Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә турында белем алуыбызга шатланабыз

Йәһвә турында белем алуыбызга шатланабыз

Йәһвә турында белем алуыбызга шатланабыз

«Алла сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетле» (ЛУКА 11:28).

1. Йәһвә кешеләр белән кайсы вакыттан аралаша башлаган?

ЙӘҺВӘ кешеләрне ярата һәм аларның иминлеге белән тирән кызыксына. Шуңа күрә Алланың кешеләр белән аралашуына шаккатасы юк. Бу аралашу Эдем бакчасында башланган. Яшәеш 3:8 (ЯД) буенча Адәм белән Хаува «көннең салкынча вакытында Йәһвә Алланың тавышын ишеткәннәр». Кайберәүләр Йәһвәнең Адәм белән, һәр көн бу вакытта аралашырга гадәте, бәлкем булгандыр дип уйлыйлар. Ничек кенә булса да, Изге Язмалар Алла беренче кешегә күрсәтмәләр биргәнен генә түгел, ә аңа бирелгән йөкләмәләрне үтәр өчен белергә кирәк булганына аны өйрәткәнен дә ачык күрсәтә (Яшәеш 1:28—30).

2. Беренче пар үзен Йәһвә җитәкчелегеннән ничек мәхрүм иткән һәм нәтиҗәдә нәрсә булган?

2 Йәһвә Адәм белән Хаувага яшәү биргән һәм хайваннар белән бөтен җир өстеннән өстенлек итү боерган. Ләкин бер генә тыю булган — аларга яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачының җимешен ашау рөхсәт ителмәгән. Иблис тәэсире астында Адәм белән Хаува Алла таләбенә буйсынмаганнар (Яшәеш 2:16, 17; 3:1—6). Алар нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәнен үзләре карар итәргә теләгәннәр — мөстәкыйльлек юлын сайлаганнар. Шуның белән алар үзләрен яраткан Барлыкка Китерүченең җитәкчелегеннән мәхрүм иткәннәр һәм бу алар ягыннан бик акылсыз булган. Моның нәтиҗәсе алар өчен һәм аларның тумаган буыннары өчен һәлакәтле булган. Адәм белән Хаува картайганнар һәм ахыр чиктә яңадан терелүгә өметсез үлгәннәр. Аларның буыннары гөнаһ һәм аның нәтиҗәсендә үлем мирас итеп алганнар (Римлыларга 5:12).

3. Йәһвә Кабил белән ни өчен сөйләшкән һәм Йәһвә сүзләренә Кабил ничек мөгамәлә иткән?

3 Эдем бакчасында булган фетнәгә карамастан, Йәһвә кешеләр белән аралашуны өзмәгән. Адәм белән Хауваның беренче улы Кабилда гөнаһ хакимлеге астында калу куркынычы булган. Йәһвә аны бәла-каза көтә дип кисәткән һәм аңа «яхшылыкны эшләргә» дип киңәш биргән. Кабил исә бу яратучан киңәшне кире каккан һәм үз абыйсын үтергән (Яшәеш 4:3—8). Шулай итеп, беренче өч кеше аларга яшәү биргәннең, үз халкының иминлеге өчен үгет-нәсихәт биргән Алланың ачык күрсәтмәләрен санга сукмаганнар (Исай 48:17). Ничек соң бу Йәһвәне күңелсезләндергәндер!

Йәһвә үзен борынгы ир-атларга ача

4. Йәһвә Адәмнең буыннарына карата нәрсәдә ышанычлы булган һәм шуның аркасында ул нинди өмет биргән?

4 Йәһвәнең кешеләр белән аралашуын өзәргә тулы хакы булса да, ул моны эшләмәгән. Ул Адәмнең буыннары арасыннан кемдер акыллы рәвештә Аның җитәкчелеге буенча барачагына ышанган. Мәсәлән, Адәм белән Хаувага хөкем игълан иткәндә, Йәһвә пәйгамбәрлек итеп «орлык» киләчәген һәм бу «орлык» Еланга, Иблис Шайтанга каршы торачагын әйткән. Вакытлар узу белән Иблис башы зарарланып үтерелгән булырга тиеш (Яшәеш 3:15). Бу пәйгамбәрлек «Алла сүзен тыңлаучыларга һәм аны үтәүчеләргә» өмет һәм бәхет бүләк иткән (Лука 11:28).

5, 6. Безнең эраның беренче гасырына кадәр Йәһвә үз хезмәт итүчеләре белән ничек аралашкан һәм бу аларга нинди файда китергән?

5 Йәһвә Нух, Ибраһим, Исхак, Якуп һәм Әюп кебек борынгы ыру башлыкларына үз ихтыярын ачкан (Яшәеш 6:13; Чыгыш 33:1; Әюп 38:1—3). Соңрак Муса аша ул Исраил халкына кануннар җыентыгы биргән. Исраил халкы өчен Муса Кануны күп яктан файдалы булган. Бу Канунны үтәп, Исраил Алланың махсус халкы буларак, башка барлык халыклардан аерылып торган. Әгәр дә алар Канунга буйсынып яшәсәләр, Алла аларны материаль яктан гына түгел, ә шулай ук рухи яктан да фатихалар бирәчәгенә: аларны изге халык, руханилар патшалыгы итәчәгенә ышандырган. Канунда яхшы сәламәтлеккә китерә торган, хәтта ашау һәм санитария ягыннан да, боерулар булган. Ләкин Йәһвә аларның буйсынмаулары һәлакәтле нәтиҗәләргә китерәчәге турында шулай ук кисәткән (Чыгыш 19:5, 6; Икенчезаконлык 28:1—68).

6 Вакытлар узу белән Изге Язмаларның канунына Алла тарафыннан рухландырылган башка китаплар өстәлгән булган. Аларда Йәһвә төрле халыклар белән ничек мөгамәлә иткәнлеге турында тарихи мәгълүматлар, шулай ук Алланың сыйфатларын искиткеч сурәтли торган шигъри китаплар да булган. Пәйгамбәрлек китапларында Йәһвәнең ихтыяры киләчәктә ничек үтәләчәге алдан ук әйтелгән булган. Борынгы заманда тугры кешеләр Алла тарафыннан рухландырылган язмаларны игътибар белән өйрәнгәннәр һәм үз тормышларында кулланганнар. Аларның берсе: «Синең сүзең минем аягыма яктырткыч һәм минем юлыма яктылык»,— дип язган (Мәдхия 118:105). Йәһвә аны тыңларга әзер булган кешеләргә белем һәм мәгърифәт биргән.

Яктылык тагын да көчәя

7. Гайсә могҗизалар эшләсә дә, иң беренче итеп ул нәрсәсе белән билгеле булган һәм ни өчен?

7 Безнең эраның беренче гасырына Яһүдиянең дин төркемнәре Канунга кеше гореф-гадәтләрен өстәгәннәр. Канунга дөрес аңлатма бирелмәгән һәм мәгърифәт тарату урынына, ул бу гореф-гадәтләр аркасында авыр йөккә әверелгән (Матфей 23:2—4). Ләкин безнең эраның 29 елында Мәсих сыйфатында Гайсә килгән. Ул кешелек өчен үзенең тормышын бирергә генә түгел, ә шулай ук «хакыйкать хакында шаһитлык бирү» өчен килгән. Ул могҗизалар эшләсә дә, иң беренче итеп ул «Остаз» буларак билгеле булган. Аның өйрәтмәләре кешеләрнең акылларын каплаган рухи караңгылык аша үткән яктылык кебек булган. Гайсә үзе хокук буенча: «Мин дөньяның яктысы»,— дип әйткән (Яхъя 8:12; 11:28; 18:37).

8. Безнең эраның беренче гасырында Алла тарафыннан рухландырылган нинди китаплар язылган булган һәм шул вакытның мәсихчеләренә алар нинди файда китергәннәр?

8 Соңыннан Изге Язмага Гайсәнең яшәве турында хәбәр итә торган дүрт Инҗил китабы һәм Гайсә үлеменнән соң мәсихчеләр тәгълиматлары таралуының тарихы — Илчеләрнең эшләре дигән китап өстәлгән булган. Шулай ук Гайсә шәкертләренең Алла тарафыннан рухландырылган хатлары һәм Ачыш дигән пәйгамбәрлек китабы өстәлгән булган. Яһүди Язмалары белән берләштерелгән бу китаплар Изге Язмаларның канунын тәмамлаганнар. Бу Алла тарафыннан рухландырылган китапханә ярдәмендә мәсихчеләр «барлык изгеләр белән [хакыйкатьнең] киңлеген һәм озынлыгын, тирәнлеген һәм биеклеген аңлый» алганнар (Ефеслыларга 3:14—18). Алар «Мәсих акылына» ия була алганнар (1 Коринфлыларга 2:16). Һәм шулай да беренче гасыр мәсихчеләре Йәһвә ниятенең һәр ягын тулысынча аңламаганнар. Рәсүл Паул имандашларына: «Хәзер без калай көзгедә ачык булмаган сызыкларны күрәбез»,— дип язган (1 Коринфлыларга 13:12, ЯД). Мондый көзгедә барлык детальләрне күреп булмаган, анда сызыклар гына чагылган. Алла Сүзенең тулырак аңлавы әле килергә генә тиеш булган.

9. «Соңгы көннәр» дәвамында нинди мәгърифәт эше алып барыла?

9 Бүген без «соңгы көннәр» дип аталган һәм «авыр вакытлар» белән билгеләнгән чорда яшибез (2 Тимәтигә 3:1). Даниел пәйгамбәр бу вакыт дәвамында «белем артыр» дип алдан ук әйткән (Даниел 12:4). Шуңа күрә белемнәр белән бүлешергә яратучы һәм теләүче Йәһвә яхшы йөрәкле кешеләргә үз Сүзенең мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Бүген бик күп кешеләр Гайсә Мәсих күктә 1914 елда күзгә күренмәс булып патшалык итә башлаганын аңлыйлар. Алар шулай ук ул озакламыйча бөтен явызлыкны бетерәчәген һәм җирне оҗмахка әверелдерәчәген беләләр. Моның турында хәзер, ә бу Патшалык турындагы яхшы хәбәрнең мөһим өлеше, бөтен җир шары буенча вәгазьләнә (Матфей 24:14).

10. Гасырлар дәвамында кешеләр Йәһвә киңәшләренә ничек мөгамәлә иткәннәр?

10 Әйе, бөтен тарих дәвамында Йәһвә үзенең нияте һәм максатлары турында җирдәге кешеләргә хәбәр иткән. Изге Язмаларда Алла акыллылыгын тыңлап, тормышларында кулланган һәм аның фатихаларын алган кешеләрнең күп мисаллары китерелә. Изге Язма шулай ук, Адәм белән Хауваның һәлакатле юл буенча барганы һәм Алланың яратучы киңәшләрен кире каккан кешеләр турында да сөйли. Гайсә ике образлы юл турында әйткәндә моны ачык итеп күрсәткән. Юлларның берсе үлемгә алып бара. Бу киң һәм иркен юл буенча Алланың Сүзен кире каккан күп кешеләр бара. Икенче юл мәңгелек тормышка алып бара. Бу кысан юл буенча Изге Язмаларны Алла Сүзе итеп — ә ул чыннан да шулай — кабул иткән һәм аның буенча яшәүче аз кеше генә бара (Матфей 7:13, 14).

Булганына рәхмәтлебез

11. Безнең Изге Язмаларны белүебез һәм аңа ышануыбыз нәрсә турында шаһитлык бирә?

11 Сез яшәү юлын сайлаган кешеләр арасындамы? Алай булса, сез, һичшиксез, бу юлда калырга телисез. Моны ничек эшләргә? Регуляр рәвештә һәм рәхмәт белән сезгә Изге Язмаларның хакыйкатен белү алып килгән фатихалар турында уйланыгыз. Сезнең яхшы хәбәрне кабул итүегез үзе Алла фатихасы турында шаһитлык бирә. Гайсә моны Атасына дога кылганда мондый сүзләр белән күрсәткән: «Ата, күк һәм җир Раббысы, Синең бу эшләрне хикмәт ияләреннән һәм акыллылардан яшереп, сабыйларга ачуың өчен Сине данлыйм» (Матфей 11:25). Гайсәнең тәгълиматларын балык тотучылар һәм салым җыючылар үзләштергәннәр, ә югары белемле дин җитәкчеләре юк. Моннан тыш, Гайсә: «Мине җибәргән Ата җәлеп итмәсә, Миңа беркем дә килә алмас»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Әгәр дә сез Изге Язмаларны беләсез һәм аның тәгълиматларын кулланасыз икән, бу Йәһвә сезне җәлеп иткәнен күрсәтә. Ә бу шатланыр өчен сәбәп!

12. Изге Язмалар мәгърифәтне ничек бирә?

12 Алла Сүзендә азатлык һәм мәгърифәт бирүче хакыйкатьләр бар. Изге Язмалардан алынган белемнәр буенча яшәүче кешеләр хорафатлардан, ялган тәгълиматлардан һәм миллионлаган кешеләрне үзенә буйсындырган белемсезлектән азат. Мәсәлән, җан турындагы хакыйкатьне белү безне, үлем безгә зыян китерә ала яисә безнең үлгән якыннарыбыз җәфаланалар дигән куркудан азат итә (Йәзәкил 18:4). Ә явыз фәрештәләр турындагы хакыйкатьне белү безгә спиритизм белән бәйле булган куркынычлардан качарга ярдәм итә. Яңадан терелү турындагы тәгълимат үлем аркасында үз якыннарын югалтканнарга юаныч бирә (Яхъя 11:25). Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре безгә нинди вакытта яшәгәнебезне күрсәтә һәм киләчәккә бәйле булган Алла вәгъдәләренең үтәлүенә ышаныч бирә. Алар шулай ук безнең мәңгелек тормышка өметебезне ныгыталар.

13. Алла Сүзе буенча бару безнең физик иминлегебезгә ничек ярдәм итә?

13 Изге Язмаларда язылган Алланың принциплары безнең физик сәламәтлегебезгә ярдәм иткән яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә. Мәсәлән, безне тәнебезне пычрата торган тәртиптән — тәмәке тарту һәм наркотиклар кулланудан — качарга өйрәтә. Без алкоголь белән чиктән тыш кулланудан качабыз (2 Коринфлыларга 7:1). Алланың кайгыртучан әхлакый законнары җенси юл белән бирелә торган авырулардан саклый (1 Коринфлыларга 6:18). Алланың акча яратудан качарга дигән нәсыйхәтенә игътибарлы булып, без байлык артыннан куган кешеләрдән аермалы буларак, күңел тынычлыгы саклыйбыз (1 Тимәтигә 6:10). Ә Алла Сүзен үз тормышыгызда куллану сезнең физик иминлегегезгә ничек ярдәм иткән?

14. Изге рух безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә?

14 Әгәр дә без Алла Сүзе буенча яшибез икән, без Йәһвәнең изге рухын алабыз. Без мәрхәмәтлек һәм кызгану кебек җәлеп итә торган сыйфатларга хас булган мәсихче шәхесен үстерәбез (Ефеслыларга 4:24, 32). Алланың рухы шулай ук бездә ярату, шатлык, тынычлык, озак вакыт сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык, үз-үзеңне тота белү кебек җимешләр тудыра (Галатларга 5:22, 23). Бу сыйфатлар башка кешеләр, шул исәптән гаилә әгъзалары белән яхшы һәм тулы мөнәсәбәтләргә ярдәм итәләр. Без безгә батырлык белән авырлыкларны очратырга ярдәм итә торган эчке көч алабыз. Сез изге рух тормышыгызны ничек яхшырак итә икәнен күрәсезме?

15. Үз тормышыбызны Алла ихтыярына туры китерсәк, безгә нинди файда була?

15 Тормышыбызны Алла ихтыярына туры китереп, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне үстерәбез. Без ул безне аңлый һәм ярата икәненә тагын да күбрәк һәм күбрәк ышанабыз. Ул безгә авыр вакытларда таяныч биргәнен үз тәҗрибәбездән беләбез (Мәдхия 17:19). Ул безнең догаларыбызны игътибар белән тыңлаганын күрәбез (Мәдхия 64:3). Без аның җитәкчелегенә, ул безгә файда китерә икәненә шикләнмичә таяна башлыйбыз. Һәм шулай ук бездә искиткеч өмет бар: үз вакытында Алла үзенең барлык тугры хезмәтчеләрен камиллеккә китерәчәк һәм аларга мәңгелек тормышны бүләк итеп бирәчәк (Римлыларга 6:23). «Аллага якынлашыгыз һәм сезгә якынлашыр»,— дип язган шәкерт Якуп (Якуп 4:8). Йәһвәгә якынлашып, сез аның белән үз мөнәсәбәтләрегезне ныгытканыгызны сизәсезме?

Чагыштырмаслык хәзинәләр

16. Беренче гасыр мәсихчеләренең кайберләре нинди үзгәрешләр ясаганнар?

16 Паул беренче гасырдагы майланган мәсихчеләрнең кайберләре кайчандыр уйнашчылар, зина кылучылар, гомосексуалистлар, караклар, комсызлар, эчкечеләр, башкаларга явыз сүз сөйләүчеләр, көчлелек белән алучылар булганнарын исләренә төшергән (1 Коринфлыларга 6:9—11). Изге Язмаларның хакыйкате аларны төп үзгәрешләр ясарга, «сафланырга» дәртләндергән. Изге Язмаларның азат итүче хакыйкатьләрен белмәсәгез сезнең тормышыгыз нәрсәгә охшаш булганын күз алдыгызга китерегез. Һичшиксез, хакыйкать бернәрсә белән дә чагыштырмаслык хәзинә. Йәһвә безнең белән белемнәрен уртаклашканга без ничек соң бәхетле!

17. Йәһвә Шаһитләре мәсихче очрашуларында ничек рухи яктан тукланганнар?

17 Өстәвенә, безнең күп милләтле кардәшлек алган фатихалар турында уйлап карагыз! «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» үз вакытында рухи ризык — төрле телләрдә Изге Язмалар, журналлар һәм башка басмалар бирә (Матфей 24:45—47). Йәһвә Шаһитләре 2 000 нче ел дәвамында Теократик мәктәптә күп илләрдәге җыелыш очрашуларында Яһүди Язмаларының 8 зур китабыннан төп фикерләрне карап чыктылар. «Изге Язманы аңлау» дигән китапта әйтелә торган Изге Язмалардагы 40 шәхеснең тормышы турында фикер алыштылар. Алар— «Кайчан да булса җирдә яшәгән кешеләрнең иң бөеге» дигән китапның дүрттән бер өлешен тәмамладылар һәм «Даниел пәйгамбәрлекләренә игътибар итегез!» дигән китапны өйрәнеп бетерделәр дип әйтеп була. «Күзәтү манарасы» журналыннан 52 өйрәнү мәкаләсеннән башка тагын 36 икенче дәрәҗәдәге мәкалә каралган. Өстәвенә, Йәһвә халкы «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең 12 нөсхәсеннән һәм Изге Язмаларның төрле темаларына һәр атна үткәрелә торган нотыклардан рухи яктан тукланган. Рухи белемнәрнең нинди байлыгы!

18. Мәсихче җыелышларында без нинди ярдәм алабыз?

18 Бөтен дөнья буенча 91 000 җыелыш очрашулар һәм аралашулар аркасында таяныч һәм дәртләндерү чыганагы булып хезмәт итәләр. Без шулай ук безгә рухи яктан теләк белән ярдәм итә торган тәҗрибәле мәсихчеләрнең таянычын сизәбез (Ефеслыларга 4:11—13). Әйе, хакыйкатьне белү безгә зур файда китерә. Без Йәһвәне белүебезгә һәм аңа хезмәт итүбезгә шат. «Алласы Йәһвә булган халык бәхетле»,— дип язган мәдхия җырлаучының сүзләре ничек соң дөрес! (Мәдхия 143:15, ПТ).

Сезнең исегездәме?

• Беренче гасырга кадәр Йәһвә кемнәр белән аралашкан?

• Беренче гасырда һәм безнең көннәрдә рухи яктылык ничек тагын да яктырак булган?

• Без Йәһвә турындагы белемнәр буенча яшәп нинди фатихалар алабыз?

• Алланы белүебезгә без ни өчен шатланабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә үз ихтыярын Мусага, Нухка һәм Ибраһимга ачкан.

[19 биттәге иллюстрация]

Безнең көннәрдә Йәһвә үз Сүзен ачыклый.

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Күп милләтле кардәшлек безгә нинди фатихалар китергәне турында уйлап карагыз!