Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тырышып урыгыз!

Тырышып урыгыз!

Тырышып урыгыз!

«Күз яшьләре белән чәчүчеләр шатлык белән урачаклар» (МӘДХИЯ 125:5).

1. «Ашлык Хуҗасыннан... Үзенең ашлыгын җыю өчен эшләүчеләр җибәрсен» дип ни өчен бүген ялварып сорарга кирәк?

ГАЙСӘНЕҢ Галилеядәге өченче вәгазьләү сәяхәтеннән соң, ул үз шәкертләренә: «Урасы ашлык күп, ә эшләүчеләр аз»,— дип әйткән (Матфей 9:37). Шундый ук хәл Яһүдиядә дә булган (Лука 10:2). Шул көннәрдән соң 2 000 ел үткән, ләкин бүгенге көн турында нәрсә әйтеп була? Аллага хезмәт итүнең үткән елы дәвамында 6 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите бөтен дөньяның 6 000 000 000 кешесе арасында уңыш җыеп, тырышлык белән символик уру эшен алып барган һәм бу кешеләрнең күбесе «көтүчесез сарыклар кебек йончыган һәм таралган». Димәк, Гайсәнең «ашлык Хуҗасыннан ялварыгыз, Үзенең ашлыгын җыю өчен эшләүчеләр җибәрсен» дигән чакыруы бүгенге көндә, гасырлар узганнан соң да, актуаль (Матфей 9:36, 38).

2. Кешелек дөньясының игътибарын безнең нәрсәбез җәлеп итә?

2 Ашлык Хуҗасы, Йәһвә Алла эшләүчеләрнең санын арттыру турындагы ялынуга җавап бирә. Алла җитәкчелек иткән уру эшендә катнашу нинди шатлык! Безнең саныбыз дөньядагы кешеләр саны белән чагыштырганда күп булмаса да, безнең Патшалык турында вәгазьләвебез һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашуыбыз кешелек дөньясының игътибарын җәлеп итә. Күп илләрдә масса-күләм мәгълүмат чараларында безне еш кына искә алалар. Телефильмда ишеккә шалтырату тавышына Йәһвә Шаһитләре килгәне турында комментарий бирелергә мөмкин. Әйе, безнең символик уручылар сыйфатында мәсихче эшебез XXI гасырда яхшы билгеле.

3. а) Кешелек дөньясы беренче гасырда Патшалык турындагы хәбәрнең вәгазьләнүен күзәткәнен без кайдан беләбез? б) Безнең хезмәттә фәрештәләр ярдәм итә дип, без ни өчен әйтә алабыз?

3 Беренче гасырда да кешелек дөньясы нәкъ шулай ук Патшалык турындагы хәбәрнең ничек вәгазьләнүен күзәткән һәм яхшы хәбәр вәгазьләүчеләрне эзәрлекләгән. Менә ни өчен рәсүл Паул: «Миңа Алла безне, рәсүлләрне, үлемгә дучар булган кешеләрне кебек күзәтүгә соңгы итеп чыгарган кебек тоела, чөнки без дөнья өчен дә, фәрештәләр өчен дә һәм кешеләр өчен дә театр тамашасы булдык»,— дип язган (1 Коринфлыларга 4:9ЯД). Шулай ук эзәрлекләүләргә карамастан, безнең Патшалык турындагы хәбәрне ныклык белән вәгазьләвебезне дәвам итү безгә дә кешелек дөньясының игътибарын җәлеп итә һәм безнең ныклык фәрештәләр өчен бик мөһим. Ачыш 14:6 да болай дип әйтелә: «Яхшы хәбәр җирдә яшәүчеләргә, һәм һәркайсы кабиләгә, һәм буынга, һәм телгә, һәм халыкка сөйләр өчен мәңгелек Инҗиле булган күк уртасы буенча очучы фәрештәне мин [рәсүл Яхъя] күрдем». Әйе, Аллага хезмәт итүебездә — уруда — безгә фәрештәләр ярдәм итә! (Еврейләргә 1:13, 14).

«Сезне нәфрәт итәчәкләр»

4, 5. а) Гайсә үзенең шәкертләрен нәрсә турында кисәткән? б) Алланың хәзерге хезмәтчеләрен ни өчен «нәфрәт итәләр»?

4 Гайсә рәсүлләрне уруга җибәргәндә, алар «еланнар кебек зирәк, күгәрченнәр кебек саф күңелле» булырга дигән аның боеруын истә тотканнар. Шулай ук Гайсә болай дип өстәгән: «Кешеләрдән... сак булыгыз: чөнки алар сезне мәхкәмәләргә [җирле судларга] бирерләр һәм үзләренең синагогаларында сезне камчыларлар. Һәм Минем аркада сезне үз алларында һәм мәҗүсиләр алдында шаһитлык бирү өчен хакимият башлыклары һәм патшалар алдына алып барырлар. ...Һәм Минем исемем өчен барысы да сезне нәфрәт итәр; ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр» (Матфей 10:16—22).

5 Бүген безне «нәфрәт итәләр», чөнки «бөтен дөнья Явызның», Алланың һәм Аның халкының төп дошманы — Иблис, Шайтанның — «хакимиятендә ята» (1 Яхъя 5:19ЯД). Безнең дошманнар рухи үсүебезне күрәләр, ләкин бу үсүдә Йәһвә ярдәмен танырга теләмиләр. Каршы килүче кешеләр без уру эшендә шатлыклы катнашканда, безнең бәхетле, елмаючан йөзләребезне күрәләр. Безнең бердәмлеккә алар шаккаталар! Бәлкем, алар башка илләргә күчкәндә һәм башта яшәгән җирдәге кебек шул ук эшне башкарган Йәһвә Шаһитләрен очраткач, безнең бердәмлекне теләр-теләмәс таныйлардыр. Ләкин, Йәһвә билгеләгән вакытта, бөтен кеше, хәтта безнең дошманнар да безгә Таяныч Бирүчене һәм безнең Бердәмлекнең Чыганагы — Йәһвә Алланы беләчәкләрен без беләбез (Йәзәкил 38:10—12, 23).

6. Уручылар буларак без нәрсәдә ышандырылабыз һәм нинди сорау барлыкка килә?

6 Уру Хуҗасы үз Улы Гайсә Мәсихкә «күктә һәм җирдә бөтен вәкаләтен [хакимият]» биргән (Матфей 28:18). Шуңа күрә Йәһвә уру эшен күктәге фәрештәләр һәм җирдәге майланган «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша җитәкчелек итәр өчен Гайсәне куллана (Матфей 24:45—47; Ачыш 14:6, 7). Ләкин тырышлык белән уруда катнашып, без ничек дошманнарның каршы килүләрен кичерә алабыз һәм шул ук вакытта ничек шатлыкны саклый алабыз?

7. Каршы килүләр һәм эзәрлекләүләр белән очрашканда, безгә нинди караш сакларга тырышырга кирәк?

7 Каршы килүләр һәм хәтта ачыктан-ачык эзәрлекләүләр белән очрашканда да, рәсүл Паулда булган кебек карашны саклар өчен, әйдәгез, Алла ярдәмен эзлик. Рәсүл Паул: «Безнең турыда явыз сүз сөйлиләр, без [аларга] яхшылык телибез, безне куалар, без түзәбез; безгә яла ягалар, без ялынып күндерәбез»,— дип язган (1 Коринфлыларга 4:12, 13). Мондый карашыбыз Аллага әдәпле хезмәт итүебез белән бергә кайчакта каршы килүчеләрнең безгә карата мөгамәләсен үзгәртә.

8. Гайсәнең Матфей 10:28 дә язылган сүзләре сезгә ничек таяныч бирә?

8 Урудагы безнең ашкынуыбызны хәтта үлем куркынычы да киметә алмый. Патшалык турындагы хәбәрне без ни дәрәҗәдә мөмкин, шулай ачык итеп куркынычсыз игълан итәбез. Безгә Гайсәнең: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз; бәлки җанны да, тәнне дә җәһәннәмдә һәлак итә алучыдан куркыгыз»,— дигән сүзләре көч бирә (Матфей 10:28). Без Күктәге Атабызның Яшәү Бирүче икәнен беләбез. Ул аның алдында сафлыкны саклаганнарны, тугрылык һәм тырышчан уру эшендә катнашканнарны бүләкли.

Яшәү алып килүче хәбәр

9. Йәзәкил сүзләренә кайберәүләр ничек мөгамәлә иткәннәр һәм бүген моңа охшаш нәрсә була?

9 Йәзәкил пәйгамбәр кыюлык белән Йәһвә хәбәрен «буйсынмаган кешеләргә» — Исраил һәм Яһүдия патшалыкларына — игълан иткәндә кайбер кешеләр аның әйткәнен рәхәтләнеп тыңлаганнар (Йәзәкил 2:3). «Менә,— дип әйткән Йәһвә,— син алар өчен матур тавышлы һәм яхшы уйный торган кызык җырлаучы кебек» (Йәзәкил 33:32). Йәзәкил сүзләре аларга ошаса да, алар бу сүзләрне үтәмәгәннәр. Ә бүгенге кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Майланган мәсихчеләрнең калдыгы үзләренең кардәшләре белән Йәһвә хәбәрен батырлык белән игълан иткәндә, кайбер кешеләр Патшалык китерәчәк фатихаларны тыңларга яраталар, ләкин ул хәбәргә кирәкле мөнәсәбәт күрсәтмиләр, шәкертләр булмыйлар һәм уру эшенә кушылмыйлар.

10, 11. Егерменче гасырның беренче яртысында яшәү алып килүче хәбәрне ничек игълан иткәннәр һәм нинди нәтиҗә белән?

10 Шулай да күп кешеләр уру эшенә яхшы мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр һәм Алла хәбәрен игълан итүгә кушылалар. Мәсәлән, 1922 елдан 1928 елга кадәр узган конгрессларда Иблиснең явыз әйберләр системасына юнәлгән ачык хөкем хәбәрләре игълан ителгән булган. Бу гаепләү карарлары радио буенча тапшырылган. Шуннан соң Алла халкы миллионлаган кешеләргә бу хәбәрләр язылган листовкалар тараткан.

11 1930 еллар азагында шаһитлык бирүнең тагын бер ысулын — информацион маршларны куллана башлаганнар. Башта Йәһвә халкының әгъзалары нотык тыңларга чакыру язылган плакатлар күтәреп йөргәннәр. Соңрак бу плакатларда «Дин — ул тозак һәм алдау» һәм «Аллага һәм Патша Гайсәгә хезмәт итегез» дигән лозунглар яза башлаганнар. Бу плакатлар белән урамнар буйлап узганда, алар үткән кешеләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр. Лондон шәһәре урамнарында мондый маршларда регуляр рәвештә катнашкан бер кардәш: «Иң күбесе моның [бу маршлар] ярдәмендә Йәһвә Шаһитләре үзләренә гомуми игътибар җәлеп иттеләр һәм кыюлыкка ия булдылар»,— дип әйткән.

12. Алланың хөкем хәбәрләреннән башка без хезмәтебездә нәрсәгә игътибар итәбез һәм яхшы хәбәрне бердәмлектә кем вәгазьли?

12 Алланың хөкем итү хәбәрләрен игълан иткәндә без, шулай ук, кешеләрнең игътибарын Патшалык турындагы хәбәрдә булган фатихаларга юнәлдерәбез. Безнең бөтен дөнья буенча батырларча шаһитлык бирүебез безгә лаеклы кешеләрне табарга ярдәм итә (Матфей 10:11). Майланган мәсихчеләрнең соңгы санының зуррак өлеше уру вакытының 1920 һәм 1930 елларында яңгыраган чакыруга җавап биргәннәр. Шуннан соң 1935 ел конгрессында «хисапсыз күп» «башка сарыкларны» оҗмах җирендә искиткеч киләчәк көткәне турында бик яхшы хәбәр игълан ителгән булган (Ачыш 7:9; Яхъя 10:16). Алар Алланың хөкем хәбәрләренә игътибар иткәннәр һәм майланган мәсихчеләр белән бергә яшәү алып килүче яхшы хәбәрне вәгазьли башлаганнар.

13, 14. а) Мәдхия 125:5, 6 да язылган сүзләр безгә ничек юаныч бирә ала? б) Әгәр дә без чәчәбез һәм чәчүлеккә су сибәбез икән нәрсә була?

13 Алланың уручылары, аеруча эзәрлекләүләр кичергәннәр, Мәдхия 125:5, 6 да әйтелгән сүзләрдән зур юаныч алалар. Анда болай дип әйтелә: «Күз яшьләре белән чәчүчеләр шатлык белән урачаклар. Елау белән орлыкларын алып барган үз көлтәләрен күтәреп, шатлык белән кире кайтыр». Чәчү һәм уру турындагы мәдхия җырлаучының сүзләрендә ачык итеп Йәһвәнең борынгы заманда Бабил әсирлегеннән кайткан яһүдиләр калдыгы турында кайгыртучанлыгы һәм аның аларга ничек фатиха биргәнлеге күренә. Яһүдиләр азат ителүләренә шатланганнар, ләкин 70 ел әсирлек дәвамында эшкәртелмәгән һәм калдырылган басуларда чәчкәндә алар, бәлкем, елаганнардыр. Ләкин шулай да чәчә һәм төзи башлаган кешеләргә аларның эшләре җимешләр һәм канәгатьлек тойгысы китергән.

14 Әгәр дә безгә авыр икән, әгәр дә без яисә безнең имандашларыбыз гаделлек өчен газаплар кичерә икән, бу безнең күзләребезне яшьләндерергә мөмкин (1 Питер 3:14). Уруны башлаганда гына без авыр вакытлар кичерүебез мөмкин: безгә Аллага хезмәт итүдә безнең бөтен тырышуларыбыз файдасызга кебек тоелырга мөмкин. Әмма ләкин без чәчүне һәм чәчүлеккә су сибүне дәвам итәбез икән, Алла һәрчакта аларны үстерә һәм бу үсү кайчакта без көткәннән дә артып китә (1 Коринфлыларга 3:6). Бу сүзләрнең ачык дәлиле — безнең Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны таратуыбызның китергән җимешләре.

15. Мәсихче басмалар уру эшендә нинди файда китергәненең мисалын китерегез.

15 Джим исемле ир-атның мисалын карап чыгыйк. Ул әнисе үлгәннән соң, аның әйберләре арасында «Яшәү ничек барлыкка килгән? Эволюция яисә барлыкка китерү ашамы?» * дигән китап тапкан. Джим кызыксыну белән аны укып чыккан. Бер тапкыр урамда аның янына бер Шаһит-хатын килгән һәм аның белән сөйләшкәннән соң, ул кабат аның янына килеп-китүгә ризалыгын биргән һәм бу Изге Язмаларны өйрәнүгә китергән. Джим рухи яктан тиз үскән. Ул Йәһвәгә үзен багышлаган һәм суга чумып алган. Ул өйрәнү вакытында белгәннәренең барысын да үз туганнарына сөйләгән. Нәтиҗәдә, аның абыйсы һәм апасы Йәһвә Шаһитләре булганнар. Соңрак Джим Лондонда урнашкан Вефильдә тулы вакытлы хезмәтче булып эшли башлаган.

Эзәрлекләүләргә карамастан шатлыклы

16. а) Уру ни өчен уңышлы үтә? б) Гайсә яхшы хәбәрнең кешеләргә тәэсире турында әйткәндә нәрсә турында кисәткән һәм кешеләргә без нинди караш белән барабыз?

16 Ни өчен уру шулай уңышлы бара? Чөнки майланган мәсихчеләр һәм аларның юлдашлары Гайсәнең: «Мин сезгә караңгыда сөйләгәннәрне яктылыкта сөйләгез; һәм колагыгызга ишетелгәннәрне өй түбәсендә игълан итегез»,— дигән күрсәтмәсенә колак салалар (Матфей 10:27). Ләкин без авырлыклар белән очрашуыбызны беләбез, чөнки Гайсә: «Һәм туган туганын, ата улын үлемгә тапшырыр; һәм балалар ата-аналарына каршы күтәрелеп аларны үтертерләр»,— дип кисәткән. Дәвам итеп, Гайсә болай дип әйткән: «Мине җиргә тынычлык китерергә килде,— дип уйламагыз; Мин тынычлык китерергә түгел, бәлки кылыч китерергә килдем» (Матфей 10:21, 34). Гайсә гаиләләрне махсус рәвештә аерырга җыенмаган. Тик яхшы хәбәр кайчакта бу кешеләргә шулай тәэсир иткән. Нәкъ шуны ук Алланың бүгенге хезмәтчеләре турында да әйтеп була. Без гаиләләргә килгәндә аларның арасына аерылу кертер өчен килмибез. Без барысының да яхшы хәбәрне кабул итүен телибез. Шуңа күрә без гаиләнең бар әгъзалары белән дә ихлас күңелдән һәм дусларча сөйләшергә тырышабыз һәм бу безнең хәбәрне «мәңгелек тормышка теләге булган» кешеләр өчен җәлеп итә торган итә (Ап. эшләре 13:48ЯД).

17. Алла хакимлеген хуплаган кешеләр ничек аерылып торалар һәм моның нинди мисалы бар?

17 Патшалык турында хәбәр Алла хакимлеген хуплаган кешеләрне аера. Мәсәлән, Германиядә нацизм вакытында башкалар белән чагыштырганда «Цезарьныкын Цезарьга, ә Алланыкын Аллага биргән» безнең имандашлар ничек аерылып торганын карап чыгыйк (Лука 20:25). Дин җитәкчеләреннән һәм христиан дөньясы дип аталган чиркәү әгъзаларыннан аермалы буларак, Йәһвә хезмәтчеләре Изге Язмаларның принципларын бозудан баш тартып нык калганнар (Исай 2:4; Матфей 4:10; Яхъя 17:16). «Нацист дәүләт һәм яңа диннәр» дигән китапның авторы профессор Кристин Кинг болай дип билгеләгән: «[Нацистларның] хөкүмәте тик Шаһитләрне генә җиңә алмады. Аларның меңнәре үтерелгән булса да, аларның эшләре алып барыла иде һәм 1945 елның май аенда национал-социализм юк булгач, Йәһвә Шаһитләренең хәрәкәте элеккегечә бар иде» («The Nazi State and the New Religions»).

18. Эзәрлекләүләргә карамастан, Йәһвә халкы нинди караш күрсәтә?

18 Эзәрлекләүләр белән очрашканда Йәһвә халкының карашы да игътибарга лаек. Дөньяви хакимияткә безнең иманыбыз нык тәэсир итсә дә, аларны бездә дошманлык һәм явызлык тойгыларының булмавы шаккатыра. Мәсәлән, Холокостны кичергән Шаһитләр, үткән елларга борылып караганда шатлык һәм канәгатьлек тойгысын еш чагылдыралар. Алар Йәһвә аларга «кирәгеннән артык көч» биргәнен беләләр (2 Коринфлыларга 4:7). Безнең арада булган майланган мәсихчеләр аларның «исемнәре күктә язылган» икәнендә ышанычлы (Лука 10:20). Аларның түземлеге «гарьләндерүгә» китерми торган өмет бирә. Моңа охшаш ышаныч җирдә яшәргә өметле тугры уручылар өчен дә гадәти (Римлыларга 5:4, 5).

Тырышып урыгыз

19. Мәсихче хезмәтебездә вәгазьләүнең нинди эффектив ысуллары кулланыла?

19 Йәһвә безгә символик уруда әле күпме вакыт катнашырга рөхсәт итәчәген белмибез. Бу уруның ахырына якынлашуын көтеп, без табигый уруда катнашкан уручылар билгеле чараларны кулланганнарын истә тотарга тиеш. Әгәр без дә вәгазьләүнең ышанычлы һәм сыналган ысулларын куллансак, уңышлы булуыбызда шикләнмәскә мөмкин. Паул имандашларына: «Ялварып сорыйм: миңа охшарга тырышыгыз»,— дип әйткән (1 Коринфлыларга 4:16). Милит шәһәрендә Эфес өлкәннәре белән очрашкач, Паул аларны «халык алдында һәм өйдән-өйгә» өйрәтүдән качмаганын аларның исләренә төшергән (Ап. эшләре 20:20, 21). Рәсүл Паулның юлдашы Тимәти аның өйрәтү ысулларын белгән һәм шуңа күрә Коринфта яшәүчеләргә алар турында сөйли алган (1 Коринфлыларга 4:17). Алла фатихаларын Паулның кулланган өйрәтү чараларына биргән кебек, кабат килеп-китүләрне ясап, Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәреп һәм кешеләр белән очрашкан бар җирдә сөйләшеп, өйдән-өйгә бөтен халыкларга яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен безнең тырышлыкларыбызга да фатихасын бирәчәк (Ап. эшләре 17:17).

20. Гайсә алда мул рухи уңыш җыю бар икәнен ничек күрсәткән һәм бу сүзләр соңгы елларда ничек үтәлә?

20 Гайсә безнең эраның 30 нчы елында Сихарь шәһәре янында Самариянең бер хатыны белән сөйләшкәннән соң, рухи уру турында сөйли башлаган. Шәкертләренә ул болай дип әйткән: «Күзләрегезне күтәреп карагыз, игеннәр ничек агарган һәм урыр өчен өлгергән. Уручы эш хакын ала, һәм мәңгелек тормыш өчен җимеш җыя; шулай итеп, чәчүче дә, уручы да бергә куаначак» (Яхъя 4:34—36). Бәлкем, Гайсә Самариядә яшәүче хатын белән сөйләшүнең җимешләрен инде күргәндер. Чөнки бу хатынның шаһитлыгы ярдәмендә кешеләрнең күпләре Гайсәгә иман итә башлаганнар (Яхъя 4:39). Соңгы елларда төрле ил хөкүмәтләре Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә чик куялар яисә уру өчен яңа басулар ясап, бу дин оешмасын закон буенча теркиләр. Моның ярдәмендә хәзер мул рухи уңыш җыела. Бөтендөнья рухи уруында шатлык белән катнашып, без мул фатихалар алабыз.

21. Уруда шатлыклы һәм тырышып эшләр өчен, бездә нинди сәбәпләр бар?

21 Уңыш уңган һәм уру өчен әзер булганда, эшчеләргә тоткарлыксыз эш башкарырга кирәк. Озакка сузарга ярамый. Безгә бүген тырышып һәм тоткарлыксыз эшләргә кирәк, чөнки без «ахыр заманда» яшибез (Даниел 12:4, ЯД). Әлбәттә, без авырлыклар белән очрашабыз, ләкин Йәһвә хезмәтчеләренең уңышы бервакытта да булмагандай зур. Шуңа күрә бүген шатлык көне (Исай 9:3). Һәм шатлыклы эшчеләр буларак уруда тырышып эшлик!

[Искәрмә]

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырыла һәм таратыла.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Эшчеләрнең санын арттыру турында ялваруга уру Хуҗасы ничек җавап бирә?

Безне «нәфрәт итсәләр» дә, без нинди караш саклыйбыз?

Эзәрлекләүләргә карамастан, без ни өчен шат?

Безгә ни өчен уруда тырышлык белән һәм тоткарлыксыз эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи уруда катнашканнарга фәрештәләр ярдәм итә.

[16 биттәге иллюстрация]

Информацион маршлар күп кешеләрнең игътибарын Патшалык хәбәренә җәлеп иткән.

[16 биттәге иллюстрация]

Без утыртабыз һәм су сибәбез, ә Алла үстерә.