Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Алла кешеләрне тәмугътагы мәңгелек җәфаларга дучар итә аламы?»

«Алла кешеләрне тәмугътагы мәңгелек җәфаларга дучар итә аламы?»

«Алла кешеләрне тәмугътагы мәңгелек җәфаларга дучар итә аламы?»

«Сез дини тәгълиматны өйрәнәсезме?»

Бу сорауны ишеткәч, Джоул һәм Карл гаҗәпкә калганнар. Бу ике яшь егет — Бруклинда урнашкан (Нью-Йорк) Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең ирекле хезмәт итүчеләре — якында урнашкан китап кибетендә китаплар караганнар. Джоул Изге Язмаларның симфонияләрен караган арада, Карл аңа аның белән Аллага хезмәт итү вакытында булган бер кызыклы очракны сөйләгән. Якында басып торучы ир-ат, бу сөйләшүне ишетеп, алар янына якынрак килгән.

Ләкин ир-атны бу ике яшь егет дини тәгълиматны өйрәнәләрме дигән сорауга караганда, күбрәк бер шәхси сорау кызыксындырган. Ул болай дип аңлаткан: «Мин милләтем буенча яһүди һәм минем кайбер христиан дусларым мин тәмугъта яначакмын, чөнки яһүдиләр Гайсәне кире какканнар, дип әйтәләр. Бу минем акылыма сыешып бетми. Яраткан Алла мондый коточкыч җәзаны уйлап чыгарганы нахак кебек тоела. Алла кешеләрне тәмугътагы мәңгелек җәфаларга дучар итә аламы?»

Джоул белән Карл бу эчкерсез кешегә Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнгәннәре турында сөйләгәннәр. Алар аңа Изге Язмалар буенча үлгән кешеләр аңсыз хәлдә булганнарын һәм терелтеп торгызуны көтеп, бары тик үлем йокысы белән йоклаганнарын аңлатып биргәннәр. Шуңа күрә үлгән кешеләр тәмугъ утында җәфа чикмиләр һәм интекмиләр (Мәдхия 145:3, 4; Вәгазьче 9:5, 10; Даниел 12:13; Яхъя 11:11—14, 23—26). Аларның 45 минутлык сөйләшүенең азагында, бу кеше Джоул белән Карлга үзенең адресын биргән һәм бу тема буенча күбрәк мәгълүматлар сораган.

Әгәр дә тәмугъ кешеләр утта җәфалана торган урын булса, берәрсе анда алуны сораган булыр идеме? Үз җәфалануларыннан качар өчен, ыру башлыгы Әюп Аллага болай дип үтенгән: «Их, әгәр дә Син мине җәһәннәмдә яшерсәң иде һәм Синең ачуың үткәнче мине качырсаң иде» (Әюп 14:13). Әюпнең тәмугъны яисә җәһәннәмне җәфалый торган урын дип санамаганы ачык. Ул хәтта анда яшеренү һәм саклану урыны табарга теләгән. Үлем — ул яшәеш юклыгының хәле һәм Изге Язмалар тәмугъны кешелекнең гомуми кабере итеп сурәтли.

Әгәр дә сез кеше үлгәч аның белән нәрсә булганы һәм аннан соң аның өчен нинди өмет бар икәне турында күбрәк мәгълүматлар алырга телисез икән, без сезне түбәндәге чакыруны кабул итәргә тәкъдим итәбез.