Искиткеч эшләр Иҗат Итүчене танып белегез!
Искиткеч эшләр Иҗат Итүчене танып белегез!
«Тукта һәм Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы бул» (ӘЮП 37:14).
1, 2. Гасыр башында, 1922 елда нинди искиткеч ачыш ясалган һәм бу нинди реакциягә китергән?
АРХЕОЛОГ һәм Англиянең лорды, бергә хәзинә эзләүләренә еллар багышлаганнар. Нәтиҗәдә, 1922 елның 26 нояберендә атаклы Патшалар Үзәнлегендә, Мисыр фиргавене җирләнгән урында археолог Говард Картер һәм лорд Карнарвонның тырышлыклары уңышка ирешкән — алар Тутанхамон исемле фиргавеннең каберен тапканнар. Борынгы печатьләр белән печатьләп куелган ишекне игътибар белән тикшергәннән соң, алар ишектә тишек ясаганнар. Картер саклык белән шәмне тишеккә якынрак китергән дә эчкә караган.
2 Соңрак Картер болай дип искә төшергән: «Лорд Карнарвон минем дәшмәвемә борчылып, түземсезлек белән сорады: „Сез берәр нәрсә күрәсезме?“ — Мин: „Әйе, искиткеч әйберләр“,— дип кенә әйтә алдым». Меңләгән хәзинәләр арасында саф алтыннан ясалган табут табылган булган. Бәлкем, бу «искиткеч әйберләрнең» кайберләрен сез фоторәсемләрдә яисә музей күргәзмәләрендә күргәнсездер. Ләкин бу музей экспонатлары нинди генә искиткеч булмаса да, аларның сезнең тормышыгыз белән бернинди дә бәйләнеше юктыр. Шуңа күрә, әйдәгез, безнең тормышыбыз белән турыдан-туры бәйле һәм безнең өчен аеруча кыйммәтле булган искиткеч эшләрне карап чыгыйк.
3. Безнең өчен чын кыйммәтлелек булып торган искиткеч эшләр турында без кайдан белә алабыз?
3 Мәсәлән, күп гасырлар элек яшәгән һәм теләсә кайсы кино йолдызына, спорт героена, һәркайсы политик яисә патша гаиләсенең әгъзасына караганда күбрәк игътибарга лаек булган кешене искә төшерик. Ул «Көнчыгышның барлык улларыннан күренеклесе» дип аталган. Бу кешенең исеме сезгә таныш — ул Әюп. Изге Язмаларның бер китабы тулысынча аңа багышланган. Әюпнең бер замандашы, Елиуй исемле яшь егет, үзен аны төзәтергә тиеш дип хис иткән. Асылда, Елиуй Әюп үзенә һәм тирә-яктагы кешеләргә чамасыз күп игътибар бирә дип әйткән. Без Әюп китабының 37 нче бүлегендә һәрберебез өчен зур әһәмиятле һәм акыллы булган киңәшләр таба алабыз (Әюп 1:1—3; 32:1—33:12).
4. Әюп 37:14 тә язылган сүзләрне әйтергә Елиуйны нәрсә дәртләндергән?
4 Әюпнең өч ялган дусты аның фикер йөртүендә яисә эшләрендә, алар уйлавынча, ничек гөнаһ эшләгән дип сүз куерта башлаганнар (Әюп 15:1—6, 16; 22:5—10). Елиуй әңгәмәнең ахырына кадәр түземлек белән көткән. Һәм шуннан соң үткенлек һәм акыллылык белән сөйли башлаган. Елиуй әйткән сүзләрнең күбесе бик кыйммәтле, әмма ләкин иң мөһименә игътибар итегез: «Шуны тыңла Әюп; тукта һәм Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы бул» (Әюп 37:14).
Искиткеч эшләрне Иҗат Итүче
5. Алланың, Елиуй игътибар иткән, искиткеч эшләре нәрсә турында шаһитлык бирәләр?
5 Билгеләп куегыз: Елиуй Әюпкә игътибарын үз-үзенә, Елиуйга һәм башка кешеләргә юнәлдерергә дип киңәш бирмәгән. Елиуй акыллылык белән Әюпне — һәм безне — Йәһвә Алланың искиткеч эшләренә игътибарлы булырга чакырган. «Алланың искиткеч эшләре» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата? Һәм тагын да мөһимрәк икәне, без сәламәтлегебез, акча, киләчәк турында уйлаганда һәм шулай ук гаиләбез, хезмәттәшләребез һәм күршеләребез турында кызыксынганда, безгә Алла эшләренә ни өчен игътибарлы булырга кирәк? Йәһвә Алланың искиткеч эшләре аның акыллылыгы һәм тирә-яктагы материаль иҗади эшләре өстеннән хакимлеге турында ышанычлы итеп шаһитлык бирәләр (Нихами 9:6; Мәдхия 23:1; 103:24; 135:5, 6). Моны ачык итеп аңлар өчен, әйдәгез, Ешуа китабының бер кисәген кыскача карап чыгыйк.
6, 7. а) Муса һәм Ешуа көннәрендә Йәһвә нинди искиткеч эшләр башкарган? б) Муса һәм Ешуа көннәрендә Алла эшләгән могҗизаларның берәрсен үз күзләрегез белән күрсәгез, сездә нинди хис туар иде?
6 Йәһвә Алла борынгы Мисырга бәла-казалар китергән һәм шуннан соң Муса борынгы Исраил халкын коллыктан алып чыга алсын өчен Кызыл диңгезне бүлгән (Чыгыш 7:1—14:31; Мәдхия 105:7, 21, 22). Моңа охшаш вакыйгалар турында Ешуа китабының 3 бүлегендә әйтелә. Мусаны алмаштырган Ешуа Алла халкын башка су тоткарлыгы аша чыгарыр өчен һәм Вәгъдә ителгән җиргә кертер өчен әзерләнгәндә болай дип әйткән: «Изге итегез үзегезне, чөнки иртәгә Йәһвә сезнең арагызда искиткеч эшләр эшләячәк» (Ешуа 3:5, ЯД). Нинди искиткеч эшләр?
7 Ешуа китабында Йәһвә тагын су тоткарлыгын — Иордан елгасын ерып чыгарга рөхсәт иткән һәм йөз меңләгән ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар аны коры җир буенча үтә алганнар дип әйтелә (Ешуа 3:7—17). Әгәр дә без бу елга аша юл ачылуын һәм аның аша барлык кешеләрнең имин генә үтүен күрсәк, без бәлкем, шаккатып карап торыр идек! Чөнки бу Алла барлыкка китергәннең өстеннән аның искиткеч хакимлеген күрсәтә. Шуңа охшаш искиткеч эшләр хәтта бүген дә безнең тормышта очрый. Без Әюп 37:5—7 не карап чыккач, бу эшләрнең нинди булуын һәм ни өчен без аларга игътибарлы булырга тиеш икәнен күрә алабыз.
8, 9. Әюп 37:5—7 дә нинди искиткеч эшләр турында әйтелә һәм безгә ни өчен алар турында уйланырга кирәк?
8 Елиуй: «Алла Үз тавышы белән искиткеч күкри, бөек, без аңлый алмаган эшләр башкара»,— дип әйткән. Елиуй «искиткеч» дигән сүз белән нәрсәне атый? Ул карны һәм яңгырны искә ала. Басуда эшләүче коеп яуган яңгыр яисә кар яуганда эшен туктатырга мәҗбүр һәм бу аңа Алланың эшләре турында уйланыр өчен вакыт һәм сәбәп бирә. Без авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәсәк тә, яңгыр һәм кар безнең һәрберебезнең тормышына тәэсир итә торгандыр. Яңгыр яисә кар — бу безнең яшәгән урыныбызга бәйле — безнең эшләребезгә дә комачаулый ала. Шул чакта без бу могҗизаларны кем эшли һәм алар нәрсә аңлата икәне турында уйлыйбызмы? Синең кайчан да булса бу турыда уйланганың бармы?
9 Әюп китабының 38 нче бүлеге буенча, Йәһвә Алла Әюпкә тирән мәгънәле сораулар биреп, аның үзенең дә нәкъ шундый ук фикер йөртүенә игътибар итәрлек. Безнең Иҗат Итүчебез бу сорауларны Әюпкә биргән булса да, алар безнең тормышка карашыбызга, безнең барлыгыбызга һәм безнең киләчәгебезгә кагылалар. Шулай итеп, Алла нәрсә турында сораганын карыйк һәм моның белән нәрсә әйтәсе килүе турында уйлыйк. Әйе, Әюп 37:14 тә әйтелгән акыллы сүзләр буенча барыйк.
10. Әюп китабының 38 нче бүлеге безне нәрсәгә өйрәтә һәм аның белән бәйле булган нинди сораулар барлыкка килә?
10 Әюп китабының 38 нче бүлеге болай дип башлана: «Ходай Әюпкә бураннан җавап биргән һәм әйткән: кем бу Алдан Күрә торганны мәгънәсез сүзләр белән күңелсезләндерә торган? Ир-ат булып хәзер билеңне бәйлә: Мин синнән сорармын һәм син Миңа аңлат» (Әюп 38:1—3). Бу сүзләр киләчәк сөйләшү нинди характер йөртәчәк икәнен күрсәтә. Әюп, аларны ишеткәч, ул Галәмнең Иҗат Итүчесе алдында торуын һәм аның алдында җавап бирүен аңларга тиеш булган. Бу сүзләр шулай ук безгә һәм безнең замандашларыбыз өчен дә сабак булырлык. Аннан соң Алла Елиуй әйткән сүзләргә кагылган. «Мин җирнең нигезләрен салганда син кайда идең? Әгәр дә белсәң, әйт. Кем аның зурлыгын билгеләгән? Яисә аның буенча үлчәү бавын кем сузган? Аның нигезләре нәрсәдә тора яисә аның иң беренче ташын кем салган» (Әюп 38:4—6).
11. Әюп 38:4—6 ны укыганда безнең өчен нәрсә аңлашыла?
11 Чыннан да җир барлыкка китерелгәндә Әюп һәм безнең һәрберебез кайда иде? Безнең берәребез җирнең проектын төзегәндә архитектор сыйфатында яисә аның ярдәмчесе генә булып катнашканмы? Аның зурлыгын линейка белән билгеләгәнме? Әлбәттә, юк! Кешеләр ул вакытта булмаганнар да әле. Безнең җирне зур бина белән чагыштырып, Алла: «Аның беренче ташын кем салган?» — дип сорый. Кешенең яшәве Җирдә имин булсын өчен, ул Кояштан кирәкле ераклыкта урнаштырылган икәнен кешеләрнең күпчелеге белә. Шулай ук аның размерлары да дөрес. Әгәр дә безнең планетабыз күпкә зуррак булса, атмосферада водород тупланыр иде һәм җирдә яшәү мөмкин булмас иде. Чыннан да, кемдер «беренче таш»ны кирәкле урынга куйган. Моны Әюп эшләгән яисә без эшләдек дип әйтеп буламы? Яисә Йәһвә Алла эшләгәнме? (Гыйбрәтле хикәя 3:19; Йәрәми 10:12).
Кешеләрнең кайсысы җавап бирә ала?
12. Әюп 38:6 да булган сорау безгә нәрсә турында искә төшерә?
12 Алла шулай ук: «Аның нигезләре нәрсәдә тора?» — дип сорый. Яхшы сорау. Без бәлкем, Әюп белмәгән, гравитация дигән сүзне беләбездер. Безнең һәрберебез зур массалы Кояшның гравитация көче ярдәмендә җир үз урынында тотып торыла яисә «аның нигезләре тора» икәнен беләбез. Ләкин гравитациянең нәрсә икәнен тулысынча аңлаган кеше бармы?
13, 14. а) Кеше гравитациягә кагылышлы белемнәре турында нәрсәне танырга мәҗбүр? б) Әюп 38:6 да язылган сүзләр безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?
13 Күптән түгел генә бастырылган һәм «Аңлатылган Галәм» дигән кыю исемле китапта «гравитация — табигатьнең иң таныш һәм шул ук вакытта иң аз аңлаешлы көче булып кала» дип таныла (The Universe Explained). Һәм өстәлә: «Гравитация буш Галәмдә бер мизгелдә һәм өстәвенә, ниндидер аңлатылмаслык ысул белән таралган кебек тоела. Ләкин соңгы елларда физиклар мондый гипотеза тәкъдим иткәннәр: гравитация гравитон дип аталган һәм кисәкчәләрдән торган дулкыннар төрендә тарала... Ләкин беркем дә аларның барлыгына тулысынча ышанмый». Бу сүзләр турында уйлап кына карагыз.
14 Йәһвә Әюпкә сораулар биргән вакыттан фән 3 000 ел дәвамында үскән. Ләкин физика белгечләре дә, без дә безнең җиребезне кирәкле орбитада тота һәм аның ераклыгы безнең яшәвебезгә кирәкле шартлар бирә торган гравитациянең нәрсә икәнен тулысынча аңлата алмыйбыз (Әюп 26:7; Исай 45:18). Без бу сүзләр белән сезне гравитациянең бөтен серләрен ачыкларга омтылырга чакырмыйбыз. Ләкин Алланың искиткеч эшләренең берсенә генә игътибар итсәк, Аллага башкача мөгамәлә итәчәкбез, шулай түгелме? Алланың акыллылыгы һәм белеме алдында безнең ихтирамыбыз көчәймиме һәм без аның ихтыяры турында күбрәк белергә дәртләнү сизмибезме?
15—17 а) Әюп 38:8—11 дә нәрсәгә игътибар бирелә һәм моңа бәйле булган нинди сораулар барлыкка килә? б) Океаннар һәм аларның җир шары өстендә ничек урнашуы турында безнең белемнәргә карата нәрсәне танырга туры килә?
15 Иҗат Итүче үз сорауларын болай дип дәвам итә: «Диңгез карыннан чыккан кебек бәреп чыккач, Мин болытларны аның киеме итеп һәм караңгылыкны пәрдә итеп ясагач капкалар белән аны кем киртәләгән, һәм аңа Үз билгеләмәмне бирдем, һәм бикләвеч белән капкалар куйдым һәм: „бу чиккә кадәр барып җитәсең һәм үтмисең һәм синең тәкәббер дулкыннарыңа монда чик“,— дип әйттем» (Әюп 38:8—11).
16 Монда әйтелгән диңгезләргә «киртәләүнең» континентларга, океаннарга һәм суның чигенүенә һәм күтәрелүенә дә бәйләнеше бар. Моның барысын кеше күпме вакыт тикшерә һәм күзәтә? Меңнәрчә еллар инде. Ә ачышларның күбесе соңгы йөз елда ясалган. Бер караганда, бүгенге көнгә бу турыда барысы да билгеле булырга тиеш кебек. Ләкин соңгы мәгълүматларны алыр өчен Интернет мөмкинлекләрен һәм иң бөек китапханәләрнең киң материалларын кулланып, 2001 елда бу сорау белән ныклап шөгыльләнә башласагыз, сез нәрсә табар идегез?
17 Бер киң танылган белешмә китабында: «Континенталь платформалары белән океан бассейннарының җир шарының өстендә урнашуы һәм шулай ук коры җирнең төп рельеф формалары фәнни тикшерүләр һәм теорияләштерү өчен инде озак вакыт иң кызык сорау булып кала»,— дип әйтелгән. Бу сүзләрдән соң, энциклопедиядә дүрт мөмкин булган аңлатма китерелә, ләкин бу «күп гипотезаларның кайберләре» генә дип өстәлә. Ә аңлатмалы сүзлек гипотезаны «дөреслеге тәҗрибә нигезендә исбатланмаган, фән нигезендә булуы мөмкин дип кенә табылган фараз, гөман» дип билгели.
18. Әюп 38:8—11 дәге шигырьләрне карап чыккач, сез нинди нәтиҗәгә киләсез?
18 Бу без Әюп 38:8—11 дә укыган сорауларның бүгенге көндә үз вакытлы икәннәренә басым ясамыймы? Җирдәге континентлар һәм океаннар планетада безнең көч белән урнаштырылмаган. Айны аның тартымы суның күтәрелешен һәм чигенешен барлыкка китерсен өчен, кирәкле ераклыкта без урнаштырмадык, өстәвенә, суның күтәрелеше вакытында кешеләр тора торган җирне гадәттә су басмый. Ләкин без барлык бу искиткеч эшләрнең Иҗат Итүчесен беләбез (Мәдхия 32:7; 88:10; Гыйбрәтле хикәя 8:29; Ап. эшләре 4:24; Ачыш 14:7).
Йәһвәгә тиешле хөрмәт күрсәтегез
19. Әюп 38:12—14 тә физик күренешләр поэтик рәвештә ничек сурәтләнәләр?
19 Кешелек җирнең әйләнүен үз хезмәте дип әйтә алмый. Җир әйләнгәнгә күрә, таңнар кайчакны искиткеч матур төстә барлыкка килә, бу турыда Әюп 38:12—14 тә әйтелә. Кояш торганда, кызыл балчык үз формасын печать калдырган эздән үзгәрткән кебек, җирнең рельефы тагын да ачыграк итеп күренә башлый. Җирнең әйләнүе турында да аз гына уйланырга кирәк. Һәм аның тиешле тизлектә әйләнүенә шаккатып була, чөнки киресенчә булса, бу һәлакәтле нәтиҗәләргә китергәнен без яхшы аңлыйбыз. Ләкин Җир бик акрын да әйләнми, киресенчә көн белән төн озынлыгы күпкә озынрак булыр иде һәм кызулык белән салкын аркасында кешенең тормышы мөмкин булмас иде. Җир әйләнешенең тизлеген кешеләр түгел, ә Алла билгеләгәнгә күрә, без нинди бәхетле булырга тиеш! (Мәдхия 148:1—5).
20. Әюп 38:16, 18 дә куелган сорауларга сез ничек җавап бирер идегез?
20 Ә хәзер Алланың сезгә яңа сораулар биргәнен күз алдына китереп карагыз: «Синең диңгез тирәнлекләренә төшкәнең һәм упкынны тикшерергә кергәнең бармы?» Хәтта океанограф та тулы җавап бирмәгән булыр иде. «Син җир киңлеген карап чыктыңмы? Әгәр дә моның барысын да белсәң, аңлат» (Әюп 38:16, 18). Безнең берәребез ул бөтен җирне үтте һәм аның бар җирләрен яисә зур өлешен җентекләп тикшерде дип әйтә аламы? Кешегә җиребезнең искиткеч ландшафтларына һәм могҗизаларына игътибар итәр өчен күпме кеше тормышын яшәргә кирәк? Һәм бу вакыт нинди искиткеч булыр иде!
21. а) Әюп 38:19 да әйтелгән табигать күренешләрен фән ничек аңлатаҥ? б) Кояш яктылыгы турында белемнәр безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?
21 Ә менә Әюп 38:19 да нинди катлаулы сораулар бирелә: «Яктылыкның торагына юл кайда һәм караңгылыкның урыны кайда?» Сезгә билгеледер: озак кына вакыт галимнәр яктылыкны, буадагы шадралану кебек, дулкыннар төрендә тарала дип санаганнар. Соңыннан, 1905 елда Альберт Эйнштейн яктылык энергиянең өлешләре яисә кисәкчәләре булып тора дигән гипотеза чыгарган. Эйнштейнның аңлатмасын соңгы инстанциянең хакыйкате дип санап буламы? Күптән түгел генә бастырылган энциклопедиядә: «Яктылык ул нәрсә, дулкын яисә кисәкчәме?» — дигән сорау бирелә. Һәм болай дип билгеләнелә: «[Яктылык] бер үк вакытта бусы да, тегесе дә була алмый дип уйларга кирәк, чөнки аларның формалары [дулкын һәм кисәкчә] арасында бик зур аерма. Яктылык, дөресен генә әйткәндә, дулкын да кисәкчә дә түгел — бу иң дөрес җавап». Шулай итеп, кеше бу яктан тулысынча Алла эшләрен аңлата алмый. Шуңа карамастан, кояшның яктылыгы турыдан-туры һәм башкача безгә җылысын бирүен дәвам итә. Үсемлекләр кояш яктылыгы белән реакциягә кергәнгә күрә, бездә ризык бар һәм без кислород сулый алабыз. Шулай ук без укый алабыз, безнең өчен якын булган кешеләрнең йөзләрен күрә алабыз, кояш баешына сокланып карап тора алабыз һәм башка эшләр эшли алабыз. Монда без Алланың искиткеч эшләрен күрергә тиеш түгелме? (Мәдхия 103:1, 2; 144:5; Исай 45:7; Йәрәми 31:35).
22. Алланың искиткеч эшләренә Давыт үз вакытында мөнәсәбәтен ничек күрсәткән?
22 Йәһвәнең искиткеч эшләре турында уйлану бары тик сокландыру тойгысы уятырга, тирән хөрмәт белән сугарылган куркынычлылык китерергә һәм үзенең гүзәллеге белән таң калдырырга гына тиешме? Бик ук алай түгел шул. Борынгы заманда мәдхия җырлаучы Давыт Алланың бар эшләрен аңлап бетереп булмый икәнен таныган. Ул: «Күп нәрсәләрне эшләгәнсең Син, Ходай, минем Аллам: могҗизаларың турында... минем вәгазь сөйлисем килер иде, ләкин алар исәптән тыш»,— дип язган (Мәдхия 39:6). Давытның, әлбәттә, Алланың искиткеч эшләре хакында ул сөйләмәячәк дип әйтәсе килмәгән. Бу турыда Мәдхия 9:2 дә чагылган аның тәвәккәл карашы шаһитлык бирә: «Бөтен йөрәгем белән Ходай, Сине данлаячакмын, Синең барлык могҗизаларыңны игълан итәчәкмен».
23. Алланың искиткеч эшләре сездә нинди тойгылар тудыра һәм башкаларга сез нинди ярдәм күрсәтә аласыз?
23 Бездә дә шундый ук теләк булырга тиеш түгелме? Алланың иҗади эшләренең искиткеч булуы Иҗат Итүче, аның искиткеч эшләре һәм аның киләчәктә нәрсә эшләргә ниятләнгәне турында сөйләргә дәртләндермиме әллә? Җавап билгеле — без «халыклар арасында Аның данын, могҗизаларын [«искиткеч эшләрен», ЯД] барлык кабиләләрдә игълан итәргә» тиеш (Мәдхия 95:3—5). Иҗат Итүче турында белгәнебезне башкаларга сөйләп, без Алланың искиткеч эшләре өчен үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез. Әгәр дә бу кешеләр атеистик җәмгыятьтә тәрбияләнгән булсалар да, безнең акыллы, ышанычлы дәлилләр аларны Алланың барлыгын танырга дәртләндерә алалар. Өстәвенә, алар бәлкем, «барысын да барлыкка китергән» турында хәтта тагын да күбрәк белергә һәм Йәһвәгә, искиткеч эшләр Иҗат Итүчегә хезмәт итәргә теләрләр (Ачыш 4:11).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Әюп 37:14 тә язылган чакыруны укыганда сез Алланың нинди иҗади эшләре турында уйлыйсыз?
• Фән Әюп китабының 37, 38 нче бүлекләрендә язылган нинди күренешләрен төгәл аңлата алмый?
• Алланың искиткеч эшләре турында уйлаганда сез нәрсә хис итәсез һәм бу уйлаулар сезне нәрсәгә дәртләндерәләр?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[7 биттәге иллюстрация]
Кем диңгезне киртәләгән һәм аның суларын тота?
[7 биттәге иллюстрация]
Җирнең барлык гүзәл урыннарында кем булган һәм Алланың иҗади эшләренең матурлыгы белән кем рәхәтләнгән?