Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә Шаһитләренә гыйбадәт кылу азатлыгы өчен рәхмәт»

«Йәһвә Шаһитләренә гыйбадәт кылу азатлыгы өчен рәхмәт»

«Йәһвә Шаһитләренә гыйбадәт кылу азатлыгы өчен рәхмәт»

«Йәһвә Шаһитләре алдында ишекне шап иттереп ябып куйганга кадәр,— дип әйтелә «USA Today» газетасы мәкаләсендә,— туктагыз һәм аларның күптән түгел генә хурлыклы эзәрлекләүләр кичергәне турында һәм шулай ук аларның АКШ Конституциясенә кертелгән беренче төзәтмә белән гарантияләнгән гыйбадәт кылу азатлыгын раслау өчен, нинди гаять зур өлеш керткәннәре турында уйлап карагыз». 1940 елларда Йәһвә Шаһитләре Кушма Штатларында даими рәвештә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Моның сәбәпләренең берсе аларның флагка честь бирүне кире кагуы булган (Чыгыш 20:4, 5).

Биш ел дәвамында, 1938 елдан 1943 елга кадәр, АКШның Югары судында Йәһвә Шаһитләре белән бәйле булган 30 га якын эш каралган. Шул ук газета мәкаләсендә болай диелгән: «Шаһитләр АКШ Конституциясенә кертелгән беренче төзәтмәгә кагыла торган төпле сорауларны шулхәтле еш кузгатканнар ки, хәтта Югары суд хакиме Харлан Файск Стоун: „Йәһвә Шаһитләре гражданлык азатлыклары өлкәсендәге хокук сорауларын чишүдә ярдәм иткәннәре өчен бүләкләүгә лаеклы“,— дип язган».

Мәкаләнең ахырында болай дип әйтелгән: «Бөтен диннәр Йәһвә Шаһитләренә, аларның [гыйбадәт кылу] азатлыгын раслау эшендә тырышулары өчен, рәхмәт әйтергә тиешләр».

[32 биттәге иллюстрация]

Фон, бина: Photo by Josh Matches, Кушма Штатлары Югары судының архивлары; аста сулда, судьялар: Кушма Штатлары Югары судының архивлары.