Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күзгә Күренмәсне күргәндәй нык булыгыз!

Күзгә Күренмәсне күргәндәй нык булыгыз!

Күзгә Күренмәсне күргәндәй нык булыгыз!

«[Муса] Күзгә Күренмәсне күргәндәй, нык булган» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 11:27).

1. Гайсә Таудагы вәгазендә Алла турында нинди игътибарга лаеклы сүзләр әйткән?

СҮЗ барган күзгә күренмәс Алла — ул Йәһвә. Муса Йәһвәдән үзенең данын күрсәтүен сорагач, ул: «Минем йөземне сиңа күрергә ярамый, чөнки кеше Мине күреп исән кала алмый»,— дип җавап биргән (Чыгыш 33:20). Ә рәсүл Яхъя: «Алланы беркем дә, һичкайчан күрмәгән»,— дип язган (Яхъя 1:18). Хәтта Гайсә Мәсих тә җирдә кеше буларак, Алланы күрмәгән. Ләкин Гайсәнең Таудагы вәгазендә: «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Алланы күрерләр»,— дигән сүзләр бар (Матфей 5:8). Бу сүзләр белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?

2. Без Алланы туры мәгънәдә ни өчен күрә алмыйбыз?

2 Изге Язмалар буенча Йәһвә — ул күзгә күренмәс Рух (Яхъя 4:24; Колосслыларга 1:15; 1 Тимәтигә 1:17). Димәк, Гайсәнең кешеләр Йәһвәне туры мәгънәдә күрә алалар дип әйтәсе килмәгән. Әйе, майланган мәсихчеләр рухи затлар булып терелтелгәч, Йәһвә Алланы күктә күрәчәкләр. Ләкин «саф күңелле» һәм җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр шулай ук Алланы күрә алалар. Нинди мәгънәдә?

3. Алланың кайбер сыйфатларын кешеләр ничек аңлый алалар?

3 Без Йәһвә турындагы кайбер мәгълүматларны аның барлыкка китергән әйберләрен игътибар белән күзәтеп белә алабыз. Безне аның куәте гаҗәпләндерә һәм без аны Иҗат Итүче Алла буларак таныйбыз (Еврейләргә 11:3; Ачыш 4:11). Моңа бәйле рәвештә рәсүл Паул болай дип язган: «Аның күзгә күренмәгәне, Аның мәңгелек көче һәм Алла булуы дөньяны барлыкка китергәннән бирле иҗади эшләрне карау аша күренә» (Римлыларга 1:20). Шулай итеп, Гайсәнең Алланы күрү мөмкинлеге турындагы сүзләре без Йәһвәнең кайбер сыйфатларын аңларга сәләтле икәнлегебезне күздә тота. Мондый «күрү» төгәл белемнәргә нигезләнгән һәм «йөрәк күзләре» белән рухи мәгънәдә күрергә рөхсәт итә (Ефеслыларга 1:18). Гайсәнең сүзләре һәм эшләре Алла турында шулай ук күпне ачалар. Шуңа күрә Гайсә: «Мине күргән Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Гайсә Йәһвә шәхесен камиллектә чагылдырган. Шуңа күрә Гайсәнең тормышы турындагы белемнәр безгә Алланың кайбер сыйфатларын күрергә яисә аңларга ярдәм итәчәк.

Рухилык бик мөһим

4. Бүген күп кешеләр рухисызлыкны ничек күрсәтәләр?

4 Бүген иман һәм чын рухилык бик сирәк очрый. «Иман бар кешеләрдә дә түгел»,— дип әйткән рәсүл Паул (2 Фессалоникилеләргә 3:2). Күп кешеләр үзләрен бөтенләй үз кызыксынуларына багышлыйлар һәм Аллага бер дә ышанмыйлар. Аларның гөнаһлы тәртипләре һәм рухисызлыклары аңлау күзләре белән күрергә рөхсәт итми, Яхъя язганча «явызлык эшләүче Алланы күрмәгән» бит (3 Яхъя 11). Алланы туры мәгънәдә күрмичә, бу кешеләр үзләрен ул аларның эшләгән эшләрен күрмәгән кебек тоталар (Йәзәкил 9:9). Алар рухилыкка җирәнеп карыйлар һәм шуңа күрә «Алла турында белем» алырга сәләтләре юк (Гыйбрәтле хикәя 2:5). Паулның: «Алла Рухыннан булганны физик кеше кабул итә алмый, чөнки ул моны ахмаклык дип саный һәм аңлый да алмый, чөнки моның турында рухи [яктан] фикер йөртергә кирәк»,— дип әйткән сүзләре бик дөрес (1 Коринфлыларга 2:14).

5. Рухи карашлы кешеләр нәрсә аңлыйлар?

5 Әгәр дә бездә рухи караш икән, без һәрчакта да аңлап барачакбыз: Йәһвә бездә кимчелекләрне эзләмәсә дә, ул безнең кайсы вакытта начар фикерләр һәм теләкләр артыннан баруыбызны барыбер белә. Әйе, «кешенең юллары Ходай күзләре алдында һәм ул аның бар юлларын үлчи» (Гыйбрәтле хикәя 5:21). Әгәр дә безне гөнаһ яулап ала икән, без тәүбә итәргә һәм Йәһвәнең безне гафу итүен эзләргә дәртләнү тоябыз, чөнки без аны яратабыз һәм аны рәнҗетәсебез килми (Мәдхия 77:41; 129:3).

Безне нәрсә ныклы итә?

6. Ныклы булу нәрсәне аңлата?

6 Йәһвә безнең күзләр өчен күренми торган булса да, әйдәгез, һәрчакта да ул безне күрә икәнен истә тотыйк. Әгәр дә без аның барлыгын истә тотабыз икән һәм ул аны чакыручыларның барысына да якын икәненә ышанабыз икән, бу безгә Йәһвәгә тугрылыгыбызда ныклы яисә какшамас булырга ярдәм итәчәк (Мәдхия 144:18). Без Муса кебек була алабыз. Аның турында Паул болай дип язган: «Патша ачуыннан курыкмыйча, ул иман белән Мисырны калдырды; чөнки ул Күзгә Күренмәсне күргәндәй, нык булган» (Еврейләргә 11:27).

7, 8. Фиргавен янына барыр өчен, Мусага нәрсә батырлык биргән?

7 Алланың исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан чыгарырга дигән йөкләмәсен үтәгәндә, Муса еш кына тиран-фиргавен алдында аның ишегалдысында басып торган һәм анда күп күренекле дин һәм сугыш сановниклары булган. Мөгаен, һәр җирдә стеналарда потларның сурәтләре булгандыр. Ләкин Йәһвә Мисырның җансыз илаһиларын сурәтләгән бөтен потлардан аермалы буларак, күзгә күренмәс булса да, Муса өчен чын булган. Шуңа күрә Мусаның фиргавеннән курыкмавына шаккатасы юк!

8 Фиргавенгә кат-кат килер өчен Мусага кирәкле батырлыкны нәрсә биргән? Изге Язмада «Муса... җирдәге бар кешеләрнең иң юашы булган» дип әйтелә (Саннар 12:3). Күрәсең, аның нык рухилыгы һәм Алла аның белән икәненең нык белеме Мусага Мисырның мәрхәмәтсез патшасы алдында «Күзгә Күренмәснең» вәкиле булып хезмәт итәргә көч биргән. Ә күзгә күренмәс Алланы «күргәннәр» бүген аңа ничек иман күрсәтәләр?

9. Үзгәрмәс ныклыкны ничек күрсәтеп була?

9 «Күзгә Күренмәсне» күргәндәй иман һәм үзгәрмәс ныклык күрсәтүнең бер ысулы — эзәрлекләүләргә карамастан батырлык белән вәгазьләүдән тора. Гайсә үз шәкертләрен: «Минем исемем өчен барысы да сезне нәфрәт итәр»,— дип кисәткән (Лука 21:17). Шулай ук ул аларга: «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөек түгел... Мине эзәрлеклиләр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дип әйткән (Яхъя 15:20). Гайсә әйткәнчә, озакламыйча аның үлеменнән соң аның артыннан баручылар эзәрлекләүләр кичергәннәр: аларны куркытканнар, кулга алганнар һәм кыйнаганнар (Ап. эшләре 4:1—3, 18—21; 5:17, 18, 40). Ләкин эзәрлекләүләр булуга карамастан, рәсүлләр һәм Гайсәнең башка шәкертләре яхшы хәбәрне батырлык белән вәгазьләүне дәвам иткәннәр (Ап. эшләре 4:29—31).

10. Йәһвәнең яклавына ышаныч безгә хезмәтебездә ничек ярдәм итә?

10 Гайсә эзеннән беренче баручылар, Муса кебек, үзләренең күп күзгә күренүче дошманнарыннан курыкмаганнар. Гайсә шәкертләрендә Аллага карата ышаныч булган һәм алар бу иман ярдәмендә өсләренә ташланган каты эзәрлекләүләрне кичергәннәр. Әйе, алар «Күзгә Күренмәсне» күргәндәй нык калганнар. Бүген, әгәр дә без һәрчакта да Йәһвәнең безне саклавын истә тотабыз икән, без Патшалык турында вәгазьләү эшен батырлык белән һәм курыкмыйча үти алабыз. «Кешеләрдән курку тозак корыр; ә Ходайга өмет баглаучы куркынычсыз булыр»,— дип әйтә Алла Сүзе (Гыйбрәтле хикәя 29:25). Шуңа күрә без эзәрлекләүләр алдында какшамас калабыз һәм үз хезмәтебездән оялмыйбыз. Безнең иманыбыз безне күршеләргә, хезмәттәшләргә, классташларга һәм башкаларга батырлык белән шаһитлык бирергә дәртләндерә (Римлыларга 1:14—16).

«Күзгә Күренмәс» үз халкын алып бара

11. Яһүд һәм Питер сүзләре буенча, мәсихче җыелышының кайбер әгъзалары ничек рухисызлык күрсәткәннәр?

11 Иман безгә Йәһвә үзенең җирдәге оешмасын алып барганын күрергә рөхсәт итә. Моны аңлап без җыелышта җаваплылык бирелгән кардәшләргә карата тәнкыйтьчел караштан качабыз. Гайсәнең карындаш абыйсы Яһүд тә, рәсүл Питер да, шулхәтле рухисыз, хәтта мәсихчеләр арасында җитәкчелекне алганнарны яманлап сөйләгән кешеләрнең тәэсиреннән кисәткәннәр (2 Питер 2:9—12; Яһүд 8). Әгәр дә бу тәнкыйтьчеләр Йәһвәне туры мәгънәдә күргән булсалар, алар аның алдында мондый сүзләр сөйләргә үзләренә рөхсәт итәрләр идеме? Әлбәттә, юк! Ләкин Алла күзгә күренмәс булганга күрә, бу рухисыз кешеләр Аллага алар отчет бирергә тиешле икәнен уйламаганнар.

12. Җыелышта үз өсләренә җитәкчелекне алган кардәшләргә карата безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

12 Әйе, мәсихчеләр җыелышы камил булмаган кешеләрдән тора. Өлкәннәр кайчакта безгә дә кагыла торган хаталар ясыйлар. Һәм шулай да Йәһвә бу кешеләрне үз көтүенең көтүчеләре итеп куллана (1 Питер 5:1, 2). Рухи карашлы кешеләр Йәһвә үз халкы белән, шул исәптән өлкәннәр аша да, җитәкчелек иткәнен аңлыйлар. Шуңа күрә без, мәсихчеләр буларак, зарлану һәм тәнкыйтьчеллек рухы күрсәтергә тырышмыйбыз, әмма ләкин Алланың теократик төзелешләренә хөрмәт күрсәтәбез. Үзебезнең нәсыйхәтчеләргә буйсынып, без «Күзгә Күренмәсне» күрүебезне күрсәтәбез (Еврейләргә 13:17).

Аллада безнең Бөек Нәсыйхәтчене күрү

13, 14. Сезнең үзегез өчен Йәһвәдә Бөек Нәсыйхәтчегезне күрү нәрсәне аңлата?

13 Рухи күрү безгә тагын бер максат өчен кирәк. Исай: «Синең күзләрең синең Бөек Нәсыйхәтчеңне күрәчәкләр»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Исай 30:20, ЯД). Йәһвә үзе безне җирдәге оешмасы аша өйрәткәнен аңлар өчен иман кирәк (Матфей 24:45—47). Аллада үзеңнең Бөек Нәсыйхәтчеңне күрү, бу тик даими рәвештә һәм төптән уйлап Изге Язмаларны өйрәнүдән һәм мәсихче очрашуларына йөрүдән күбрәкне аңлата. Аллада үзеңнең Бөек Нәсыйхәтчеңне күрү — ул Алланың рухи бүләкләреннән максималь файда алуны аңлата. Мәсәлән, рухи мәгънәдә читкә тайпылмас өчен, безгә Йәһвәнең Гайсә аша биргән җитәкчелегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк (Еврейләргә 2:1).

14 Рухи ризыктан тулы файда алыр өчен, кайчакта махсус тырышлыклар кирәк. Мәсәлән, безнең Изге Язмаларның аңларга авыр булган кисәкләрен тиз һәм игътибарсыз укырга гадәтебезгә керергә мөмкин. Ә кемдер, «Күзәтү манарасы» яисә «Уяныгыз!» дигән журналларны укыганда бу яисә башка тема аны кызыксындырмаганга күрә, хәтта кайбер мәкаләләрне төшереп тә калдыра. Кемдер мәсихче җыелышлары вакытында хыял диңгезендә йөзеп йөри. Әгәр дә исә без карала торган тема буенча тирән уйланабыз икән, без игътибарны саклый алабыз. Рухи үгет-нәсихәт өчен тирән рәхмәт безнең Йәһвәне үзебезнең Бөек Нәсыйхәтчебез итеп таныганыбызны күрсәтә.

Без отчет бирергә тиеш

15. Кайберәүләр аларны Йәһвә күрмәгән кебек үзләрен ничек тотканнар?

15 «Күзгә Күренмәскә» иман итү аеруча мөһим, чөнки бу «ахыр заманда» бозыклык әлегәчә булмаган дәрәҗәдә таралган (Даниел 12:4, ЯД). Безнең көннәрдә намуссызлык һәм сексуаль әхлаксызлык табигый. Йәһвә безнең эшләгәнне хәтта кешеләр күрмәгәндә дә күзәткәнен истә тоту һичшиксез акыллы. Кайбер кешеләр моны оныталар. Аларны башка кешеләр күрмәгәндә, алар Изге Язмаларга каршы килгән эшләр белән шөгыльләнә алалар. Мәсәлән, берәрсе Интернет, телевизор яисә хәзерге башка техника ярдәмендә зыянлы күңел ачу программасы карау вәсвәсәсе алдында бирешкән ди. Моның барысы белән берүзең булганда шөгыльләнү мөмкин булганга күрә, кайберәүләр үзләрен Йәһвә аларны күрмәгән кебек тотканнар.

16. Безгә Йәһвәнең югары нормаларын үтәргә нәрсә ярдәм итә?

16 Рәсүл Паулның: «Безнең һәрберебез үзе өчен Аллага отчет бирәчәк»,— дигән сүзләрен истә тоту файдалы (Римлыларга 14:12). Һәрвакыт, без гөнаһ эшләгәндә, үзебезнең Йәһвәгә каршы гөнаһ эшләгәнебезне аңларга кирәк. Моны белү аның югары нормаларын үтәргә һәм пычрак тәртиптән качарга ярдәм итәчәк. Изге Язмалар: «Аннан яшеренгән җан иясе юк, ләкин Аның күзләре алдында барысы да ачык: Аңа отчет бирәчәкбез»,— дип безнең искә төшерә (Еврейләргә 4:13). Әйе, без Аллага отчет бирәчәкбез, ләкин безне Йәһвә ихтыярын үтәргә һәм аның гадел нормаларына буйсынырга иң беренче итеп аңа карата тирән ярату дәртләндерә. Әйдәгез, күңел ачуларны сайлаганда һәм безгә каршы булган җенес белән үз-үзебезне тотышыбызда бик сак булыйк.

17. Йәһвә безне нинди мәгънәдә күзәтә?

17 Йәһвә безне игътибар белән күзәтә, ләкин бу аның хаталарыбыз өчен җәза бирергә көтеп кенә торуын аңлатмый. Юк, ул безнең арттан үзенең тыңлаучан балаларына бүләк бирергә теләгән әти кебек, безнең файдабыз турында уйлап күзәтә. Күктәге Атабызны безнең иманыбыз шатландыруы һәм ул «Аны эзләүчеләргә бирүе» ничек соң юата (Еврейләргә 11:6). Әйдәгез, Йәһвәгә җаныбыз-тәнебез белән иман күрсәтик һәм «чын күңелебездән Аңа хезмәт итик» (1 Паралипоменон 28:9).

18. Йәһвә безне күзәткәне һәм безнең тугрылыкны билгеләгәне аркасында Изге Язмалар безне нәрсәдә ышандыра?

18 Гыйбрәтле хикәя 15:3 тә: «Ходай күзләре һәрбер урында: алар явызларны да, игелеклеләрне дә күреп торалар»,— дип әйтелә. Әйе Йәһвә явыз кешеләрне күзәтә һәм алар белән аларның тәртипләренә карап эш итә. Әгәр дә без «игелекле» кешеләр санына керәбез икән, без Йәһвә безнең тугрылыгыбыз турында шаһитлык бирә торган эшләребезне билгеләвендә шикләнмәскә мөмкин. Безнең эшебез «Рабби алдында бушка түгел икәнен» һәм «Күзгә Күренмәс» «Аның исеме хакына без күрсәткән эшебезне һәм ярату эшен онытмаганын» белү ничек соң иманны ныгыта! (1 Коринфлыларга 15:58; Еврейләргә 6:10).

Йәһвә безне җентекләп тикшерсен

19. Йәһвәгә нык иман нинди файда китерә?

19 Йәһвәгә без тугры хезмәт иткәнгә күрә, без аның өчен бик кыйммәтле (Матфей 10:29—31). Ул күзгә күренмәс булса да, ул безнең өчен реаль булырга мөмкин һәм без аның белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез. Күктәге Атабызга шулай мөгамәлә итеп, без зур файда алабыз. Нык иман безгә саф йөрәкле булырга һәм Йәһвә алдында яхшы вөҗданны сакларга ярдәм итә. Өстәвенә, икейөзле булмаган иман безгә ике төрле тормыш алып барырга бирмәячәк (1 Тимәтигә 1:5, 18, 19). Аллага какшамас иман итүебез тирә-яктагы кешеләргә яхшы үрнәк булып хезмәт итәчәк һәм аларга уңай тәэсир итәчәк (1 Тимәтигә 4:12). Моннан тыш, мондый иман Йәһвә йөрәген шатландыра торган Аллага яраклы тәртипкә ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

20, 21. а) Йәһвәнең безне игътибар белән күзәтүе ни өчен безнең файдага хезмәт итә? б) Мәдхия 138:23, 24 тә язылган принципны ничек кулланып була?

20 Әгәр дә без акыллы икән, без Йәһвәнең безне күзәтүенә шатланачакбыз. Без аның күзәтүен генә түгел, ә безнең фикерләрне һәм эшләрне җентекләп тикшерүен телибез. Догада Йәһвәдән безне «сынавын» һәм һәркайсы дөрес булмаган омтылышларны ачыклавын сорау дөрес булыр иде. Ул безгә проблемаларны җиңәргә һәм кирәкле үзгәрешләр ясарга ярдәм итәчәгендә шикләнмәскә була. Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип дога кылган: «Аллам, мине сына һәм минем йөрәгемне бел; мине сына һәм минем уйлауларымны бел; һәм кара, мин куркыныч юлда түгелме һәм мине мәңгелек юлына юнәлдер» (Мәдхия 138:23, 24).

21 Давыт Йәһвәгә ул аны «сынасын» өчен һәм ул «куркыныч юлда түгелме» икәнен күрергә ялынган. Ә без мәдхия җырлаучы кебек, Йәһвә безнең йөрәкне тикшерүен һәм безнең начар теләкләрнең барлыгын каравын теләмибезмени? Шуңа күрә әйдәгез, Йәһвәдән безне «төшенүен» иман белән сорыйк. Ә безгә ясаган хата тынычлык бирмәсә яисә без үз-үзебездә начар гадәтләр күзәтәбез икән, нәрсә эшләргә? Бу очракта, әйдәгез, безнең яраткан Йәһвә Аллабызга бертуктаусыз һәм чын күңелдән дога кылыйк һәм аның изге рухының җитәкчелегенә һәм аның Сүзендәге үгет-нәсихәтенә басынкы рәвештә буйсыныйк. Ул безгә таяныч бирәчәгенә һәм мәңгелек тормышка алып баручы юл буенча барырга ярдәм итәчәгенә шикләнмәскә була (Мәдхия 39:12—14).

22. «Күзгә Күренмәскә» карата безгә нәрсәгә ниятләнергә кирәк?

22 Әйе, әгәр дә без Йәһвәнең таләпләрен үтибез икән, ул безгә мәңгелек тормыш фатихасын бирәчәк. Безгә, әлбәттә, рәсүл Паул кебек, аның куәтен һәм хакимиятен танырга кирәк. Паул исә: «Күзгә Күренмәс, чермәс гасырлар Патшасына исә бердәнбер Аллага мәңге хөрмәт һәм дан. Амин»,— дип язган (1 Тимәтигә 1:17). Әйдәгез, Йәһвәгә карата шундый тирән хөрмәтле тойгы кичерик. Һәм нәрсә генә булмаса да, әйдәгез, Күзгә Күренмәсне күргәндәй моннан ары да нык булып калыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Кешеләр Алланы ничек күрә алалар?

• Әгәр дә Йәһвә безнең өчен чын икән, эзәрлекләүләр вакытында без үзебезне ничек тотачакбыз?

• Йәһвәдә үзеңнең Бөек Нәсыйхәтчеңне күрү нәрсәне аңлата?

• Йәһвәнең безне җентекләп тикшерүен без ни өчен теләргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Фиргавеннән курыкмыйча, Муса күзгә күренмәс Алла Йәһвәне күргән кебек эш алып барган.

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безне күрмәгән шикелле эшебезне алып бармыйк.

[17 биттәге иллюстрация]

Без тырышып Алла турында белемнәр эзлибез, чөнки анда үзебезнең Бөек Нәсыйхәтчене күрәбез.