Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәне бөек эшләре өчен мактагыз!

Йәһвәне бөек эшләре өчен мактагыз!

Йәһвәне бөек эшләре өчен мактагыз!

«Минем җаным Раббины зурлый... Кодрәтле миңа бөек эш кылды» (ЛУКА 1:46—49).

1. Йәһвәне хокук буенча без нинди бөек эшләре өчен мактыйбыз?

ЙӘҺВӘ үзенең бөек эшләре өчен мактауга лаеклы. Муса пәйгамбәр, Исраилнең Мисырдан азат ителүен искә төшереп: «Сезнең күзләр Ходайның бөтен бөек эшләрен күрделәр»,— дип әйткән (Икенчезаконлык 11:1—7). Ә Җабраил фәрештә гыйффәтле кыз Мәрьямгә Гайсәнең туачагы турында хәбәр иткәч, ул: «Минем җаным Раббины зурлый... Кодрәтле миңа бөек эш кылды»,— дип әйткән (Лука 1:46—49). Без, Йәһвә Шаһитләре, Алланы мондый бөек эшләре — Исраилне Мисыр коллыгыннан азат иткән, һәм Мәрьямне могҗизалы рәвештә балага уздырып, үзенең кадерле Улын тудырган өчен данлыйбыз.

2. а) Алланың «мәңгелек нияте» барлык тыңлаучан кешеләр өчен нәрсәне аңлата? б) Патмос утравында Яхъя белән нәрсә булган?

2 Йәһвәнең күп кенә бөек эшләре барлык тыңлаучан кешеләргә Мәсих һәм аның Патшалыгы идарәсе аша фатиха бирергә дигән аның «мәңгелек нияте» белән бәйле (Ефеслыларга 3:8—13, ХТ). Өлкән яшьтәге Яхъя пәйгамбәргә күренештә күкнең ачык ишегенә карарга рөхсәт ителгән вакытта бу ният акрынлап үзенең үтәлүенә бара иде. Яхъя: «Мен монда һәм сиңа аннан соң нәрсә булачагын күрсәтәм»,— дип әйтүче быргы авазына охшаш тавышны ишеткән (Ачыш 4:1). «Алла турында сөйләгәне һәм Гайсә турында шаһитлык биргәне өчен» Рим хөкүмәтенең боеруы буенча Патмос утравына сөрелгән Яхъяга «Гайсә Мәсихнең ачышы» бирелгән булган. Рәсүлнең күргәне һәм ишеткәне Алланың мәңгелек нияте турында күпне ачкан һәм бу рухи мәгърифәтлелеккә һәм барлык чын мәсихчеләрне үз вакытында дәртләндерүгә хезмәт иткән (Ачыш 1:1, 9, 10, ЯД).

3. Яхъя күренештә күргән 24 карт кемне сурәтли?

3 Күктәге ачык ишек аша Яхъя башларында таҗ белән патшалар кебек тәхетләрдә утырган 24 картны күргән. Алар Алла алдында йөзтүбән егылалар һәм: «Син Ходай, дан һәм хөрмәт һәм кодрәт алырга лаеклы, чөнки Син барысын да барлыкка китердең һәм барысы да Синең ихтыярың буенча яши һәм барлыкка китерелгән»,— дип әйтәләр иде (Ачыш 4:11). Бу картлар Алла аларга вәгъдә иткән югары күтәрелгән дәрәҗәне алган барлык терелгән майланган мәсихчеләрне сурәтлиләр. Алар барлыкка китерү белән бәйле булган Йәһвәнең бөек эшләре өчен мактарга дәртләндерелгән. Без дә Йәһвәнең «мәңгелек көченең... һәм Алла булуының» дәлилләренә таң калабыз (Римлыларга 1:20). Һәм Йәһвә турында безнең белемнәр үскән саен, аны бөек эшләре өчен данларга сәбәпләр арта бара.

Йәһвәнең мактауга лаеклы эшләре турында игълан итегез!

4, 5. Давытның Йәһвәне ничек мактавының мисалларын китерегез.

4 Мәдхия җырлаучы Давыт Алланы аның бөек эшләре өчен мактаган. Мәсәлән, Давыт болай дип җырлаган: «Сионда яшәүче Ходайга җырлагыз, халыклар арасында Аның эшләрен игълан итегез... Шәфкатьле бул миңа Ходай; мине күрәлмаучылардан булган газапларыма күз сал,— мин Синең мактауга лаеклы эшләреңне Сион кызының капкасы төбендә игълан итәр өчен Син, үлем капкасыннан мине Күтәрүче» (Мәдхия 9:12, 14, 15). Давыт гыйбадәтханәнең сызымнарын үзенең улы Сөләйманга биргәч, болай дип Алланы мактаган һәм рәхмәтен белдергән: «Синеке Ходай бөеклек һәм куәтлек, һәм дан, һәм җиңү, һәм зиннәтлелек... Синеке Ходай патшалык һәм Син Хакимлек Итүче буларак барысыннан да биегрәк. [...] Һәм хәзер безнең Аллабыз, без Сине данлыйбыз һәм Синең бөек исемеңне мактыйбыз» (1 Паралипоменон 29:10—13).

5 Изге Язма Алланы Давыт кебек мактарга күп тапкыр һәм таләпчән чакыра. Зәбур китабында бик күп Аллага мөрәҗәгать ителгән мактау сүзләре табабыз һәм бу җырларның яртысы диярлек Давытныкы дип санала. Ул өзлексез Йәһвәне мактаган һәм аңа рәхмәтләр укыган (Мәдхия 68:31). Моннан тыш, борынгы заманнардан Давытның һәм башка кешеләрнең Алла тарафыннан рухландырылган әсәрләре Йәһвәне мактар өчен кулланылган.

6. Алла тарафыннан рухландырылган мәдхияләр безнең өчен ничек файдалы булалар?

6 Йәһвә хезмәтчеләре өчен мәдхияләр никадәр файдалы соң! Безнең өчен эшләнгән Алланың барлык эшләре өчен рәхмәтләрне әйтергә бездә теләк туганда, Зәбур китабының искиткеч сүзләренә мөрәҗәгать итү безнең өчен бик тә табигый күренә. Мәсәлән, көннең башында без Йәһвәне данларга дәртләнү сизәргә мөмкин, әйтик мондый сүзләр белән: «Ходайны данлау һәм, Зур Кодрәтле, Синең исемеңә җырлау, иртән Синең мәрхәмәтеңне һәм төннәрен Синең хакыйкатеңне игълан итү бу игелек... Чөнки Син, Ходай, Үзең барлыкка китергәнең белән мине шатландырдың: мин Синең кулларыңның эшләренә сокланам» (Мәдхия 91:2—5). Ә безнең рухи үсүебезгә комачаулаган тоткарлыкны җиңгәч, без бәлкем, шатлыкны һәм рәхмәтләребезне мәдхия җырлаучы кебек, догада әйтергә телибездер. Ә мәдхия җырлаучы: «Килегез Ходайга җырлыйк, безнең котылуның ныгытмасына шатланып кычкырыйк; Аның йөзе алдына данлы сүзләр белән килеп басыйк, җырларда Аңа сөенеп кычкырыйк»,— дип җырлаган (Мәдхия 94:1, 2).

7. а) Мәсихчеләр тарафыннан башкарылган күп җырларда нәрсә игътибарга лаек? б) Җыелышларга иртәрәк килер һәм ахырына кадәр калыр өчен сәбәпләрнең берсе нәрсәдә тора?

7 Без еш кына бергә конгрессларда һәм мәсихче җыелышларында Йәһвәне мактаучы җырлар җырлыйбыз. Бу җырларның күбесе Зәбур китабының Алла тарафыннан рухландырылган фикерләренә нигезләнгән икәнен билгеләргә кирәк. Бүген безнең Йәһвәне мактый торган хәзерге дәртләндерүче җырларның җыентыгы булуына без ничек соң шат! Аллага мактауны җырлау — җыелышларга иртәрәк килү һәм беткәнче китмәс өчен бик мөһим булган сәбәпләрнең берсе, чөнки шулчакта без имандашларыбыз белән бергә Йәһвәне җырда һәм догада мактый алабыз.

«Йагны мактагыз!»

8. «Аллилуия» дигән сүз нәрсәне аңлата?

8 Йәһвәне мактау турындагы фикер «аллилуия» дигән сүздә бар. Бу сүз «Йагны мактагыз!» дигән мәгънәне йөртә торган борынгы яһүди тәгъбиреннән транслитерация ителә. Мәсәлән, без Мәдхия 134:1—3 тә йөрәктән чыккан һәм шул ук вакытта таләпчән чакыру табабыз: «Аллилуия. Ходайның исемен мактагыз, мактагыз, безнең Алла йортының ишегалдында, Ходай йортында торучы Ходай коллары. Ходайны мактагыз, чөнки Ходай яхшы; Аның исеменә җырлагыз, чөнки бу рәхәт».

9. Йәһвәне мактарга безне нәрсә дәртләндерә?

9 Алланың искиткеч иҗади эшләре турында һәм безнең өчен эшләнгән барлык эшләре турында уйлаганда безнең зур рәхмәтебез аны мактарга дәртләндерә. Үткәндә Алла үз халкы өчен эшләгән искиткеч эшләр турында уйлаганда безнең йөрәгебез аны данларга дәртләндерә. Һәм киләчәктә Йәһвә эшләячәк бөек эшләр турында уйланганда без аңа үзебезнең мактавыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә тырышабыз.

10, 11. Безнең яшәвебез үк Алланы мактарга ни өчен сәбәп бирә?

10 Безнең яшәвебез инде үзе Йәһвәне мактар өчен безгә сәбәп бирә. Давыт: «Сине данлыйм, чөнки мин гаҗәеп ясалганмын. Синең эшләрең гаҗәеп һәм минем җаным моны бик аңлый»,— дип җырлаган (Мәдхия 138:14). Әйе, без чыннан да «гаҗәеп ясалган», бездә кыйммәтле бүләкләр — күрү, ишетү, уйлау сәләте бар. Әллә бу безнең Иҗат Итүчене данлар өчен яшәргә дәртләндермиме? Паул: «Ашыйсызмы, эчәсезме яисә башка төрле эш эшлисезме, барысын да Алланы данлар өчен эшләгез»,— дип әйткәндә нәкъ шуны күздә тоткан (1 Коринфлыларга 10:31).

11 Әгәр дә без Йәһвәне яратабыз икән, без аны данлар өчен барысын да эшлибез. Беренче әмер итеп Гайсә: «Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән, һәм бөтен көчең белән ярат»,— дип әйткән (Марк 12:30; Икенчезаконлык 6:5). Безгә, һичшиксез, Йәһвәне яратырга һәм безнең Иҗат Итүчебез буларак һәм «һәрбер яхшы бирүнең һәм һәрбер камил бүләкнең» Бүләк Итүчесе кебек данларга кирәк (Якуп 1:17; Исай 51:13; Ап. эшләре 17:28). Чөнки интеллектыбызны, рухи потенциалыбызны, һәм физик көчләребезне — бар булган бүләкләребезне һәм сәләтләребезне без Йәһвәдән алдык. Шуңа күрә ул, безнең Барлыкка Китерүчебез буларак, безнең яратуыбызга һәм мактавыбызга лаек.

12. Йәһвәнең бөек эшләре һәм Мәдхия 39:6 дагы сүзләр сездә нинди тойгылар тудыра?

12 Йәһвәнең бөек эшләре аны яратыр һәм мактар өчен безгә чиксез күп сәбәпләр бирә! «Күп нәрсәләрне эшләгәнсең Син, Ходай, Минем Аллам: Синең искиткеч эшләреңдә һәм безнең турыда уйлауларыңда Сиңа кем охшар! Минем вәгазь сөйлисем килер иде, ләкин алар исәптән тыш»,— дип җырлаган Давыт (Мәдхия 39:6). Ул Йәһвәнең барлык искиткеч эшләрен санап бетерә алмаган һәм без дә аларны санап бетерә алмыйбыз. Һәм шулай да безнең игътибарыбыз аның берәр бөек эшенә юнәлгәндә, әйдәгез, һәрчакта Алланы данлыйк.

Алланың мәңгелек нияте белән бәйле булган эшләре

13. Безнең өметебез Алланың бөек эшләре белән ничек бәйле?

13 Безнең киләчәккә өметебез Алланың мәңгелек ниятенә бәйләнеше булган бөек һәм мактауга лаеклы эшләре белән тыгыз бәйле. Эдем бакчасындагы фетнәдән соң, Йәһвә өметләндерә торган беренче пәйгамбәрлек әйткән. Алла, еланга хөкем карары чыгарганда болай дип әйткән: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың» (Яшәеш 3:15). Хатынның вәгъдә ителгән Орлыгына өмет, Йәһвә Нух һәм аның гаиләсен явыз дөньяны юк иткән Бөтендөнья Туфаны вакытында саклап, бөек эш эшләгәннән соң да, аңа тугры булган кешеләрнең йөрәкләрендә яшәгән (2 Питер 2:5). Ибраһим һәм Давыт кебек кешеләргә бирелгән пәйгамбәрлек-вәгъдәләр Йәһвәнең бу Орлык аша нәрсә эшләячәге турында тагын да күбрәк белергә рөхсәт иттеләр (Яшәеш 22:15—18; 2 Патшалык 7:12).

14. Йәһвәнең кешелек өчен эшләнгән иң бөек эшләренең берсе нәрсәдә тора?

14 Йәһвәнең кешелек файдасы өчен эшләнгән иң бөек эшләренең берсе, ул үзенең бердәнбер Улын — вәгъдә ителгән Орлыкны, Гайсә Мәсихне йолым корбаны сыйфатында бирүендә тора (Яхъя 3:16; Ап. эшләре 2:29—36). Йолым Алла белән тынычлык табар өчен нигез булып хезмәт иткән (Матфей 20:28; Римлыларга 5:11). Йәһвә аның белән тынычлык тапкан беренче кешеләрне б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә оештырылган мәсихчеләр җыелышына туплаган. Изге рух ярдәмендә алар, Гайсәнең үлеме һәм терелүе барлык тыңлаучан кешеләргә Алланың күктәге Патшалыгы идарәсе астында мәңгелек фатихаларга ирешүне ничек мөмкин итә икәнен аңлатып, яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәр.

15. Безнең көннәрдә Йәһвә нинди искиткеч эшләр башкара?

15 Безнең көннәрдә Йәһвә соңгы майланган мәсихчеләрне җыеп искиткеч эшләр башкара. Мәсих белән күктә идарә итәчәк 144 000 кешедән калганны җыеп бетерү тәмамлансын өчен, хәзер юк итү җилләре тыелып кала (Ачыш 7:1—4; 20:6). Алла майланган мәсихчеләрне «Бөек Бабил», ялган диннең бөтендөнья империясе рухи әсирлегеннән азат итү турында кайгырткан (Ачыш 17:1—5). 1919 елда булган майланганнарның азат ителүе һәм шул вакыттан алар тарафыннан сизелгән Алланың саклавы аларга нинди мөмкинлек биргән? Бу аларга Йәһвә тиз якынлаша торган «зур кайгы» вакытында Иблиснең явыз системасына ахыр куяр алдыннан, ахыр шаһитлык бирүдә катнашып, «балкырга» рөхсәт иткән (Матфей 24:21; Даниел 12:3; Ачыш 7:14).

16. Патшалык турында бөтендөнья хәзерге вәгазьләү эше ярдәмендә нәрсә була?

16 Майланган Йәһвә Шаһитләре Патшалык турында бөтендөнья вәгазьләү эше белән ашкынып җитәкчелек иткәннәр. Моның аркасында бүген күбрәк һәм күбрәк «башка сарыклар» Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлыйлар (Яхъя 10:16). Җирнең юашларында Йәһвәне мактауда кушылырга әле мөмкинлекләре бар икәненә без шат. «Кил!» дигән чакыруга җавап биргән кешеләр зур кайгы вакытында сакланган булачаклар һәм киләчәктә Йәһвәне мәңге мактый алачаклар (Ачыш 22:17).

Чын гыйбадәт кылуга меңләгән кешеләр киләләр

17. а) Йәһвә безнең вәгазьләү эшенә бәйле булган нинди искиткеч эшләр башкара? б) Зәкәрия 8:23 тә әйтелгән сүзләр ничек үтәлә?

17 Хәзер Йәһвә безнең вәгазьләү эше белән бәйле булган искиткеч һәм мактауга лаеклы эшләр башкара (Марк 13:10). Соңгы елларда ул «зур ишекне һәм шуның белән эшләргә мөмкинлек ачты» (1 Коринфлыларга 16:9, ЯД). Ул яхшы хәбәрне игълан итәргә хакыйкатьнең дошманнары башта рөхсәт итмәгән зур территорияләрдә мөмкин иткән. Рухи караңгылыкта яшәгән күп кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылырга дигән чакыруга җавап бирәләр. Алар өстендә пәйгамбәрлек сүзләре үтәлә: «Болай дип әйтә Ходай Саваоф: шул көннәрдә булачак, барлык төрле телле халыклардан ун кеше тотыначаклар, Яһүдинең итәгенә тотыначаклар һәм болай дип әйтәчәкләр: без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Алла икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23). Ун кеше мөрәҗәгать иткән «Яһүди» белән — рухи яһүдиләр — бүген яшәгән майланган мәсихчеләрнең калдыгы күз алдында тотыла. Ун саны җирдә берәр нәрсәнең тулылыгын сурәтләгәнгә күрә, «ун кеше» «Алла Исраиле» белән берләшкән «хисапсыз күп кешеләрне» сурәтли һәм аның белән бергә ул «бер көтү» оештыра (Ачыш 7:9, 10; Галатларга 6:16). Йәһвәгә изге хезмәтне бергә башкарган шулкадәр кешене күрергә бик шатлыклы!

18, 19. Йәһвәнең вәгазьләү эшенә фатихасын бирүе нәрсәдән күренә?

18 Ялган диннең тәэсире нык булган һәм яхшы хәбәрне беркем дә кабул итмәс кебек тоелган илләрдә йөз меңләгән кешеләр хакыйкать ягына басканда ничек инде шатланмаска. Агымдагы «Йәһвә Шаһитләренең һәр еллыгына» (рус) күз салыгыз һәм Патшалык игълан итүчеләрнең саны йөз меңнән миллионга кадәр җиткән илләргә игътибар итегез. Бу Йәһвәнең Патшалык турында вәгазьләү эшенә фатихасын биргәнен ышанычлы исбат итә (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

19 Без, Йәһвә халкы, безнең күктәге Атабызны безнең яшәвебезгә мәгънә биргәнгә, без шатлык һәм рәхәтлек таба торган хезмәт биргәнгә һәм киләчәккә оптимизм белән карарга сәбәп биргәнгә күрә мактыйбыз һәм рәхмәт әйтәбез. Без Алланың барлык вәгъдәләренең үтәлүен түземсезлек белән көтәбез һәм без «мәңгелек тормышны... көтеп Алла яратуында үзебезне сакларга» тулы тәвәккәл (Яһүд 20, 21). Алланы данлый торган хисапсыз күп кешеләрнең саны хәзер 6 000 000 га якын булганы ничек соң шатлыклы! Йәһвәнең бәхәссез фатиха бирүе аркасында, майланганнарның калдыгы башка сарыклардан торган юлдашлары белән 235 илдә якынча 91 000 җыелышка оештырылган! «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» өзлексез эше аркасында без барыбыз да рухи яктан бик яхшы тукланабыз (Матфей 24:45). Алга баручы теократик оешмасы Йәһвә Шаһитләренең 110 филиалы аша Патшалык эше белән кайгыртучан җитәкчелек итә. Без Йәһвәгә кешеләрнең йөрәкләрен «үз мал-мөлкәтеннән» аны «хөрмәтләргә» дәртләндергән өчен рәхмәтлебез (Гыйбрәтле хикәя 3:9, 10). Моның нәтиҗәсендә безнең бөтендөнья вәгазьләү эше дәвам итә һәм кирәк булганда типографияләр, Вефильләр, миссионерлар йортлары, Патшалык Заллары һәм конгресс Заллары төзелә.

20. Йәһвәнең бөек һәм мактауга лаеклы эшләре турында уйлану безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

20 Безнең күктәге Атабызның барлык бөек һәм мактауга лаеклы эшләрен санап бетерерлек түгел. Саф йөрәкле кешегә Йәһвәне мактый торганнарга ничек инде кушылмаска! Алланы барлык яраткан кешеләр: «Аллилуия [«Йагны мактагыз», ЯД]. Ходайны күктән мактагыз, югарыдан Аны мактагыз. Аны мактагыз, Аның барлык фәрештәләре... Егетләр һәм кызлар, картлар һәм сабыйлар Ходайның исемен мактасыннар, чөнки бер Аның гына исеме күтәрелгән, Аның даны күктә һәм җирдә»,— дип шатлыклы кычкырсыннар (Мәдхия 148:1, 2, 12, 13). Әйдәгез, хәзер дә һәм мәңге дә Йәһвәне бөек эшләре өчен мактыйк!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәнең мактауга лаеклы эшләренең кайберләре нинди?

• Йәһвәне мактарга сез ни өчен дәрт сизәсез?

• Алланың бөек эшләре белән безнең өметебез ничек бәйле?

• Йәһвә Патшалык турында вәгазьләү эше белән бәйле булган мактауга лаеклы нинди эшләр башкара?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге иллюстрация]

Чын күңелдән Йәһвәне мактап, сез башкалар белән бергә җырлыйсызмы?

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Юашларның Йәһвәне мактауга безгә кушылыр өчен әле мөмкинлекләре бар икәненә без шат.