Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кемнең нормаларына ышанып була?

Кемнең нормаларына ышанып була?

Кемнең нормаларына ышанып була?

Беренче тапкыр Африкага килгән кешене гадәти булмаган бер күренеш кызыктырган. Юл читендә хәрәкәтсез туп-туры кеше басып торган. Читтән килгән кеше аның берничә минут үткән саен аякларын алмаш-тилмәш басып, читкә күчүен һәм шулай ук хәрәкәтсез туп-туры туктап калуын билгеләгән. Вакыт узгач кына ул ни өчен бу ир-атның шулай сәер йөргәнен аңлаган — бу кеше телеграф баганасы күләгәсендә кояштан качарга тырышкан. Күләгә акрын гына көн уртасындагы кояш белән бергә күчкән.

ШУНДЫЙ шуа торган кояш күләгәсе кебек, кеше җәмгыяте һәм аның нормалары даими рәвештә үзгәрә. Моңа капма-каршы буларак, Йәһвә Алла — «яктылык Атасы» үзгәрми. Якуп әйткәнчә, анда «үзгәреш һәм алмашыну әсәре дә юк» (Якуп 1:17). Яһүдләрнең борынгы пәйгамбәре Малахий: «Мин Йәһвә; Мин үзгәрмим»,— дип Алланың үз сүзләрен язган (Малахий 3:6, ЯД). Исай пәйгамбәр көннәрендә Исраил халкына Алла болай дип әйткән: «Сез картайганчыга кадәр Мин шул ук булырмын һәм сезнең чәчләрегез агарганчыга кадәр Мин бит сезне күтәреп йөриячәкмен» (Исай 46:4). Шуңа күрә вакытның узуы Зур Кодрәтле Алланың вәгъдәләрендә безнең ышанычны киметми.

Муса Кануны безне нәрсәгә өйрәтә

Йәһвәнең вәгъдәләре ышанычлы һәм үзгәрешсез булган кебек, аның яхшылыкка һәм яманлыкка карата нормалары да ышанычлы һәм үзгәрешсез. Ике комплект гер һәм аның бер комплекты гына дөрес булган сатучыга сез ышаныр идегезме? Әлбәттә, юк. Моннан тыш, «дөрес булмаган үлчәү Ходай алдында кабахәтлек, ләкин дөрес авырлык Аңа яраклы» (Гыйбрәтле хикәя 11:1; 20:10). Исраиллеләргә бирелгән Канунда, Йәһвә мондый әмер биргән: «Судта, чамада, озынлыкны, авырлыкны үлчәүдә ялганны эшләмәгез. Үлчәвегез дөрес, герләрегез дөрес, ефагыз дөрес һәм гиныгыз дөрес булсын. Мин Ходай, сезне Мисыр җиреннән чыгарган сезнең Аллагыз» (Левит 19:35, 36).

Бу әмергә буйсыну исраиллеләргә Алла хуплавын һәм күп материаль иминлек китергән. Йәһвәнең чамага һәм үлчәүгә карата үзгәрмәс нормаларына буйсыну фатихалар китергән кебек, шулай ук калганның барысына карата да Алланың нормаларын үтәү, Аллага ышанычлы булганнарга фатихалар китерә. Йәһвә: «Мин Ходай сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң»,— дип әйтә (Исай 48:17).

Ни өчен бүген нормалар начарланган?

Изге Язмалар бүгенге нормаларның начарлану сәбәбен билгели. Изге Язмаларның Ачыш дигән соңгы китабы күктәге сугышны сурәтли һәм аның нәтиҗәләре бүгенге көнгә кадәр барлык кешелеккә тәэсир итә. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Һәм күктә сугыш булды: Михаил һәм аның Фәрештәләре аждаһага каршы сугыштылар, һәм аждаһа һәм аның фәрештәләре аларга каршы сугыштылар, ләкин нык тора алмадылар һәм аларга күктә урын табылмады инде. Һәм бөек аждаһа бәреп төшерелде, бөтен галәмне кызыктырып алдаучы иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан җиргә бәреп төшерелде һәм аның фәрештәләре аның белән бәреп төшерелделәр» (Ачыш 12:7—9).

Бу сугышның турыдан-туры нәтиҗәсе нинди булган? Яхъя болай дип дәвам итә: «Димәк, күк һәм анда яшәүчеләр шатланыгыз! Җирдә һәм диңгездә яшәүчеләргә кайгы, чөнки сезнең янга, аңа күп вакыт калмаганын белеп, бик каты ярсуланып шайтан төште!» (Ачыш 12:12).

«Җирдә... яшәүчеләргә кайгы» 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлануы белән килде. Ул бүгенге көннәрнең нормаларыннан бик нык аерылып торган ул көннәрнең әхлакый нормаларын юк итте. «1914—1918 елларның куркыныч сугышы бүгенге көннәр белән үткән заман арасында ялкынлы чор булып үтте,— дип язган тарихчы Барбара Тукман.— Киләчәк елларда күпкә ирешә алган күп кешеләрнең тормышларын алып китеп һәм шулай ук ышануларны җимереп, карашларны үзгәртеп һәм үзеннән соң югалткан иллюзияләрнең төзәлмәс җәрәхәтләрен калдырып, бу сугыш ике эпоха арасында букваль һәм психик упкын барлыкка китерде». Башка тарихчы Эрик Хобсбам бу сүзләр белән болай дип ризалаша: «1914 елдан башлап югары үсешле илләрдә кайчандыр нык төпләнгән әхлакый нормаларның таркалуы күзәтелә... Борынгы XIX гасырда яшәүче безнең ата-аналарыбыз варварлык дип атаганга кайтаручы һәм, кызганычка каршы, тагын да ныгый торган үзгәрешләрнең бөтен тирәнлеген аңлау бик авыр».

Джонатан Гловер үзенең «Кешелек. ХХ гасырның әхлакый тарихы» дигән китабында болай дип билгели: «Безнең вакыт үзенчәлекләренең берсе — әхлакый законнарның акрын гына югалуы» («Humanity—A Moral History of the Twentieth Century»). Автор Көнбатыштагы диннең кризис кичергәненә күрә өстән бирелгән әхлакый законнарга скептик мөгамәлә итсә дә, ул шулай да болай дип кисәтә: «Безнең карашлар дин законнарына нигезләнмәсәләр дә, шулай булуга карамастан, бу әхлакый законнарның түбән төшүе безне борчырга тиеш».

Коммерциядә, политикада яисә диндә, кешеләр һәм хәтта гаилә мөнәсәбәтләрендә — кая гына карамасак та, бүген күзәтелә торган ышанычны алдау һәм аның белән бәйле булган кешеләрнең кайгылары — Иблиснең мәкерле эшләре белән барлыкка китерелгән, чөнки ул җирдә яшәүче кешеләргә күбрәк кайгы китерергә тырыша. Иблис үз сугышын ахырга кадәр алып барырга ниятләнгән һәм ул Алла нормалары буенча яшәргә теләгән кешеләрне үзе белән бергә үлемгә алып китәргә омтыла (Ачыш 12:17).

Һәр җирдә дә була торган ышанычны алдау проблемасын ничек чишәргә? Рәсүл Питер: «Без Аның вәгъдәсе буенча гаделлек тора торган яңа җирне һәм яңа күкне көтәбез»,— дип җавап бирә (2 Питер 3:13). Без бу вәгъдәгә Алланың аны үтәргә көче генә булганга түгел, ә аның үтәлүенә гарантия биргәнгә күрә дә ышана алабыз. Йәһвә үзе болай дип әйтә: «Минем авызымнан чыккан Минем сүзем дә,— ул Миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин Мин теләгәнне тормышка ашыра, һәм ни өчен Мин аны җибәрдем, ул шуны башкара». Алланың вәгъдәләренә ышанып була (Исай 55:11; Ачыш 21:4, 5).

Алла нормалары буенча яшәү

Начарлана һәм үзгәрә торган нормалы дөньяда яшәп, Йәһвә Шаһитләре тормышларын Изге Язмаларның әхлакый нормалары буенча алып барырга тырышалар. Моның белән алар күпчелек кешеләрдән аерылып торалар һәм кайчакта үзенә бертөрле игътибарга һәм мыскыл ителүгә дучар булалар.

Йәһвә Шаһитләренең Лондонда үткән конгрессында телерепортер бу оешманың бер вәкиленә: «Йәһвә Шаһитләре чыннан да мәсихчеләрме?» — дип сорау биргән. Шаһит болай дип җавап кайтарган: «Әйе, һичшиксез, чөнки Гайсә Мәсих — охшарга тырышыр өчен безнең үрнәгебез. Дөньяда эгоизм рухы хөкем сөрә, ләкин без үз игътибарыбызны Гайсәгә юнәлдерәбез. Ул безнең өчен юл, хакыйкать һәм тормыш. Без ул Троицаның бер кисәге түгел, ә Алла Улы икәненә ышанабыз, шуңа күрә безнең Изге Язмаларны аңлавыбыз дөньяның төп диннәре өйрәткәненнән аерылып тора».

Бу интервьюны BBC телеканалы буенча күрсәткәннән соң, тапшыруны алып баручы болай дип йомгаклады: «Мин Йәһвә Шаһитләре ни өчен безнең янга килгәннәре һәм безнең ишеккә шакыганнары турында шактый күбрәк белдем. Мин моның хәтле кешене — 25 мең пөхтә киенгән һәм яхшы тәртипле кеше күргәнем юк иде әле». Бу очрак — чит кешенең Алланың үзгәрмәс нормалары буенча баруның акыллы икәнен күрсәтүче яхшы шаһитлыгы!

Кемнеңдер нормаларына буйсыну кирәк икәнлеге турындагы фикер бөтен кешеләргә ошамаса да, без шулай да сезне Изге Язмаларны укырга һәм Алла нормаларын белергә дәртләндерәбез. Ләкин өстән-өстән генә тикшерү белән чикләнмәгез. Рәсүл Паулның: «Бу гасыр белән исәпләшмичә, ә Алланың игелекле, яраклы һәм камил ихтыярын сезгә белер өчен акылыгыз яңартуы белән үзгәрегез»,— дигән киңәшенә колак салыгыз (Римлыларга 12:2). Сезгә иң якын булган Патшалык Залына барыгыз һәм Йәһвә Шаһитләре белән танышыгыз. Сез аларның Изге Язмаларның вәгъдәләренә ышана торган һәм Аллага үз ышануларын аның нормалары буенча яшәү белән исбат итә торган гади кешеләр икәнен күрерсез.

Әгәр дә Алланың үзгәрмәс һәм ышанычлы нормаларын тотсак, бу безгә, һичшиксез, фатихалар китерәчәк. Алланың, үзенең: «Их, әгәр дә син Минем әмерләремә игътибар итсәң иде! Шулчакта синең тынычлыгың елга кебек, ә гаделлегең диңгез дулкынннары кебек булыр иде»,— дигән чакыруын кабул итегез (Исай 48:18).