларны күрү!» Әйе, безнең өлкән яшьтәге кардәшләребез яшь мәсихчеләр өчен зур дәртләндерү.

19 Ә яңа гына җыелыш белән аралаша башлаганнар турында нәрсә әйтеп була? Алар үз иманнарын җыелышта күрсәткәндә әллә бу безне дәртләндермиме? Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан бирле, аларның нинди уңышларга ирешкәннәре турында уйлап кына карагыз. Йәһвә, һичшиксез, алар белән бик канәгать. Ә без? Аларның тырышлыгы өчен без аларны мактыйбызмы?

20. Җыелышның һәрбер әгъзасы кадерле дип ни өчен әйтеп була?

20 Сез өйләнгән яисә юкмы, атасыз яисә анасыз үсә торган баламы, тол хатын яисә тол ир-атмы, сез күп еллар җыелыш белән бергә хезмәт итәсез яисә күптән түгелме — сезнең тугрылык үрнәгегез безнең барыбыз өчен дә дәртләндерү булып хезмәт иткәненә шикләнмәгез. Һәм сез Патшалык Залында бердәмлектә җырлар җырлаганда, комментарий биргәндә яисә Теократик хезмәт мәктәбендә чыгыш ясаганда — бу гомуми шатлыкка ярдәм итә. Һәм иң мөһиме — бу Йәһвә йөрәген шатландыра.

21. Безнең нәрсә өчен күп сәбәпләребез бар, ләкин нинди сораулар барлыкка килә?

21 Әйе, хәтта бу авыр вакытларда да бәхетле Аллабызга гыйбадәт кылуда шатлык табып була. Паулның: «Шатланырга дәвам итегез... һәм тынычлык белән ярату Алласы сезнең белән булачак»,— дигән чакыруына җавап бирү өчен безнең күп сәбәпләребез бар (2 Коринфлыларга 13:11). Ә әгәр дә без бәла-казадан зыян күргәнбез яисә эзәрлекләүләр кичерәбез һәм авыр экономик шартларда яшибез икән, ул вакытта нәрсә эшләргә? Безнең шатлыгыбызны мондый шартларда да саклап буламы? Чираттагы мәкаләне укыгыз һәм үзегез нәтиҗә ясагыз.

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау»ның (ингл.) 119 битен карагыз (2 том).

Сез җавап бирә аласызмы?

• Шатлык ничек сурәтләнә?

• Шатлыклы булып калырга яхшы караш безгә ничек ярдәм итә ала?

• Безнең җыелыш территориясенә уңай карарга нәрсә ярдәм итә ала?

• Җыелыштагы кардәшләрне сез нәрсә өчен ихтирам итәсез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең территориядәге кешеләр үзгәрәләр.

[18 биттәге иллюстрация]

Җыелышыгызның әгъзалары нинди авырлыклар белән очрашалар?