Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны аңлар өчен кирәкле ярдәм

Изге Язмаларны аңлар өчен кирәкле ярдәм

Изге Язмаларны аңлар өчен кирәкле ярдәм

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР бер уникаль китапка тупланган. Аны язуда катнашкан кешеләр, аның Алла тарафыннан рухландырылган булуын раслыйлар. Һәм моны шулай ук аның эчтәлеге дә тулысынча исбатлый (2 Тимәтигә 3:16). Изге Язмаларда язылганнар арасында кешенең ничек барлыкка килүе, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдән торганы, һәм киләчәктә безнең өчен нәрсә әзерләнгәне турында әйтелә. Һичшиксез, Изге Язмалар җыентыгы безнең игътибарга лаеклы китап!

Әйтик сез, Изге Язмаларны укый башладыгыз ди, ләкин аны аңлау җиңел эш түгел икәнен ачыклагансыздыр. Бәлкем, сез анда үзегезнең сорауларыгызга җавапны кайсы җиреннән табарга икәнен белмисездер. Алай булса андый нәрсә сезнең белән генә булмаган. Моңа охшаш хәл беренче гасырда яшәгән кеше белән дә килеп чыккан. Ул Иерусалимнан үзенең туган иленә Хәбәшстанга ике көпчәкле арбага утырып кайта иде. Шул хәбәшләр түрәсе Изге Язмалардагы Исай китабының моннан 700 ел элек язылган пәйгамбәрлеген кычкырып укый иде.

Кинәт ул арбасы янына кемнеңдер йөгереп килгәнен күргән. Ул Гайсәнең Филип исемле шәкерте булган һәм ул хәбәш кешесеннән: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Ул: «Берәр кеше төшендермәсә, мин ничек аңлый алыйм?» — дип җавап биргән. Һәм Филипка үзе янына менеп утырырга тәкъдим иткән. Филип аңа ул укыган өзекне аңлатып, «аңа Гайсә хакында Яхшы Хәбәрне сөйләгән» (Ап. эшләре 8:30—35).

Шул борынгы вакытларда Филип хәбәшләр түрәсенә Алла Сүзен аңларга ярдәм иткән шикелле, бүген дә Йәһвә Шаһитләре кешеләргә Изге Язмаларны аңларга булышалар. Алар сезгә дә ярдәм итәргә әзер. Иң яхшысы, Изге Язмаларны төп тәгълиматларыннан башлап, тәртипкә салып өйрәнү (Еврейләргә 6:1). Рухилыгыгыз ныгый барган саен сез, Паул әйтмешли «каты ризыкны» кабул итә алырсыз — тагын да тирәнрәк хакыйкатьләрне аңлый башларсыз (Еврейләргә 5:14). Сез Изге Язмаларны өйрәнсәгез дә, сез аңа нигезләнеп бастырылган басмалардан яисә берәр теманы ачыклаучы текстларны ничек эзләп табарга һәм аларның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган Изге Язмаларны өйрәнер өчен чыгарылган кулланмалардан башка уңышка ирешә алмыйсыз.

Гадәттә өйрәнү сезгә уңайлы җирдә һәм сезгә яраклы вакытта үткәрелә. Кайберәүләр, хәтта, Изге Язмаларны телефон аша да өйрәнәләр. Укулар мәктәптәгечә түгел, ә сезнең шәхси хәлегезне, белемнәрегез белән сәләтләрегезне күздә тотып, өйдә иркен шартларда үткәрелә. Ул өйрәнүләр өчен акча түләргә кирәкми (Матфей 10:8). Өйрәнүчеләр имтиханнар тапшырмыйлар һәм аларга үз фикерләрен әйтергә курыкмаска кирәк. Мондый өйрәнү барышында, алар үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алырлар һәм Алла белән ничек якынлашырга икәнлеген белерләр. Әмма Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә кирәк? Әйдәгез, шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнү үз тормышыгыздан тагын да канәгать булырга ничек ярдәм итә алуын карап үтик.