Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алга ахыргы җиңүгә барабыз!

Алга ахыргы җиңүгә барабыз!

Алга ахыргы җиңүгә барабыз!

«Мин карадым һәм менә ак ат һәм аның өстендә җәяле җайдак һәм аңа таҗ бирелгән иде; һәм ул җиңә барып һәм җиңәргә дип чыкты» (АЧЫШ 6:2).

1. Яхъя күренештә нинди булачак вакыйгалар күргән?

ЯХЪЯ Алланың Изге Рухы ярдәмендә 1 800 ел алга карап алган һәм Мәсихнең патшалык итә башлавын сурәтләгән. Яхъяга күренештә күрсәтелгән вакыйгалар чыннан да булачак икәненә ышанырга кирәк булган. Бүген исә бездә алдан әйтелгән патшалык итә башлауның 1914 елда булганының һичшиксез дәлилләре бар. Без иман күзләре белән Гайсә Мәсихнең «җиңә барып һәм җиңәргә дип чыкканын» күрәбез.

2. Иблис Патшалыкның тууына ничек җавап кайтарган һәм бу нәрсәне исбат итә?

2 Патшалык туганнан соң, Иблис күктән куылган булган һәм шуңа күрә тагын да ныграк усаллана башлаган, ләкин аның җиңүгә өметләре берничек тә үсмәгән (Ачыш 12:7—12). Ләкин аның ачуы дөнья шартларының әлегәчә булмаган начарлануына китерде. Кеше җәмгыяте җимерелә. Йәһвә Шаһитләре өчен моның барысы да аларның Патшалары алга «җиңәр өчен» баруының бәхәссез дәлиле булып хезмәт итә.

Яңа дөнья җәмгыяте барлыкка килә

3, 4. а) Патшалык туу вакытыннан бирле мәсихче җыелышларында нинди оештыру үзгәрешләре ясалган булган һәм алар ни өчен кирәк булган? б) Исай алдан ук әйткәнчә бу үзгәрешләр нинди файда китергән?

3 Патшалык туганнан соң яңадан торгызылган мәсихче җыелышын беренче гасыр мәсихчеләренең җыелыш үрнәгенә тулырак туры китерергә вакыт җиткән. Бу җыелышларга хәзер Патшалык белән бәйле булган күбрәк йөкләмәләр ышандырылган булган. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» (ингл.) 1938 елгы 1 һәм 15 июнь саннарында мәсихче оешма эшләрен ничек алып барырга тиеш дигән сорау каралган. Соңрак, 1971 елгы 15 декабрь санында «Җитәкче Совет — юридик шәхесме?» дигән мәкаләдә Җитәкче совет нәрсә икәнлеге тагын да ачыграк билгеләнгән булган. 1972 елда җирле җыелышлар ярдәменә һәм алар белән җитәкчелек итәр өчен өлкәннәр советы билгеләнгән булган.

4 Дөрес җитәкчелекне яңадан торгызу мәсихче җыелышларын бик ныгыткан. Моңа Җитәкче совет тарафыннан кабул ителгән чаралар да ярдәм иткән. Бу чаралар өлкәннәрне үз йөкләмәләрен үтәргә, шул исәптән хокук сорауларын хәл итәргә өйрәтер өчен бирелгән булган. Алланың җирдәге оешмасында булган акрын-акрын үзгәрешләр һәм аларның игелекле җимешләре Исай 60:17 дә алдан ук болай дип әйтелгән булган: «Бакыр урынына — алтын, һәм тимер урынына — көмеш, һәм агач урынына — бакыр һәм ташлар урынына сиңа тимер алып киләчәкләр; һәм синең хакимең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп — дөреслекне куям». Яхшылыкка үзгәрешләр Алланың фатихасын күрсәткәннәр һәм Алла аның Патшалыгына ашкынып ярдәм иткән кешеләрне хуплаганы турында шаһитлык биргән.

5. а) Йәһвәнең үз халкына фатихасын биргәненә Иблис ничек мөгамәлә иткән? б) Филиплыларга 1:7 буенча Йәһвә халкы Иблис ачуына ничек җавап кайтара?

5 Алла халкы Патшалык туу вакытыннан бирле ала торган Алланың җитәкчелеге һәм кайгыртучанлыгы Иблис тарафыннан игътибарсыз калмаган. Мәсәлән, 1931 елда бу аз санлы мәсихчеләр алар тик Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр генә түгеллеген, ә Исай 43:10 буенча алар Йәһвә Шаһитләре икәнлеген бөтен халыклар ишетерлек итеп әйткәннәр. Бу моңа бәйлеме яисә юкмы — билгесез, ләкин аннан соң Иблис бөтен дөньяда көче буенча әлегәчә булмаган эзәрлекләүләр барлыкка китергән. Хәтта дин түземлелекләре белән билгеле булган, мәсәлән, Кушма Штатлар, Канада һәм Германия кебек илләрдә Шаһитләргә берничә тапкыр суд утырышларын көчләп такканнар һәм алар анда үзләренең дин тоту иреген яклаганнар. 1988 елга АКШның Югары судында Йәһвә Шаһитләре белән бәйле булган 71 суд эше каралган һәм аларның өчтән ике өлеше Шаһитләр файдасына каралган булган. Бүгенге көнгә кадәр бөтен дөньяда юридик сугышлар бара, һәм беренче гасырдагы кебек аларның максаты — «яхшы хәбәрне яклау һәм закон буенча раслауда» тора (Филиплыларга 1:7, ЯД).

6. Тыюлар һәм чикләүләр Йәһвә халкын туктата алдылармы? Мисалларда күрсәтегез.

6 Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан, 1930 елларда, Германия, Япония, Испания һәм башка илләрнең диктатор режимнарында Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә чикләү яисә тыю куелган булган. Ләкин 2000 елга бу өч илдә генә 500 000 гә якын Алла Патшалыгын игълан итүчеләр бар иде. Бу 1936 елда бөтен дөньяда булган игълан итүчеләрнең саныннан ун тапкырга диярлек күбрәк! Моның барысыннан да үзенең җиңүче Башлыгы — Гайсә Мәсих белән алга баручы Йәһвә халкын бернинди тыюлар һәм чикләүләр туктата алмаганы күренә.

7. 1958 елда нинди искиткеч вакыйга булган һәм ул вакыттан бирле нинди үзгәрешләр булып үткән?

7 Бу алга бару 1958 елда Нью-Йоркта Йәһвә Шаһитләре тарихында иң зур конгресс — «Алла ихтыяры» исемле халыкара конгресс булганда аеруча билгеле булган. Бу конгресста булган кешеләрнең иң югары саны 253 922 иде. 1970 елларга югарыда әйтелгән өч илдә, Көнчыгыш Германиядән башка, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге кабат рөхсәт ителгән булган. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге зур Советлар Союзында һәм Варшава договоры илләрендә әле дә тыелган иде. Бүген бу элеккеге коммунистик илләрдә актив Шаһитләрнең саны ярты миллионнан артык.

8. Йәһвәнең фатихасы аның халкына нәрсә китергән һәм моның турында 1950 елгы «Күзәтү манарасы»нда нәрсә әйтелгән иде?

8 Йәһвә Шаһитләре «иң башта Алла Патшалыгын һәм Аның гаделлеген эзләргә» дәвам иткәнгә күрә саннары арту буенча фатиха алалар (Матфей 6:33). Исайның: «Кечедән — мең һәм иң көчсездән — көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Ходай, моны үз вакытында эшләргә тизләтермен»,— дигән пәйгамбәрлеге туры мәгънәдә үтәлгән инде (Исай 60:22). Ләкин бу гына түгел әле. Соңгы унъеллыкта гына Патшалык хакимияте ягында торучыларның саны 1 750 000 нән артыкка кадәр үскән. Алар үз теләкләре буенча «Күзәтү манарасы» журналында 1950 елда язылган группага кушылганнар. Бу журнал болай дип язган: «Бу көннәрдә Алла яңа дөнья җәмгыятен әзерли. [...] Бу үзәк Армагеддонны кичерәчәк... Бу кешеләр, „яңа җирнең“ вәкилләре сыйфатында теократия буенча оештырылган, оешмада булган тәртипне белеп, беренче булып эш итәчәкләр». Мәкаләнең йомгаклау сүзләрендә: «Яңа дөньяның җәмгыяте буларак барыбыз бергә даими алга барыйк!» — дип әйтелгән иде.

9. Еллар буенча алган тәҗрибә Йәһвә Шаһитләренә ничек файда китерә ала?

9 Вакыт узу белән бу яңа дөньяның даими рәвештә үсә торган җәмгыяте белем һәм тәҗрибәгә ия булган һәм алар бүген дә бик кыйммәтле һәм, бәлкем, Армагеддоннан соң яңадан торгызу эшләре вакытында да кирәк булыр. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре зур конгресслар оештырырга, табигый бәла-казалардан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтергә һәм кыска вакытта биналар төзергә өйрәнделәр. Күп кешеләрдә Йәһвә Шаһитләренең бу эшчәнлеге соклану һәм хөрмәт уята.

Дөрес булмаган аңлауны төзәтү

10, 11. Йәһвә Шаһитләре турындагы дөрес булмаган фикер ничек төзәтелә икәнен мисалда күрсәтегез.

10 Шулай да Йәһвә Шаһитләрен хәзерге җәмгыять белән бергә бармауда гаеплиләр. Гомумән алганда, бу Шаһитләрнең кан салу, нейтралитет, тәмәке тарту һәм әхлак нормалары кебек сораулар буенча Изге Язмаларга нигезләнгән позициясе белән бәйле. Ләкин җәмәгатьчелекнең Шаһитләр карашлары игътибарга лаек дип санарга тагын да күбрәк нияте бар. Мәсәлән, Польшадагы бер врач-хатын Йәһвә Шаһитләренең идарә итү үзәгенә шалтыраткан һәм алар коллегалары белән бергә берничә сәгать дәвамында кан салу турындагы сорау буенча фикер алышуларын әйткән. Бу фикер алышуның сәбәбе, ул көнне «Дзенник заходни» («Dziennik Zachodni») дигән поляк газетасында бастырылган мәкалә. «Минем үземә медицинада канның чиктән тыш күп кулланылуы бик кызганыч,— дип билгеләгән врач.— Моны туктатырга кирәк һәм бу сорауны кем дә булса күтәрүенә мин бик шат. Мин күбрәк информация алырга теләр идем».

11 Үткән елда булган конференциядә Европа, Канада, Израиль һәм Кушма Штатларының авторитетлы медиклары врачларга кан кулланмыйча пациентларны дәваларга ярдәм итәр өчен чыганаклар турында фикер алышканнар. Швейцариядә үткән бу очрашуда болай дип билгеләгәннәр: киң таралган фикергә каршы, кан салмыйча дәваланган пациентлар белән чагыштырганда, кан салып дәваланган пациентлар арасында үлем очрагы күбрәк. Шаһит-пациентлар гадәттәгечә хастаханәдән, кан салып дәвалаган пациентларга караганда алдарак чыгалар һәм бу үз чиратында дәвалауның бәясен киметә.

12. Йәһвә Шаһитләренең сәяси нейтралитет позицияләре турында күренекле кешеләрнең хуплап әйтүләренең мисалларын китерегез.

12 Өстәвенә, күп кешеләр Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан һәм ул сугыш вакытында нацистларның мәрхәмәтсез һөҗүменә дучар булган Йәһвә Шаһитләренең нейтралитет позициясе турында хуплау белән әйтәләр. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвә Шаһитләренең нацизм йөзе алдындагы батырлыгы» дигән фильмга (рус) күп уңай бәяләр бирелде. Һәм ул беренче тапкыр — һәм бу дөрес — Равенсбрюк исемле элекке немец концлагерендә 1996 елның 6 ноябрендә күрсәтелгән булган. Начар яктан билгеле булган концлагерь Берген-Бельзенда 1998 елның 18 апрелендә моңа охшаш презентация үткән һәм Түбән Саксонияның сәяси мәгърифәт Үзәгенең җитәкчесе д-р Вольфганг Шель болай дип билгеләгән: «Бу тарих фактын танырга уңайсыз булса да, ләкин Йәһвә Шаһитләре христиан чиркәүләренә караганда, күбрәк тәвәккәллек белән национал-социализмны кире кактылар. [...] Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары һәм диндар булулары турында нәрсә генә уйламасак та, нацистлар режимы вакытында аларның какшамас позицияләре зур хөрмәткә лаек».

13, 14. а) Беренче гасыр мәсихчеләре файдасына бер дә көтелмәгән чыганактан нинди акыллы күрсәтмә бирелгән? б) Алла халкы файдасына бүген нинди күрсәтмәләр бирелгән булган?

13 Югары дәрәҗәле кешеләр яисә судлар бәхәсле сорауларны Йәһвә Шаһитләре файдасына хәл иткәндә, бу алдан ук начар фикер йөртүне юк итәргә һәм җәмәгатьчелекне Йәһвә Шаһитләренә карата яхшырак мөгамәлә итәргә дәртләндерергә мөмкин. Еш кына бу Шаһитләргә башта аларны тыңларга теләмәгән кешеләр белән сөйләшергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мондый карарлар, һичшиксез, хупланыла һәм Йәһвә Шаһитләре аларга югары бәя бирәләр. Бу беренче гасырда Иерусалимда булганны искә төшерә. Яһүдиләрнең югары суды, Синедрион, ашкынып вәгазь сөйләгән өчен мәсихчеләрдән үч алырга теләгәндә, «бөтен халык тарафыннан хөрмәт ителүче канун укытучысы Гамалиил» болай дип аларны кисәткән: «Исраил ирләре! Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегез хакында үзегез уйлап карагыз. [...] ...Бу кешеләргә тимәгез һәм аларны җибәрегез; чөнки бу ният һәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак, әгәр дә инде Алладан булса, сез аны юкка чыгара алмассыз; Аллага каршы килүчеләр булып калудан сакланыгыз» (Ап. эшләре 5:33—39).

14 Күптән түгел генә, Гамалиил кебек, күп күренекле кешеләр Йәһвә Шаһитләренең дин иреге файдасына сүз әйткәннәр иде. Мәсәлән, вөҗдан һәм ышанулар иреге Халыкара академиясенең элекке рәисе: «Иман итүчеләргә җәмгыять аларның карашлары кабул итмәслек яисә традицион булмаган дип санаганга күрә генә аларга үз диннәрен тотарга хокукларын кире кагарга ярамый»,— дип әйткән. Лейпциг университетының дин буенча профессоры секталарны тикшереп өйрәнү өчен барлыкка китерелгән хөкүмәт комиссиясе турында мондый урынлы сорау биргән: «Өйрәнеп тикшерүгә ни өчен сан буенча аз булган дин төркемнәре генә дучар булырга тиеш, ни өчен шулай ук ике зур [Лютеран һәм Рим католикларының] чиркәве тикшерелмәскә тиеш?» Бу сорауга Германиянең элекке хөкүмәт эшлеклесе җавап биргән. Ул болай дип язган: «Хөкүмәт комиссиясе алган сәяси курс чынлыкта чиркәү зелотларының таләпләре буенча эшләнгәне бернинди дә шик калдырмый».

Без кемнән ярдәм көтәбез?

15, 16. а) Гамалиил эшләгәннең уңышы ни өчен чикләнгән булган? б) Гайсәгә ярдәм итәргә теләгән зур дәрәҗәле өч кеше нигә аның өчен аз эшли алганнар?

15 Гамалиилның әйткән сүзләре тагын бер тапкыр исбат итәләр: Алла хуплаган эш уңышсыз булмый. Синедрионга карата әйтелгән сүзләр, һичшиксез, беренче гасыр мәсихчеләре өчен бик зур файда булып хезмәт иткәннәр. Ләкин алар Гайсәнең сүзләрен аның артыннан баручы кешеләрне куачаклары турында онытмаганнар. Гамалиилның чыгышы дин җитәкчеләрен мәсихчеләргә җәза бирү ниятеннән баш тартырга мәҗбүр иткән, әмма ләкин эзәрлекләүләргә чик куймаган. Без: «Алар аны тыңладылар һәм, Апостолларны чакырып кертеп, аларны кыйнадылар һәм, Гайсә исеменнән сөйләүне тыеп, аларны җибәрделәр»,— дип укыйбыз (Ап. эшләре 5:40).

16 Гайсәне хөкем иткәндә, аны гаепсез дип санаган Понтий Пилат азат итәргә тырышкан. Ләкин ул моны булдыра алмаган (Яхъя 18:38, 39; 19:4, 6, 12—16). Моннан тыш, Гайсәне хуплаган Синедрионның ике әгъзасы — Никодим һәм Аримафеядан булган Йосыф Гайсәгә каршы эш итүдән судны туктатыр өчен бернәрсә дә, әйтерлек, эшли алмыйлар иде (Лука 23:50—52; Яхъя 7:45—52; 19:38—40). Йәһвә халкын якларга дип күтәрелгән кешеләрнең — нәрсә генә аларны моны эшләргә дәртләндермәсә дә — иң яхшы очракта мөмкинлекләре чикләнгән. Дөнья үз вакытында Гайсәне күрәлмаган кебек, Мәсих артыннан чын баручыларны күрәлмауны дәвам итәчәк. Тулы азат ителүне Йәһвәдән генә көтеп була (Ап. эшләре 2:24).

17. Йәһвә Шаһитләре нәрсәне аңлыйлар, ләкин яхшы хәбәрне вәгазьләргә тәвәккәллекләрендә ни өчен көчсезләнмиләр?

17 Йәһвә Шаһитләре эзәрлекләүләр дәвам ителәчәк икәнен аңлыйлар. Каршы килү Иблиснең системасы бөтенләй юк ителгәч кенә бетәчәк. Эзәрлекләү күңелсезләндерсә дә, ул Шаһитләрне Патшалык турында вәгазьләргә кушылган эшне үтәүдән берничек тә баш тартырга мәҗбүр итми. Чөнки аларга Алла үзе таяныч бирә. Алар үзләренең батыр Җитәкчеләреннән — Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тырышалар (Ап. эшләре 5:17—21, 27—32).

18. Йәһвә халкына әле нинди авырлык белән очрашырга туры киләчәк, ләкин Алланың хезмәтчеләре вакыйгаларның нинди ахырына ышанычлы?

18 Чын дин иң баштан ук куәтле каршы килү белән очрашкан. Якын вакытта чын дин, күктән куылгач та мескен дәрәҗәдә булган Иблиснең — Гогның гомуми һөҗүменә дучар булачак. Ләкин чын дин һәлак булмаячак (Йәзәкил 38:14—16). «Бөтен галәмнең патшалары» Иблис җитәкчелегендә «Сарык Бәтие белән сугыш алып барачаклар һәм Сарык Бәтие аларны җиңәчәк; чөнки ул хакимнәрнең Раббие һәм патшаларның Патшасы» (Ачыш 16:14; 17:14). Әйе, безнең Патшабыз алга ахыргы һәм тулы җиңүгә бара һәм озакламый җиңәчәк. Озакламыйча Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар: «Алла безнең өчен»,— дип әйткәндә, аларга беркем дә бернәрсә дә каршы әйтә алмаганын белеп, Гайсә белән бергә баруы нинди соң хөрмәт (Римлыларга 8:31; Филиплыларга 1:27, 28).

Сез аңлата аласызмы?

• Патшалык туу вакытыннан бирле Йәһвә мәсихче җыелышларын ничек ныгыта?

• Иблис Мәсихкә тулысынча җиңәр өчен ничек комачауларга тырыша һәм нинди нәтиҗә белән?

• Шаһит булмаган кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтләренә бездә нинди тигезләштерелгән караш булырга тиеш?

• Иблис озакламыйча нәрсә эшләячәк һәм нәтиҗәсе нинди булачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Конгресслар Йәһвә халкы алга барганын күрсәтәләр.

[30 биттәге иллюстрацияләр]

Шаһитләр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында саклаган нейтралитет бүгенге көнгә кадәр Йәһвәгә дан китерә.