Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Әгәр дә Алла безнең өчен икән, кем безгә каршы?»

«Әгәр дә Алла безнең өчен икән, кем безгә каршы?»

«Әгәр дә Алла безнең өчен икән, кем безгә каршы?»

«Моңа нәрсә әйтергә соң? Әгәр дә Алла безнең өчен икән, кем безгә каршы?» (РИМЛЫЛАРГА 8:31).

1. Исраил халкы белән бергә Мисырдан тагы кем чыккан һәм аларны моңа нәрсә дәртләндергән?

ИСРАИЛЛЕЛӘР 215 ел дәверендә Мисырда яшәгәннәр. Алар бу вакытның күпчелеген коллыкта уздырганнар һәм азат тормыш башлар өчен чыкканда «алар белән бергә төрле кабиләләрнең күп кешеләре... чыккан» (Чыгыш 12:38). Бу исраилле булмаучы кешеләр Мисырны җимергәндә һәм аның ялган илаһиларын көлкегә калдырган вакытта куркыныч җәзаларны үз өсләрендә кичергәннәр. Шул ук вакытта, аеруча, дүртенче җәзадан башлап, алар Йәһвәнең үз халкын якларга сәләте бар икәнен күргәннәр (Чыгыш 8:23, 24). Алар Йәһвә ниятләре турында бик күп белмәсәләр дә, алар өчен берсе ачык иде: Мисыр илаһилары мисырлыларны яклый алмадылар, ә Йәһвә исраиллеләрне яклый алды.

2. Рахаб Исраил разведчикларына ни өчен ярдәм иткән һәм ни өчен ул Аллага юкка гына өмет багламаган дип әйтеп була?

2 Кырык ел узганнан соң Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Мусага алмашка килүче Ешуа, бу җирне күзәтеп кайтыр өчен ике кешене җибәргән. Анда алар Иерихон шәһәрендә яшәүче Рахабны очратканнар. Рахаб Йәһвәнең, Мисырдан чыкканнан соң 40 ел дәвамында үз халкын яклар өчен эшләгән куәтле эшләре хакында ишеткән һәм Алла фатихасын аның халкына ярдәм итеп кенә алып була икәнен белгән. Акыллы карар кабул итеп, Рахаб үзенең якыннары белән бергә Исраил халкы шәһәрне басып алганда үлемнән кача алган. Аларны коткарган могҗиза үзеннән-үзе Алла алар белән икәнен бәхәссез исбат иткән. Шулай итеп, Рахаб Исраил Алласына юкка гына өмет багламаган (Ешуа 2:1, 9—13; 6:14—16, 24).

3. а) Яңадан төзелгән Иерихон шәһәре янында Гайсә нинди могҗиза эшләгән һәм моңа яһүдиләрнең дин җитәкчеләре ничек мөгамәлә иткәннәр? б) Кайбер яһүдиләр, ә соңыннан яһүди булмаганнар да нәрсә аңлаганнар?

3 Унбиш гасыр үткәннән соң кабат төзелгән Иерихон шәһәре янында Гайсә Мәсих сукыр хәерчене савыктырган (Марк 10:46—52; Лука 18:35—43). Бу кеше Гайсәдән аңа карата «мәрхәмәт күрсәтүен» сораган һәм шуның белән Гайсәгә Алланың ярдәм итүен таныган. Яһүдиянең дин җитәкчеләре һәм алар артыннан баручылар исә, гадәттәгечә, Гайсәнең могҗизаларында аның Алла эшен үтәгәненең дәлилен күрергә теләмәгәннәр. Моннан тыш, алар аңа бәйләнгәннәр (Марк 2:15, 16; 3:1—6; Лука 7:31—35). Аларның котыртуы буенча Гайсә үтерелгәннән соң аның терелүен танырга мәҗбүр булгач та, алар Гайсәне Алла терелткәнлеге белән ризалашырга теләмәгәннәр. Өстәвенә, алар Гайсә артыннан баручыларга, «Рабби Гайсә хакында Яхшы Хәбәр» сөйләүгә комачаулар өчен эзәрлекләүләр оештырганнар. Ләкин кайбер яһүдиләр, ә соңыннан башка халыклардан булган кешеләр дә бу вакыйгаларга игътибар иткәннәр һәм аларның мәгънәсен дөрес аңлаганнар. Алла яһүдиләрнең икейөзле дин җитәкчеләрен кире какканы һәм хәзер Гайсә Мәсих артыннан басынкы баручыларга таяныч биргәне алар өчен ачык иде (Ап. эшләре 11:19—21).

Бүген Алла кемне хуплый?

4, 5. а) Кайбер кешеләр динне нинди билгеләр буенча сайлыйлар? б) Диннең дөреслеген билгеләү белән бәйле булган иң мөһим сорау нәрсәдә тора?

4 Күптән түгел генә телеинтервьюда бер рухани кайсы динне дөрес дип санау турында болай дип әйткән: «Мин басым ясыйм: әгәр дә кеше дин кануннары буенча яшәп яхшыра икән, шул чакта бу динне дөрес дип санарга була». Һичшиксез, дөрес дин кешене яхшырак итә. Ләкин дин кешене яхшырак итсә, бу үзеннән-үзе аны Алла хуплаганын аңлатамы? Диннең дөреслеген күрсәтүче бердәнбер критерий моннан торамы?

5 Һәрбер кеше сайлау, шул исәптән динне дә сайлау ирегенең кадерен белә. Ләкин бу ирек кешенең дөрес дин сайлавына гарантия бирми. Мәсәлән, динне аның әгъзаларының санына, материаль байлыгына, йолаларның зурлыгына яисә гаилә традицияләренә карап сайлыйлар. Моның барысы да диннең дөрес булуын билгеләүдә бернинди дә роль уйнамый. Иң мөһим сорау менә моннан тора: нинди дин иман итүчеләрне Алла ихтыярын үтәргә дәртләндерә һәм Алланың иман итүчеләренә: «Алла безнең өчен»,— дип әйтергә мөмкинлек бирә торган Алла хуплавының ышандырырлык дәлилләрен китерә?

6. Гайсәнең нинди сүзләре диннең чын яисә ялган булуын билгеләргә ярдәм итә?

6 Гайсә чын гыйбадәт кылуны ялганнан аерырга ярдәм итә торган мондый кагыйдә биргән: «Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сак булыгыз, чөнки аларның эчендә ерткыч бүре утыра. Сез аларны җимешләренә карап танырсыз» (Матфей 7:15, 16; Малахий 3:18). Чын диннең «җимешләрен» яисә аеручы билгеләрен карап чыгыйк һәм үз-үзебез белән намуслы калып, Алла хуплавы белән бүген кем файдаланганын билгелик.

Алла хуплаган кешеләрне аеручы билгеләр

7. Изге Язмаларга гына нигезләнгәнгә өйрәтү нәрсәне аңлата?

7 Аларның тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнгән. Гайсә: «Минем өйрәтүем Минеке түгел, бәлки мине Җибәрүченеке; кем дә кем Аның ихтыярын үтәргә теләсә, бу өйрәтүнең Алладанмы икәнен, яки Мин Үземнән чыгарып сөйлимме икәнен белер»,— дип әйткән. Һәм тагын: «Кем Алладан булса, ул Алла сүзләрен тыңлар»,— дигән (Яхъя 7:16, 17; 8:47). Бу сүзләрдән Алла хуплавы белән файдаланган кешеләр Алла үзенең Сүзендә нәрсә ачыклаган шуңа гына өйрәтергә һәм кеше акыллылыгына һәм гореф-гадәтләренә нигезләнгән тәгълиматларны кире кагарга тиеш икәнлеге күренә (Исай 29:13; Матфей 15:3—9; Колосслыларга 2:8).

8. Гыйбадәт кылуда Алла исемен куллану ни өчен мөһим?

8 Алар Алла исемен — Йәһвәне кулланалар һәм игълан итәләр. Исай пәйгамбәр алдан ук болай дип әйткән: «Һәм шул көндә әйтерсез: Йәһвәне данлагыз, Аның исемен чакырыгыз; Аның эшләре турында халыкларга игълан итегез; Аның исеме никадәр бөек икәнен вәгазьләгез. Йәһвәгә җыр җырлагыз, чөнки Ул бөек эш эшләде; моны бөтен җир шары буенча белсеннәр» (Исай 12:4, 5, АМТ). Гайсә үз шәкертләрен: «Күктәге Атабыз! Исемең мөкатдәс булсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Матфей 6:9). Шуңа күрә мәсихчеләр — яһүдиләр дә, яһүди булмаган кешеләр дә Алла «исеменә бер халык» булып хезмәт итәргә тиеш булганнар (Ап. эшләре 15:14). Барысыннан Алла аның «исеменә бер халык» булуы белән горурланучы кешеләргә таяныч бирергә шат икәне күренә.

9. а) Чын дин әгъзаларына ни өчен шатлык хас? б) Исай чын һәм ялган динне ничек капма-каршы куйган?

9 Алар Аллага хас булган шатлыкны чагылдыралар. «Яхшы хәбәрне» биргән Йәһвә — «бәхетле Алла» (1 Тимәтигә 1:11). Алай булгач аның хезмәтчеләре мескен һәм бөтен нәрсәгә карата да пессимист була алалармы? Дөньяның начар шартларына һәм шәхси проблемаларына карамастан, чын мәсихчеләр шатлыклы рухны саклыйлар, чөнки рухи ризыкны мул итеп даими рәвештә кабул итәләр. Исай аларны ялган дин тотучыларга мондый сүзләр белән капма-каршы куйган: «Менә Минем колларым ашарлар, ә сез ач булырсыз; Минем колларым эчәрләр, ә сез сусау белән интегерсез, Минем колларым күңел ачарлар, ә сез оятта булырсыз; Минем колларым йөрәк шатлыгыннан җырларлар, ә сез йөрәк кайгысыннан кычкырырсыз һәм рух җимерелүеннән үксеп еларсыз» (Исай 65:13, 14).

10. Чын дин тоткан кешеләр сынау һәм хаталар ясау кирәклегеннән ничек качалар?

10 Үз тәртипләрен һәм карарларын алар Изге Язмаларның принципларына нигезлиләр. «Бөтен йөрәгең белән Ходайга таян һәм үз акылыңа ышанма,— дип киңәш бирелә Гыйбрәтле хикәя китабында.— Бөтен булган юлларыңда Алланы таны, һәм Ул синең юлларыңны юнәлтер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Алла аның акылын санга сукмаган кешеләрнең капма-каршы килә торган теорияләренә түгел, ә аңа аннан җитәкчелек алыр өчен мөрәҗәгать иткән кешеләргә таяныч бирә. Кешенең үз тормышын ни дәрәҗәдә Алла Сүзенә туры китерергә әзер булуы, ул сынап һәм хаталар белән өйрәнергә кирәклегеннән никадәр үзен коткарганын билгели (Мәдхия 118:33; 1 Коринфлыларга 1:19—21).

11. а) Чын дин әгъзалары ни өчен руханиларга һәм гади кешеләргә бүленмиләр? б) Алла халкы арасында үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләр Алла көтүенә нинди үрнәк бирәләр?

11 Аларның җыелышлары беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышлары кебек оештырылган. Гайсә мондый принцип биргән: «Сез исә үзегезне „Остаз“ дип атамагыз, чөнки сездә бер генә укытучы, ә сез барыгыз — кардәшләр. Һәм беркемне дә җирдә Ата дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә Атагыз — күктәге. Һәм „башлык“ дип аталмагыз, чөнки сездә бер генә Башлык — Мәсих. Ләкин сезнең арагызда иң зурысы сезгә хезмәтче булырга тиеш» (Матфей 23:8—11, ЯД). Барлык кеше кардәш булган җыелышта, үзен зур титуллар белән атаучы һәм гади кешеләр өстеннән үзен югары куючы горур руханиларга урын юк (Әюп 32:21, 22). Алла көтүен көтүчеләргә бу эшне «мәҗбүр итү буенча түгел, ә теләп һәм Аллага яраклы итеп, намуссыз табыш өчен түгел, ә тырышлыктан һәм Алла мөлкәте өстеннән өстенлек итмичә, ә көтүгә үрнәк биреп» үтәргә кушыла (1 Питер 5:2, 3). Чын мәсихче көтүчеләр башкаларның иманнары өстеннән «хакимият алырга» тырышмыйлар. Алар мәсихчеләр өчен Аллага хезмәт итүдә «хезмәттәшләр» кебек яхшы үрнәк бирергә тырышалар (2 Коринфлыларга 1:24).

12. Алла аның хуплавын алырга теләгән кешеләргә кеше хөкүмәтләренә карата нинди тигезләштергән позиция тотарга куша?

12 Алар кеше хөкүмәтләренә буйсыналар, әмма ләкин нейтралитет саклыйлар. Әгәр дә берәрсе «югары хакимиятләргә» буйсынмый икән, Алла хуплавына өметләнә алмый. Ни өчен? Чөнки «яшәп килүче хакимиятләр Алла тарафыннан урнаштырылган. Шуңа күрә хакимиятләргә каршы килүче, Алла урнаштыруына каршы килә» (Римлыларга 13:1, 2). Ләкин Гайсә кызыксынуларның капма-каршы килүләре мөмкин икәнен аңлаган һәм шуңа күрә: «Цезарьныкын Цезарьга, ә Алланыкын Аллага бирегез»,— дип әйткән (Марк 12:17). Алланың хуплавын алырга теләүчеләр «иң элек Алла Патшалыгын һәм Аның гаделлеген эзләргә» тиеш һәм шул ук вакытта алар, аларга Аллага карата югарырак булган бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә торган, хөкүмәт законнарына да буйсынырга тиеш (Матфей 6:33; Ап. эшләре 5:29). Гайсә үзенең шәкертләре турында: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дип әйткәндә, нейтралитетның мөһимлегенә басым ясаган. Соңрак ул: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип өстәгән (Яхъя 17:16; 18:36).

13. Алла халкын билгеләүдә ярату нинди роль уйный?

13 Алар һәркемгә дә бер итеп карыйлар һәм «барысына да... яхшылык эшлиләр» (Галатларга 6:10). Мәсихчеләрнең яратуы риясыз һәм ул тән төсенә, материаль иминлегенә, белем дәрәҗәсенә, милләтенә һәм теленә бәйсез рәвештә барлык кешеләргә тарала. Әгәр дә кешеләр барысына да, ә бигрәк тә имандашларына яхшылык эшлиләр икән, бу аларның Алла хуплавы белән файдаланганын билгеләргә ярдәм итә. Гайсә: «Бер-берегезне яратсагыз, менә шуннан барысы да сезнең Минем шәкертләрем икәнегезне белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35; Ап. эшләре 10:34, 35).

14. Алла хуплавына ия булганнар һәрчакта да бөтен кешеләрнең хөрмәтен табалармы? Аңлатыгыз.

14 Алла ихтыярын үтәп, алар эзәрлекләүләргә түзәргә әзер. Гайсә үзенең эзеннән баручыларны болай дип кисәткән: «Мине эзәрлеклиләр икән, сезне дә эзәрлекләрләр; Минем сүземне тоталар икән, сезнекен дә тотарлар» (Яхъя 15:20; Матфей 5:11, 12; 2 Тимәтигә 3:12). Алланың таянычын алучы кешеләр беркайчан да гомуми хуплау белән файдаланмаганнар. Мисал итеп Нух пәйгамбәрне китереп була. Ул үз иманы белән бөтен дөньяны хөкем иткән (Еврейләргә 11:7). Бүген Алла хуплавын алырга теләгән кешеләр Алла сүзен йомшартырга яисә эзәрлекләүләрдән качар өчен Изге Язмаларның принципларыннан баш тартырга уйламыйлар да. Алар Аллага тугры хезмәт иткәндә, тирә-яктагы кешеләр һәрчакта «шаккатырлар» һәм алар турында «явыз сүз сөйләрләр» (1 Питер 2:12; 3:16; 4:4).

Бөтен фактларны исәпләргә вакыт килде

15, 16. а) Алла кайсы дин төркеменә таяныч биргәнен билгеләргә нинди сораулар ярдәм итә? б) Миллионлаган кешеләр нинди нәтиҗәгә килделәр һәм ни өчен?

15 Нинди дин төркеме аның тәгълиматлары күпчелек кеше фикерләреннән аерылып торса да, Алла Сүзе белән якын куллана дип үзегездән сорагыз? Нинди төркем Алла исеменең мөһимлегенә басым ясый һәм хәтта аны үзенең исемендә дә куллана? Кем оптимизм белән кешеләрнең игътибарын Алла Патшалыгына кешелекнең бөтен проблемаларының бердәнбер чишелешенә кебек юнәлдерә? Тормыштан артта калган дип танылып, Изге Язмаларның тәртип нормаларын кем куллана? Кайсы төркемнең руханилары түләүсез эшлиләр һәм өстәвенә бөтен әгъзалары вәгазьчеләр? Алар сәяси тормышта катнашмасалар да, законга буйсынучы гражданнар дип кемне мактыйлар? Кем ярату белән дәртләнелгән булып башкаларга Алла һәм аның ниятләре турында белергә ярдәм итәргә вакытын һәм акчасын сарыф итә? Ләкин бу барлык яхшы якларга карамастан, кемгә җирәнеп карыйлар, кемнән көләләр һәм кемне эзәрлеклиләр?

16 Бөтен дөньяда миллионлаган кешеләр барлык фактларны исәпләп чыктылар һәм Йәһвә Шаһитләре генә чын динне тотканына ышандылар. Алар Йәһвә Шаһитләренең нәрсәгә өйрәткәннәренә, алар үзләрен ничек тотканнарына һәм аларның диннәре нинди файда китергәненә нигезләнеп бу нәтиҗәгә килделәр (Исай 48:17). Миллионлаган кешеләр алдан ук Зәкәрия 8:23 тә әйтелгәнчә: «Сезнең белән Алла икәнен ишеткәнгә күрә, без сезнең белән барабыз»,— дип әйтәләр.

17. Йәһвә Шаһитләренең аларда чын дин дип раслаулары ни өчен алар ягыннан тәкәбберлек түгел?

17 Йәһвә Шаһитләре ягыннан аларны гына Алла хуплый дип әйтү тәкәбберлек түгелме? Мисырда яшәүчеләрнең дине башка булуга карамастан, Мисырда булган исраиллеләрнең алар гына Алла ярдәме белән кулланалар дип әйтү тәкәбберлек булганмы? Беренче гасыр мәсихчеләренең Алла яһүди динен тоткан кешеләрне түгел, ә аларны хуплаганын раславы тәкәбберлек булганмы? Фактлар үзләре үк әйтеп торалар. Гайсә аның чын шәкертләре тарафыннан ахыр заманда үтәлергә тиешле эш турында: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазләнер; һәм шул вакыт ахыр килер»,— дип алдан ук әйткән һәм бу эшне Йәһвә Шаһитләре 235 илдә башкаралар (Матфей 24:14).

18, 19. а) Йәһвә Шаһитләренең, хәтта аларга каршы килсәләр дә, вәгазьләү эшләрен туктатырга ни өчен сәбәпләре юк? б) Йәһвә Шаһитләренә Алла ярдәм иткәнен Мәдхия 40:12 ничек раслый?

18 Йәһвә Шаһитләре бу йөкләмәне үтәүне дәвам итәчәкләр һәм эзәрлекләүләргә һәм каршы килүләргә карамастан, аларның эшләрен туктатырга рөхсәт итмәячәкләр. Йәһвә эше үтәлергә тиеш һәм үтәләчәк. Үткән гасырда Йәһвә Шаһитләренә Алла эшен үтәргә комачауларга бөтен тырышлыклар ахыр чиктә уңышсыз булдылар, чөнки Йәһвә болай дип вәгъдә иткән: «Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмый; һәм синең белән судта көрәшкән нинди дә булса телне — син гаеплисең. Бу Ходай колларының мирасы һәм аларның аклавы Миннән, — дип әйтә Ходай» (Исай 54:17).

19 Бөтен дөньяда каршы килүгә карамастан, элек бервакытта да булмагандай, Йәһвә Шаһитләренең көчле һәм актив булуы Йәһвә аларның эшләре белән канәгать икәнен исбат итә. Давыт патша: «Әгәр дә минем дошманым минем өстән өстен чыкмаса, шуннан Синең миңа карата илтифат итүеңне белермен»,— дип әйткән (Мәдхия 40:12; 55:10, 12). Алла дошманнары беркайчан да Йәһвә хезмәтчеләре өстеннән өстен чыкмаячаклар, чөнки аларның Җитәкчесе — Гайсә Мәсих — алга, ахыргы җиңүгә бара!

Сез җавап бирә аласызмы?

• Борынгы заманда Алла хуплавы белән кем файдаланган?

• Чын диннең кайбер аеручы билгеләре нинди?

• Алланың Йәһвә Шаһитләрен хуплавына сезнең үзегезне нәрсә ышандыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Алла ярдәмен алырга теләгән кешеләрнең тәгълиматлары фәкать Алла Сүзенә генә нигезләнергә тиеш.

[25 биттәге иллюстрация]

Мәсихче өлкәннәр көтү өчен үрнәк булып хезмәт итәләр.