Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез вакытның кадерен беләсезме?

Сез вакытның кадерен беләсезме?

Сез вакытның кадерен беләсезме?

РӘСҮЛ Паул Ефес шәһәрендә яшәүче беренче гасыр мәсихчеләренә: «Карагыз аны, акылсыз кебек түгел, ә акыллылар кебек саклык белән эш итегез, вакытның кадерен белеп, чөнки көннәр хәйләкәр»,— дип киңәш биргән (Ефеслыларга 5:15, 16). Бу киңәш ни өчен кирәкле булган? Бу сорауга җавап бирер өчен, бу борынгы шәһәрдә мәсихчеләргә нәрсәләр белән очрашырга туры килгәнен белергә кирәк.

Ефес шәһәре байлык, әхлаксызлык, чиксез җинаятьчелек һәм Иблискә бәйле төрле шөгыльләр белән билгеле булган. Өстәвенә, мәсихчеләргә вакыт турындагы дөрес булмаган фәлсәфи тәгълиматлар белән очрашырга туры килгән. Ефеста яшәүче мәсихче булмаган греклар вакыт бер якка гына бара дигәнгә ышанмаганнар. Грекларның фәлсәфәсе яшәү чиксез кабатлана торган цикллардан тора дип өйрәткән. Тормышның бер циклында бушка вакытын туздырган кеше, икенчесендә имеш эшләнми калган эшен эшләп бетерә ала диелгән. Дөньяга мондый караш бәлкем, Ефес мәсихчеләрен Йәһвә тарафыннан билгеләнгән вакытларга, шулай ук Алланың хөкем итү вакытына әһәмиятсез карашка ия булырга дәртләндергәндер. Шуңа күрә, Паул аларга «вакытның кадерен белергә» дигән киңәш биргән.

Паул гомумән вакыт турында әйтмәгән. Ул кулланган Грек сүзе, нинди дә булса конкрет ниятне үтәр өчен уңайлы чорның билгеле вакытын аңлата. Әле Алла билгеләгән вакыт үткәнче һәм Алла мәрхәмәтлеге аркасында аларга котылып калырга мөмкин булганда, Паул беренче мәсихчеләргә аларда эш итәргә булган яхшы мөмкинлекне акыллылык белән кулланырга дигән киңәш биргән (Римлыларга 13:11—13; 1 Фессалоникилеләргә 5:6—11).

Без тарихның охшаш кисәгендә яшибез. Шуңа күрә, бу дөньяның үтә торган күңел ачулары артыннан куып, инде беркайчан да кабатланмас кыйммәтле вакытны юкка гына уздырырга кирәкми. Әгәр дә мәсихчеләр аларда булган вакытны тәкъвалык эшләренә кулланып, шуның белән Барлыкка Китерүче, Йәһвә Алла белән үзара мөнәсәбәтләрен үстерәләр икән, алар акыллылык белән эш итәләр (Мәдхия 72:28; 2 Питер 3:11; Филиплыларга 1:10).