Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә кирәк?

Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә кирәк?

Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә кирәк?

БИЛЛ исемле сау-сәламәт, материаль яктан тәэмин ителгән яшь кеше нигәдер үз тормышы белән канәгатьләнеп бетә алмаган. Ул аңа мәгънәсез тоелган һәм бу аны бик тә җәфалаган. Яшәүнең мәгънәсен эзләп ул бик күп диннәрне тикшереп караган, ләкин эзләгәнен таба алмаган. Йәһвә Шаһитләренең берсе 1991 елда аңа китап калдырган. Анда яшәүнең мәгънәсенә карата Изге Язмаларның карашы карала иде. Билл Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, аның барышында шул һәм башка сораулар да тикшерелгән.

«Өйрәнүнең беренчесе узды. Без һәрвакыт Изге Язмаларны ачканга күрә, мин озак вакыт эзләгәнемне тапканымны аңладым. Изге Язмалар ярдәмендә тикшергән сораулар бик тә кызык иде. Шул өйрәнүдән соң мин таулар тирәсенә киттем, машинадан чыктым да күңелем шатлыктан ташыганга күрә, бер рәхәтләнеп кычкырдым. Ниһаять мин, борчыган сорауларыма җаваплар таба башладым!» — дип Билл исенә төшерә.

Әйе, Изге Язмалардагы хакыйкатне тапкан кешеләрнең барысы да шатлыкларыннан кычкырганы юк. Ләкин яшәү белән бәйле булган сорауларга җавап табу күп кешеләргә зур сөенеч. Алар үзләрен Гайсәнең кинаясендә сурәтләнгән, басуда яшерелгән хәзинәне тапкан кеше шикелле хис итәләр. Гайсә болай дигән: «Куанып, бөтен нәрсәсен сатып, шул басуны сатып ала» (Матфей 13:44).

Яшәү мәгънәсенә ачкыч

Биллны: «Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?» — дигән, бик тә мөһим сорау борчыган булган. Фәлсәфәчеләр, галимнәр һәм дингә өйрәтүче кешеләр меңләгән еллар дәвамында шул серне чишәбез дип, күпме җәфа чиккәннәр. Ул теманы тикшерүгә кешеләр бик күп китаплар багышлаганнар. Ләкин аларның бар омтылулары уңышсыз калган һәм күпләр бу сорауга җавап юк дип, нәтиҗә ясаганнар. Шулай да җавап бар! Бу сорау башта уйга калдырса да, Изге Язмаларга мөрәҗәгать итеп, җавапны табарга була. Безнең Барлыкка Китерүчебез, күктәге Йәһвә Атабыз белән яхшы мөнәсәбәттә булуыбыз — бу бәхетле, тулы мәгънәле тормышның ачкычы. Әмма моңа ничек ирешергә?

Алла белән мөнәсәбәтләр үстерүдә ниндидер капма-каршылык бар шикелле. Чөнки Алла белән якынлашырга теләгән кешеләр берьюлы аннан куркырга һәм аны яратырга тиеш. Әйдәгез, бу фикерне раслаучы Язманың ике урынын карап үтик. Борын заманда акыллылыгы белән билгеле булган Сөләйман патша яшәүнең мәгънәсе нәрсәдән торганын җентекләп тикшергән. Һәм ул эзләнүенең нәтиҗәсе турында Изге Язмаларның Вәгазьче китабында сөйләп биргән. Тикшерүләренә йомгак ясап, ул болай дигән: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Алладан курык һәм Аның әмерләрен үтә, чөнки кеше өчен барысы да шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:13). Гасырлар узгач Гайсә Мәсихтән, Муса канунында әмерләрнең иң мөһиме нинди дип сорагач, ул: «Үзеңнең Рабби Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип җавап биргән (Матфей 22:37). Сезгә, безнең Алладан куркырга һәм аны яратырга тиеш булуыбыз, сәеррәк тоелмыймы? Әйдәгез, курку белән яратуның никадәр мөһим икәнен һәм Алла белән шундый кирәкле мөнәсәбәтләр үстерүдә бу таләпләрнең бер-берсенә ничек бәйле булганын карап китик.

«Ходайдан курку» нәрсәне аңлата?

Әгәр дә без Аллага дөрес итеп хезмәт итәргә телибез икән, аңа карата ихтирамлы курку үстерү бик мөһим. Изге Язмаларда: «Зирәклекнең башы — Ходайдан курку»,— дип әйтелә (Мәдхия 110:10). Рәсүл Паул болай дип язган: «Моннан соң да шәфкатьлектә торып һәм аның аша Аллага яраклы, ихтирамчыл булып, курку белән аңа изге хезмәтебезне башкарыйк» (Еврейләргә 12:28). Яхъя исемле рәсүлгә бирелгән күренештә, күктә яхшы хәбәр белән очкан фәрештә: «Алладан куркыгыз һәм Аны данлагыз»,— дип вәгазьләгән (Ачыш 14:6, 7).

Яшәүнең мәгънәсен ачыклаучы Алладан курку кешеләрне зәгыйфьләндерүче куркудан аерылып тора. Мәсәлән, кешегә рәхимсез, куркыныч җинаятьче һөҗүм иткәндә аны шундый зәгыйфьләндерүче курку биләп ала. Ләкин «Ходайдан курку» ихтирамчыл, ул Барлыкка Китерүчегә карата тирән хөрмәт белән сугарылган. Бу Аллага ярамас булудан файдалы курку, чөнки Алла аңа буйсынырга теләмәүчеләргә җәза бирергә хаклы һәм хакимлеге булган Зур Кодрәтле, Иң Югары Хаким.

«Ходайдан курку» ярату белән нык бәйләнгән

Шулай да Йәһвә кешеләр аңа ихтирамлы куркуларыннан гына чыгып хезмәт итүләрен теләми. Барыннан да бигрәк Йәһвә — ярату Алласы. Рәсүл Яхъя, илһамланып: «Алла ул ярату»,— дигән (1 Яхъя 4:8). Йәһвә Алла кешеләргә ярату белән мөгамәлә итә һәм алар аңа яратып җавап кайтаруларын тели. Ярату һәм ихтирамлы куркуны ничек берләштерергә була икән? Чынлыкта бу ике сыйфат бер-берсе белән нык бәйләнгән. Мәдхия җырлаучы: «Ходай Үз серләрен Аннан куркучыларга ышанып тапшыра»,— дип язган (Мәдхия 24:14, ХТ).

Уйлап карагыз, көчле һәм акыллы ата балада нинди хөрмәт һәм зур ихтирам тудыра. Шул ук вакытта бала да атасының яратуына ярату белән кайтара. Ул атасына ышаначак, аңа аның файдасыннан шикләнмичә, җитәкчелек сорап мөрәҗәгать итәчәк. Әгәр без дә шулай итеп Йәһвәне яратабыз һәм аннан куркабыз икән, без аның боерганын үтәячәкбез һәм аннан файда табачакбыз. Исраил халкы турында, Йәһвә болай дигән: «Их, аларга һәм аларның улларына мәңге яхшы булсын өчен, Миннән куркыр һәм бар көннәрендә Минем барлык әмерләремне үтәр өчен аларның йөрәге шундый булса иде» (Икенчезаконлык 5:29).

Аллага яраклы курку үзенә буйсындырмый, ә киресенчә азатлык бирә, ул кайгы урнына, шатлык китерә. Исай Гайсә турында: «Йәһвәнең куркуында ул шатлык табачак»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Исай 11:3ЯД). Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Ходайдан куркучы һәм Аның әмерләрен нык яратучы ир бәхетле» (Мәдхия 111:1).

Әлбәттә, без Алланы белмәсәк аны ярата да һәм аннан курка да алмыйбыз. Шул сәбәптән Изге Язмаларны өйрәнү мөһим дә инде. Андый өйрәнү безгә Алланың шәхесен танырга һәм аның боерыклары буенча яшәүнең акыллы булуын аңларга ярдәм итә. Аллага якынлашкан саен, аның ихтыярын үтәргә һәм аның әмерләренә буйсынырга теләгебез тагын да көчлерәк булачак, чөнки моның безгә файдалы икәнен беләбез (1 Яхъя 5:3).

Әгәр дә син үз тормышыңда дөрес юлга баскансың икән — ул үзе зур бәхет. Мәкаләнең башында Билл исемле егет турында сөйләнгән иде, ул андый бәхетне эзләп тапкан. Күптән түгел генә ул болай диде: «Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан бирле үткән тугыз ел дәвамында Йәһвә белән минем мөнәсәбәтләрем ныгыды. Шатлыкның беренче кабынып китүе — тормыштагы тулылык белән бәхетле тормышка әверелде. Мин барысына да уңайлы караш белән карарга тырышам. Көн саен мин күңел ачулар эзләү белән түгел, ә файдалы әйберләр белән шөгыльләнәм. Йәһвә минем өчен чынбарлыкта булган шәхескә әверелде һәм аның минем турыда эчкерсез кайгыртуын мин беләм».

Киләсе мәкаләләрдә без, Йәһвә турындагы белемнәрне үз тормышларында кулланып яшәгән кешеләргә ничек шатлык белән файда китергәнен карап чыгарбыз.

[5 биттәге өстәмә текст]

Аллага якынлашу — аны яратуны да, аннан куркуны да аңлата.

[6 биттәге иллюстрация]

Гайсә Мәсих Йәһвәдән куркып шатлык тапкан.