Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш иптәше сайлаганда Алла җитәкчелеге

Тормыш иптәше сайлаганда Алла җитәкчелеге

Тормыш иптәше сайлаганда Алла җитәкчелеге

«Мин сиңа акыл биәм, сине барачак юлыңа бастырам; синең өстән җитәкчелек итәм, Минем күзем синең өстә» (МӘДХИЯ 31:8).

1. Бәхетле никах өчен нәрсә кирәк?

ҺАВА акробаты селкенеп торган трапециядән сикерә, икегә бөгелә һәм һавада бик оста сальто ясый. Сальтодан чыкканда ул кулларын суза һәм икенче трапециядә асылынган гимнаст аны тотып ала. Фигурачылар пары боз өстендә матур итеп шуалар. Кинәт ир-ат үз партнерын күтәрә һәм аны өскә чөя. Партнер хатын әйләнә, грацияле бозга төшә һәм алар ир-ат белән бергә бозда әйләнүләрен дәвам итәләр. Бу хәрәкәтләрне акробатлар да, фигурачылар да көч куймыйча диярлек башкарган кебек тоела. Ләкин аларның хәрәкәтләрен әзерлексез, ышанычлы партнерсыз һәм бигрәк тә дөрес җитәкчелексез яисә үгет-нәсихәтсез кабатларга кемнең батырлыгы җитәр? Нәкъ шулай ук бәхетле никах тик очраклылык кебек тоелырга мөмкин. Ләкин аның өчен яхшы партнер, үзара килешеп эшләнгән тырышлык һәм бигрәк тә, акыллы үгет-нәсихәт кирәк. Кирәкле җитәкчелексез берничек тә булмый.

2. а) Никахны кем керткән һәм ни өчен? б) Никахлар кайбер чакта ничек үткәрелгән?

2 Яшь чакта тормыш иптәше турында уйлау бик табигый. Йәһвә Алла никахны керткән вакыттан ук ул гадәти һәм нормаль булып кала. Ләкин беренче кеше, Адәм, үзенә хатын сайламаган. Хатынны аңа яратып Йәһвә биргән (Яшәеш 2:18—24). Бөтен җир кешеләр белән тулсын өчен беренче парга балалар тудырырга кушылган. Бу беренче никахтан соң, никах турында гадәттә кияү һәм киленнең ата-аналары сөйләшкән, кайбер очракларда башта аларның ризалыгын сораганнар (Яшәеш 21:21; 24:2—4, 58; 38:6; Ешуа 15:16, 17). Кайбер илләрдә һәм культураларда килешү буенча никахлар бүгенге көнгә кадәр гадәти булса да, күпләр бүген үз тормыш иптәшләрен үзләре сайлыйлар.

3. Тормыш иптәшен ничек сайларга кирәк?

3 Тормыш иптәшен ничек сайларга? Кайбер кешеләргә — күзләре өчен күңелле һәм көчле теләк тудыра торган тышкы кыяфәт тәэсир итә. Башкалар аларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен канәгатьләндерә торган, алар турында кайгыртучанлык күрсәтүче кешене табарга өметләнеп, материаль файда эзлиләр. Ләкин мондый фикер йөртүләрне кулланып, бәхетле, шатлык китерә торган мөнәсәбәтләргә ирешеп буламы? «Сөйкемлелек алдаучан һәм матурлык буш нәрсә,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 31:30 да,— әмма Ходайдан куркучы хатын мактауга лаек». Бу шигырьдә бик мөһим фикер бар: тормыш иптәшен сайлаганда Йәһвәне исәпкә ал.

Алладан яратучан җитәкчелек

4. Тормыш иптәшен сайлаганда Алла нинди ярдәм бирә?

4 Безнең яраткан күктәге Атабыз — Йәһвә безгә үз Сүзен, Изге Язмаларны бөтен нәрсәдә дә җитәкчелек итеп биргән. Ул: «Мин Ходай сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң»,— дип әйтә (Исай 48:17). Шуңа күрә Изге Язмаларның тормыш иптәшен сайлаганда вакыт белән тикшерелгән җитәкчелек бирүенә шаккатасы юк. Йәһвә никахның бәхетле һәм нык булуын тели. Шуңа күрә ул безгә үзенең җитәкчелеген аңлар һәм кулланыр өчен ярдәм биргән. Әллә моны яратучан Барлыкка Китерүчедән көтәргә кирәк түгелме? (Мәдхия 18:9).

5. Никахтагы нык бәхет өчен нәрсә бик мөһим?

5 Йәһвә нияте буенча никах өзелмәс союз булырга тиеш (Марк 10:6—12; 1 Коринфлыларга 7:10, 11). Шуңа күрә Алла «аерылышуларны яратмый», аерылышуны тик «зина кылган» очракта гына рөхсәт итә (Малахий 2:13—16, АМТ; Матфей 19:9). Шул сәбәпле тормыш иптәшен сайлау — безнең тормыштагы җитди адымнарыбызның берсе һәм аңа җиңел уйлаучан гына карау дөрес түгел. Безнең бәхетле яисә бәхетсез булуыбызга без хәл иткән карарларның аз саны гына ул кадәр үк нык тормышыбызга тәэсир итә. Дөрес сайлау безнең тормышны баетачак һәм шатлыклы итәчәк, ә ялгыш сайлау чиксез кайгы китерәчәк (Гыйбрәтле хикәя 21:19; 26:21). Бәхет озакка сузылсын өчен тормыш иптәшен акыллы сайлау һәм аңа тугры булып калырга әзер булу бик мөһим, чөнки Алла нияте буенча гаиләнең бәхете килешүгә һәм хезмәттәшлеккә нигезләнергә тиеш (Матфей 19:6).

6. Яшь егетләргә һәм кызларга тормыш иптәшен сайлаганда ни өчен аеруча сак булырга кирәк һәм безгә иң акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

6 Физик матурлык һәм көчле теләкләр тормыш иптәшен сайлаганда миңгерәтмәсен өчен, аеруча яшь егетләргә һәм кызларга сакланырга кирәк. Чөнки мондый нигезгә корылган мөнәсәбәтләр җиңел генә эчке дошманлыкка һәм хәтта күрәлмауга да әверелергә мөмкин (2 Патшалык 13:15). Икенче яктан, ниятләнгән тормыш иптәшеңне, ә шул ук вакытта үзеңне дә яхшырак белгәндә, без бетмәс ярату үстерергә ярдәм итәбез. Моннан тыш, башта безнең йөрәк омтылган нәрсәнең безгә кирәкмәс булырга мөмкин икәнлеген аңларга кирәк (Йәрәми 17:9). Нәкъ шуңа күрә Алла җитәкчелеге бик мөһим. Ә без аны Изге Язмаларда табабыз. Бу җитәкчелек безгә иң акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Мәдхия җырлаучы болай дип Йәһвә сүзләрен тапшырган: «Мин сиңа акыл бирәм, сине барачак юлыңа бастырам; синең өстән җитәкчелек итәм, Минем күзем синең өстә» (Мәдхия 31:8; Еврейләргә 4:12). Яратуда һәм якын аралашуда безнең тумыштан булган ихтыяҗларыбызны канәгатьләндереп, никах шул ук вакытта үзе белән проблемалар да китерә, ә аларны хәл итәр өчен балигъ булу һәм зирәклек таләп ителә.

7. Ни өчен кайберәүләр тормыш иптәшен сайлау турындагы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне кабул итмиләр һәм бу нәрсәгә китерә?

7 Никахны Оештыручы тормыш иптәшен сайлау турында нәрсә әйткәнен тыңлау — бу акыллы. Ата-аналар яисә мәсихче өлкәннәр безгә Изге Язмаларга нигезләнеп киңәш биргәндә, бу безгә ошамаска мөмкин. Алар безне тулысынча аңламаган кебек тоелырга мөмкин һәм безнең көчле эмоцияләр тәэсире астында йөрәк теләгенә иярү куркынычы бар. Ләкин вакыт үткәч, кеше чынбарлык белән очрашкач, ул гадәттәгечә, аның файдасына бирелгән акыллы киңәшне тыңламаганына үкенә башлый (Гыйбрәтле хикәя 23:19; 28:26). Бәлкем, никахта аның тормышы яратусыз үтәдер, балаларны үстерү катлаулы, ә аның тормыш иптәше аның иманына ваемсыздыр. Бәхет китерергә тиеш булган никах кайгы китергәндә ничек күңелсез!

Аллага тугры булу мөһим

8. Аллага тугрылыклы булу никахның ныклыгына һәм бәхетенә ничек ярдәм итә?

8 Никахны бер-береңә тартылу хисе ныграк иткәне дөрес. Әмма ир-ат белән хатын-кыз никахының ныклыгы һәм бәхете өчен аларның бер үк карашта булулары мөһимрәк. Йәһвә Аллага уртак тугрылыклы булу башка бернәрсәдәй бердәмлекне тудыра һәм саклый (Вәгазьче 4:12). Мәсихче ир белән хатынның тормышы Йәһвәгә чын гыйбадәт кылу белән бәйле булганда, бу рухи, җан һәм әхлакый яктан берләштерә. Алар бергә Алла Сүзен өйрәнәләр; бергә дога кылалар һәм бу аларның йөрәкләрен бер итә; бергә мәсихче очрашуларына һәм вәгазьләргә йөриләр. Моның барысы ярдәмендә аларны бер итә торган рухи бәйләнешләр үсә. Ә тагын да мөһимрәге алар Йәһвә фатихасын алалар.

9. Ибраһим улы Исхакка хатын эзләгәндә эшне ничек алып барган һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

9 Аллага тугры булулык ыру башлыгы Ибраһимны аның улы Исхакка хатын эзләргә вакыт җиткәч, Аллага яраклы итеп эш итәргә дәртләндергән. Ибраһим үзенең тугры, йортта олы хезмәтчесенә болай дип әйткән: «Миңа күк Алласы һәм җир Алласы, Ходай белән ант ит: мин яшәгән ханааннарның кызларыннан минем улыма хатын алмыйсың, әмма ләкин минем җиргә барасың, минем туган җиремә һәм минем улым Исхакка хатын аласың. ...[Йәһвә] синең алдыңда Үз Фәрештәсен җибәрер һәм син минем улыма шуннан хатын алырсың». Рәбига Исхак назлы итеп яраткан бик яхшы хатын булып чыккан (Яшәеш 24:3, 4, 7, 14—21, 67).

10. Ир белән хатыннарга Изге Язмаларга нигезләнгән нинди йөкләмәләр куела?

10 Аллага тугрылык өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаган мәсихчеләргә Изге Язмаларның таләпләренә туры килергә мөмкинлек бирә торган никах өчен сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк. Ир белән хатынның кайбер йөкләмәләрен рәсүл Паул болай дип китерә: «Хатыннар үз ирләренә Раббига буйсынган кебек буйсынсыннар. [...] Ирләр, Мәсих җыелышны яраткан кебек һәм аның өчен үзен биргән кебек, хатыннарыгызны яратудан туктамагыз. Ирләр үз тәннәрен яраткан кебек хатыннарын яратырга тиеш... [...] Сезнең һәрберегез үзен яраткан кебек шулай ук хатынын яратсын; ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итәргә тиеш» (Ефеслыларга 5:22—33, ЯД). Без күргәнчә Паулның Алла тарафыннан рухландырылган сүзләре ярату һәм хөрмәт кирәклегенә басым ясый. Бу үгет-нәсихәт буенча яшәр өчен Йәһвә алдында хөрмәтле курку булырга тиеш. Безгә тыныч һәм авыр көннәрдә дә бер-беребезгә карата бөтен йөрәктән тугры калырга кирәк. Никахлашырга теләгән мәсихчеләр, мондый җаваплылыкны үз өсләренә алырга сәләтле булырга тиеш.

Кайчан никахлашырга

11. а) Никахлашу вакыты турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? б) 1 Коринфлыларга 7:36 да язылган киңәш буенча эш итү акыллы икәне нинди мисалдан күренә?

11 Синең никахлашырга кайчан әзер булуыңны белү бик мөһим. Изге Язма конкрет яшьне билгеләми, чөнки никах өчен уңайлы яшь һәрбер кешенең үзенеке. Ләкин Изге Язма көчле сексуаль теләкнең саф акылдан өстен чыгарга мөмкин булган вакытта «яшьлекнең чәчәк атуын» көтеп кичерсәгез яхшырак булыр иде дип күрсәтә (1 Коринфлыларга 7:36, ЯД). «Иптәш кызларымның егетләр белән очрашканнарын һәм кияүгә чыкканнарын күргәндә, ә аларның кайберләренә 20 яшь тә юк иде әле, Изге Язмаларның бу үгет-нәсихәте буенча бару кайчакта авыр иде,— дип әйтә Мишель.— Ләкин бу киңәш Йәһвәдән икәнен мин аңлый идем, ә ул безгә тик яхшылыкны гына тели. Никахлашырга ашыкмыйча, мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремдә үз фикеремне туплый ала идем һәм чыннан да яшьлектә берничек тә мөмкин булмаган тормыш тәҗрибәсенә ия булырга тырыштым. Берничә ел дәвамында мин гаилә йөкләмәләрен һәм никахта туа торган проблемаларны җиңәр өчен яхшырак әзерләндем».

12. Яшь чакта никахлашу белән ни өчен ашыкмаска кирәк?

12 Яшь чакларында ашыгып өйләнгән яисә кияүгә чыккан яшьләр аларның ихтыяҗлары һәм теләкләре еллар узу белән үзгәрә икәнен еш кына күзәтәләр. Башта теләп алынган булып күренгән әйбер, вакыт узу белән әһәмиятен югалта. Бер яшь кенә мәсихче-кыз 16 яшьтә кияүгә чыгарга теләгән. Бу яшьтә аның әбисе һәм әнисе кияүгә чыккан. Ул вакытта аны кызыктырган яшь кеше үз ризалыгын бирмәгәч, ул икенче аңа өйләнергә риза булган егетне тапкан. Ләкин соңрак ул үзенең ашыкканы турында бик нык үкенгән.

13. Иртә никахлашкан яшьләргә еш кына нәрсә җитми?

13 Никахлашу турында уйлаганда моның белән бәйле булганның барысын да аңлау бик мөһим. Иртә булган никах үзе белән бик күп проблемалар китерә һәм аларны күп чакта яшь пар әле чишә алмый. Аларга гаилә тормышының авырлыкларында һәм балалар тәрбияләүдә кирәк булган тәҗрибә һәм балигъ булу җитмәскә мөмкин. Кеше физик, җан һәм рухи яктан үз өстенә өзлексез союз куя торган бөтен йөкләмәләрне алырга әзер булганда гына аңа никахлашырга кирәк.

14. Никахтагы киеренке ситуацияләрне хәл итәр өчен нәрсә кирәк?

14 Паул никахлаша торган кешеләр «тәндәге кайгыларга ия булачаклар» дип язган (1 Коринфлыларга 7:28). Ир белән хатынның һәрберсендә үз характеры һәм һәр нәрсәгә шәхси карашы булганга күрә, проблемалар барлыкка киләчәк. Кеше камилсез булганга күрә, ир белән хатынга Изге Язмалар буенча үз ролен үтәргә җиңел түгел (1 Питер 3:1, 2, 7; 1 Коринфлыларга 11:3; Колосслыларга 3:18, 19; Титка 2:4, 5). Алла җитәкчелеген эзләр һәм кулланыр өчен, кайчакта барлыкка килә торган киеренкелекләрне яратучан бетерер өчен, ир белән хатыннан балигъ булу һәм нык рухилык таләп ителә.

15. Балаларын никахка әзерләүдә ата-аналар нинди роль уйный? Мисалда күрсәтегез.

15 Ата-аналар балаларын аларга Алла җитәкчелеге буенча бару ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларга ярдәм итеп, никахка әзерли алалар. Изге Язманы һәм мәсихче басмаларын оста кулланып, ата-аналар балаларына алар үзләре яисә аларның булачак тормыш иптәшләре никах антын бирергә әзерме икәнен аңларга ярдәм итәрләр *. Унсигез яшьлек Блоссом исемле кыз үз җыелышының бер яшь егетенә гашыйк булган. Бу егет тулы вакытлы пионер булып хезмәт иткән һәм аларда өйләнергә теләк булган. Ләкин кызның ата-анасы аңа кияүгә чыгарга иртә әле дип тагын бер ел көтүен сораганнар. Соңрак Блоссом болай дип язган: «Бу акыллы киңәшне тыңлаган өчен ничек соң мин рәхмәтлемен. Бер ел дәвамында мин балигъ булдым һәм бу яшь егетнең яхшы тормыш иптәше булыр өчен кирәкле сыйфатлары юк икәнен күрә башладым. Ахырда ул оешманы калдырды, ә мин тормышымны бозачак бәладән качтым. Һәрчакта сиңа яхшы киңәш белән ярдәм итә торган акыллы ата-ананың булуы ничек әйбәт!»

«Ходайда гына» никахлашу

16. а) «Ходайда гына» никахлашырга дигән таләп мәсихче өчен нинди мәгънәдә сынау булырга мөмкин? б) Аллага үзен багышламаган кеше белән никахлашу вәсвәсәсе барлыкка килгәндә, мәсихче кызларга һәм егетләргә нәрсә турында уйларга кирәк?

16 Йәһвә мәсихчеләргә бик ачык күрсәтмә биргән: «Ходайда гына» никахлашу (1 Коринфлыларга 7:39). Мәсихче ата-аналарга һәм аларның балалалары өчен бу чын сынау булырга мөмкин. Ничек алай? Әйтик, яшьләрнең берәрсе никахлашырга тели ди, ләкин җыелышта тиешле тормыш иптәше юк. Һәрхәлдә шулай тоела. Хатын-кызларга караганда кайдадыр ир-атлар азрак булырга мөмкин, яисә кемдер туган җирләрендә үзенә яраклы тормыш иптәшен таба алмый. Бервакыт җыелышның Аллага үзен багышламаган әгъзасы, яшь егет яшь мәсихче кызга кызыксынуын күрсәтә (яисә киресенчә) һәм шулчакта Йәһвә нормаларына каршы бару вәсвәсәсе барлыкка килә. Мондый очракларда Ибраһим мисалы турында уйлау файдалы булыр иде. Чөнки аны Алла белән яхшы мөнәсәбәтләр саклау теләге Исхакны Йәһвәгә тугры буйсынучы кызга өйләндерергә дәртләндергән. Нәкъ шулай ук Исхак үзенең улы Якупка карата эшләгән. Бу һәрберсеннән тырышлык таләп иткән, ләкин мондый эш итү рәвеше Аллага яраклы булган һәм Алланың фатихасын алуга китергән (Яшәеш 28:1—4).

17. Хакыйкатьтә булмаган кеше белән никах ни өчен бәлагә китерергә мөмкин һәм «Ходайда гына» никахлашуның төп сәбәбе нәрсәдә?

17 Хакыйкатькә ваемсыз булган кешенең нәтиҗәдә мәсихче булган очраклары очрый. Ләкин мәсихче булмаган кеше белән никахлашу еш кына бәлагә китергән. Тиң булмаган камыт кигән кешеләрдә төрле карашлар, нормалар һәм максатлар (2 Коринфлыларга 6:14). Бу гаилә тормышындагы аралашуга һәм бәхеткә начар тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, бер мәсихче хатын-кыз җыелышның аны ныгыткан очрашуыннан соң, алган рухи материалын хакыйкатьтә булмаган ире белән фикер алыша алмавына бик кайгырган. Иң мөһиме исә: «Ходайда гына» никахлашу — бу Йәһвәгә тугрылык мәсьәләсе. Без Алла Сүзенә тыңлаучан булганда, йөрәк безне хөкем итми, чөнки без «Аның алдында яраклыны» эшлибез (1 Яхъя 3:21, 22)

18. Никахлашу турында уйлаганда нинди мөһим якларга игътибар итәргә кирәк һәм ни өчен?

18 Никахлашу турында уйлаганда булачак тормыш иптәшеңнең иң беренче итеп игелеклелегенә һәм рухилыгына игътибар итәргә кирәк. Мәсихче шәхесе һәм шулай ук Аллага карата ярату һәм чын күңелдән аңа тугры булу физик матурлыктан шактый мөһимрәк. Рухи нык ир һәм хатын булу йөкләмәсен аңлаган һәм үтәгән кеше Алланың хуплавын ала. Ә Иҗат Итүчегә ир белән хатынның уртак тугрылыклы булулары һәм аның җитәкчелеге буенча барырга әзерлекләре барыннан да бигрәк алар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта. Бу Йәһвәне данлый, ә никах иң баштан ук аның озын гомерлегенә ярдәм итәчәк рухи нык нигездә торачак.

[Искәрмә]

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы»ның 1999 ел 15 февраль (рус) санының 4—8 битләрен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Тормыш иптәшен дөрес сайларга ни өчен Алла җитәкчелеге кирәк?

• Аллага тугры булу никах бәйләнешләрен ничек ныгыта?

• Ата-аналар балаларын никахка ничек әзерли алалар?

• «Ходайда гына» никахлашу ни өчен мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрацияләр]

Тормыш иптәше сайлаганда Алланың үгет-нәсихәте буенча барып чын бәхеткә ирешеп була.

[12 биттәге иллюстрацияләр]

«Ходайда гына» никахлашып, сез күп фатихалар аласыз.