Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез ышанганыгызга ни өчен инанган?

Сез ышанганыгызга ни өчен инанган?

Сез ышанганыгызга ни өчен инанган?

Сүзлек буенча «ышану» «нәрсәне дә булса дөрес, чын дип кабул итү» дигәнне аңлата. Кеше хокукларының гомуми декларациясе һәрбер кешенең «фикер, вөҗдан, дин ирегенә» хокукын саклый һәм әгәр дә кеше тели икән «бу хокук үз динен яисә ышануларын алмаштыру иреген» үз эченә ала.

ЛӘКИН ни өчен кайберәүләр үз диннәрен яисә карашларын алмаштырырга телиләр? «Минем ышанганнарым мине канәгатьләндерә»,— дигәнне еш ишетеп була бит. Күп кешеләрнең фикере буенча, кемнең дә булса карашлары, хаталы булса да, беркемгә дә комачауламыйлар. Әгәр дә, мәсәлән, кемдер җир яссы дип ышана икән, бу аның үзенә дә, башкаларга да зыян китерми. Кемдер: «Теләсәгез ышаныгыз!» — дип әйтер. Ләкин бу позиция һәрчакта да акыллымы? Врач, мәеткә кагылганнан соң, кулларын юмыйча, хастаханәдәге пациентларны карарга ярый дип нык ышанган коллегасына шулай дип әйтерме?

Тарих күрсәткәнчә, ялган дини карашлар кешелеккә чиксез зур зыян китергән. Урта гасырларның «изге» тәре походлары заманындагы дин җитәкчеләренең «христиан фанатикларын мәрхәмәтсезлеккә һәм көчләүгә дәртләндергәне» күпме кайгы китергәнен искә төшерегез. Яисә күптән түгел генә үткән гражданнар сугышларының хәзерге «христиан» катнашучылары турында уйлап карагыз. Алар «урта гасыр гаскәрләре кылыч сабына изгеләрнең исемнәрен кисеп язган кебек, Мәрьям кыз сурәтен мылтык түтәсенә ябыштыралар». Бу бар булган дин фанатиклары үз эшләренең дөреслегенә шикләнмәгәннәр, ләкин безнең өчен дин аркасында булган мондый сугышларның зур явызлык икәнлеге ачык.

Ни өчен бүген дөньяда конфликтлар һәм каршы килүләр шул хәтле күп? Изге Язмалар Иблис Шайтан «бөтен галәмне кызыктырып алдый» дип аңлата (Ачыш 12:9; 2 Коринфлыларга 4:4; 11:3). Рәсүл Паул күп иман итүчеләр «күренеш һәм ялган могҗизалар» барлыкка китерә торган Иблис тарафыннан алдалану аркасында һәлак булырлар дип кисәткән. Аның сүзләре буенча «алар үз коткарылулары өчен хакыйкать яратуын кабул итмәгәннәр» һәм шуңа күрә «ялганга ышаначаклар» (2 Фессалоникилеләргә 2:9—12). Алдаланган булмас өчен нәрсә эшләргә мөмкин? Сүз уңаенда, сез ышанганыгызга ни өчен инанган?

Безне шулай тәрбияләделәр...

Бәлкем, сезне тәрбияләгәндә ата-анагыз сездә ниндидер ышанулар үстергәннәрдер. Һәм бу, мөгаен, яхшыдыр да, чөнки Алла ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш дип әйтә (Икенчезаконлык 6:4—9; 11:18—21). Мәсәлән, яшь егет Тимәтигә әнисе белән әбисенең үгет-нәсихәтен тыңлау күп файда китергән (2 Тимәтигә 1:5; 3:14, 15). Изге Язма ата-аналарның ышануларын хөрмәт итәргә өйрәтә (Гыйбрәтле хикәя 1:8; Ефеслыларга 6:1). Ләкин Барлыкка Китерүче сезнең берәр нәрсәгә ата-анагыз ышанганга күрә генә ышануыгызны тели мени? Әби-бабаларның ышануларына һәм тәртипләренә уйламыйча иярү куркыныч (Мәдхия 77:8; Амос 2:4).

Гайсә Мәсих белән сөйләшкән Самария хатыны бала чагыннан ук үз халкының ышануларына өйрәтелгән булган (Яхъя 4:20). Гайсә Самария хатынының аңа нәрсәгә ышанырга дигән сайлау иреген хөрмәт итеп, шулай да: «Сез нәрсәгә табынуыгызны белмисез»,— дип билгеләгән. Бу хатын ышануларының күбесе, асылда, хаталы булган һәм Гайсә аңа Аллага яраклы итеп — «рухта һәм хакыйкатьтә» хезмәт итәр өчен үз дини карашларын үзгәртергә кирәк икәненә күрсәткән. Самария хатыны һәм аның кебек башка күп кешеләр киреләнеп әби-бабаларының диннәрен тотып тормаганнар, киресенчә Гайсә Мәсих аша бирелгән «иманга итагать иткәннәр» (Яхъя 4:21—24, 39—41; Ап. эшләре 6:7).

Безне шулай өйрәттеләр...

Белемнең билгеле өлкәләрендә күп санлы укытучылар һәм остазлар тирән хөрмәткә лаек. Ләкин моңа карамастан, тарих тулысынча ялгышкан атаклы укытучыларның мисаллары белән тулы. Мәсәлән, Грек фәлсәфәчесе Аристотельнең ике гыйльми китабы турында тарихчы Бертран Расселл: «Хәзерге фән карашлары буенча бу китаплардагы җөмләләр тәнкыйть итүне һич тә кичерә алмый»,— дип язган. Хәтта хәзерге остазларның да күпчелеге еш кына тулысынча ялгышалар. «Һавадан авыррак булган очучы аппаратлар оча алмаячаклар»,— дип әйткән 1895 елда Британиянең укымышлы лорды Кельвин. Шуңа күрә акыллы кеше, уйламыйча, кайбер абруйлы кешеләр әйткәнгә генә нигезләнеп, берәр нәрсәне хакыйкать дип санамаячак (Мәдхия 145:3).

Моңа охшаш саклык дин тәгълиматлары өлкәсендә дә таләп ителә. Атаклы укытучылардан Алла турында тирән белемнәр алган рәсүл Паул «аталарның риваятьләренә чиксез бирелгән» булган. Ләкин аңа ата-бабаларының диннәрен ашкынып яклавы тик зыян гына китергән, чөнки ул «Алла җыелышын чиктән тыш тырышлык белән эзәрлекләгән һәм аны җимереп бетерергә тырышкан» (Галатларга 1:13, 14ЯД; Яхъя 16:2, 3). Тагын да начаррагы — Паул озак вакыт «тауга каршы» барган һәм Гайсә Мәсихкә иман итүгә юнәлдерелгән һәркайсы тырышлыкларга каршы килгән. Паулны үз динен алмаштырырга дәртләндерү өчен Гайсәнең үзенә могҗизалы рәвештә катнашырга туры килгән (Ап. эшләре 9:1—6; 26:14).

Масса-күләм мәгълүмат чараларының тәэсире

Сезнең карашларыгызга масса-күләм мәгълүмат чаралары бик нык тәэсир иткәндер, бәлкем. Кешеләрнең күбесе алар сүз иреге аркасында файдалы мәгълүматлар ала алуларына шат. Ләкин абруйлы көчләр масса-күләм мәгълүмат чараларын үз файдаларына еш кулланалар. Еш кына сурәтләнгән вакыйгалар алдан ук ялгыш итеп аңлатып бирелгән булалар, ә бу сезнең фикер йөртүегезгә тәэсир итә ала.

Өстәвенә, күбрәк кешенең игътибарын җәлеп итәр өчен масса-күләм мәгълүмат чаралары сенсацияле һәм ызгышлы яңалыкларны әйтергә тырышалар. Берничә ел элек ачык итеп әйтергә яисә язарга курыкканлык турында бүген бөтен кешеләр өчен дә әйтелә. Тәртипнең урнаштырылган стереотиплары акрын, ләкин тоткарланмыйча җимереләләр һәм үткәндә калалар. Кешеләрнең фикер йөртүләре акрын гына бозыла. Алар «явызлыкны игелек, ә игелекне — явызлык дип атый» башлыйлар (Исай 5:20; 1 Коринфлыларга 6:9, 10).

Үз карашларыгыз өчен нык нигез табыгыз

Кеше фикерләренә һәм фәлсәфәләренә нигезләнү — бу йортны ком өстендә төзүгә тиң (Матфей 7:26; 1 Коринфлыларга 1:19, 20). Алай булгач үз карашларыңны ышаныч белән нәрсәгә нигезләп була? Алла безгә дөнья турында белемнәр алыр өчен һәм рухи сораулар бирер өчен акыл биргән икән, ул шулай ук безгә сорауларыбызга дөрес җаваплар табар өчен дә мөмкинлек бирер дип уйлау дөрес булмас мени (1 Яхъя 5:20). Әлбәттә, бирер! Ләкин дин сорауларында нәрсә чын, дөрес һәм чынбарлыкка туры килә икәнен ничек белергә? Һичшиксез, безгә монда Алла Сүзе, Изге Язмалар гына ярдәм итә ала (Яхъя 17:17; 2 Тимәтигә 3:16, 17).

Ләкин берәрсе: «Туктагыз әле, ә дөньядагы тәртипсезлекләрнең һәм конфликтларның күпчелегендә кулларына Изге Язмалар тоткан кешеләр гаепле түгелме соң?» — дип сорарга мөмкин. Чыннан да, Изге Язмалар буенча үз тормышларын алып баралар дип әйткән дин җитәкчеләре чуалган һәм бер-берсенә каршы килә торган күп санлы фикерләр тәкъдим иткәннәр. Һәм моның сәбәбе — бу кешеләр, асылда, үз ышануларын Изге Язмаларга нигезләмәгәннәр. Рәсүл Питер аларны «һәлакәтле тәгълиматларга» өйрәтүче ялган пәйгамбәрләр һәм ялган укытучылар дип атаган. «Алар аша хакыйкать юлы хурланачак»,— дип әйткән Питер (2 Питер 2:1, 2). Ләкин ул шулай ук болай дип язган: «Бездә иң дөрес пәйгамбәрлек сүзе бар; һәм сез аңа, караңгы урында балкыган яктырткычка кебек, мөрәҗәгать итеп, яхшы эшлисез» (2 Питер 1:19; Мәдхия 118:105).

Изге Язмалар безне үз ышануларыбызны, алар Изге Язмаларның тәгълиматларына туры киләләрме икәнен тикшерергә дәртләндерә (1 Яхъя 4:1). Бу журналның миллионлаган укучылары андый тикшерү аларның тормышларына мәгънә биргәнен һәм стабильлек керткәнен раслый алалар. Нәрсәгә ышанырга дигән сорауны чишәр алдыннан Верия шәһәрендә яшәүче акыллы кешеләр кебек «һәр көн Изге Язманы җентекләп тикшерегез» (Ап. эшләре 17:11ЯД). Йәһвә Шаһитләре бу эштә сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Һичшиксез, сезнең нәрсәгә ышанырга теләгәнегезне сезгә хәл итәргә. Ләкин сезнең ышанулар кеше уйлаулары һәм теләкләре тәэсире аркасында түгел, ә Алла биргән хакыйкать Сүзе тәэсире ярдәмендә барлыкка килгәненә инану акыллы булыр иде (1 Фессалоникилеләргә 2:13; 5:21).

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Үз карашларыңны ышаныч белән Изге Язмаларга нигезләп була.