Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөтендөнья кардәшлегенең әгъзалары бер-берсе турында кайгырталар

Бөтендөнья кардәшлегенең әгъзалары бер-берсе турында кайгырталар

Бөтендөнья кардәшлегенең әгъзалары бер-берсе турында кайгырталар

КАЯ гына карама, һәр җирдә кешеләр. Алар арасында күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр: кайберләре шулкадәр бетерешкәннәр, хәтта көчкә генә йөриләр. Шулай ук авырлы хатыннар һәм кечкенә балалары белән яшь парлар да бар. Алар барысы да — ирләр, хатын-кызлар һәм балалар — качаклар. Аларны гражданнар сугышы, афәтләр яисә башка шартлар үз йортларын ташлап китәргә һәм күрше илдә сыеныр урын эзләргә мәҗбүр иткән. Кемгәдер үз торакларын кат-кат калдырып китәргә туры килгән. Үзара тынычсызлыкның яисә афәтнең беренче билгеләрендә үк алар йортларыннан иң кирәкле әйберләрен алып, балаларын ашыгычлык белән җыялар да, куркынычсызрак урынга юнәләләр. Аннары тормыш яңадан элеккеге эзгә төшкәч, күп кенә качаклар кире кайталар, үз йортларын торгызалар һәм яңабаштан рәтләнә башлыйлар.

Менә инде күп еллар Үзәк Африка Республикасы байтак илләрнең качакларына үз ишекләрен ачык итеп тота. Бирегә, чагыштырмача куркынычсыз дәүләткә, күптән түгел генә сугыш белән таркатылган Конго Демократик Республикасыннан меңләгән качаклар килгән. Алар арасында күп Йәһвә Шаһитләре булган.

Кардәшләр ярдәмгә киләләр

Үзәк Африка Республикасының Шаһитләре мохтаҗ булган кардәшләренә ярдәм итүне үзләре өчен хөрмәт дип исәпләгәннәр. Башта кардәшләргә яшәү урыны мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булган. Иң әүвәл кардәшләрне имандашларының йортларына урнаштырганнар, ләкин качакларның саны арта барган һәм мәсьәлә мөһимрәк карар кабул итүне таләп иткәне аңлашылган. Кайбер Патшалык Залларын вакытлыча тулай тораклар итеп яңадан җиһазландырырга карар ителгән булган. Җирле Шаһитләр эшкә керешкәннәр: алар өстәмә яктырту монтажлаганнар, суүткәргеч торбаларын урнаштырганнар, идәннәрне бетонлаганнар, кыскасы, бу йортларда яшәргә җайлы булсын өчен барысын да эшләгәннәр. Җирле кардәшләр белән янәшәдә качак кардәшләр дә эшләгәннәр. Яңа килгән Шаһитләрне көч бирә торган рухи ризык белән тәэмин итү чираттагы адым булган. Моның өчен җыелышның барлык очрашулары лингала телендә оештырылган булган. Җирле Шаһитләрнең һәм аларның кунакларының тыгыз хезмәттәшлеге халыкара кардәшлекнең чынлыгын ышандырырлык итеп исбат иткән.

Качак гаиләләренең әгъзалары һәрвакыт берьюлы килмәгәннәр — кайчакта гаиләләр билгеләнү урынына килү белән генә бергә кушылганнар. Кемнең уңышлы килеп җиткәнен белер өчен, һәрбер Патшалык Залында тиешле исемлекләр төзелгән. Шулай ук һаман да килмәгәннәрне табар өчен чаралар күрелгән булган. Үзәк Африка Республикасында Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән филиалдан, юлда тоткарланган Шаһитләргә ярдәм итәр өчен һәм югалганнарны табар өчен, һәр көнне өчәр автомобиль җибәрелгән булган. Автомобильләрдә зур хәрефләр белән: «КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ — Йәһвә Шаһитләре»,— дип язылган булган.

Җиде югалган бала «Йәһвә Шаһитләре» дигән язу белән фургонны күргәч, аларның нинди шатлык кичергәннәрен күз алдыгызга гына китереп карагыз! Балалар шунда ук автомобиль янына йөгереп килгәннәр дә, үзләренең Шаһитләр икәнлеген кычкыра башлаганнар. Кардәшләр аларга машинага менәргә ярдәм иткәннәр һәм аларны Патшалык Залына илткәннәр, анда балалар, ниһаять, үз туганнары белән очрашканнар.

Бу чын мәсихчеләр күп мәртәбә очраган шундый авыр шартларда кайдан көч алганнар? Алар Изге Язмада алдан әйтелгән соңгы көннәрдә яшәгәннәренә абсолют ышаналар (2 Тимәтигә 3:1—5; Ачыш 6:3—8).

Алар Изге Язмалардан озакламыйча Йәһвә Алла сугышларны, нәфрәтне, көчләүне һәм дошманлыкны бетерәчәген беләләр. Качакларның проблемалары онытылачак. Ә хәзергә 1 Коринфлыларга 12:14—26 да язылган рәсүл Паулның сүзләренә туры китереп, Йәһвә Шаһитләре бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтергә тырышалар. Аларны елгалар, чикләр, телләр һәм аралар аерса да, алар имандашлары турында борчылалар, һәм аларның берәрсе бәлагә очраганда, тиз арада ярдәмгә киләләр (Якуп 1:22—27).

[29 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

АФРИКА

Үзәк Африка Республикасы

Конго Демократик Республикасы

[Чыганак]

Mountain High Maps ® Copyright © 1997 Digital Wisdom, Inc.

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Өч Патшалык Залы качаклар өчен йорт итеп кулланыла башлаган.

[30 биттәге иллюстрация]

Шунда ук кухня өчен җиһазлар урнаштырылган булган.

[30 биттәге иллюстрация]

Качаклар һаман киләләр дә киләләр.

[30 биттәге иллюстрация]

Хәтта яңа туган балалар да качаклар.