Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә миңа карата шундый мәрхәмәтле!»

«Йәһвә миңа карата шундый мәрхәмәтле!»

«Йәһвә миңа карата шундый мәрхәмәтле!»

МАРТ ае кичләренең берсендә, 1985 елда, Нью-Йоркта урнашкан Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсендә, язучылар бүлегендә эшләүче кардәшләр әһәмиятле датаны билгеләп үтәр өчен күңелле шартларда җыелганнар: Карл Ф. Клейн тулы вакытлы хезмәттә 60 ел үткәргән. Клейн кардәш күтәренке рух белән: «Йәһвә миңа карата шундый мәрхәмәтле!» — дип әйткән. Ул Изге Язмалардагы Мәдхия 36:4 аның иң яраткан шигыре дип билгеләгән. Соңрак барысы да аның виолончельда уйнаганын рәхәтләнеп тыңлаганнар.

Шуннан соңгы 15 ел дәвамында кардәш Клейн язучылар бүлегендә эшләвен дәвам иткән һәм Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче Советы әгъзасы булып калган. Карл Клейн, Алланың тугры хезмәтчесе, 2001 елның 3 гыйнварында, 95 яшендә үзенең җирдәге яшәвен тәмамлаган.

Карл Германиядә туа. Аның гаиләсе АКШка күчә һәм Карл Чикаго бистәсендә үсә (Иллинойс штаты). Әле бала чагында ук Карлда һәм аның энесе Тэдта Изге Язмаларга карата тирән кызыксыну уяна. Карл 1918 елда суга чумып ала. Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең 1922 ел конгрессларындагы дулкынландыргыч нотыклары Карлда вәгазьләү хезмәтенә ярату ялкынын бөтен гомеренә кабызганнар. Вәгазьләүдә катнашмыйча, ул бер атна да яши алмаган, хәтта тормышының соңгы атналарында да ул вәгазьләгән.

Карл 1925 елда Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итә башлаган һәм иң башта типографиядә эшләгән. Ул музыканы бик нык яраткан һәм берничә ел оркестрда виолончельда уйнаган һәм бу музыка мәсихчеләрнең радиотапшыруларында яңгыраган. Аннан соң ул хезмәт бүлегендә эшләгән һәм үзенең күзәтчесе Т. Салливан белән нык дус булган. Карлның энесе, Тэд өйләнгән һәм хатыны Дорис белән бергә миссионер булып Пуэрто-Рикога җибәрелгән булган.

Язучылар бүлегендә Карл Клейн илле ел хезмәт иткән һәм аның эшенә бик зур өлеш керткән, чөнки җентекле тикшерүләр үткәрергә яраткан һәм анда Изге Язмаларның тирән белемнәре булган. Карл 1963 елда Германиядән миссионер булып Боливиядә хезмәт иткән Маргаретага өйләнгән. Маргаретаның яратуы һәм таянычы, бигрәк тә аның сәламәтлеге начарлангач, аңа эшчәнлеген сакларга ярдәм иткән. Ул күпчелек кешеләр пенсиягә киткән олы яшьтә дә уңышлы хезмәт итә алган. Ул үзенең табигый эчкерсезлеге һәм музыкант энтузиазмы ярдәмендә җыелышларда һәм конгрессларда онытылмаслык нотыклар белән чыгышлар ясаган. Нью-Йорк Вефиле гаиләсендә ул үлеме алдыннан иртәнге гыйбадәт кылуны алып барганда, иртәнге текстны аңлаткан һәм бу барысына да күп шатлык һәм файда китергән булган.

«Күзәтү манарасы»ның күп кенә даими укучылары Клейн кардәшнең 1984 елның 1 октябрендә инглиз телендә бастырылган биографик очеркын истә тоталар. Бу тормыш тарихын, очерк бастырылганнан соң Карл Клейн үлеменә кадәр тагын 15 ел Аллага тугры һәм чын күңелдән бирелгән мәсихче булып хезмәт иткәнен истә тотып, күп тапкыр рәхәтләнеп укырга мөмкин.

Ходайның майланган кешеләренең берсе буларак, кардәш Клейн Мәсих белән бергә күктә идарә итәргә бөтен йөрәгеннән теләгән. Бездә Йәһвә аның теләген үтәгән дип ышанырга бөтен нигезләр бар (Лука 22:28—30).

[31 биттәге иллюстрация]

Карл белән Т. Салливан, Тэд һәм Дорис. 1943 ел.

[31 биттәге иллюстрация]

Карл белән Маргарета 2000 елның октябрендә.