Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә хезмәт итүегездә шатлыкны саклагыз

Йәһвәгә хезмәт итүегездә шатлыкны саклагыз

Йәһвәгә хезмәт итүегездә шатлыкны саклагыз

«Ходайда гел шатланыгыз; һәм тагын әйтәм: шатланыгыз» (ФИЛИПЛЫЛАРГА 4:4).

1, 2. Бар булганын югалтуына карамастан, бер кардәш гаиләсе белән бергә шатлыгын ничек саклый алган?

 СЬЕРРА-ЛЕОНДА яшәүче 70 яшьлек мәсихче Джеймс гомер буе тырышып эшләгән. Ниһаять, дүрт бүлмәле, гади йорт алырлык акчасы җыелгач, аның шатлыгын күз алдына китереп карагыз! Соңрак Джеймс һәм аның гаиләсе бу йортка күчәләр, ләкин алар яшәгән илдә гражданнар сугышы башлана һәм аларның йортларын бөтенләй яндырып бетерәләр. Алар йортларын югалталар, ләкин шатлыкларын югалтмыйлар. Ни өчен?

2 Джеймс һәм аның гаиләсе югалтулары турында түгел, ә калган әйберләре турында уйлаганнар. Джеймс болай дип аңлата: «Хәтта иң авыр чакларда да без очрашуларны үткәрдек, Изге Язмаларны укыдык, бергә дога кылдык һәм башкалар белән үзебездә аз булган белән уртаклаштык. Без шатлыкны һәрчакта саклый алдык, чөнки без иң беренче итеп, Йәһвә белән булган кадерле мөнәсәбәтләр турында уйладык». Үз фатихаларын, ә иң кыйммәтлесе Йәһвә Алла белән якын мөнәсәбәтләрен истә тотып, бу тугры мәсихчеләр шатлануларын дәвам иткәннәр (2 Коринфлыларга 13:11). Әлбәттә, бу авыр шартларга түзәргә бик җиңел булмаган. Ләкин алар Йәһвә Аллада шатланудан туктамаганнар.

3. Беренче гасыр мәсихчеләренең кайберләре шатлыкларын ничек саклаганнар?

3 Джеймс һәм аның гаиләсе кичергән авырлыкларга охшаш булган авырлыклар белән беренче гасыр мәсихчеләре очрашкан. Ләкин рәсүл Паул еврей-мәсихчеләргә: «Сез үз мөлкәтегезнең урлап бетерелүен шатлык белән кабул иттегез»,— дип язган. Аннары Паул аларның шатлыгының сәбәбен болай дип аңлата: «Күктә сезнең яхшырак һәм мәңгелек мөлкәтегез бар икәнен беләсез» (Еврейләргә 10:34). Әйе, ул беренче гасыр мәсихчеләрендә тере өмет булган. Алар урлап бетереп булмый торган нәрсәне — Алланың күктәге Патшалыгында мәңге сулмас «яшәү таҗын» алуны ышаныч белән көткәннәр (Ачыш 2:10). Бүген безнең мәсихче өметебез — күктә яисә җирдә яшәү — безгә, хәтта бәхетсезлекләр белән очрашканда да, шатлыгыбызны сакларга ярдәм итә.

«Өметләнеп шатланыгыз»

4, 5. а) Римлылар өчен рәсүл Паулның «өметләнеп шатланырга» дигән киңәше ни өчен вакытлы булган? б) Мәсихче үз өметен нәрсә аркасында оныта ала?

4 Рәсүл Паул Римдагы имандашларын мәңгелек тормышка «өметләнеп шатланырга» дәртләндергән (Римлыларга 12:12, ХТ). Римдагы мәсихчеләр өчен бу бик вакытлы киңәш булган. Паул язганнан соң ун елга якын вакыт та үтмәгән, римлылар каты эзәрлекләүләр кичергәннәр, ә кайберләрен император Нерон боеруы буенча җәзалаганнар һәм алар үлгәннәр. Һичшиксез, Алла аларга вәгъдә ителгән яшәү таҗын бирәчәгенә ышану бу авырлыкларны кичерергә көч биргән. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була?

5 Без дә мәсихчеләр буларак, эзәрлекләүләр көтәбез (2 Тимәтигә 3:12). Өстәвенә, без безнең беребез дә «вакыт һәм очраклылыктан» саклану чарасын алдан күреп куя алмаганыбызны аңлыйбыз (Вәгазьче 9:11). Безнең өчен кадерле булган кешеләрнең берәрсе бәхетсез очраклар сәбәбендә үләргә яисә безнең ата-аналар я якын дуслар үлемгә китерә торган авырулар белән авырый башларга мөмкин. Әгәр дә без Патшалыкка өметебезне ачык итеп истә тотмыйбыз икән, мондый сынаулар вакытында безнең рухилыгыбыз куркыныч алдында торырга мөмкин. Димәк, без үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин „өметләнеп“ шатланаммы? Аның турында еш уйлыйммы? Киләчәк оҗмах минем өчен ни дәрәҗәдә чын? Мин үземне анда күрәмме? Беренче тапкыр хакыйкать белән танышкан вакыттагы кебек, бу әйберләр системасының ахырын шулай ук көтәмме?» Соңгы сорау аеруча җитди. Ни өчен? Чөнки әгәр дә бездә яхшы сәламәтлек һәм яхшы яшәр өчен акча җитә икән, һәм әгәр дә без сугышлар, табигать бәла-казалары, ачлык булмый яисә булмый торган диярлек җирдә яшибез икән, без Алланың яңа дөньясында кирәкле мохтаҗлыгыбызны, һәрхәлдә бүгенге көнгә, оныта алабыз.

6. а) Паул белән Сила кайгыларын кичергәндә, нәрсә турында уйлаганнар? б) Паул белән Силаның үрнәге бүген безне ничек дәртләндерә ала?

6 Аннары рәсүл Паул римлыларга «кайгыда түземле булыгыз» дип киңәш биргән (Римлыларга 12:12). Паул кайгыларның нәрсә икәнен белгән. Бер тапкыр ул күренештә аны «Македониягә килергә» һәм анда кешеләргә Йәһвә турында белем алыр өчен ярдәм итәргә чакырган кешене күргән (Ап. эшләре 16:9). Аннан соң Паул Лука, Тимәти, Силаны алып паруслы көймәдә Европага киткән. Бу тырыш миссионерларны нәрсә көткән? Газаплар! Паул һәм Сила Македониядәге Филипа шәһәрендә вәгазьләгәннән соң, аларны кыйнаганнар һәм төрмәгә япканнар. Күрәсең, Филипа шәһәре гражданнарының кайберләре Патшалык хәбәренә ваемсыз гына түгел, ә нык каршы булганнар. Вакыйгаларның шулай үзгәрүе тырыш миссионерларның шатлыгын киметкәнме? Юк. Аларны кыйнап төрмәгә япканнан соң, «төн урталарында Паул һәм Сила, дога кылып, Алланы мактаган мәдхияләр җырладылар» (Ап. эшләре 16:25, 26). Әлбәттә, Паул һәм Силага кыйнау нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләр шатлык китермәгән, ләкин алар бу авыртулар турында уйламаганнар. Алар Йәһвә һәм ул аларга үз фатихаларын ничек биргәне турында уйлаганнар. «Кайгыда түземле» булып һәм шатлыкны саклап, Паул белән Сила Филипадагы һәм башка җирләрдәге кардәшләргә яхшы үрнәк булып хезмәт иткәннәр.

7. Үзебезнең догаларга без ни өчен рәхмәтләребезне кертергә тиеш?

7 Паул: «Догада даими булыгыз»,— дип язган (Римлыларга 12:12). Сез авыр минутларда дога кыласызмы? Нәрсә турында дога кыласыз? Бәлкем, сез Йәһвәгә конкрет проблема турында сөйлисездер һәм аннан ярдәм сорыйсыздыр. Ләкин сез шулай ук алган фатихалар өчен рәхмәт сүзләрен әйтә аласыз. Проблемалар барлыкка килгәндә Йәһвәнең игелеге турында һәм аның үз хезмәтчеләренә ничек ярдәм итүе турында уйлау безгә «өметләнеп шатланырга» ярдәм итә. Тормышында күп кайгылар кичергән Давыт болай дип язган: «Күп нәрсәләрне эшләгәнсең Син, Ходай, минем Аллам: Синең искиткеч эшләреңдә һәм безнең турыда уйлауларыңда Сиңа кем охшар! Минем вәгазь сөйлисем килер иде, ләкин алар исәптән тыш» (Мәдхия 39:6). Әгәр дә без, Давыт кебек, Йәһвәдән алган фатихалар турында даими уйлыйбыз икән, без, һичшиксез, шатлыклы булачакбыз.

Яхшы караш саклагыз

8. Эзәрлекләүләр кичергәндә мәсихчегә бәхетле булыр өчен нәрсә ярдәм итә?

8 Гайсә үз шәкертләрен алар төрле авырлыклар белән очрашканда яхшы караш сакларга дәртләндерә. Ул: «Минем өчен сезне хурласалар, эзәрлекләсәләр һәм сезгә һәртөрле ялган, яман сүзләр әйтсәләр, сез бәхетле»,— дип әйткән (Матфей 5:11). Мондый шартларга эләккәндә без ни өчен шатлана алабыз? Каршы килүне кичерергә безнең сәләтебез — Йәһвә Алланың рухы бездә икәнен дәлилли. Рәсүл Питер мәсихче замандашларына болай дип әйткән: «Әгәр дә сезгә Мәсих исеме өчен явыз сүзләр әйтәләр икән, сез бәхетле, чөнки дан рухы, Алла рухы сезнең өстегездә» (1 Питер 4:13, 14). Бу рух ярдәмендә Йәһвә безгә дә барысын кичерергә һәм нәтиҗәдә шатлыгыбызны сакларга ярдәм итәчәк.

9. Иман өчен төрмәдә утырганда кайбер кардәшләргә шатлыклы булыр өчен сәбәп күрергә нәрсә ярдәм иткән?

9 Хәтта бик начар шартларда булганда да, без шатланыр өчен сәбәп таба алабыз. Бу хак икәнен Адольф исемле мәсихче үз тәҗрибәсендә күргән. Ул Йәһвә Шаһитләренең эше күп еллар дәвамында тыелган булган илдә яши. Үзләренең Изге Язмаларга нигезләнгән ышануларын кире кагудан баш тартканга күрә, Адольф һәм аның берничә дусты кулга алынган һәм озак вакытка төрмәгә утыртылганнар. Төрмәдә яшәү бик авыр булган, ләкин Адольф һәм аның дуслары, Паул белән Сила кебек, Аллага рәхмәтләр әйтер өчен сәбәпләр тапканнар. Алар әйтүе буенча, төрмәдә аларның иманнары ныгыды һәм алар юмартлык, кайгыртучанлык һәм кардәшлек ярату кебек кыйммәтле мәсихче сыйфатларын үстерделәр. Мәсәлән, төрмәдә утыручыларның берәрсе өйдән посылка алганда имандашлары белән бүлешкән. Алар бу ярдәмне Йәһвәдән, «һәрбер яхшы бирүнең һәм һәрбер камил бүләкнең» Бирүчесеннән килгән итеп кабул иткәннәр. Мондый игелекле эшләр аны эшләгән һәм аны кабул иткән кешегә дә шатлык китергән. Шулай итеп, аларның иманнарын җимерергә дип төрмәгә утырту, киресенчә булып чыкты, бу кардәшләрне рухи яктан ныгытты! (Якуп 1:17; Ап. эшләре 20:35).

10, 11. Озак сорау алуларны һәм төрмәдә утыруны бер рухи апа ничек кичергән?

10 Патшалык эше озак вакыт тыелган илдә яшәүче Элла мәсихче өмете турында башкаларга сөйләгәнгә күрә, кулга алынган булган. Сигез ай буе аннан өзлексез сорау алганнар. Ахырда суд булганнан соң аны ун елга, Йәһвәгә бер генә гыйбадәт кылучы да булмаган, төрмәгә утыртканнар. Ул вакытта Эллага 24 яшь кенә булган әле.

11 Әлбәттә, Элла төрмәдә бар булган яшьлеген үткәрергә теләмәгән. Булган хәлне үзгәртә алмавын аңлап, Элла бу хәлгә үз мөнәсәбәтен үзгәртергә карар итә. Шуңа күрә, ул төрмәгә үзенең шәхси вәгазьләү территориясенә кебек карый башлый. «Бик күп вәгазьләргә кирәк иде»,— дип әйтә ул — «шуңа күрә еллар бик тиз үтте». Биш ел үткәннән соң, Элладан кабат сорау ала башлаганнар. Төрмә рәшәткәләре дә аның иманын какшата алмаганын танып, сорау алучылар: «Без сине азат итмибез — син үзгәрмәгәнсең»,— дип әйткәннәр. Элла тәвәккәл рәвештә: «Юк үзгәрдем!» — дип җавап кайтарган. «Хәзер минем карашым мин төрмәгә килгән вакыт белән чагыштырганда яхшырак, ә минем иманым күпкә ныграк!» Тагын болай дип өстәгән: «Әгәр дә сез мине азат итәргә теләмисез икән, мин монда Йәһвә мине азат итәргә кирәк дип санаганчы булачакмын». Биш ел ярым төрмәдә утыру Элланы шатлыксыз калдырмаган! Ул һәркайсы шартларда да канәгать булырга өйрәнгән. Аның мисалында сезнең өчен үрнәк юк микән? (Еврейләргә 13:5).

12. Авыр шартларда мәсихченең уйларына нәрсә тынычлык китерә ала?

12 Элланың бу авырлыкларны кичерер өчен ниндидер могҗизалы сәләтләре булган дип уйламагыз. Приговор алдыннан берничә ай булган сорау алуны исенә төшереп, Элла: «Минем тешләрем шакылдаганын һәм үземне кечкенә чыпчык кебек хис иткәнемне искә төшерәм»,— дип әйтә. Ләкин Элланың Йәһвәгә карата иманы нык булган. Ул Аллага өметләнергә өйрәнгән (Гыйбрәтле хикәя 3:5—7). Нәтиҗәдә аның өчен Алла, бервакытта да булмагандай чын. Ул болай дип аңлата: «Һәрчак сорау алу бүлмәсенә кергәндә, мин тынычлыкка ия булуымны хис итә идем. [...] Авырлыкларның дәрәҗәсе үсү белән тынычлыкның тирәнлеге дә үсә иде». Бу тынычлык Йәһвәдән килә иде. Рәсүл Паул болай дип әйтә: «Бернәрсә турында да борчылмагыз, әмма һәрчакта догада һәм сораганда рәхмәтләрегезне белдереп Алла алдында үз теләкләрегезне ачыгыз; һәм һәр акылдан югарырак булган Алла тынычлыгы сезнең йөрәкләрегезне һәм уйларыгызны Гайсә Мәсихтә саклаячак» (Филиплыларга 4:6, 7).

13. Кайгыларны кичерер өчен бездә көч җитәчәгенә ни өчен ышанычлы була алабыз?

13 Азат ителгәннән соң Элла авырлыкларга карамастан, шатлыгын саклавын дәвам иткән. Ул моны үз көче белән түгел, ә Йәһвә биргән көч белән эшли алган. Шулай ук рәсүл Паул белән дә булган. Ул: «Шуңа күрә мин, миндә Мәсих көче яшәсен өчен үземнең көчсезлекләрем белән шактый теләбрәк мактаначакмын... Чөнки мин көчсез булганда шул вакытта көчле»,— дип язган (2 Коринфлыларга 12:9, 10).

14. Мәсихчеләр авыр шартларга ничек яхшы караш саклый ала һәм нәтиҗәсе нинди була ала икәнен мисалда күрсәтегез.

14 Монда каралган авырлыклар сезнең тормышыгызда очраган авырлыклардан аерылып торырга мөмкин. Алар нинди генә булмаса да, аларны кичерергә авыр. Мәсәлән, сезнең начальнигыгыз башка дин тоткан хезмәттәшләрегезнең эше белән чагыштырганда, сезнең эшегезне ныграк тәнкыйтьләргә мөмкин. Һәм сезгә башка эш табарга мөмкин түгел. Сез шатлыгыгызны ничек саклый аласыз? Адольф һәм аның дуслары мисалына кабат кайтыйк. Алар төрмәдә утырганда мөһим сыйфатларны үстерергә өйрәнгәннәр. Әгәр дә сез үз начальнигыгызның — ул «каты» булса да — таләпләрен намуслы үтәргә тырышасыз икән, сез ныклык һәм озак вакыт түземлек кебек мәсихче сыйфатларын үстерә аласыз (1 Питер 2:18). Моннан тыш, сез тагын да кыйммәтлерәк эшче була аласыз һәм бу сезгә киләчәктә яраклырак эш табарга өметләрегезне үстерәчәк. Әйдәгез, Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлыкны саклар өчен, тагын нинди чаралар бар икәнен карап чыгыйк.

Гадирәк тормыш шатлык китерә

15—17. Булган авырлыкларның сәбәбе тулысынча бетерелгән булмаса да, бер гаилә пары тормышларын ничек җиңеләйтә алган?

15 Әгәр дә сезнең кайда һәм кем булып эшләр өчен сайлар мөмкинлегегез булмаса да, сезнең бәлкем, тормышыгызның кайбер якларын үзгәртергә сәләтегез бардыр. Бер гаилә мисалын карап чыгыйк.

16 Мәсихче ир белән хатын өлкәнне кунакка чакырганнар. Кич утырган вакытта кардәш һәм аның хатыны соңгы чакларда тормыштан арыганнары турында өлкән белән уртаклашканнар. Алар икесе дә күп көч һәм күп вакыт таләп итә торган эштә эшләсәләр дә, башка эшкә күчәр өчен мөмкинлек күрмәгәннәр. Тормышның бу ритмына тагын күпме вакыт түзә алуларын алар белмәгәннәр.

17 Алар өлкәннән киңәш сораганнан соң, ул: «Тормышыгызны гадиләштерегез»,— дип җавап биргән. Ничек? Ир белән хатын һәр көн эшкә барып кайтыр өчен, өч сәгать вакыт сарыф иткәннәр. Бу гаилә парын яхшы белгән өлкән аларга, юлга киткән вакытларын киметер өчен, эш урынына якынрак булган яшәү урынын эзләргә киңәш биргән. Ә экономияләнгән вакытны башка мөһим эшләргә яисә ял итүгә кулланып булыр иде. Әгәр дә эшнең күп булуы сезне ниндидер дәрәҗәдә шатлыксыз калдыра икән, сез моның өчен тормышыгызда кайбер үзгәрешләр ясый алмыйсызмы? Моның турында уйласагыз ничек булыр иде?

18. Карар кабул иткәнче җентекләп уйлау ни өчен мөһим?

18 Тормыш басымын киметү ысулының берсе — карарны кабул итәр алдыннан аны җентекләп карап чыгу. Мәсәлән, бер мәсихче йорт төзергә ниятләнгән. Башта аның йорт төзегәне булмаса да, ул үзенә катлаулы архитектуралы йорт сайлап алган. Хәзер ул аңлый: әгәр дә ул йортының архитектурасын сайлаганда «һәрбер адымын күзәткән булса», ул кирәкмәс проблемалардан кача алган булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 14:15, АМТ). Икенче мәсихче башка имандашының заемы буенча гарантия бирергә килешкән. Килешү буенча, әгәр дә акча алучы заемны вакытында кайтара алмый икән, аны гарантия биргән кеше кайтарырга тиеш булган. Башта барысы да яхшы бара иде, ләкин заем алган имандаш договорны бозган. Акча биргән кеше шомланган һәм бөтен заемны түләп бетерергә гарантия биргән кардәштән таләп итә башлаган. Һәм бу кардәшкә бик зур авырлыклар китергән. Ят кешенең бурычына гарантия бирер алдыннан бар факторларны да җентекләп карап чыккан булса, әллә бу проблемалардан качып булмас идеме? (Гыйбрәтле хикәя 17:18).

19. Безнең тормыш киеренкелеген киметә торган кайбер юллар нинди?

19 Арган чакта, Изге Язмаларны шәхси өйрәнүгә, вәгазьләүгә һәм җыелышларда катнашуга бирелгән вакытны киметеп, безгә җиңелрәк була һәм без шатлыкны кире кайтара алабыз дип уйларга кирәкми. Чөнки алар ярдәмендә без Йәһвәнең изге рухын алабыз, ә шатлык — изге рух җимеше (Галатларга 5:22). Мәсихче шөгыльләре һәрчакта көч бирә һәм алар, гадәттә, бик алҗытмый (Матфей 11:28—30). Рухи эшләргә караганда, дөньяви эшләрнең яисә күңел ачуларның алҗытуы ихтималрак. Вакытында йокларга ятарга өйрәнү, безгә бик тә ярдәм итәчәк. Аз гына ял итеп алу да бик күп файда китерә. Үлеменә кадәр Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче Советының әгъзасы булып хезмәт иткән Н. Х. Норр миссионерлар алдында чыгыш ясаганда болай дип әйткән: «Сезнең рухыгыз төшкәндә иң беренче итеп аз гына ял итеп алыгыз. Кызык, ләкин туйганчы йоклаганнан соң, һәркайсы проблема җиңелрәк хәл итә алырлык кебек күренә!»

20. а) Шатлыгыбызны саклар өчен кайбер ысулларны әйтеп китегез. б) Шатлыкка ия булыр өчен без нәрсә турында уйлый алабыз? (23 нчы биттәге рамканы карагыз.)

20 Мәсихчеләрнең «бәхетле Аллага» хезмәт итәргә мөмкинлеге бар (1 Тимәтигә 1:11, ЯД). Без күргәнчә, җитди проблемалар безне чолгап алганда да, без шатлыгыбызны саклый алабыз. Үз уйларыбызны кирәк чакта тиешле үзгәртеп, тормышыбызны гадиләштереп, Патшалыкка өметебезне үзгәрешсез истә тотыйк. Шул чакта, без нинди генә шартларга эләкмәсәк тә, рәсүл Паулның: «Ходайда гел шатланыгыз; һәм тагын әйтәм: шатланыгыз»,— дип әйткән сүзләре белән риза булачакбыз (Филиплыларга 4:4).

Менә бу сораулар турында яхшы итеп уйлагыз:

• Мәсихчеләргә Патшалык өметен ни өчен һәрвакыт ачык итеп истә тотарга кирәк?

• Авыр шартларда безгә шатлыкны сакларга нәрсә ярдәм итә?

• Үз тормышыбызны ни өчен гадиләштерергә тырышырга кирәк?

• Кайберәүләр үз тормышларын нәрсәдә гадиләштергәннәр?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Шатлыклы булыр өчен башка сәбәпләр

Бездә, мәсихчеләрдә, шатланырга күп сәбәпләр бар. Менә аларның кайберләре.

1. Без Йәһвәне беләбез.

2. Без Алла Сүзеннән хакыйкать белдек.

3. Без Гайсәнең йолып алу корбанына иман итсәк, гөнаһларыбызның кичерелүен алабыз.

4. Алла Патшалыгы идарә итә. Озакламый яңа дөнья булачак!

5. Йәһвә безгә рухи оҗмах бүләк иткән.

6. Без мәсихчеләр белән файдалы аралашуга шатланабыз.

7. Безнең вәгазьләү эшендә катнашырга мөмкинлегебез бар.

8. Без исән һәм бездә физик көч бар.

Шатлыклы булыр өчен сез тагын күпме сәбәп китерә аласыз?

[19 биттәге иллюстрация]

Паул белән Сила хәтта төрмәдә дә шатланганнар.

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Сезнең игътибарыгыз Алланың яңа дөньясының шатлыклы өметендә тупланганмы?