Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадәтләр сезгә игелеккә хезмәт итсен

Гадәтләр сезгә игелеккә хезмәт итсен

Гадәтләр сезгә игелеккә хезмәт итсен

БУ ИР КЕШЕ Афина шәһәренең бер бистәсендә 12 ел яшәгән. Ул көн саен өйдән эшкә хәтле бер үк юлны үтә торган булган. Аннары ул шәһәрнең каршы очындагы икенче бистәгә күчкән. Бервакыт эштән соң ул өенә кайтып киткән. Һәм элеккеге яшәгән җиренә килеп чыккач кына, ул бөтенләй икенче якка киткәнен аңлаган. Ул гадәттәгечә элек яшәгән өенә килгән!

Кайчакта гадәтне икенче холык дип атаганнарына шаккатасы юк. Гадәтләр безнең тормышыбызга бик нык тәэсир итәләр. Бу мәгънәдә гадәтләрне ут белән чагыштырып була. Ут дус була ала: ул караңгыда юл күрсәтүче маяк булып хезмәт итә, ут янында җылынырга мөмкин, утта ашарга да пешереп була. Әмма ут үтерүче һәм мал-мөлкәтсез калдыручы аяусыз дошманга да әйләнә ала. Гадәтләр белән дә шулай ук. Яхшы гадәтләр безгә зур игелек китерәләр. Әмма ләкин гадәтләр безне һәлак итә дә алалар.

Мәкалә башында әйтелгән ир кеше очрагында гадәт аңа шәһәрнең пробкаларында аның вакытын югалтуга гына китергән. Сүз исә нәрсәдер мөһимрәк турында барганда, гадәтләр уңышка ирешергә ярдәм итә алалар яисә бәлагә китерергә мөмкин. Әйдәгез, Изге Язмалардан берничә мисал карап китик. Алар гадәтләрнең безнең Аллага хезмәт итүебезгә һәм аның белән мөнәсәбәтләребезгә ничек ярдәм итә яисә комачаулый ала икәнен күрсәтәләр.

Изге Язмалардан яхшы һәм начар гадәтләрнең мисаллары

Нух, Әюп һәм Даниелның Алла белән якын мөнәсәбәтләре булган. Изге Язмалар бу кешеләрне аларның гаделлеге өчен мактый (Йәзәкил 14:14). Аларның тормышларына караганда, алар өчесе дә үзләрендә яхшы гадәтләр булдырганнарын билгеләргә кирәк.

Нухка футбол кырыннан да озынрак һәм 5 этажлы бинадан да биегрәк булырга тиеш булган көймә төзергә дип әйтелгән булган. Андый гаять зур йөкләмә теләсә кайсы борынгы корабльләр төзүчене аптырашта калдырган булыр иде. Нух һәм аның белән бергә көймәне төзегән җиде гаилә әгъзасының хәзерге заман җиһазлары булмаган. Өстәвенә, Нух үз замандашларына вәгазь дә сөйләгән. Ул шулай ук үз гаиләсенең рухи һәм физик ихтыяҗлары турында онытмаганына шикләнмәскә була (2 Питер 2:5). Нух барысын да үтәгән, димәк, аның эшкә карата яхшы гадәтләре булган. Аннан да бигрәк, Нух «Ходай алдында йөргән» кеше буларак Изге Язмалар тарихына кергән, «Нух Ходай аңа кушканның барысын да эшләгән» (Яшәеш 6:9, 22; 7:5). Нух Изге Язмаларда «саф» дип аталганга караганда, ул Туфаннан соң да, хәтта кешеләр Бабил манарасын төзи башлап, фетнә күтәргәннән соң да, Алла алдында тугры йөрүен дәвам иткән. Нух үлеменә кадәр үк Алла алдында тугры йөргән һәм 950 яшьтә үлгән (Яшәеш 9:29).

Әюп шулай ук яхшы гадәтләр ярдәмендә «саф, гадел» кеше кебек билгеле булган (Әюп 1:1, 8; 2:3). Кагыйдә буларак, яисә гадәттәгечә, Әюп, балалары өчен аларның һәрбер сый мәҗлесеннән соң корбаннар китереп, үз гаиләсендә рухани сыйфатында булган. Ул моны алар, бәлкем, «гөнаһ эшләгәннәрдер һәм Алланы үз йөрәкләрендә хурлаганнардыр» дип куркып эшләгән. «Әюп барлык андый көннәрдә шулай эшләгән» (Әюп 1:5). Һичшиксез, Әюпнең гаиләсендә Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле булган гореф-гадәтләргә мөһим роль бирелгән.

Даниел үзенең бөтен гомере буена «үзгәрешсез» Йәһвәгә хезмәт иткән (Даниел 6:16, 20). Даниелның нинди яхшы рухи гадәтләре булган? Аларның берсе — бу Йәһвәгә дога кылу гадәте. Моны эшләүне тыючы Патша указына карамастан, Даниел «көнгә өч мәртәбә тезләнгән, һәм ул моны элек моңа кадәр эшләгән кебек, Үз Алласына дога кылган, һәм Аны мактаган» (Даниел 6:10). Ул хәтта үлем куркынычы алдында торганда да, Аллага дога кылудан туктамаган. Һичшиксез, бу гадәт Даниелны Алла алдында сафлыкны сакларга омтылуда ныгыткан. Даниелның, күрәсең, шулай ук Алланың дулкынландыручы вәгъдәләре турында әйтелгән Язмаларны өйрәнергә һәм алар турында тирән уйланырга бик яхшы гадәте булган (Йәрәми 25:11, 12; Даниел 9:2). Мондый бик яхшы гадәтләр Даниелга бөтенесен кичерергә ярдәм иткән һәм ул, Аллага тугрылык саклап, яшәү өчен юлны ахырына кадәр үткән.

Динә исә, киресенчә, үзенең начар гадәте өчен җәзасын алган. Ул, «шул җирнең» Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган «кызларын карарга [«үз гадәтенчә барып йөргән», ЯД] чыккан» (Яшәеш 34:1). Бу зарарсыз кебек тоелган гадәт бәлагә китергән. «Үз атасының өендә барысыннан да күбрәк хөрмәт ителгән» Сихем исемле яшь егет Динәне көчләгән. Аннары аның ике абыйсы үч итеп бөтен шәһәрдәге ир-атларны үтергәннәр. Нинди куркыныч нәтиҗә! (Яшәеш 34:19, 25—29).

Безгә безнең гадәтләр зыянга түгел, ә игелеккә икәнлегенә ничек соң инанырга?

Үз гадәтләрегезне кулланыгыз

«Гадәтләр — бу алдан билгеләнеп куелган язмыш»,— дип язган бер фәлсәфәче. Ләкин бу алай түгел. Изге Язмалар безнең начар гадәтләрне ташлый һәм яхшыларга ия була алуыбызга ышандыралар.

Яхшы гадәтләр мәсихче юлыннан барырга ярдәм итәләр һәм бу юлны җиңеләйтәләр. Грециядән Алекс исемле мәсихче: «Мин төрле бурычларымны үтәү графигын тотарга гадәтем булу аркасында вакытка экономия ясыйм»,— дип әйтә. Теофилос исемле мәсихче өлкән уңышларга ирешергә аңа эшләрне планлаштырырга гадәте ярдәм итә дип билгели. Ул: «Миндә барысын да яхшы планлаштырырга гадәт булмаса, мин үз мәсихче бурычларымны уңышлы үти алмавымны беләм»,— дип әйтә.

Без, мәсихчеләр буларак, «шундый ук тәртип буенча эшләргә» чакырылабыз (Филиплыларга 3:16, ЯД). «Тәртип» дигән сүз берәр нәрсәне гадәттәге ысул белән үтәүне күздә тота. Яхшы гадәтләр файдалы, чөнки безгә үзебезнең һәрбер адымыбызны уйлап эшләү өчен вакытны әрәм итмәскә мөмкинлек бирәләр. Безнең тегесен яисә монысын эшләргә тупланган инде тәҗрибәбез бар һәм без гадәттәгечә аның буенча эшлибез. Кайчакта гадәтләр уйламыйча да эшли торганга әйләнәләр. Машинаны куркынычсыз йөртү күнегүләре йөртүчегә, юлда аварияләрдән качарга мөмкинлек биргән, тиз карарлар кабул итәргә ярдәм иткән кебек, шулай ук яхшы гадәтләр дә безнең мәсихче юлыбызда дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәләр.

Джереми Тейлор исемле инглиз язучысы: «Гадәтләр — ул эшчәнлек балалары»,— дип әйткән. Яхшы гадәтләргә ия булып, без җиңел генә дөрес итеп эшли алабыз. Мәсәлән, без, мәсихчеләр буларак, регуляр рәвештә вәгазьләргә күнеккәнбез икән, безгә вәгазь эшенә барырга шактый җиңелрәк һәм бу безгә күбрәк шатлык китерәчәк. Без Изге Язмаларда рәсүлләр «һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйләрдә өйрәтүдән һәм Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы Хәбәрне сөйләүдән туктамадылар» дип укыйбыз (Ап. эшләре 5:42; 17:2). Ә әгәр дә без вәгазь эшендә сирәк кенә катнашабыз икән, без курку кичерә башларга мөмкин һәм безгә бу мәсихче эшчәнлегенең мөһим төренә ияләшер өчен һәм үзебезне ышанычлы хис итәр өчен күбрәк вакыт кирәк булыр.

Бу мәсихче тормышының башка өлкәләренә дә кагыла. Гадәт безгә регуляр рәвештә, «көнен-төнен», Алла Сүзен укырга ярдәм итә ала (Ешуа 1:8; Мәдхия 1:2). Бер мәсихченең йокы алдыннан 20—30 минут Изге Язмаларны укуы аның гадәтенә кергән. Ул нык арыса да, Изге Язмаларны укымыйча ятса, йоклый алмаганын билгеләгән. Аңа торырга һәм укырга туры килә. Мондый гадәт ярдәмендә бу мәсихче инде берничә ел рәттән һәр ел Изге Язмаларны тулысынча укып чыга.

Безнең Үрнәгебез, Гайсә Мәсихнең Язмалар карала торган очрашуларга килү гадәте булган. Ул «Үзенең гадәтенчә, шимбә көнне синагогага керде, һәм укырга дип аяк өстенә торып басты» (Лука 4:16). Зур гаиләле Джо исемле өлкәнгә күп эшләргә туры килә һәм аның гадәте регуляр рәвештә очрашуларда булырга теләк һәм кирәклелек үстерергә ярдәм иткән. Джо: «Бу гадәт миңа ярдәм итә. Ул кирәкле рухи көч бирә һәм аның ярдәмендә мин авыр эшләрне һәм проблемаларны җиңә алам»,— дип сөйли (Еврейләргә 10:24, 25).

Андый гадәтләрсез мәсихче юлыннан барып булмый. Йәһвә халкы эзәрлекләүләргә дучар булган илдән килгән хәбәрдә болай дип билгеләнгән: «Яхшы рухи гадәтләргә һәм хакыйкать өчен тирән рәхмәткә ия булган кешеләр җиңеллек белән сынауларны кичерә алалар. „Яхшы вакытта“ очрашуларга даими рәвештә йөрмәгән, регуляр вәгазьләмәгән һәм вак-төяк эшләрдә компромисска барган кешеләрнең исә еш кына түзәргә көчләре җитми» (2 Тимәтигә 4:2, ЯД).

Начар гадәтләрне ташлагыз, яхшы гадәтләрне тотыгыз

Кешегә ул буйсынырга теләгән гадәтләргә генә ия булырга кирәк дип әйтәләр. Начар гадәтләр — бу рәхимсез хуҗалар. Ләкин аларны ташлап була.

Стелла кайчандыр телевизор карау белән мавыккан булган. Ул: «Минем һәрбер начар гадәтем артыннан гадәттә „зарарсыз“ сәбәп тора»,— дип сөйли. Аның телевизор карауга мавыгуы белән дә шулай ук булган. Ул үзенә «чак кына ял итәргә» яисә «киеренкелекне киметер» өчен генә телевизор карыйм дип әйтә торган булган. Әмма гадәт, телевизор алдында күп сәгатьләр утырырга мәҗбүр итеп, аннан өстен чыккан. «Бу гадәт аркасында минем рухи үсешем акрынайды»,— дип әйтә Стелла. Бу хәлне үзгәрешсез калдырмаска карар итеп, Стелла телевизорны азрак карый башлаган һәм карау өчен тапшыруларны җентекләбрәк сайлаган. «Мин ни өчен бу гадәтне ташларга карар иткәнемне беркайчан да онытмаска тырышам,— дип әйтә ул,— һәм Йәһвәдән миңа бу гадәт белән көрәшергә тәвәккәллекне сакларга ярдәм итүен сорыйм».

Харалампос исемле мәсихче аңа рухи яктан үсәргә комачаулаган, бар эшне икенче көнгә калдыру, гадәте турында әйтә. «Бу гадәт мине яхшылыкка китермәгәнен аңлагач, мин үз тормышымны үзгәртергә тырыштым. Мин үз алдымда максатлар куеп, аларны ахыр чиккә җиткерер өчен, кайчан һәм нәрсә эшләгәнемне, конкрет билгели башладым. Мин барлык карарларымны үтәргә һәм бөтен планнарымны башкарырга тырыштым. Бу минем начар гадәтемнән дару булды. Мондый даимилек бүгенге көнгә кадәр үк минем өчен яхшы гадәт булып кала». Һичшиксез, без эшли алганның иң яхшысы — бу начар гадәтләрне ташлау һәм яхшы гадәтләргә ия булу.

Безнең үзебездә нинди гадәтләрне, начарларнымы яисә яхшыларнымы, булдыруыбызга шулай ук безнең аралашуыбыз тәэсир итә. Без башкалардан яхшыны да, начарны да үзләштерәбез. Нәкъ шулай ук «начар берләшмәләр яхшы гадәтләрне бозган» кебек, яхшы дуслар безгә үзебездә нинди яхшы гадәтләр булдыруга үрнәк була алалар (1 Коринфлыларга 15:33). Барысыннан да иң мөһиме, гадәтләр Алла белән безнең мөнәсәбәтләрне ныгыта яисә какшата ала. Стелла болай дип әйтә: «Яхшы гадәтләр безгә Йәһвәгә хезмәт итүдә калырга ярдәм итәләр. Ә начар гадәтләр безгә комачаулыйлар».

Үзегездә яхшы гадәтләрне булдырыгыз һәм алар буенча эш итегез. Алар сезнең тормышыгызга көчле һәм файдалы итеп тәэсир итәчәкләр.

[29 биттәге иллюстрация]

Гадәтләр, ут кебек, файда яисә зарар китерә алалар.