Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аларның ныклыгын вакыт какшатмаган

Аларның ныклыгын вакыт какшатмаган

Аларның ныклыгын вакыт какшатмаган

Текә кыя, бигрәк тә аның түбәсе, бәлкем, сезгә яшәү өчен җайлы урын булып тоелмас. ләкин ачык җайсызлыкларга карамастан, кайбер биек тау агачлары кыя кырыена ябышып, ныклык белән салкын кышны һәм кызу җәйне үткәрәләр.

ГАДӘТТӘ бу аз белән канәгатьләнүчән агачлар, үзәнлектә үскән аның белән бер төрдәге агачлардан аермалы буларак, ул кадәр үк мәһабәт булып күренмиләр дә. Алар еш кына тәбәнәк буйлы, ә аларның кәүсәсе бөтерелгән һәм буынтыклы була. Аларның кайберләре кырыс климат аркасында һәм аз туфраклы урыннарда үскәнгә күрә, бормалы-сырмалы ябалдашлары белән кечкенә һәм нәфис булалар.

Бу агачлар җирдәге иң уңайсыз шартларда үсәр өчен көрәш алып барганга күрә, аларның гомерләре бик аз вакытлы дип уйларга мөмкин. Әмма бу алай түгел! Билгеле, Мафусалу исемле Калифорниянең Уайт-Маунтинс тауларында 3 000 метр биеклектә үсә торган кылчыклы нарат агачына 4 700 яшь. 1997 елда чыгарылган «Гиннессның рекордлар китабы»нда бу төр планетабызда иң карт агач дип аталган. Шул борынгы агачларны күзәткән Эдмунд Шульман, болай дип аңлата: «Кылчыклы нарат агачы... авыр шартлар булганга күрә исән кала булса кирәк. Карт наратларның бөтенесе дә Уайт-Маунтинста кыялар арасында, явым-төшемсез, кеше аз йөри торган урыннарда якынча 3 000 метр биеклектә үсәләр». Шулай ук Шульман башка нарат агачларының да иң карт төрләренең шундый ук авыр шартларда үскәнен ачыклаган.

Бу чыдамлык мисалларына исән калыр өчен, көрәш алып барырга туры килсә дә, алар үзләрендә булган ике өстенлектән булдыра алган кадәр файда табалар. Кеше йөрми торган, үсемлекләр сирәк очраган урыннарда үскәнгә күрә, алар барыннан да ешрак үсеп җиткән агачларга зарар китерүче урман янгыннарыннан саклана. Моннан тыш, алар үзләренең тамырлары белән кыяларга нык ябышып торалар һәм аларны тик җир тетрәү генә тартып чыгара ала.

Изге Язмаларда Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре агачлар белән чагыштырыла (Мәдхия 1:1—3; Йәрәми 17:7, 8). Аларга да авыр хәлләргә очраганда күпне кичерергә туры килә. Эзәрлекләүләр, начар сәламәтлек яки чиктән тыш фәкыйрьлек, бигрәк тә бу күп елларга сузылса, иман өчен авыр сынау булырга мөмкин. Шуңа карамастан, шундый чыдам агачларның Барлыкка Китерүчесе хезмәтчеләрен үз ярдәменә ышандыра. Изге Язмаларда Алланың, нык булып калучыларны тагын да ныгытачагына һәм аларны какшамаслык итәчәгенә вәгъдәсе бирелә (1 Питер 5:9, 10).

Изге Язмаларда «кичерү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле «ныклык белән кичерү, түзә алу, катылык күрсәтү» дигән мәгънәне йөртә. Биек тау агачларын алсак, алардагы яхшы тамырлар ныклыкка ачкыч булып тора. Мәсихчеләр дә төрле сынауларны кичерер өчен, Гайсә Мәсихтә ныклап урнашкан булырга тиеш. Паул болай дип язган: «Сез Раббины, Гайсә Мәсихне кабул иткәнчә, шулай Аңарда йөрегез дә, сез өйрәтелгәнчә, Аңарда ныклап урнашкан һәм ышандырылган һәм иманда ныгытылган буларак йөрегез» (Колосслыларга 2:6, 7).

Паул рухи тамырларның ныклы булуы кирәклеген аңлаган. Ул үзе дә «тәнгә ук» белән көрәшкән һәм шулай ук үзенең хезмәт итүе вакытында көчле эзәрлекләүләрне кичергән булган (2 Коринфлыларга 11:23—27; 12:7). Ләкин ул аңа Алла көче ярдәм иткәнен тойган. Ул: «Мине ныгытучы ярдәмендә мин барысын да булдыра алам»,— дигән (Филиплыларга 4:13).

Паул мисалыннан күренгәнчә, мәсихчеләр ныклыгы җайлы яки җайсыз булган шартларга бәйле түгел. Гасырлар дәвамында батырлык белән кырыс климатны кичергән биек тау агачлары шикелле, без Мәсихтә ныклап урнашкан булсак һәм Алла тарафыннан бирелгән көчкә таянсак, күп сынауларны кичерәчәкбез. Моннан тыш, әгәр дә без ахырга кадәр чыдасак, без: «Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр»,— дигән Алланың башка вәгъдәсенең тормышка ашканын күрә алырбыз (Исай 65:22; Матфей 24:13).