Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башкаларга бирегез һәм аннан шатлык табыгыз!

Башкаларга бирегез һәм аннан шатлык табыгыз!

Башкаларга бирегез һәм аннан шатлык табыгыз!

«Бирү — алудан шатлыклырак» (АП. ЭШЛӘРЕ 20:35).

1. Йәһвә бирү шатлык китергәнен ничек күрсәтә?

ХАКЫЙКАТЬНЕ белүдән шатлык һәм бу белем алып килә торган фатихалар — алар Алладан кадерле бүләкләр. Йәһвә турында белемнәр алган кешеләрнең шатланыр өчен күп сәбәпләре бар. Ләкин бүләкләрне алырга күңелле булган кебек, аларны бирүе дә рәхәт. Йәһвә «һәрбер яхшы бирүнең һәм һәрбер камил бүләкнең» Бүләк Итүчесе һәм ул «бәхетле Алла» (Якуп 1:17; 1 Тимәтигә 1:11, ЯД). Аны тыңлаган барлык кешеләргә Алла акыллы тәгълиматлар тәкъдим итә һәм ата-аналар балалары аларның яратучан нәсыйхәтләрен кабул иткәндә шатланган кебек, ул өйрәткән кешеләрнең буйсынуына шатлана (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

2. а) Бирү турында Гайсә нәрсә дип әйткән? б) Башкаларны Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәтеп, без нинди шатлык алабыз?

2 Гайсә Мәсих җирдә булганда, ул аның тәгълиматларына кешеләрнең яхшы мөгамәлә итүләрен күреп, шулай ук шатланган. Рәсүл Паул Гайсәнең сүзләреннән: «Бирү — алудан шатлыклырак»,— дип өземтә китергән (Ап. эшләре 20:35). Кешеләрне Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәткәндә алган зур шатлык — бу бары тик безнең динебез белән кемнең дә булса ризалашу канәгатьлеге генә түгел. Чөнки без чын һәм бетмәс кыйммәтле бар булган белән бүлешәбез. Рухи бүләкләр биреп, без кешеләрнең хәзерге һәм мәңгелек иминлегенә ярдәм итәбез (1 Тимәтигә 4:8).

Бүләк бирү шатлык китерә

3. a) Рәсүл Паул һәм Яхъя башкаларга рухи ярдәм итеп алган шатлыкларын ничек чагылдырганнар? б) Балаларны Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәтү ни өчен ярату турында шаһитлык бирә?

3 Әйе, Йәһвә белән Гайсә кебек мәсихчеләр дә рухи бүләкләр бирергә шат. Рәсүл Паул Алла Сүзеннән хакыйкатьне башкаларга белергә ярдәм иткәненә шатланган. Фессалоникадагы җыелышка ул менә нәрсә дип язган: «Кем безнең өметебез, яисә шатлыгыбыз, яисә мактау таҗы? Безнең Раббыбыз Гайсә Мәсих алдында аның килүендә сез түгелме? Чөнки сез безнең дан һәм шатлык» (1 Фессалоникилеләргә 2:19, 20). Моңа охшашны рәсүл Яхъя да: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр»,— дип үзенең рухи балалары турында язган (3 Яхъя 4). Шулай ук үз балаларына аларның рухи балалары булырга ярдәм иткән ата-аналарның алган шатлыгы турында уйлап карагыз! Балаларны «Ходай тәгълиматында һәм нәсыйхәтендә тәрбияләп», ата-аналар аларга карата яратуларын чагылдыралар (Ефеслыларга 6:4). Алар үз балаларының мәңгелек иминлеге турында кызыксынганнарын күрсәтәләр. Ә балалар ата-аналарының өйрәтүе буенча эшләгәндә, бу ата-аналарга шатлык һәм канәгатьлек китерә.

4. Рухи бүләк шатлык китергәнен нинди очрак күрсәтә?

4 Делл исемле хатын-кыз тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә һәм биш бала үстерә. Ул болай дип әйтә: «Миңа рәсүл Яхъяның сүзләре бик якын, чөнки минем дүрт балам „хакыйкатьтә йөриләр“ һәм моның өчен мин рәхмәтлемен. Чын гыйбадәт кылу белән берләштерелгән гаиләләр Йәһвәгә хөрмәт һәм дан китергәнен мин беләм, шуңа күрә миңа балаларыма хакыйкатьне төшендерү тырышлыгыма Алланың фатихалар бирүен күрү бик рәхәт. Гаиләм белән бергә Оҗмахта чиксез яшәүнең искиткеч мөмкинлеге мине өмет белән тутыра һәм мине авырлыкларга һәм тоткарлыкларга карамастан, нык булып калырга дәртләндерә». Кызганычка каршы, Деллның бер кызы Изге Язмаларга каршы килә торган тәртибе өчен җыелыштан чыгарылган булган. Моңа да карамастан, Делл мөмкин булганча яхшы караш сакларга тырыша. «Минем кызым бервакыт басынкылык күрсәтеп, чын күңелдән Йәһвәгә яңадан кайтачагына ышанам,— дип әйтә ул.— Ләкин минем балаларымның күбесе Аллага тугры хезмәт итүләрен дәвам иткәненә аңа үз рәхмәтләремне әйтәм. Мин кичергән шатлык миңа көч бирә» (Нихами 8:10).

Мәңгелек дуслар табабыз

5. Шәкертләр әзерләү эшенә үзебезнең көчебезне һәм вакытыбызны сарыф итеп, без нәрсәдән канәгатьлек алабыз?

5 Гайсә үз шәкертләренә мәсихче укучылар әзерләргә һәм аларга Йәһвә һәм аның таләпләре турында белемнәрне бирергә кушкан (Матфей 28:19, 20). Йәһвә дә, Гайсә дә кешеләргә риясыз рәвештә хакыйкать юлын белергә ярдәм итәләр. Шуңа күрә, укучылар әзерләү эшенә үзебезнең вакытыбызны һәм көчебезне сарыф иткәндә, без канәгатьлек табабыз, чөнки без, беренче гасыр мәсихчеләре кебек, Йәһвә һәм Гайсәгә охшарга тырышабыз (1 Коринфлыларга 11:1). Зур Кодрәтле Алла һәм аның яраткан Улы белән шулай хезмәттәшлек итеп, безнең яшәвебез чын мәгънәгә ия була. Алланың «хезмәттәшләре» арасында булу бу нинди фатиха соң! (1 Коринфлыларга 3:9). Әллә фәрештәләрнең яхшы хәбәрне вәгазьләүдә катнашуы турындагы фикердән тын кысылмыймы? (Ачыш 14:6, 7).

6. Әгәр дә без рухи бүләк бирүдә катнашабыз икән, кем безнең дусларыбыз була ала?

6 Аннан да бигрәк, бу рухи бүләк бирүдә катнашып, без Алланың «хезмәттәшләре» генә түгел, ә аның белән мәңгелек дуслар булабыз. Ибраһим үзенең иманы өчен Йәһвәнең дусты дип аталган булган (Якуп 2:23). Алла ихтыярын вөҗданлы рәвештә үтәргә тырышып, без дә Алланың дуслары була алабыз. Һәм шул чакта без Гайсәнең дуслары да булабыз. Ул үзенең шәкертләренә: «Мин сезне дусларым дип атадым, чөнки Атамнан ишеткәннәремнең һәммәсен сезгә белдердем»,— дип әйткән (Яхъя 15:15). Күп кешеләр зур дәрәҗәле яисә абруйлы кешеләрнең дуслары булырга шат, без исә бөтен Галәмдәге ике иң бөек шәхеснең дуслары була алабыз!

7. a) Бер хатын-кыз ничек чын дус тапкан? б) Сезнең тормышыгызда моңа охшаш мисаллар бармы?

7 Өстәвенә, без кешеләргә Алла дуслары булырга ярдәм иткәндә, алар безнең дусларыбыз була алалар һәм бу үзенә бертөрле шатлык китерә. Кушма Штатларында яшәүче Джоан, Тельма исемле хатын-кыз белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Тельма аның белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, гаиләсенең каршы килүе белән очрашкан, ләкин бирешмәгән һәм бер елдан соң суга чумып алган. Джоан болай дип яза: «Безнең аралашуыбыз моның белән генә чикләнмәде. Киресенчә, без тагын да ныграк дуслаштык һәм инде 35 елдан артык дуслар. Без бергә Аллага хезмәт итәргә еш йөрдек һәм конгрессларга бардык. Аннан соң мин безнең яшәгән урыннан 800 километр ераклыкка күчтем. Ләкин Тельма бу көннәргә кадәр миңа җанны җылыта торган хатлар язуын дәвам итә. Ул мине җылылык белән искә төшергәнен һәм мин аңа дус һәм үрнәк булган өчен һәм шулай ук Изге Язмалардагы хакыйкатьне өйрәткәнгә рәхмәтләрен әйтеп яза. Мондый якын дус — бу минем аңа Йәһвә турында белергә ярдәм иткән өчен куйган тырышлыкларыма искиткеч бүләк».

8. Безнең хезмәтебездә нинди яхшы караш ярдәм итәчәк?

8 Хәтта күп кешеләр Йәһвә Сүзе белән аз яисә бер дә кызыксынмаса да, хакыйкатьне белергә теләгән берәр кешене табу мөмкинлеге безгә нык калырга ярдәм итәчәк. Мондый ваемсызлык безнең иманыбыз һәм ныклыгыбыз өчен сынау. Ләкин яхшы караш безгә ярдәм итәчәк. Гватемалада яшәүче Фаусто болай дип сөйли: «Кешеләргә шаһитлык биргәндә мин, әгәр дә бу кеше рухи апабыз яисә абыебыз булса, ничек әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Мин очраткан кешеләрнең берәрсе генә булса да, ахыр чиктә Алла Сүзендәге хакыйкатьне кабул итәр дигән өметне югалтмыйм. Бу фикер миңа көч бирә һәм миңа зур бәхет китерә».

Күктә хәзинә җыябыз

9. Күктәге хәзинәләр турында Гайсә нәрсә әйткән һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Үз балаларыбыздан да, башка кешеләрдән дә шәкертләр әзерләү — бу һәрчакта да җиңел түгел. Бу вакыт, түземлелек һәм катылык таләп итә. Ләкин күп кешеләр материаль байлык җыяр өчен көчләрен кызганмыйлар һәм бу әйберләр гадәттә шатлык китермиләр һәм алар мәңгелек түгел. Гайсә үзенең тыңлаучыларына рухи әйберләр өчен тырышып эшләү яхшырак дип әйткән. Менә аның сүзләре: «Җир йөзендә хәзинә җыймагыз, чөнки анда көя һәм тут аны юк итә һәм караклар ватып кереп урлый; әмма үзегез өчен күктә хәзинә җыегыз, анда аны көя дә, тут та юк итми һәм караклар да ватып кереп урламый» (Матфей 6:19, 20). Рухи максатларны, шул исәптән шәкертләр әзерләүнең мөһим эшендә катнашуны күздә тотып, без канәгатьлек кичерәчәкбез: без Алла ихтыярын үтибез бит һәм ул безне бүләкләячәк. Рәсүл Паул: «Алла Аның исеме хакына сез изгеләргә хезмәт иткәнгә һәм хезмәт итеп, күрсәткән эшегезне һәм ярату эшен онытыр өчен гаделсез түгел»,— дип язган (Еврейләргә 6:10).

10. а) Гайсәдә кайдан рухи хәзинәләр булган? б) Гайсә үзен ничек итеп башкалар өчен биргән һәм бу алар өчен нинди зур файда китергән?

10 Әгәр дә без тырышлык белән шәкертләр әзерлибез икән, без Гайсәнең сүзләренә туры китереп «күктә хәзинә җыябыз». Бу безгә алу белән бәйле булган шатлык китерәчәк, чөнки әгәр дә без риясыз бирәбез икән, без нәтиҗәдә үз-үзебезне баетабыз. Гайсә үзе Йәһвәгә миллиардлаган еллар инде тугры хезмәт итә. Күктә ул күпме хәзинә җыйганы турында уйлап кына карагыз! Һәм шулай да Гайсә үз файдасын күзәтмәгән. Рәсүл Паул: «Алла һәм безнең Атабыз ихтыяры буенча, [Гайсә] безне хәзерге начар заманнан коткарыр өчен, гөнаһларыбыз өчен Үз-Үзен биргән»,— дип язган (Галатларга 1:4). Гайсә үзен хезмәт итүгә дә риясыз биргән һәм шулай ук башкалар да күктә хәзинә җыя алсыннар өчен, үз тормышын йолым сыйфатында биргән.

11. Материаль бүләкләр рухи бүләкләрдән ни өчен яхшырак?

11 Кешеләрне Алла турындагы хакыйкатьләргә өйрәтеп, без аларга ничек алар үзләре мәңгелек рухи хәзинәләр җыя алуларын күрергә ярдәм итәбез. Аларга тагын да кыйммәтлерәк бүләк биреп буламы? Әгәр дә сез дустыгызга кыйммәтле сәгать, машина яисә хәтта йорт бүләк итсәгез, сезнең дустыгыз рәхмәтләрен белдерәчәк һәм бәхетле булачак, ә без бүләк бирү бәхетен кичерәчәкбез. Ләкин 20 ел үткәч, бу бүләк белән нәрсә булачак? 200 ел үткәч? 2000 ел үткәч? Әгәр дә исә без кешегә Йәһвәгә хезмәт итәргә ярдәм итәр өчен вакыт һәм көч куябыз икән, бу бүләктән мәңгелек файда булачак.

Хакыйкатьне табарга теләгәннәрне эзлибез

12. Күп кешеләр башкаларга рухи яктан ярдәм итәр өчен ничек вакытларын һәм көчләрен сарыф иткәннәр?

12 Рухи бүләкләрне бирергә һәм аннан бәхет табар өчен, Йәһвә халкы җирнең чикләренә кадәр вәгазьли. Башка илләрдә миссионер булып хезмәт итәр өчен, меңләгән кешеләр үз йортларын һәм гаиләләрен калдырдылар. Бу илләрдә аларга яңа тел өйрәнергә һәм яңа культурага ияләшергә туры килгән. Ә кемдер Патшалык турында игълан итүчеләр күбрәк таләп ителә торган үз иленең башка районына күчкән. Шулай ук үз илләрендә иммигрантларга вәгазьләр өчен чит ил телен өйрәнүчеләр дә бар. Мәсәлән, Нью-Джерсида (АКШ) яшәүче бер ир белән хатын Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсендә хәзер хезмәт итүче ике баласын үстереп, пионер хезмәтен башлаганнар һәм кытай телен өйрәнгәннәр. Өч ел дәвамында ир белән хатын бер колледжның кытай телендә сөйләшүче 74 студенты белән Изге Язмалар өйрәнүен алып барганнар. Шәкертләр әзерләүдә күбрәк шатлык табар өчен, сез дә хезмәтегезне киңәйтә алыр идегезме?

13. Әгәр дә сез хезмәтегезнең тагын да уңышлырак булуын телисез икән нәрсә эшләргә?

13 Бәлкем, сезнең бик тә Изге Язмалар өйрәнүен алып барасыгыз киләдер, ләкин берничек тә аларны башлый алмыйсыздыр. Кайбер илләрдә Изге Язмалар белән кызыксынучы кешеләрне табуы кыен. Бәлкем, сез очраткан кешеләр Изге Язмаларга бернинди дә кызыксыну күрсәтмиләрдер. Бу очракта, Йәһвә дә, Гайсә Мәсих тә шәкертләр әзерләүдә бик кызыксынганнарын белеп, үзегезнең теләгегез турында догаларда еш әйтегез һәм алар сезне сарык белән чагыштырырлык кешеләргә алып килергә мөмкин. Киңәш сорап тәҗрибәле яисә хезмәте уңышлырак булган кардәшкә мөрәҗәгать итегез. Мәсихче очрашуларында алган киңәшләрне һәм өйрәтүләрне кулланыгыз. Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары биргән үгет-нәсихәтләрне кулланыгыз. Ә иң мөһиме — өметсезлеккә бирелмәгез. Акыл иясе болай дип язган: «Иртән чәч орлыгыңны һәм кич белән дә кулыңа ял бирмә, чөнки син бу яисә башкасымы уңышлырак була икәнен... белмисең» (Вәгазьче 11:6). Өстәвенә, Нух һәм Йәрәми кебек тугры ир-атларны истә тотыгыз. Аларның вәгазьләрен бик аз кеше кабул итсә дә, аларның хезмәтләрен уңышлы дип санап була. Ләкин тагын да мөһимрәге — аларның хезмәтләре Йәһвәне шатландырган.

Безнең көчтән килгәннең барысын да эшлибез

14. Йәһвәгә хезмәт итеп өлкән яшькә кадәр җиткәннәр белән Алла ничек мөгамәлә итә?

14 Бәлкем, сезнең шартларыгыз Аллага хезмәт итүдә сез теләгән хәтле эшләргә рөхсәт итмидер. Йәһвәгә хезмәт итүне, мәсәлән, безнең яшебез чикләргә мөмкин. Ләкин акыл иясенең сүзләрен истә тотыгыз: «Данның таҗы — ул дөрес юлдан баручы агарган чәч» (Гыйбрәтле хикәя 16:31). Йәһвә алдында аңа хезмәт итеп үткәргән тормыш искиткеч. Өстәвенә, Изге Язмаларда: «Сезнең картлыгыгызга кадәр мин шундый ук булырмын һәм сезнең ак чәчләрегезгә кадәр Мин сезне күтәреп йөриячәкмен; Мин барлыкка китердем һәм күтәреп йөриячәкмен, таяныч бирермен һәм сезне саклармын»,— дип әйтелә (Исай 46:4). Безнең күктәге яраткан Атабыз үзенең җаны-тәне белән бирелгән тугры хезмәтчеләрен ныгытырга һәм аларга таяныч бирергә вәгъдә итә.

15. Йәһвә сезнең шартларыгызны аңлаганына сез ышанасызмы? Ни өчен?

15 Бәлкем, сез берәр авыру белән интегәсездер, хакыйкатьтә булмаган тормыш иптәшегез ягыннан каршы килү кичерәсездер, гаилә йөкләмәләренең авыр йөген алып барасыздыр яисә башка җитди авырлыклар белән очрашасыздыр. Йәһвә безнең мөмкинлекләребез чикле икәнен аңлый, ул безнең шартларны күрә һәм башкалар хезмәт итүдә бездән күбрәк эшләсәләр дә, безнең саф вөҗданнан аңа хезмәт итү тырышлыгыбыз өчен ярата (Галатларга 6:4). Йәһвә безнең камил түгел икәнебезне белә һәм ул безгә карата өметләрендә реалист (Мәдхия 146:11). Әгәр дә без үз шартларыбызда көчтән килгәнне эшлибез икән, без Алла күзе алдында кыйммәтле һәм ул безнең иман эшләрен онытмаячагында ышанычлы була алабыз (Лука 21:1—4).

16. Бөтен җыелыш бер шәкертне әзерләүдә нинди мәгънәдә катнаша?

16 Моннан тыш, шәкертләр әзерләү — бу күмәк эш икәнен истә тотыгыз. Үсемлекне яңгырның бер тамчысы гына туендырмаган кебек, шәкертне бер генә кеше әзерләми. Әйтик, бер Шаһит кызыксынган кешене тапкан һәм аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган ди. Ләкин яңа кеше Патшалык Залына килгәндә бөтен җыелыш аңа хакыйкатьнең кайда икәнен аңларга ярдәм итә. Мәсихче кардәшлекнең җылылыгы Алла рухының тәэсире турында шаһитлык бирә (1 Коринфлыларга 14:24, 25). Балалар һәм яшүсмерләр илһамлы комментарийлар бирәләр һәм кызыксынган кеше безнең яшьләр дөньяви яшүсмерләрдән аерылып торганын күрә. Җыелышның авыру, көчсез һәм өлкән яшьтәге әгъзалары яңа килгәннәрне түземлек һәм ныклыкның нәрсә икәненә өйрәтәләр. Яшебезгә һәм чикле мөмкинлекләребезгә карамастан, безнең барыбыз да мөһим роль уйный. Бу роль яңаларга Изге Язмаларның хакыйкатенә яратуларын тирәнәйтергә һәм суга чумуга әзерләнергә ярдәм итүдә тора. Аллага хезмәт итүдә үткәргән һәрбер сәгать, һәрбер кабат килеп-китүебез, Патшалык Залында кызыксынган кеше белән һәрбер сөйләшү — аерым алганда моның барысы да әһәмиятсез кебек күренсә дә, ләкин бу Йәһвә башкарган гаять зур эшнең бөртекләре.

17, 18. а) Шәкертләр әзерләүдә катнашудан башка, бирүнең һәм аннан шатлык табуның тагын нинди ысуллары бар? б) Биреп һәм аннан шатлык табып без кемгә охшарга тырышабыз?

17 Шәкертләр әзерләүнең мөһим эшендә катнашудан башка без, мәсихчеләр, бүләк итүнең башка төрләреннән дә, һичшиксез, шатлык алабыз. Саф гыйбадәт кылуга һәм мохтаҗлыкта булганнарга ярдәм итәр өчен акча бүлеп куя алабыз (Лука 16:9; 1 Коринфлыларга 16:1, 2). Кунакчыллык күрсәтер өчен очрак эзләргә мөмкин (Римлыларга 12:13). «Барысына да, ә бигрәк тә имандашларыбызга яхшылык эшләргә» омтылырга мөмкин (Галатларга 6:10). Хат, телефоннан шалтырату, бүләк, файдалы ярдәм, дәртләндерүче сүз — моның барысы да гади, ләкин безнең бирү теләгенең әһәмиятле күрсәтүе булырга мөмкин.

18 Биреп, без безнең күктәге Атабызга охшарга тырышканыбызны күрсәтәбез. Без шулай ук кардәшлек яратуын күрсәтәбез, ә бу чын мәсихчеләрне аеручы билге (Яхъя 13:35). Әгәр дә без моны истә тотабыз икән, безгә бирергә һәм аннан шатлык табарга җиңелрәк булачак.

Сез аңлата аласызмы?

• Рухи бүләк итүдә Йәһвә һәм Гайсә ничек үрнәк күрсәтәләр?

• Мәңгелек дусларны без ничек таба алабыз?

• Хезмәтебез уңышлырак булсын өчен, нинди адымнар ясарга мөмкин?

• Җыелышның бөтен әгъзалары да ничек бирә алалар һәм аннан ничек шатлык таба алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Балалар ата-аналары өйрәтүе буенча эш алып барганда, бу ата-аналарга зур шатлык һәм канәгатьлек китерә.

[27 биттәге иллюстрация]

Шәкертләр әзерләп, без чын дуслар таба алабыз.

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвә өлкән яшьтәгеләрне «күтәреп йөри».

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Бирүнең гади, ләкин мөһим ысуллары безгә шатлык китерәләр.