Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаиләгезнең рухилыгын ныгытыгыз

Гаиләгезнең рухилыгын ныгытыгыз

Гаиләгезнең рухилыгын ныгытыгыз

«Аларны Ходай тәгълиматында һәм нәсыйхәтендә тәрбияләгез» (ЕФЕСЛЫЛАРГА 6:4).

1. Алланың гаиләгә карата нияте нинди булган, әмма нәрсә килеп чыккан?

«БАЛАЛАР тудырыгыз һәм күбәегез дә, җирне тутырыгыз» (Яшәеш 1:28). Йәһвә Алла Адәм белән Хаувага бу сүзләрне әйтеп, гаиләгә нигез салган (Ефеслыларга 3:14, 15, ХТ). Беренче пар киләчәктә җир аларның киләчәк буыннары белән — җирдәге оҗмахта бәхетле яшәүче һәм Бөек Барлыкка Китерүчегә бердәмлектә гыйбадәт кылучы камил туганнар белән тулганын күз алдына китерә алыр иде. Ләкин Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнар һәм җир гадел, Алладан куркып яшәүче кешеләр белән тулмаган (Римлыларга 5:12). Озак вакыт та үтмәгән гаилә таркалган, күрәлмаучылык, җәберләү һәм «табигый бирелгәнлекнең» җитмәве киң җәелгән һәм бу аеруча без яшәгән «соңгы көннәрдә» күренә (2 Тимәтигә 3:1—5, ЯД; Яшәеш 4:8, 23; 6:5, 11, 12).

2. Адәмнең киләчәк буыннарында нинди сәләтләр булган һәм гаиләнең рухилыгын ныгытыр өчен нәрсә таләп ителгән?

2 Адәм белән Хаува Аллага охшатып барлыкка китерелгән булган. Адәм гөнаһ кылган булса да, Йәһвә аның балалары булуын рөхсәт иткән (Яшәеш 1:27; 5:1—4). Адәмнең киләчәк буыннарында, аның үзендәге кебек, тумыштан әхлаклылык тойгысы булган һәм алар яхшылык белән явызлыкны аерырга өйрәнә алганнар. Аларны Барлыкка Китерүчегә гыйбадәт кылырга һәм аны чын күңелдән, бөтен җаннары, акыллары һәм көчләре белән яратырга өйрәтеп була иде (Марк 12:30; Яхъя 4:24; Якуп 1:27). Өстәвенә, аларны «эшне гадел башкарырга, мәрхәмәтлек эшләрен яратырга һәм Алла каршында тыйнак йөрергә» өйрәтергә мөмкин булган (Михей 6:8). Ләкин алар гөнаһлы булганга күрә, гаиләнең рухилыгын ныгыту алардан күп игътибар таләп иткән.

Вакытны «түләп алыгыз»

3. Балаларын мәсихче итеп тәрбияләр өчен ата-аналар ничек «вакытны түләп ала» алалар?

3 Бу катлаулы авыр көннәрдә балалар «Ходайны яратучан» һәм «явызлыкны күрәлмаучылар» булсын өчен, күп тырышлык куярга кирәк (Мәдхия 96:10). Бу авыр максатка ирешер өчен акыллы ата-аналар «вакытны түләп алачаклар» (Ефеслыларга 5:15—17, ЯД). Ләкин сез, ата-аналар, моны ничек эшли аласыз? Беренчедән, «мөһимрәк булганга» игътибар итеп, приоритетларны куярга кирәк, ә бу балаларга үгет-нәсихәт бирүне һәм аларны өйрәтүне үз эченә ала (Филиплыларга 1:10, 11, ЯД). Икенчедән, үз тормышыгызны гадиләштерегез. Бәлкем, берәр бик кирәк булмаган шөгыльләрдән яисә бик күп вакыт таләп итә торган бик кирәк булмаган әйберләрдән баш тартырга кирәк булыр. Мәсихче ата-аналар, сез, Алладан куркучы балалар тәрбияләр өчен сарыф иткән көчләрегез турында беркайчан да җәлләмәячәксез (Гыйбрәтле хикәя 29:15, 17).

4. Гаиләдәге бердәмлекне ничек сакларга?

4 Балалар белән бергә үткәргән, ә бигрәк тә рухи өйрәнүләргә сарыф иткән вакыт йөзләтә кайтачак һәм гаиләнең бердәмлегенә бик ярдәм итәчәк. Ләкин бу эшне үзагымына куярга ярамый. Балалар белән бергә булыр өчен, махсус вакыт аерып куегыз. Моның өчен тик өйдә булып, һәрберсенең үз эше белән шөгыльләнүе генә аз. Балаларның һәрберсенә һәр көн игътибар биргәндә, алар барыннан да яхшырак үсеп китәчәкләр. Яратуга һәм кайгыртучанлыкка саранланмагыз. Гаиләдә бала булу карарын кабул итәр алдыннан ир белән хатынга ата-ана булу җаваплылыгы ни дәрәҗәдә зур икәне турында җитди уйларга кирәк (Лука 14:28). Шулчакта алар бала тәрбияләүне күңелсез бурыч дип санамаслар. Киресенчә, ир белән хатын бу фатиханың кадерен беләчәкләр (Яшәеш 33:5; Мәдхия 126:3).

Сүз һәм үрнәгегез белән өйрәтегез

5. а) Балаларда Йәһвәгә карата ярату үстерү нәрсәдән башлана? б) Икенчезаконлык 6:5—7 дә ата-аналарга нинди үгет-нәсихәт бирелә?

5 Балаларны Йәһвәне яратырга өйрәтер өчен иң беренче итеп үзебезгә аны яратырга кирәк. Аллага карата нык ярату сезне аның бар булган үгет-нәсихәтләре буенча тугры барырга дәртләндерәчәк. Моңа балаларны «Ходай тәгълиматында һәм нәсыйхәтендә тәрбияләү» кирәклеге дә керә (Ефеслыларга 6:4). Алла ата-аналарга балалар өчен үрнәк булырга, алар белән аралашырга һәм аларны өйрәтергә куша. Икенчезаконлык 6:5—7 дә болай дип әйтелә: «Ходайны, синең Аллаңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, һәм бөтен көчең белән ярат. Һәм Мин сиңа бүген әйткән бу сүзләр синең йөрәгеңдә булсыннар; һәм аларны балаларыңның күңеленә сал һәм алар турында йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйлә». Алла әмерләрен балаларның күңеленә еш кына үгет-нәсихәтләр һәм кабатлаулар ярдәмендә салып була. Бу балаларыгызга сез Йәһвәне яратканыгызны күрергә ярдәм итә һәм аларны үзләренә аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә дәртләндерәчәк (Гыйбрәтле хикәя 20:7).

6. Балаларның башка кешеләр үрнәгендә өйрәнүен ата-аналар ничек куллана алалар?

6 Балалар нәрсәгә дә булса яңага өйрәнергә яраталар. Алар игътибар белән тыңлыйлар, барысын да билгелиләр һәм әзерлек белән сездән үрнәк алырга тырышалар. Алар сезнең һәрчакта да материаль иминлек турында гына уйламавыгызны күргәндә, бу аларга Гайсәнең үгет-нәсихәте буенча барырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Чөнки сез шуның белән материаль иминлек турында кайгырмаска, ә «элек Алла Патшалыгын... эзләргә» өйрәтәсез (Матфей 6:25—33). Балалар белән Изге Язмаларның хакыйкате, Алла җыелышы һәм билгеләнгән өлкәннәр турында яхшы, үстерүче рухта сөйләшеп, сез аларны Йәһвәне хөрмәт итәргә һәм аның рухи бүләкләренең кадерен белергә өйрәтәсез. Балалар шунда ук эзлексезлекне күргәнгә күрә, өйрәтү сүзләре рухилык өчен тирән рәхмәтләребез чагыла торган тәртибебез һәм карашыбыз белән ныгытылырга тиеш. Ата-аналарга аларның яхшы үрнәге ярдәмендә балаларының Йәһвәне бөтен йөрәктән ярата башлауларын күрү нинди зур шатлык! (Гыйбрәтле хикәя 23:24, 25).

7, 8. Балаларны яшь чактан өйрәтү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен нинди мисал күрсәтә һәм балаларның уңышлары өчен ата-аналар кемгә бурычлы?

7 Балаларны яшь чактан ук өйрәтергә кирәклегенең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеге Венесуэла мисалыннан күренә (2 Тимәтигә 3:15). Бу яшь Феликс һәм Майерлин дигән ир белән хатын мисалы. Алар пионерлар булып хезмәт итәләр. Уллары Фелито тугач, алар бар көчләре белән аны Йәһвәгә чын гыйбадәт кылучы итеп тәрбияләргә тырышканнар. Майерлин аңа Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым» дигән басманы укый башлаган. Бала чагыннан ук Фелито рәсемнәрдәге Мусаны һәм Изге Язмаларның башка персонажларын таный башлаган.

8 Әле бала чагыннан ук Фелито үзе вәгазьли башлаган. Ул үз теләге белән Патшалык игълан итүчесе булган һәм соңрак суга чумып алган. Берникадәр вакыт узганнан соң, Фелито тулы вакытлы пионер булган. Аның ата-анасы: «Улыбызның рухи үсүенә без Йәһвәгә һәм аның үгет-нәсихәтенә бурычлы икәнен аңлыйбыз»,— дип билгеләгәннәр.

Балаларга рухи яктан үсәргә ярдәм итегез

9. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша алына торган рухи үгет-нәсихәт өчен, без ничек рәхмәтле була алабыз?

9 Дистәләгән журналлар, йөзләрчә китаплар һәм Интернеттагы меңләгән сайтлар балалар тәрбияләү буенча киңәшләр бирәләр. Балаларга багышланган «Ньюсуик» журналының бер саны билгеләгәнчә, еш кына «информация капма-каршы килә... Ә элек дөреслегенә шик тудырмаган информация тикшергәндә гел дә дөрес булмаганда бигрәк тә начар». Гаиләнең рухи үсеше һәм аңа үгет-нәсихәт бирү турында Йәһвәнең зур кайгыртучанлыгы өчен без ничек соң рәхмәтле! Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша безгә бар бирелгәне белән сез тулысынча кулланасызмы? (Матфей 24:45—47).

10. Изге Язмаларның уңышлы гаилә өйрәнүе ата-аналарга да, балаларга да ничек файда китерә?

10 Иркен шартларда даими һәм эзлекле рәвештә үткәрелүче Изге Язмаларның гаилә өйрәнүенең мөһимлегенә бәя биреп бетереп булмый. Ул нәсыйхәтле булсын, шатлык китерсен һәм дәртләндерсен өчен бик яхшы әзерлек таләп ителә. Ата-аналар балаларны эчкерсез фикерләрен әйтергә дәртләндереп, аларның йөрәкләрендә һәм акылларында нәрсә икәнен беләләр. Гаилә өйрәнүенең уңышлылыгы турында, мәсәлән, гаиләнең бар әгъзалары да аны түземсезлек белән көтүләреннән белеп була.

11. а) Ата-аналар балаларын нинди максатларга омтылырга дәртләндерә алырлар иде? б) Бер Япон кызының максатка юнәлгәнлеге аркасында нәрсәгә ирешелгән булган?

11 Гаиләнең рухилыгын ныгытуга шулай ук, Изге Язмаларга туры килгән максатлар ярдәм итә һәм ата-аналарга балаларын үз алдына шундый максатлар куярга дәртләндерергә кирәк. Мәсәлән, һәр көн Изге Язмаларны укуны, яхшы хәбәрне даими рәвештә игълан итүче булуны һәм үзеңне Аллага багышларга һәм суга чумуга әзерләнүне максат итеп куярга мөмкин. Башка максатлар арасында пионер, үз теләге белән Вефильдә эшләүче яисә миссионер сыйфатында тулы вакытлы хезмәт итү максатларын әйтеп китәргә була. Япониядә яшәүче Аюми исемле кыз, башлангыч классларда укыганда барлык классташларына да хакыйкать турында сөйләүне максат итеп куйган. Укытучыны һәм укучыларны кызыксындырыр өчен, ул Изге Язмаларга нигезләнгән берничә басманы китапханә киштәләренә куярга рөхсәт сораган. Нәтиҗәдә, алты ел уку дәверендә, Аюми башлангыч классларда укыганда, 13 Изге Язмаларны өйрәнү оештырылган булган. Шул өйрәнүчеләрнең берсе һәм аның туганнарының кайберләре суга чумган мәсихчеләр булганнар.

12. Балаларга мәсихче очрашуларыннан максималь файда алырга нәрсә ярдәм итә?

12 Гаиләнең рухи сәламәтлеге өчен шулай ук җыелыш очрашуларына даими рәвештә йөрү кирәк. Рәсүл Паул имандашларын «кайберәүләрнең гадәте булган кебек җыелышны калдырмаска» чакырган. Бу безнең дә гадәткә кермәсен, чөнки җыелыш очрашуларына даими рәвештә йөрү өлкән яшьтәгеләргә дә һәм шулай ук яшьләргә дә зур файда китерә (Еврейләргә 10:24, 25; Икенчезаконлык 31:12). Балаларны игътибар белән тыңларга өйрәтергә кирәк. Очрашуларга әзерләнү бик мөһим, чөнки комментарийлар биреп катнашканда, без иң зур файда алабыз. Башлап җибәрү өчен кечкенә бала аз әйтсә яисә абзацтагы берничә җөмләне укып чыкса да була, ә балаларны үзләрен җавап табарга һәм үз сүзләре белән аларны әйтергә өйрәтсәгез иң зур файдага ирешә аласыз. Ата-аналар сез даими рәвештә мәгънәле комментарийлар биреп, үрнәк күрсәтәсезме? Өстәвенә, гаиләнең һәрбер әгъзасында Изге Язмаларның, җыр китабының һәм Изге Язмаларны өйрәнү басмасының үз экземпляры булуы яхшы булыр иде.

13, 14. a) Ата-аналарга үз балалары белән Алла хезмәтенә йөрү ни өчен кирәк? б) Аллага хезмәт итү нәрсә ярдәмендә балаларга файда һәм шатлык китерәчәк?

13 Акыллы ата-аналар, вәгазьләү эше балаларының тормышында мөһим урында торсын өчен аларга ярдәм итеп, аларның энергиясен Йәһвәгә хезмәт итү өчен юнәлдерәчәкләр (Еврейләргә 13:15). Балалар «лаеклы, хакыйкать сүзен дөрес өйрәтә торган» хезмәтчеләр булсын өчен кирәкле әзерлек бирүнең бердәнбер ысулы — бу алар белән бергә вәгазьләүгә йөрү (2 Тимәтигә 2:15). Бу яктан сездә эш ничек тора? Әгәр дә сезнең балаларыгыз бар икән, сез аларга вәгазь хезмәтенә әзерләнергә ярдәм итәсезме? Бу аларга хезмәтне шатлыклы, яхшы сыйфатлы һәм уңышлы итәргә ярдәм итәчәк.

14 Ата-аналарга балалары белән Аллага хезмәт итүгә йөрү ни өчен файдалы? Чөнки шулчакта балалар ата-аналарының яхшы үрнәген күрәчәкләр һәм аларга охшарга тырышачаклар. Ата-аналар исә балаларының карашын һәм аларның сәләтләре белән тәртипләрен күрәчәкләр. Балаларыгызны үзегез белән Аллага хезмәт итүнең төрле төрләренә алыгыз. Әгәр мөмкин булса һәрбер баланың вәгазь эше өчен үз сумкасы булсын һәм балаларны аны чиста һәм җитди тотарга өйрәтегез. Эзлекле өйрәтү һәм дәртләндерү ярдәмендә балалар Аллага һәм якын кешеләргә ярату күрсәтү мөмкинлегенә кебек вәгазь хезмәтенең кадерен беләчәкләр (Матфей 22:37—39; 28:19, 20).

Рухилыкны саклагыз

15. Гаиләнең рухилыгын саклауның мөһим вазифасын үтәр өчен, нинди гадәтләр ярдәм итәр?

15 Гаиләнең рухилыгын саклау бик мөһим (Мәдхия 118:93). Моның өчен һәрбер уңайлы очракта туганнар белән рухилык турында сөйләшегез. Изге Язмаларның һәр көнлек шигыре турында сез алар белән фикер алышасызмы? Вәгазь хезмәтендә булган очраклар яисә «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының соңгы саннарындагы фикерләр турында «юлда барганда» сөйләү сезнең гадәтегездәме? Дога кылганда яшәүнең һәрбер көне һәм Алланың күп санлы бүләкләре өчен «ятканда һәм торганда» Йәһвәгә рәхмәтләрегезне әйтергә онытмыйсызмы? (Икенчезаконлык 6:6—9). Балалар сезнең барлык эшләрегездә дә Аллага карата ярату күргәндә, бу аларга хакыйкатьне үзләштерергә ярдәм итәр.

16. Балаларны мөстәкыйль рәвештә башкарылган җентекләп тикшерүләр белән шөгыльләнергә дәртләндерү ни өчен файдалы?

16 Барлыкка килгән авырлыкларны имин генә җиңәр өчен, балалар вакыт-вакыт җитәкчелеккә мохтаҗ. Һәрвакыт аларга ничек эшләргә икәнен әйтәсе урынга аларның үзләрен бу сорауны мөстәкыйль рәвештә җентекләп тикшерергә һәм Алла карашын белергә дәртләндерсәгез ничек булыр иде? Балаларны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелә торган басмалар һәм ярдәмлекләр белән киң кулланырга өйрәтеп, сез аларга Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәсез (1 Патшалык 2:21б). Ә алар эзләү нәтиҗәләре белән гаиләнең башка әгъзаларына сөйләгәндә, бу гаиләнең рухилыгына тагын да күбрәк ярдәм итә.

Йәһвәгә тулысынча таяныгыз

17. Балаларын мәсихче итеп берүзләре генә тәрбияләгән ата-аналарга ни өчен өметсезлеккә бирелмәскә кирәк?

17 Ә балаларын берүзе генә тәрбияләгән ата-аналарга ничек булырга? Балаларын тәрбияләгәндә алар өстәмә авырлыклар белән очрашалар бит. Ләкин сез балагызны үзегез генә тәрбияләсәгез дә өметсезлеккә бирелмәгез! Аллага таянып, аның үгет-нәсихәтләрен кабул итеп һәм рухи нык, яхшы балалар берүзләре генә тәрбияләгән күп санлы ата-аналарның тәҗрибәсе буенча уңышка ирешергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 22:6). Ирсез яисә хатынсыз тәрбияләүче мәсихчеләргә, һичшиксез, тулысынча Йәһвәгә таянырга кирәк. Ул аларга ярдәм итәчәгенә алар ышанырга тиеш (Мәдхия 120:1—3).

18. Ата-аналар балаларының нинди җан һәм физик ихтыяҗларына игътибар бирергә тиеш, ләкин нәрсәгә басым ясарга кирәк?

18 Акыллы ата-аналар «көлү өчен вакыт... һәм бию өчен вакыт» бар икәнен аңлыйлар (Вәгазьче 3:1, 4). Баланың акыл һәм физик яктан үсүе өчен күңел ачу һәм тәртипле, файда китерә торган ял итү мөһим. Балага файда китерә торган музыка һәм аеруча Алланы мактый торган җырлар җырлау тормышта яхшы караш үстерергә ярдәм итәчәк һәм бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен үстерүдә зур роль уйный (Колосслыларга 3:16). Яшүсмер чак — бу шулай ук Алладан курка торган олы кеше булуга әзерләнү чоры, ә бу үз чиратында оҗмах җирендә тормыш белән чиксез шатланырга рөхсәт итәчәк (Галатларга 6:8).

19. Ата-аналар Йәһвә аларның балаларны тәрбияләргә юнәлдергән тырышлыкларына фатихалар бирәчәгенә ни өчен шикләнмәскә тиеш?

19 Йәһвә барлык мәсихче гаиләләренең рухи яктан нык булуларын тели. Әгәр дә без Алланы яратабыз һәм аның Сүзенә вөҗданыбыз буенча буйсынырга тырышабыз икән, ул безнең эшебезгә фатиха һәм без аның җитәкчелеге буенча бара алсын өчен көч бирәчәк (Исай 48:17; Филиплыларга 4:13, ХТ). Балаларны укытыр һәм аларга үгет-нәсихәт бирер өчен, сездә һәрчакта да мөмкинлек булмаячагын һәм ул башка кабатланмаячагын истә тотыгыз. Алла Сүзенең үгет-нәсихәте буенча мөмкин кадәр төгәлрәк барырга тырышыгыз һәм Йәһвә сезнең гаилә рухилыгын ныгытырга омтылуыгызга фатиха бирәчәк.

Без нәрсә белдек?

• Балаларны тәрбияләгәндә «вакытны түләп алу» ни өчен бик мөһим?

• Ата-аналарның яхшы үрнәге ни өчен кирәк?

• Балаларга рухи яктан үсәр өчен, онытырга ярамый торган нинди ысуллар белән ярдәм итеп була?

• Гаиләнең рухилыгын ничек сакларга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи нык гаиләләр Алла Сүзен даими рәвештә өйрәнәләр һәм мәсихче очрашуларына киләләр. Ә аларның гаилә әгъзалары Аллага хезмәт итәргә бергә йөриләр.