Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

2 Яхъя 10 да, кайбер кешеләрне йортыгызга кабул итмәгез һәм сәламләмәгез дип, әйтелгән текст ялган тәгълиматларны тараткан кешеләргә генә кагыламы?

Контексттан бу киңәшнең «тәндә килгән Гайсә Мәсихкә ышанмаган» кешеләр дөньясына кергән «күп вәсвәсәчеләргә» кагылганы күренә (2 Яхъя 7). Рәсүл Яхъя ул вакыттагы мәсихчеләргә Гайсә яшәгәнен яисә ул Мәсих һәм Йолып Алучы булганын кире каккан кешеләргә карата ничек мөгамәлә итәргә дигән киңәш биргән. Яхъя: «Сезнең йортыгызга килүче һәм бу тәгълиматны китермәүчене кабул итмәгез һәм сәламләмәгез. Чөнки аны сәламләүче аның явыз эшләрендә катнаша»,— дип язган (2 Яхъя 10, 11). Ләкин Изге Язмаларның башка шигырьләре бу киңәшнең киңрәк кулланылганын күрсәтә.

Бервакыт Коринф шәһәре мәсихчеләре арасында әхлаксыз эшләр кылган кеше булган һәм шуңа күрә рәсүл Паул аларга «үзен кардәш дип атап, уйнашчы, яисә ришвәтче, яисә потка хезмәт итүче, яисә явыз телле, яисә эчкече, яисә талаучы булып кала торган кеше белән аралашмаска; андый белән хәтта бергә ашамаска да» дип язган (1 Коринфлыларга 5:11). Бу сүзләр монда санап кителгән авыр гөнаһлар өчен генә җыелыштан чыгарылган элекке кардәшләргә кагылганмы?

Юк. Ачыш 21:8 дә шулай ук тәүбә итмәгән кеше үтерүчеләр, сихерчелек белән шөгыльләнүчеләр һәм ялганчылар турында икенче үлем көтә торган кешеләр турында кебек әйтелә. Әлбәттә, 1 Коринфлыларга 5:11 дәге киңәш бер үк дәрәҗәдә, моннан алда әйтелгән гөнаһларда гаепле булган, элекке мәсихчеләргә дә кагылган. Ләкин моннан тыш, кайберәүләр турында Яхъя болай дип язган: «Алар бездән чыктылар, әмма безнекеләр түгел иделәр; чөнки әгәр дә алар безнекеләр булса, безнең белән калырлар иде; ләкин алар чыктылар, һәм шуның аша барысы да безнеке түгел икәне ачылды» (1 Яхъя 2:18, 19). Яхъя бу кешеләр авыр гөнаһлар өчен җыелыштан чыгарылган дип әйтми. Аларның кайберләре, бәлкем, ниндидер тәгълиматлар белән риза булмаганга күрә, җыелышта моннан ары булырга теләмичә, үзләре болай гына киткәннәрдер, ә кайберләре арып, иманда хәлсезләнгәннәрдер (1 Коринфлыларга 15:12; 2 Фессалоникилеләргә 2:1—3; Еврейләргә 12:3, 5).

Әлбәттә, әгәр дә кардәш гөнаһка бирелә башласа, тәҗрибәле мәсихчеләр аңа ярдәм итәргә тырышканнар (Галатларга 6:1; 1 Яхъя 5:16). Әгәр дә аның ниндидер шикләре барлыкка килсә, мәсихчеләр «[аны] уттан тартып чыгарып, коткарырга» тырышканнар (Яһүд 23). Хәтта әгәр дә мәсихче пассив була башласа, очрашуларга килмәсә һәм вәгазь хезмәтендә катнашмаса да, рухи яктан нык кардәшләр аны ныгытыр өчен, мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Мөгаен, бу кеше аларга аңа очрашуларга йөрү туйдырды дип әйткәндер һәм бу аның хәлсезләнгән иманын һәм түбән рухилыгын күрсәткән. Мәсихчеләр бәйләнчек булмаганнар, әмма кайчакта бу кеше янына дусларча килгәннәрдер. Ярату, түземлелек һәм шәфкатьне мондый белдерү Алланың һәрбер кешенең игелеге турында кызыксынуын һәм кемнеңдер аның көтүеннән аерылып калуын теләмәвен күрсәтә иде (Лука 15:4—7).

Ләкин Яхъяның сүзләреннән кайберәүләрнең рухи яктан хәлсезләнеп, пассив була башлаулары гына түгел, ә Алланың җыелышыннан ваз кичүләре күренә. Кемдер җыелышта моннан ары булырга теләгем юк дип белдереп, ачык рәвештә Алла халкына каршы чыга алган. Ул хәтта рәсми рәвештә, мәсәлән язып, үз ышануларыннан ваз кичә алган. Әлбәттә, кардәшләр аның җыелыш белән бәйләнешен өзәргә дигән карарына каршы килмәгәннәр. Ләкин мәсихчеләр андый кеше белән ничек мөгамәлә иткәннәр?

Яхъя болай дип яза: «Мәсих тәгълиматын бозучы һәм аны тотмаучы һәркемдә Алла юк; Мәсих тәгълиматын тотучыда исә Ата да, Улы да бар. Сезнең йортыгызга килүче һәм бу тәгълиматны китермәүчене кабул итмәгез һәм сәламләмәгез» (2 Яхъя 9, 10). Мондый сүзләр, һичшиксез, ялган дингә кушылган яисә ялган тәгълиматларны тараткан мөртәткә кулланырлык булган (2 Тимәтигә 2:17—19). Ләкин, Яхъя сүзләре буенча, «бездән чыккан» кешеләр белән ничек булырга? Беренче гасыр мәсихчеләре җыелыштан чыгарылган гөнаһлы кеше яисә актив мөртәт белән аралашырга ярамаганын белгәннәр, ләкин алар җыелыштан чыгарылмаган, әмма белә торып мәсихчелек юлын кире каккан кешегә карата шулай ук эшләгәннәрме?

«Язманы аңлау» дигән энциклопедиядә (ингл.) «мөртәтлек» дип тәрҗемә ителә торган грек сүзе, «хыянәт иткән, калдырган, баш күтәргән» дигән мәгънәдә сүзгә-сүз «...[нәрсәдән дә булса] читтә торучы» дигәнне аңлатканы күрсәтелә a. Шул ук энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Рәсүлләр кисәткән мөртәтлекнең төрле сәбәпләре арасында булганнар: иманның җитешмәве (Евр 3:12), эзәрлекләү вакытында ныклыкның җитешмәве (Евр 10:32—39), моральнең гадел нормаларыннан читкә китү (2Пт 2:15—22), ялган укытучыларның „ялагайланып әйтелгән сүзләрен“ һәм „вәсвәсәче рухларны“ тыңлау (...1Тм 4:1—3)... Мәсихчеләр җыелышын аңлап калдырган кешеләр, шулай итеп, „Мәсих дошманының“ өлеше була башлаганнар (1Ях 2:18, 19)».

Мондый сурәтләүгә белеп һәм җыелыш белән аралашудан рәсми рәвештә баш тарткан кеше туры килгән. Алла җыелышыннан һәм мәсихче юлыннан аңлы рәвештә ваз кичеп, ул үз-үзен мөртәт иткән. Бернинди дә тугры мәсихче мөртәт белән, хәтта алар элек дус булсалар да, дус булырга теләмәгән. Кемдер җыелыштан мөртәт булып ваз кичкәндә, ул кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр өчен нигезне кире каккан. Яхъя кемдә «Алла юк» икәнне һәм «безнеке түгел» икәнне үз өенә кабул итмәгәнен ачык итеп аңлаткан.

Изге Язмалар буенча, дөньядагы кешеләргә караганда, Алла җыелышыннан ваз кичкән кеше зуррак шелтәгә лаек булган. Ни өчен? Паул Рим империясе вакытында мәсихчеләр һәр көнне уйнашчыларны, салым җыючыларны һәм потка хезмәт итүчеләрне очратканнарын әйткән. Әмма ул «үзен кардәш дип атап» оятсыз яшәү рәвешенә кайта торган кеше белән мәсихчеләр аралашмаска тиеш икәнен билгеләгән (1 Коринфлыларга 5:9—11). Шулай ук Питер да «дөньяның кабәхәтлегеннән качып» элекке тормышына кайта торган кешеләр пычракка аунарга баручы дуңгызга охшаш дип язган (2 Питер 2:20—22). Шулай итеп, Яхъя мәсихчеләргә алардан аңлап чыккан кешеләрне «йортка кабул итмәгез» дип киңәш биргәндә эзлекле булган (2 Яхъя 10).

Яхъя: «Чөнки аны сәламләүче аның явыз эшләрендә катнаша»,— дип өсти (2 Яхъя 11). Сәламләү турында әйткәндә, ул монда 2 Яхъя 13 тә очрый торган аспазомэ дигән сүзне түгел, ә хэро дигән грек сүзен куллана.

Хэро дигән сүз «шатлану» дигәнне аңлата (Лука 10:20; Филиплыларга 3:1; 4:4). Ул шулай ук язма яисә телдән сәламләү сыйфатында кулланылган (Матфей 28:9; Ап. эшләре 15:23; 23:26). Аспазомэ дигән сүз «кочакка алу», шулай итеп берәрсен сәламләү дигәнне аңлата (Лука 11:43; Ап. эшләре 20:1, 37; 21:7, 19). Бу сүз дә, икенчесе дә сәламләү булып хезмәт итәргә мөмкин, ләкин аспазомэ тик ихтирамлы гына «исәнмесез» яисә «хәерле көн» дигәнгә караганда күбрәкне таләп иткән. Гайсә үзенең 70 шәкертенә беркемне дә сәламләмәскә (аспасисти) дип әйткән. Шулай итеп, ул аларның ашыгыч эшләре Көнчыгышта киң таралган үбешүләр, кочаклаулар һәм озак сөйләшүләр белән сәламләүләргә вакытны үткәрүгә мөмкинлек бирмәгәнен күрсәткән (Лука 10:4). Питер белән Паул: «Бер-берегезне ярату үбүе белән» яисә «изге үбү белән» «сәламләгез [аспасисти]»,— дип үгетләгәннәр (1 Питер 5:14; 2 Коринфлыларга 13:12, 13; 1 Фессалоникилеләргә 5:26).

Димәк, 2 Яхъя 10, 11 дә Яхъя белә торып аспазомэ дигән сүзне түгел (2 Яхъя 13), ә хэро дигән сүзне кулланган. Алай булгач, Яхъя ялганга өйрәтүче яисә җыелыштан ваз кичкән кеше (мөртәт) белән очрашканда качарга чакырган, (үбешүләр, кочаклаулар һәм сөйләшүләр белән) озак сәламләүләрдән генә түгел. Яхъя андый кешене хәтта хэро дигән сүз яисә «хәерле көн» дигән гадәттәге гыйбарә белән дә сәламләргә ярамаганын күздә тотканы ихтималрак b.

Бу киңәшнең җитдилеге Яхъяның: «Аны сәламләүче аның явыз эшләрендә катнаша»,— дигән сүзләреннән күренә. Чын мәсихчеләрнең беркеме дә гөнаһ эшләүче буларак чыгарылган яисә Алла җыелышыннан ваз кичкән кеше белән аралашканы өчен, Алла аны явыз эшләрдә катнашучы дип уйлавын теләмәгән. Мәсихче кардәшлекнең ярату белән сугарылган эшләрендә катнашучы булу никадәр яхшырак соң. Яхъя: «Безнең белән сезнең аралашуыгыз булсын өчен, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез; ә безнең аралашуыбыз Ата һәм Аның Улы Гайсә Мәсих белән»,— дип язган (1 Яхъя 1:3).

[Искәрмәләр]

a Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «мөртәт» дигән сүз «үз диненә хыянәт иткән, башка дингә күчкән, үз диненнән ваз кичкән кеше» дигәнне аңлата.

b 2 Яхъя 11 дә хэро дигән сүзнең кулланылуы турында Р. Ленский болай дип билгели: «[Бу] очрашканда яисә саубуллашканда гадәттәге сәламләү булган... Мондагы мәгънәсе шундый: үз иманнарына юнәлдерә торганнарны алай да сәламләмәгез! Ул явыз эшләр өчен килгән һәм сезнең сәламләвегез сезне анда катнашучы ук итә. Яхъя сәламләүнең һәртөрлесен... [күздә тота]».