Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Карашларга хокук

Карашларга хокук

Карашларга хокук

Сез, бәлкем, теләгәнегезгә ышану хокукының кадерен беләсездер. Бу хокук ярдәмендә җирдәге 6 миллиард яшәүченең карашлары һәм ышанулары күп төрле. Алланың күп санлы төсе, формасы, төзелеше, тәме, исе һәм чыгарган тавышлары белән аерылып торучы һәм шуның белән безнең тормышыбызны ямьләндерүче иҗади эшләре кебек, шулай ук төрле фикерләр һәм карашлар безнең яшәвебезне ачык, тулы һәм кызыклы итә ала. Еш кына моңа охшаш төрлелек безнең тормышыбызга махсус гүзәллек китерә (Мәдхия 103:24).

ЛӘКИН бик сак булырга кирәк. Кайчак фикерләр гадәттән тыш кына түгел, ә шулай ук куркыныч та. Мәсәлән, ХХ гасыр башында кайберәүләр масоннар белән яһүдиләр «христиан цивилизациясен юк итеп, үз дөнья тәртибен барлыкка китерергә һәм аның белән идарә итәргә» ниятләгәннәр дип санаганнар. Мондый хәбәрләр чыганагының берсе «Сион акыл ияләренең протоколы» дип аталган документ булган. «Протоколларда» имеш яһүдиләр «башка милләтләрнең байлыкларын бер сугуда юк итү» максаты белән салымнарның, коралларның һәм зур монополияләрнең үсүен дәвам иттерергә,— һәм шулай ук мәгърифәт системасы белән оста идарә итеп, «яһүди булмаган халыкларны надан хайваннарга әйләндерергә» планлаштыралар дип әйтелгән булган. Хәтта фетнә чорында яһүди акыл ияләре каршы килүчеләрне тар-мар итә алсын өчен, хөкүмәт башкалаларын бергә тоташтыра торган җир астында тимер юл салырга планнары булуы турында әйтелгән булган.

Әлбәттә, моның барысы да кешеләрне еврейләргә каршы бору өчен юнәлдерелгән ялган сүз булган. «Бу мәгънәсез хәбәрләр Россиядән»,— дип билгели Британия музееның эшлеклесе Марк Джоунз. Бу темага багышланган мәкалә беренче тапкыр 1903 елда Россиядә бастырылган булган. Аннан соң бу информация 1920 елның 8 маенда Лондонның «Таймс» газетасында чыккан. Бер ел үткәннән соң, шул ук газетада «Протоколлар» — фальшивка дигән дәлилләр китерелгән. Ләкин явыз хәбәрләр үз эшен эшләгәннәр иде. Джоун сүзләре буенча «моңа охшаш уйдырмаларның таралуын туктату бик авыр». Кешеләр бу хәбәрләргә ышана башлау белән аларда явызлык һәм күрәлмаучылык белән тулган куркыныч карашлар туа. ХХ гасыр тарихы күрсәткәнчә, бу еш кына һәлакәтләргә китерә (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19).

Карашлар һәм хакыйкать

Әгәр дә кешеләрдә дөрес булмаган карашлар барлыкка килә икән, бу алар белеп ялганга ышаналар дигәнне аңлатмый. Кайчакта алар тик нәрсәнедер аңлап җиткермиләр. Күпме кеше, үзләре дөрес дип санаган эшләре аркасында, вакытыннан элек үлемгә дучар булдылар? Өстәвенә, без еш кына ышанасы килгәнгә ышанабыз. Бер профессор хәтта галимнәр дә «үзләренең фикри нәтиҗәләренә гашыйк булалар» дип әйткән. Аларның идеяләре акылларын томалый. Ә аннан соң бу кешеләр үз хаталы карашларына бушка дәлилләр эзләүгә бөтен тормышларын багышлыйлар (Йәрәми 17:9).

Моңа охшаш хәл күп каршы килүләре булган диннәр арасында да була (1 Тимәтигә 4:1; 2 Тимәтигә 4:3, 4). Кемнеңдер Аллага карата иманы нык. Ә икенченең фикере буенча ул кешенең иманы бернәрсәгә дә нигезләнмәгән. Берәүләр кешенең үлеменнән соң яши торган үлемсез җаны бар дип ышаналар. Башкалар кеше үлү белән тулысынча яшәүдән туктый дип саныйлар. Мондый бер-берсенә капма-каршы ышануларның барысы да бер үк вакытта дөрес була алмавы аңлаешлы. Шуңа күрә сезнең ышануларыгыз дөрес һәм сез үз теләкләрегезне чынбарлык дип санамыйсызмы икәнен тикшерү акыллы булмасмы? (Гыйбрәтле хикәя 1:5). Бу тикшерүне ничек үткәрергә? Бу сорау чираттагы мәкаләдә каралачак.

[3 биттәге иллюстрация]

«Сион акыл ияләренең протоколларын» фаш итүче мәкалә, 1921 ел.