Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Онытучан тыңлаучыларга әйләнмәгез

Онытучан тыңлаучыларга әйләнмәгез

Онытучан тыңлаучыларга әйләнмәгез

«Үз-үзләрен алдата торган ишетүчеләр генә түгел, ә сүзне үтәүчеләр булыгыз» (ЯКУП 1:22).

1. Борынгы Исраил халкы нинди могҗизалар күрү хөрмәтенә лаек булган?

БОРЫНГЫ Мисырда Йәһвә эшләгән могҗизаларны сурәтләр өчен иң уңай сүз — «онытылмаслык». Ун җәзаның һәрберсе һичшиксез тәэсирле булган. Ә бу могҗизалардан соң Кызыл диңгезнең аерылган сулары аша үтеп, Исраил халкы искиткеч азат ителгән (Икенчезаконлык 34:10—12). Сез бу вакыйгаларны үз күзләрегез белән күргән булсагыз, алар Кем ихтыяры буенча эшләнелгәнен беркайчан да онытмас идегез дип ышанабыз. Ләкин мәдхия җырлаучы: «Мисырда бөекне, Хам җирендә искиткечне, Кызыл диңгез янында куркынычны эшләгән Алланы, үз Коткаручыларын [исраиллеләр] онытканнар»,— дип җырлаган (Мәдхия 105:21, 22).

2. Исраиллеләрнең Аллага карата рәхмәтләрен тиз онытулары нәрсәдән күренә?

2 Кызыл диңгез аша үткәч, исраиллеләр «Ходайдан курыкканнар һәм Ходайга ышанганнар» (Чыгыш 14:31). Ир-атлар Муса белән бергә Йәһвәгә җиңү җырын җырлаганнар, ә хатын-кызлар Мәрьям белән бергә тимпаннарда уйнап һәм биеп аларга ярдәм иткәннәр (Чыгыш 15:1, 20). Әйе, Йәһвәнең куәтле эшләре Алла халкына нык тәэсир иткән. Ләкин исраиллеләр бу эшләрне Башкаручыга карата рәхмәтләрен бик тиз онытканнар. Озакламыйча аларның күпләре үзләрен хәтерсез калган кешеләр кебек тотканнар. Алар Йәһвәдән зарлана һәм шикаять итә башлаганнар. Ә аларның кайберләре потка табыну һәм әхлаксызлык белән шөгыльләнә башлаган (Саннар 14:27; 25:1—9).

Безнең онытучанлык нәрсә белән аңлатыла?

3. Камилсезлек аркасында без нәрсәне тиз оныта алабыз?

3 Исраиллеләрнең яхшылыкның кадерен белмәүләре турында аңлату бик авыр. Ләкин моңа охшаш хәл безнең белән дә булырга мөмкин. Әйе, без Алла эшләгән могҗизаларның шаһитләре булмадык. Ләкин Алла белән безнең мөнәсәбәтләребез үсә башлаган вакыттан, безнең рухи тормышыбызда, һичшиксез, онытылмаслык вакыйгалар булган. Кайбер кешеләр алар Изге Язмаларның хакыйкатен ничек кабул иткәннәрен истә тоталар. Башка шатлыклы моментларны да, мәсәлән, без үзебезне Йәһвәгә багышлаган доганы һәм чын мәсихче сыйфатында суга чумып алуны искә төшереп була. Безнең күбебез Йәһвә ярдәмен башка вакытларда да сизгәннәр (Мәдхия 117:15). Иң мөһиме исә: Алланың Улы, Гайсә Мәсихнең үлем корбаны безнең коткарылуга өмет бүләк иткән (Яхъя 3:16). Ләкин яман теләкләр туганда яисә тормыштагы авырлыклар белән очрашканда, без камилсезлек аркасында Йәһвә безгә нинди яхшылык эшләгәнен тиз оныта алабыз.

4, 5. а) Онытучан тыңлаучылар булу куркынычыннан Якуп ничек кисәткән? б) Кеше һәм көзге мисалы белән ачык итеп күрсәтелгән принципны без ничек үти алабыз?

4 Гайсәнең карындаш туганы Якуп имандашларын үзенең хатында онытучан тыңлаучылар булу куркынычыннан кисәткән. Ул болай дип язган: «Үз-үзләрен алдата торган ишетүчеләр генә түгел, ә сүзне үтәүчеләр булыгыз. Чөнки сүзне тыңлаучы һәм үтәмәүче көзгедән үз йөзенең табигый кыяфәтен караучыга охшаш: ул үз-үзенә карады да китте, һәм шунда ук нинди икәнен онытты» (Якуп 1:22—24). Бу сүзләр белән Якуп нәрсә әйтергә теләгән?

5 Иртән гадәттә без үзебезне тәртипкә китерергә кирәк икәнен күрер өчен көзгегә карыйбыз. Ләкин төрле эшләргә бирелеп, без инде көзгедән күргәнебез турында уйламыйбыз да. Моңа охшаш хәл рухи яктан да булырга мөмкин. Алла Сүзенә «карап» без үзебезне Йәһвә бездән көткән кеше белән чагыштырабыз. Шул вакытта безнең кимчелекләребез беренче планга чыга. Ә бу кимчелекләрне күргәч, без үзгәрергә дәртләнү сизәргә тиешбез. Әмма көндәлек эшләр белән шөгыльләнеп, без җиңел генә рухилык турында уйламый башларга мөмкин (Матфей 5:3; Лука 21:34). Бу — яраткан Алланың безнең өчен башкарган эшләре турында оныткан кебек. Шулчакта безне гөнаһлы теләкләр чолгап алырга мөмкин.

6. Изге Язмаларның нинди шигырьләре безгә Йәһвә сүзен онытмаска ярдәм итә?

6 Рәсүл Паул коринфлыларга язган беренче хатында чүл буенча йөргән онытучан исраиллеләр турында әйтә. Паулның язган сүзләре беренче мәсихчеләргә ярдәм иткән кебек, безгә дә Йәһвә сүзен онытмаска ярдәм итә. Шулай итеп, 1 Коринфлыларга 10:1—12 не карап чыгыйк.

Дөнья теләкләрен кире кагыгыз

7. Исраиллеләр Йәһвә яратуының нинди бәхәссез шаһитлыгын алганнар?

7 Паулның исраиллеләр турында язганы мәсихчеләр өчен кисәтү булып хезмәт итә. Өлешчә Паул болай дип яза: «Кардәшләр, безнең аталар барысы да болыт астында булганнарын һәм барысы да диңгез аша үткәннәрен сезне хәбәрдарсыз калдырасым килми; һәм барысы да болытта һәм диңгездә Мусага чумып алганнар» (1 Коринфлыларга 10:1—4). Муса көннәрендә Исраил халкы Алла көченең куәтле күрсәтүләрен, шул ук санда исраиллеләрне көндез алып барган һәм Кызыл диңгез аша аларга качарга ярдәм иткән могҗизалы болыт баганасын күргәннәр (Чыгыш 13:21; 14:21, 22). Әйе, алар Йәһвә яратуының бәхәссез шаһитлыгын алганнар.

8. Исраиллеләрнең рухилык турында онытучанлыгы нәрсәгә китергән?

8 «Ләкин Алла аларның күпләренә үзенең хуплавын күрсәтмәгән,— дип дәвам итә Паул,— чөнки алар чүлдә тар-мар ителгән булганнар» (1 Коринфлыларга 10:5). Нинди аяныч хәл! Мисырдан чыккан исраиллеләрнең күпчелеге Вәгъдә ителгән җиргә керергә лаеклы булмаган. Үзләренең ышанмаулары аркасында Алла хуплавын югалтып, алар чүлдә үлгәннәр (Еврейләргә 3:16—19). Бу вакыйгадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Паул болай дип әйтә: «Ә бу безнең өчен, алар азгын нәфесле булган кебек, без явызлыкка азгын нәфесле булмас өчен, образлар булган» (1 Коринфлыларга 10:6).

9. Йәһвә үз халкы турында ничек кайгыртучанлык күрсәткән һәм моңа Исраил халкы ничек мөгамәлә иткән?

9 Исраил халкында аларның рухилыгына чүлдә таяныч бирә алырлык күп нәрсә булган. Алар Йәһвә белән килешү төзегәннәр һәм аңа багышланган халык булганнар. Аларга руханилар, гыйбадәт кылуның үзәге булып хезмәт итә торган чатыр һәм Йәһвәгә корбан китерү тәртибе бирелгән булган. Алар исә бу рухи бүләкләргә шатлану урынына, Алладан алган материаль иминлектән үзләренең канәгать булмауларын белдерә башлаганнар (Саннар 11:4—6).

10. Безгә ни өчен Алланы һәрчакта истә тотарга кирәк?

10 Чүл буенча йөргән исраиллеләрдән аермалы буларак, Йәһвәнең хәзерге халкы аның хуплавына ия. Ләкин безнең һәрберебезгә аерым рәвештә Алланы һәрчакта истә тоту аеруча мөһим. Бу безнең рухи күрүебезне томаландыра алучы үз файдасын гына күзәтә торган омтылышларыбызга каршы килергә ярдәм итәчәк. Безгә «хәзерге гасырда намуссызлыкны, дөнья теләкләрен кире кагып, дөрес уйлауда, гадел һәм диндар яшәр» өчен тулы тәвәккәл булырга кирәк (Титка 2:12). Яшь чактан ук мәсихчеләр җыелышында булганнар без нәрсәнедер югалтканбыз дип уйларга тиеш түгел. Әгәр дә акылга андый фикерләр килә икән, безгә Йәһвәне һәм ул безнең өчен әзерли торган фатихаларны искә төшерергә кирәк (Еврейләргә 12:2, 3).

Йәһвәгә бар эштә дә буйсыну

11, 12. Кеше образларны хөрмәт итмичә дә, ничек потларга табынучы була ала?

11 Паул безне тагын бер куркыныч турында кисәтә. Ул болай дип әйтә: «Аларның кайберләре турында: „Халык ашарга һәм эчәргә утырды һәм уйнарга басты“,— дип язылган һәм алар кебек потка табынучылар булмагыз» (1 Коринфлыларга 10:7). Монда Паул исраиллеләрнең Һарунны алтын үгезне ясарга күндергән очрагы турында әйтә (Чыгыш 32:1—4). Безнең берәребез туры мәгънәдә потларга табына башлавы бик шикле, ләкин без эгоистик теләкләребезгә Йәһвәгә бөтен җаныбыз белән гыйбадәт кылудан читкә алып китәргә рөхсәт итеп, потларга хезмәт итүчеләр була башлавыбыз куркынычы бар (Колосслыларга 3:5).

12 Икенче урында Паул рухилык түгел, ә материаль әйберләр турында иң беренче итеп кайгырткан кешеләр хакында язган. «Мәсихнең җәзалау баганасының дошманнары кебек» үзләрен тоткан кешеләр турында ул: «Аларның ахырлары — үлем, аларның илаһилары — корсак»,— дип язган (Филиплыларга 3:18, 19, ЯД). Аларның потлары кисеп ясалган образ булмаган. Аларның потлары — материаль әйберләргә омтылу булган. Һичшиксез, бар теләкләр дә начар түгел. Йәһвә безгә төрле ихтыяҗлар һәм төрле әйберләрдән рәхәтлек алу сәләте биргән. Әмма Алла белән мөнәсәбәтләргә караганда, күңел ачулар артыннан куу кешеләр өчен мөһимрәк булса, аларны потларга табынучылар дип шикләнмичә атап була (2 Тимәтигә 3:1—5).

13. Алтын бозауга бәйле булган вакыйгадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

13 Исраил халкы Мисырдан чыкканнан соң табыныр өчен алтын үгез ясаган. Бу вакыйга турындагы хикәядә потларга табыну кисәтүеннән башка тагын бер мөһим дәрес бар. Исраиллеләр Йәһвәнең ачык күрсәтмәсенә буйсынмаганнар (Чыгыш 20:4—6). Ләкин аларның Йәһвәне үз Аллалары буларак кире кагарга ниятләре булмаган. Алар эретеп ясалган үгезгә корбан китергәннәр һәм моны «Йәһвәгә бәйрәм» (АМТ) дип атаганнар. Алла аларның буйсынмавына игътибар итмәс дип уйлап, алар үз-үзләрен алдаганнар. Бу Йәһвә өчен хурлау булган һәм аның нык ачуын чыгарган (Чыгыш 32:5, 7—10; Мәдхия 105:19, 20, ХТ).

14, 15. а) Исраиллеләр онытучан тыңлаучылар булуларында ни өчен гаепсез булуларын исбат итә алмаганнар? б) Әгәр дә без онытучан тыңлаучылар булмаска тулы тәвәккәл икән, без Йәһвәнең әмерләренә карата ничек эш итәчәкбез?

14 Йәһвә Шаһитенең башына ялган дингә кушылу фикере килмәс. Ләкин җыелышта булып та, берәрсе Йәһвә боеруына каршы барырга мөмкин. Исраиллеләр дә онытучан тыңлаучылар булганнары өчен акланырга дәлил булмаган. Алар Ун әмерне ишеткәннәр һәм Муса Алланың: «Минем алдымда көмеш илаһиларны ясамагыз яисә үзегезгә алтын илаһиларны ясамагыз»,— дигән боеруын биргәндә алар булганнар (Чыгыш 20:18, 19, 22, 23). Һәм шулай да исраиллеләр алтын бозауга табынганнар.

15 Әгәр дә без онытучан тыңлаучылар булабыз икән, шулай ук безгә дә аклау өчен дәлил табып булмый. Язмаларда тормышның төрле өлкәләренә кагыла торган Алланың боерулары бар. Мәсәлән, Алла Сүзе бурычка алып кайтармаган кешеләрне ачык итеп хөкем итә (Мәдхия 36:21). Изге Язмалар балаларга ата-аналарын тыңларга, ә аталарга балаларын «Ходай... нәсыйхәтендә» тәрбияләргә куша (Ефеслыларга 6:1—4). Никахта булмаган мәсихчеләргә «Ходай да гына» өйләнергә һәм кияүгә чыгарга боерык бирелә, ә Алланың кияүдәге яисә өйләнгән хезмәтчеләренә болай дип әйтелә: «Барыгызның да никахы тугры һәм ятагы саф булсын; уйнашчыларны һәм зина кылучыларны исә Алла хөкем итә» (1 Коринфлыларга 7:39; Еврейләргә 13:4). Әгәр дә без онытучан тыңлаучылар булмаска тулы тәвәккәл икән, без бар җитдилек белән Алланың бу һәм башка күрсәтмәләренә мөгамәлә итәбез һәм тиешенчә эш итәчәкбез.

16. Алтын бозауга табыну нәрсәгә китергән?

16 Йәһвә исраиллеләрнең үз теләкләре буенча аңа гыйбадәт кылырга тырышуларын хөкем иткән. 3 000 гә якын кеше үтерелгән булган, бәлкем, алар алтын бозауга бунтарьлык табынуының башлап җибәрүчеләре булганнардыр. Канунны бозучыларның башкалары Йәһвәдән җәза алганнар (Чыгыш 32:28, 35). Алла Сүзен укучы, ләкин нәрсәне тыңларга, ә нәрсәне тыңламаска икәнен үзләре хәл итүче кешеләр өчен ни дәрәҗәдә соң бу үрнәк алырлык!

«Уйнаштан качыгыз»

17. 1 Коринфлыларга 10:8 дә нинди вакыйга турында әйтелә?

17 Тән теләкләреннән барлыкка килгән рухи онытучанлык Паул сүзләре буенча менә нәрсәгә китерергә мөмкин: «Аларның кайберләре уйнашлык иткән һәм бер көндә аларның егерме өч меңе үлгән кебек, уйнашлык итмик» (1 Коринфлыларга 10:8). Паул исраиллеләрнәң кырык ел дәверендә чүл буенча сәяхәт итүләренең азагында Моаб тигезлекләрендә булган хәлне күз алдында тота. Бу вакыйгалар алдыннан гына Йәһвә аларга Иордан елгасыннан көнчыгышта урнашкан җирне яулап алырга ярдәм иткән, ләкин күпләр онытучан һәм рәхмәтсез булганнар. Вәгъдә ителгән җирнең чикләрендә алар сексуаль әхлаксызлыкка һәм Ваал-Фегорның пычрак табынуына кызыкканнар. Гомумән, 24 000 гә якын кеше һәм алар арасында мең котыртучы үтерелгән булган (Саннар 25:9).

18. Сексуаль әхлаксызлыкка нинди тәртип китерергә мөмкин?

18 Бүгенге көннәрдә Йәһвә халкы үзенең югары әхлак нормалары белән билгеле. Ләкин кайбер мәсихчеләр сексуаль әхлаксызлык эшләргә вәсвәсә булганда, Алла һәм аның принциплары турында уйлаудан туктаганнар. Алар онытучан тыңлаучыларга әверелгәннәр. Беренче итеп уйнашлык кылу түгел, ә порнография карау, оятсыз көлкеләр рөхсәт итү, әхлакый яктан нык булмаган кешеләр белән якын аралашу яисә гыйшык уены уйнау вәсвәсәсе барлыкка килергә мөмкин. Моның барысы да мәсихчеләрне гөнаһка этәргән (1 Коринфлыларга 15:33; Якуп 4:4).

19. Изге Язмаларның нинди үгет-нәсихәте «уйнаштан качарга» ярдәм итә?

19 Әхлаксызлык эшләргә вәсвәсә барлыкка килгәндә Йәһвә турында уйлаудан туктамаска кирәк. Киресенчә, аның Сүзендәге «искәртмәләре» буенча барырга кирәк (Мәдхия 118:1, 2, ЯД). Безнең, мәсихчеләрнең күбесе бар көчләре белән саф калырга тырышалар, ләкин Алла нормалары буенча эш итәр өчен даими тырышлык кирәк (1 Коринфлыларга 9:27). Римда яшәүче мәсихчеләргә Паул болай дип язган: «Иманга сезнең буйсынуыгыз барысына да билгеле; шуңа күрә мин сезнең өчен шатланам, ләкин сез яхшылыкка акыллы булуыгызны һәм явызлыкка гади булуыгызны телим» (Римлыларга 16:19). Исраиллеләрнең 24 000 е үз гөнаһлары өчен үтерелгән булган һәм бүгенге уйнашчылар һәм башка законсызлылар өстеннән дә озакламыйча Йәһвә хөкеме булачак (Ефеслыларга 5:3—6). Шуңа күрә безгә онытучан тыңлаучылар булмаска, ә «уйнаштан качарга» дәвам итәргә кирәк (1 Коринфлыларга 6:18).

Һәрвакыт Йәһвә бүләкләренең кадерен белегез

20. Исраиллеләр Йәһвәне ничек сынаганнар һәм бу нәрсәгә китергән?

20 Мәсихчеләрнең иң зур күпчелеге сексуаль әхлаксызлыкка бирешмиләр. Шуңа карамастан бездә зарланырга гадәт барлыкка килүенә юл куярга ярамый, чөнки моның белән без Алланың хупламавын тудыруыбыз мөмкин. Паул безне болай дип чакыра: «Йәһвәне аларның [исраиллеләрнең] кайберләре сынаган һәм еланнардан үлгән кебек сынамыйк. Һәм аларның кайберләре зарланган һәм һәлак итүче тарафыннан юк ителгән кебек зарланмагыз» (1 Коринфлыларга 10:9, 10, ЯД). Исраиллеләр Муса белән Һаруннан һәм хәтта Алланың үзеннән дә зарланганнар: могҗиза итеп бирелгән маннадан канәгать булмаганнарын күрсәткәннәр (Саннар 16:41; 21:5). Йәһвә уйнашлыкларына караганда аларның зарлануыннан азрак хурлау кичергәнме? Изге Язмалар күп кенә зарланучыларның еланнардан үлгәнен күрсәтә (Саннар 21:6). Ә моңа кадәр 14 700 дән артык зарланучы юк ителгән булган (Саннар 16:49). Әйдәгез, Йәһвәнең бүләкләрен хөрмәт итмичә, аның түземлеген сынамыйк.

21. а) Паул нинди Алла тарафыннан рухландырылган үгет-нәсихәт язган? б) Якуп 1:25 буенча безгә нәрсә чын бәхетле булырга мөмкинлек бирә?

21 Мәсихчеләргә юнәлдерелгән кисәтүләрне Паул мондый үгет-нәсихәт белән бетерә: «Моның барысы да алар белән образлар кебек булган; ә соңгы гасырларга ирешкән безгә үгет-нәсихәт итеп сурәтләнгән. Шуңа күрә үзен басып торам дип уйлаучы егылудан сак бул» (1 Коринфлыларга 10:11, 12). Без исраиллеләр кебек Йәһвәдән күп фатихалар алдык. Ләкин безгә Алланың бүләкләре өчен аңа рәхмәтле булуны онытып исраиллеләргә охшарга ярамый. Безне тормыш авырлыклары басканда, әйдәгез, Алла Сүзендәге искиткеч вәгъдәләр турында уйланыйк. Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрне һәрчакта истә тотыйк һәм безгә тапшырылган Патшалык турындагы вәгазь эшен үтәүне дәвам итик (Матфей 24:14; 28:19, 20). Бу безгә, һичшиксез, фатихалар китерәчәк, чөнки Изге Язма: «Ләкин азатлык законына, камил законга төшенүче һәм анда калучы, онытучан тыңлаучы булып түгел, ә эшне үтәүче буларак, үзенең эш итүендә бәхетле булачак»,— дип вәгъдә итә (Якуп 1:25).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безнең нәрсә аркасында онытучан тыңлаучылар булуыбыз мөмкин?

• Аллага бар эштә дә буйсыну ни өчен бик мөһим?

• Без ничек «уйнаштан кача» алабыз?

• Йәһвә бүләкләренә безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр Алла алар өчен башкарган куәтле эшләр турында онытканнар.

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә хезмәтчеләре югары әхлак нормаларын тотарга тулы тәвәккәл.