Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «яхшыны һәм начарны аера» аласызмы?

Сез «яхшыны һәм начарны аера» аласызмы?

Сез «яхшыны һәм начарны аера» аласызмы?

«Аллага нәрсә яраклы икәнен даими тикшереп белегез» (ЕФЕСЛЫЛАРГА 5:10, ЯД).

1. Бүгенге тормышта нәрсә авыр һәм ни өчен?

«ХОДАЕМ, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм» (Йәрәми 10:23). Бүген Йәрәминең акыллы күзәтүендә безнең өчен тагын да күбрәк мәгънә бар. Ни өчен? Чөнки без Изге Язмаларда алдан ук әйтелгән «чиксез авыр көннәрдә» яшибез (2 Тимәтигә 3:1). Без һәр көн хәл итүне таләп итә торган катлаулы шартларга очрыйбыз. Бу карарлар мөһимме яисә юкмы, алар безнең физик, эмоциональ һәм рухи хәлебездә, безнең иминлегебездә тирән тәэсир калдыралар.

2. Сайлау кайчан гадәттәге кебек күренергә мөмкин һәм үзләрен Аллага багышлаган мәсихчеләр моңа ничек мөгамәлә итәләр?

2 Безнең көндәлек тормышта ясаган сайлавыбыз еш бик гади яисә гадәттәге кебек тоелырга мөмкин. Мәсәлән, без һәр көн нәрсә кияргә, нәрсә ашарга, кем белән күрешергә һәм башка шундыйларны сайлыйбыз. Без бу сайлауны уйламыйча диярлек ясыйбыз. Ләкин моның барысы чыннан да шул хәтле гадиме? Безгә, Аллага багышланган мәсихчеләргә нәрсә без киябез, нәрсә без ашыйбыз һәм эчәбез, нәрсә без сөйлибез һәм нинди безнең тәртибебез — боларның барысына да бик игътибарлы булырга кирәк. Моның барысы да безнең Иң Югарыга, Йәһвә Аллага хезмәт иткәнебезне чагылдырырга тиеш. Рәсүл Паулның: «Ашыйсызмы, эчәсезме яисә башка төрле эш эшлисезме, барысын да Алланы данлар өчен эшләгез»,— дигән сүзләрен искә төшерик (1 Коринфлыларга 10:31; Колосслыларга 4:6; 1 Тимәтигә 2:9, 10).

3. Сайлау кайчан җитдирәк мәгънә йөртә?

3 Кайчакта сайлау җитдирәк мәгънә йөртә. Мәсәлән, никахка керергәме яисә юкмы дигән карар кешенең киләчәк тормышына бик нык тәэсир итәчәк. Никахлашыр өчен кешене — безнең гомерлек иптәшебезне дөрес сайлау бик мөһим * (Гыйбрәтле хикәя 18:22). Моннан тыш, безнең иптәшләрне һәм танышларны сайлавыбыз, белем алу, эш һәм күңел ачуларны сайлавыбыз безнең рухилыкка, ә нәтиҗәдә безнең мәңгелек иминлеккә шулай ук мөһим, кайчакта хәлиткеч тәэсир итә (Римлыларга 13:13, 14; Ефеслыларга 5:3, 4).

4. а) Безгә нинди сәләт бик кирәк? б) Безгә нинди сорауларны карап чыгарга кирәк?

4 Бу барлык карарларны кабул итәр өчен, безгә һичшиксез, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен, яисә нәрсә яхшы кебек тоелганын, ә нәрсә чыннан да яхшы икәнен аера белү кирәк. «Юлларның кешегә туры булып тоелганы да бар; әмма аларның ахыры үлем»,— дип кисәтә Изге Язмалар (Гыйбрәтле хикәя 14:12). Шуңа күрә бездә мондый сораулар барлыкка килүе мөмкин: яхшыны һәм начарны аерырга ничек өйрәнергә? Карар кабул иткәндә кирәкле җитәкчелекне без кайдан таба алабыз? Үткәндә һәм хәзер мондый карарлар кабул иткәндә кешеләр нәрсә эшләгәннәр һәм нинди нәтиҗә белән?

Дөньяның «фәлсәфәсе һәм буш алдавы»

5. Беренче гасыр мәсихчеләре нинди дөньяда яшәгәннәр?

5 Беренче гасыр мәсихчеләре Греция белән Рим идеяләре һәм карашлары хөкем сөргән дөньяда яшәгәннәр. Бер яктан Римлыларның яшәү рәвешенә күпләрдә көнчелеккә китерә торган байлык һәм комфорт булган. Икенче яктан, шул көннәрнең интеллектуаль кеше аралары Платон белән Аристотельның гына түгел, ә шулай ук эпикурейлар һәм стоиклар кебек яңа агымнарның фәлсәфә идеяләре белән котырганнар. Икенче миссионер сәяхәте вакытында рәсүл Паул Афина шәһәренә килгән. Паулны «тел бистәсе» дип атап һәм үзләрен аннан югарырак санап, эпикурейларның һәм стоикларның фәлсәфәчеләре аның белән бәхәсләшә башлаганнар (Ап. эшләре 17:18).

6. а) Беренче гасыр мәсихчеләренең кайберләрен нәрсә җәлеп иткән? б) Паул нәрсә турында кисәткән?

6 Шуңа күрә беренче гасыр мәсихчеләренең кайберләрен тирә-юньдәге кешеләрнең күренекле яшәве һәм тәртибе ни өчен җәлеп иткәнен аңларга авыр түгел (2 Тимәтигә 4:10, ЯД). Мондый яшәүне алып барган кешеләр бу системаның бар булган рәхәтлекләре һәм привилегияләре белән кулланган кебек тоелган һәм алар кабул иткән карарлар акыллы кебек тоелган. Бу дөнья Аллага үзләрен багышлаган мәсихчеләрнең тормышында булмаган нәрсәдер кыйммәтлене тәкъдим итә алган кебек тоелган. Ләкин рәсүл Паул: «Карагыз аны берәрсе сезне Мәсих буенча түгел, ә бу дөньяның принциплары буенча, кешеләр гадәте буенча, фәлсәфә һәм буш алдау белән кызыксындырмасын»,— дип кисәткән (Колосслыларга 2:8). Бу сүзләрне Паул ни өчен әйткән?

7. Дөнья акыллыгының бәясе чын мәгънәдә нинди?

7 Паул дөнья үзенә җәлеп иткән кешеләрнең фикер йөртүләрендә нинди куркыныч бар икәнен аңлаганга күрә, бу кисәтүне язган. Аның «фәлсәфә һәм буш алдау» дигән сүзләрне куллануы аеруча мөһим. «Фәлсәфә» дигән сүз туры мәгънәдә «акыллылык ярату һәм аңа омтылу» дигәнне аңлата. Бу сыйфатлар үзләре безнең өчен файдалы булырга мөмкин. Чыннан да Изге Язмалар, аерым алганда Гыйбрәтле хикәя китабы дөрес акыл һәм белем эзләргә дәртләндерә (Гыйбрәтле хикәя 1:1—7; 3:13—18). Ләкин Паул «фәлсәфәне» «буш алдау» белән бер рәткә куйган. Башкача әйткәндә, Паул дөнья акыллыгын буш һәм алдаучан дип санаган. Ул һава тутырып кабартылган шар кебек төплелек тәэсире тудырган, ә асылда, эчендә бернәрсә дә юк. Әлбәттә, дөньяның «фәлсәфәсе һәм буш алдавы» кебек шундый ук уйланмага нигезләнеп нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен сайлау акылсыз, хәтта куркыныч булыр иде.

«Явызлыкны яхшылык, ә яхшылыкны явызлык» дип санаучылар

8. а) Кешеләр каян киңәш эзлиләр? б) Кешеләр нинди киңәшләр алалар?

8 Бүгенге көннәр беренче гасырдан бик нык аерылып тормыйлар. Күп кенә экспертлар кеше тормышының бөтен диярлек сфераларына кагылышлы булган сорауларын чишәләр. Күп санлы белгечләр — никахлашу һәм гаилә сораулары буенча консультлантлар, журналист-комментаторлар, үз-үзләрен психолог дип санаучылар, астрологлар, экстрасенслар һәм башкалар сезгә, акча бирсәгез, теләп киңәшләр бирәләр. Ләкин нинди киңәшләр алар бирәләр? Алар еш кына Изге Язмаларның әхлак нормаларын читкә этеп, «яңа мораль» дип аталган нормалар өчен урын әзерлиләр. Мәсәлән, дәүләтнең ир-ат белән ир-ат һәм хатын-кыз белән хатын-кыз арасында никахлашуны рөхсәт итмәгәне турында Канаданың «Глоб энд мейл» дигән газетасының редакция мәкаләсендә болай дип әйтелгән булган: «Бер-берсен яраткан һәм бер-берсенә тугры булган кешеләрне, икесе дә очрак кушуы буенча ир-ат яисә хатын-кыз булганга гына күрә, аларның иң көткән теләкләрен [никахлашуны] үтәргә рөхсәт итмәү 2000 елда абсурд кебек күренә». Бүген кешеләр еш барысына да юл куялар һәм бернәрсәне дә хөкем итмиләр. Бар нәрсә дә чагыштырмалы булып санала, абсолют яхшылык һәм явызлык дигән төшенчә инде юкка чыккан (Мәдхия 9:24, 25).

9. Җәмгыятьтә хөрмәт ителә торган кешеләр еш кына нәрсә эшлиләр?

9 Башкалар карар кабул иткәндә, иҗтимагый һәм финанс ягыннан уңышка ирешкән атаклы һәм бай кешеләрдән үрнәк алырга тырышалар. Мондый кешеләр хәзерге җәмгыятьтә бик хөрмәт ителсәләр дә, алар еш кына намуслылык һәм ышанучанлык кебек яхшы сыйфатларны тик сүздә генә күрсәтәләр. Хакимлек һәм акча артыннан куып, күпләр вөҗдан газапсыз төрле алдауларга баралар һәм әхлак принципларын таптыйлар. Данга һәм популярлыкка омтылып, кайберләр өстән уйлаучан урнашылган нормаларны санга сукмыйлар һәм үзләрен эксцентрик һәм гаугалы тотуны яхшырак күрәләр. Нәтиҗәдә, җәмгыять үз файдасы турында гына уйлый башлый, барысына да ирек куючан була, анда барысы да рөхсәт ителгән закон хөкем сөрә башлый. Шуңа күрә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәне турында сүз киткәч, кешеләр үзләрен көчсез һәм аптырашта калган итеп сизүләренә шаккатасы юк (Лука 6:39).

10. Исайның яхшылык һәм явызлык турындагы сүзләренең дөрес икәнлеген нәрсә исбат итә?

10 Дөрес булмаган җитәкчелек нигезендә кабул ителгән начар карарларның һәлакәтле нәтиҗәләрен без бөтен җирдә күрәбез: аерылышулар, бәхетсез гаиләләр, наркотиклар һәм аракы белән чиктән тыш куллану, тәртипсез яшүсмерләрнең бандалары, җенси азгынлык, җенси юллар белән бирелүче авырулар — бу берничә генә мисал. Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар дигәннәргә карата сүз алып барылганда кешеләр бар булган нормалар һәм аларга бер-берсен аңларга ярдәм итүче нәрсәләр турында онытканда башка нәтиҗәне көтеп буламы соң? (Римлыларга 1:28—32). Бу Исай пәйгамбәрнең сүзләренә төгәл туры килә: «Явызлыкны яхшылык һәм яхшылыкны явызлык дип әйткәннәргә, караңгылыкны яктылык һәм яктылыкны караңгылык дип, ачыны баллы һәм баллыны ачы дип санаганнарга кайгы! Үзләре өчен акыллы һәм үзләре алдында төпле булганнарга кайгы!» (Исай 5:20, 21).

11. Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләгәндә үзеңә таяну ни өчен акыллы түгел?

11 «Үзләре өчен акыллы» булган яһүдиләрне Алла борынгы заманда җавапка тартканга күрә, безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл иткәндә үзебезгә таянмаска тагын да мөһимрәк. Бүген күп кешеләр «үзеңнең йөрәгеңне тыңла» яисә «ничек дөрес дип саныйсың шулай эшлә» дигән киңәшләрне кулланалар. Бу акыллымы? Изге Язмалар буенча — юк. Чөнки анда: «Кеше йөрәге барыннан да күбрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык; кем аны белер?» — дип әйтелә (Йәрәми 17:9). Сез карар кабул иткәндә хәйләкәр һәм бозык кеше киңәшен тыңлар идегезме? Әлбәттә, юк. Мондый кешене тыңлап, сез, мөгаен, киресенчә эшләр идегез. Менә ни өчен Изге Язмалар мондый сүзләрне безнең исебезгә төшерә: «Үзенә өмет баглаган кеше — акылсыз; ә акыллылыкта йөргән кеше исән булачак» (Гыйбрәтле хикәя 3:5—7; 28:26).

Аллага нәрсә яраклы икәнен белүне дәвам итик

12. «Алла ихтыярын» белү безгә ни өчен кирәк?

12 Әгәр дә без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен карар иткәндә дөнья акылына яисә үз-үзебезгә таянмаска тиеш икән, нәрсә эшләргә соң? Рәсүл Паулның ачык һәм җиңел аңлаешлы киңәшен тыңлыйк. Ул болай дип әйткән: «Бу гасыр белән исәпләшмәгез, ә Алланың игелекле, яраклы һәм камил ихтыярын сезгә белер өчен акылыгыз яңартуы белән үзгәрегез» (Римлыларга 12:2). Алла ихтыярын безгә ни өчен белергә кирәк? Моны эшләр өчен Изге Язмаларда Йәһвә: «Күк җирдән биегрәк булган кебек минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак»,— дип туры, әмма көчле сәбәп китерә (Исай 55:9). Шуңа күрә саф акыл дип аталганга яисә үз тойгыларыңа таяну урынына, әйдәгез: «Аллага нәрсә яраклы икәнен даими тикшереп белик» (Ефеслыларга 5:10ЯД).

13. Гайсәнең Яхъя 17:3 тә язылган сүзләре Аллага нәрсә яраклы икәнен белү кирәклегенә ничек басым ясый?

13 Моны эшләргә кирәклегенә Гайсә Мәсих мондый сүзләр белән басым ясаган: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3, ЯИ). «Белү» дигән сүз грек төп нөсхәсендә бик тирән мәгънә йөртә. Вайн сүзлеге буенча бу сүз «белем алучы кеше белән ул белергә теләгән объект арасында мөнәсәбәтләр булуын аңлата: [бу сүз] белем алучы каршында ул белергә теләгән объектның кыйммәтлеген һәм мөһим булуын күрсәтә» («Vine’s Expository Dictionary»). Берәрсе белән үзара мөнәсәбәтләрдә булу тик бу кеше кем һәм аның исеме ничек икәнен белү белән генә чикләнми. Бу шулай ук бу шәхес нәрсә ярата һәм нәрсә яратмый икәнен, ул нәрсәгә әһәмият бирә, ул нинди принциплар буенча яши икәнен белү һәм бу принципларны хөрмәт итүне үз эченә ала (1 Яхъя 2:3; 4:8).

Әйдәгез, үзләштерү сәләтебезне өйрәтик

14. Паул сүзләре буенча рухи сабыйлар белән тәҗрибәле кешеләр арасында төп аерма нәрсәдә?

14 Яхшылык белән явызлыкны аерырга ничек өйрәнергә? Бу сорауга җавап Паулның беренче гасырдагы еврей мәсихчеләренә әйткән сүзләрендә бар. Ул: «Сөт белән тукланган һәркем тәкъвалык сүзен танымый, чөнки ул сабый. Ә каты ризык үз үзләштерү сәләтләрен куллану аша яхшыны һәм начарны аерырга өйрәткән тәҗрибәлеләргә билгеләнгән»,— дип яза. Монда Паул моннан алдагы шигырьдә «Алланың изге сүзләренең нигезләре» кебек сурәтләгән «сөткә», «үзләштерү сәләтләрен яхшыны һәм начарны аерырга өйрәткән тәҗрибәлеләргә билгеләнгән», «каты ризыкны» каршы куя (Еврейләргә 5:12—14, ЯД).

15. Алла турында төгәл белемнәр алыр өчен нигә тырышып эшләргә кирәк?

15 Димәк, Алла Сүзендә, Изге Язмаларда язылган Алла нормаларын төгәл аңлауга ирешер өчен, безгә иң беренче итеп тырышып эшләргә кирәк. Без Алла Сүзендә нәрсә ярый, ә нәрсә ярамый икәнен билгели торган кагыйдәләр исемлеге язылган дип көтмибез. Изге Язмалар андый китап түгел. Паул болай дип аңлаткан: «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы, һәрбер игелекле эшкә хәзерләнгән Алла кешесе бар эштә дә хәбәрдар булсын» (2 Тимәтигә 3:16, 17). Бу өйрәнү, гаепне ачу һәм төзәлү безгә файда китерсен өчен, уйларга һәм фикер йөртергә кирәк. Бу көч таләп итә, ләкин нәтиҗәсе шуңа торырлык — без «һәрбер игелекле эшкә хәзерләнгән» һәм бар «эштә дә хәбәрдар» булабыз (Гыйбрәтле хикәя 2:3—6).

16. «Үзләштерү сәләтеңне өйрәтү» нәрсәне аңлата?

16 Моннан тыш, Паул әйткәнчә тәҗрибәле кешеләр «үзләштерү сәләтләрен... яхшыны һәм начарны аерырга өйрәткәннәр». Без карала торган соравыбызның нәкъ асылына килдек. «Үзләштерү сәләтләрен өйрәткәннәр» дигән тәгъбир туры мәгънәдә «сизү органнары гимнаст кебек яхшы күнеккән» дигәнне аңлата («Kingdom Interlinear Translation»). Тәҗрибәле гимнаст берәр снарядта — боҗраларда яисә бүрәнәдә — күнегү башкарганда, ул бик тиз хәрәкәтләр ясый ала. Бу хәрәкәтләр бөтен дөнья тартылу законына яисә табигатьнең башка законнарына каршы килгән кебек тоела. Ул һәрвакыт үз тәнен тулысынча контрольдә тота һәм күнегүне уңышлы тәмамлар өчен нинди хәрәкәтләрне башкарырга кирәк икәнен һәрчакта инстинктив, диярлек сизә. Болар барысы да — чиксез каты өйрәнүләрнең нәтиҗәсе.

17. Гимнастларга без нинди мәгънәдә охшарга тиеш?

17 Әгәр дә без безнең карарлар һәм сайлаулар һәрчакта да акыллы булуын телибез икән, безгә дә гимнастка кебек, рухи яктан яхшы күнеккән булырга кирәк. Безгә һәрчакта үзебезнең тойгыларны һәм тәнне тулысынча контроль астында тотарга кирәк (Матфей 5:29, 30; Колосслыларга 3:5—10). Сез, мәсәлән, үз күзләрегезне әхлаксызлыкка карамаска һәм колагыгызны юньсез музыка һәм сөйләшүне тыңламаска өйрәтәсезме? Әлбәттә, болар барысы да безне чолгап алганнар. Ләкин без үзебез сайлыйбыз: моның барысына да безнең йөрәктә һәм акылда калырга рөхсәт итәргәме яисә юкмы. Без: «Күзләрем алдына ярамас әйберне куймыйм; җинаятьчелек эшен мин күралмыйм: ул миңа ябышмаячак. ...Ялган сүз сөйләүче минем күз алларымда калмаячак»,— дип әйткән мәдхия җырлаучыга охшарга тырыша алабыз (Мәдхия 100:3, 7).

Куллану аша үзләштерү сәләтегезне өйрәтегез

18. Үз үзләштерү сәләтеңне ничек өйрәтергә дигәнне аңлатканда Паулның «куллану аша» дигән тәгъбире нәрсә аңлата?

18 Истә тотыйк: «куллану аша» үз үзләштерү сәләтебезне яхшыны һәм начарны аерырга өйрәтә алабыз. Башкача әйткәндә, һәрвакыт безгә карарны кабул итәргә кирәк булганда, без Изге Язмаларның кайсы принципларына бу кагыла һәм ничек аларны кулланып була икәнен танырга өйрәнергә тиеш. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелә торган Изге Язмаларга нигезләнгән басмалардан сезгә кирәкле информацияне эзләп табу гадәтегезгә керсен (Матфей 24:45). Әлбәттә, ярдәм сорап тәҗрибәле мәсихчеләргә дә мөрәҗәгать итеп була. Һәм шулай да Изге Язмаларны өйрәнү өчен безнең Йәһвәгә аның җитәкчелеген һәм рухын сорап догаларыбыз һәм безнең тырышлыкларыбыз ахыр чиктә юмарт җимешләр китерәчәкләр (Ефеслыларга 3:14—19).

19. Үзләштерү сәләтебезне акрын гына өйрәтеп нинди фатихалар без алабыз?

19 Без үзләштерү сәләтебезне акрынлап өйрәтеп, «моннан ары кешеләр хәйләкәрлеге буенча, кызыктыруның хәйләле осталыгы буенча икеләнә торган һәм тәгълиматның һәрбер җиле белән мавыккан сабыйлар булмаска» омтылырга тиеш (Ефеслыларга 4:14). Аллага нәрсә яраклы икәнен аңлауда һәм үзебезнең белемебезгә нигезләнеп, без зур эшләрдә дә, вак-төяк эшләрдә дә безгә файда китерәчәк, безнең имандашларны ныгытачак һәм безнең күктәге Атабызны шатландырачак акыллы карарлар кабул итә алабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Бу авыр көннәрдә безнең өчен нинди бу фатиха һәм саклык!

[Искәрмә]

^ 3 абз. Доктор Томас Холмс һәм Ричард Ра кешеләр кичергән 40 иң зур стресслы вакыйгаларның исемлеген төзегәннәр. Беренче өч урында ир яисә хатын үлеме, аерылышу һәм аерым яшәү карары тора. Ә никахлашу — җиденче урында.

Сез аңлата аласызмы?

• Акыллы карарлар кабул итәр өчен нәрсә кирәк?

• Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл иткәндә җәмгыятьтәге күренекле кешеләргә охшарга тырышу яисә үз тойгыларыңа таяну ни өчен акыллы түгел?

• Карарларны кабул иткәндә Аллага нәрсә яраклы икәнлеген ни өчен без төгәл белергә тиеш һәм без моны ничек белә алабыз?

• «Үзләштерү сәләтеңне өйрәтү» нәрсәне аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Бай һәм атаклы кешеләрдән җитәкчелек эзләү — бу файдасыз.

[22 биттәге иллюстрация]

Гимнастка кебек, безгә үз тойгыларыбызны һәм тәнебезне тулысынча контроль астында тотарга кирәк.