Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уңышыгызны ачыктан-ачык итегез

Уңышыгызны ачыктан-ачык итегез

Уңышыгызны ачыктан-ачык итегез

«Синең уңышың барысына да ачыктан-ачык булсын өчен, шул турыда кайгырт, шуның белән мавыккан бул» (1 ТИМӘТИГӘ 4:15).

1. Җимешнең өлгергәнлеген һәм аны ашарга була икәнен без ничек билгели алабыз?

ПЕРСИК, груша, алма яисә башка сез яраткан җимешләрне күз алдыгызга китерегез. Аның кайчан өлгергәнен һәм аны ашарга була икәнен сез билгели аласызмы? Әлбәттә. Аның хуш исе, төсе, тәме — болар барысы да сезнең алда берничә рәхәт минутыгыз бар икәнен күрсәтә. Җимешне бер кабып алгач, сез рәхәтлектән бәлкем, авыз чапылдатып та куя торгансыздыр. Нинди сусыл! Нинди тәмле! Бер сүз белән әйткәндә — ләззәт!

2. Кешенең җитлеккәнлеге ничек күренә һәм ул аның башка кешеләр белән аралашуына ничек тәэсир итә?

2 Бу гади, ләкин күңелле мисалның тормышның башка өлкәләрендә дә тиңләштерүләре бар. Мәсәлән, җимеш өлгерүенең төрле билгеләре булган кебек, кешенең дә рухи яктан җитлегүенең төрле билгеләре бар. Кешенең рухи яктан җитлеккән булуын без, аның зирәклеге, аңлавы, акыллылыгы һәм башка сыйфатлары аша күрә алабыз (Әюп 32:7—9). Әлбәттә, мондый сыйфатларны сүзләрендә һәм тәртипләрендә күрсәткән кешеләр белән бергә сөйләшергә һәм эшләргә күңелле (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

3. Гайсәнең ул яшәгән вакыттагы кешеләрнең җитлеккәнлеге турында биргән сурәтләве нәрсә күрсәткән?

3 Икенче яктан, кеше буйга җиткән булса да, аның сөйләшүе һәм тәртибе эмоциональ һәм рухи җитлекмәгәнлеген күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, Гайсә Мәсих, аның чорында яшәгән үзсүзле кешеләр турында әйткәндә, болай дигән: «Яхъя килде, ашамый да, эчми дә, ә алар: „Анда җен бар“,— диләр. Адәм Улы килде, Ул ашый да, эчә дә; ә алар: „Менә, ашарга да, шәраб эчәргә дә яратучы кеше“,— диләр». Бу кешеләр буйга җиткән булсалар да, ләкин Гайсә сүзләре буенча, алар үзләрен «балалар» кебек тотканнар, аларга җитлеккәнлек җитмәгән булган. Шуңа күрә Гайсә (ЯД): «Акыллылыкның дөреслеге аның эшләре белән раслана»,— дип өстәгән (Матфей 11:16—19).

4. Безнең уңышны һәм безнең җитлеккәнлегебезне ничек ачыктан-ачык итеп була?

4 Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, кеше чын акыллылыкка — җитлеккәнлекнең аеру билгесенә — ияме икәнен аның эшләре һәм бу эшләр китерә торган нәтиҗәләре буенча билгеләп була. Бу яктан Паулның Тимәтигә биргән киңәше игътибарга лаеклы. Тимәтигә омтылырга кирәк булган максатларны санап чыгып, Паул: «Синең уңышың барысына да ачыктан-ачык булсын өчен, шул турыда кайгырт, шуның белән мавыккан бул»,— дип әйткән (1 Тимәтигә 4:15). Әйе, мәсихченең җитлеккәнлеккә баруы «ачыктан-ачык» яисә ачык күренә. Мәсихчеләр җитлеккәнлеге, янган ут кебек,— ул үз эчеңдә тотып яисә яшереп булмый торган сыйфат (Матфей 5:14—16). Шуңа күрә без безнең уңышны һәм безнең җитлегүебезне ачыктан-ачык итә ала торган ике төп ысулны карап чыгарбыз: 1) белемдә, аңлауда һәм акыллылыкта үсү; 2) рух җимешен күрсәтү.

Иманда һәм төгәл белемдә бердәмлек

5. Җитлеккәнлеккә нинди билгеләмә биреп була?

5 Сүзлекләрнең күпчелегендә җитлеккәнлек тулы үсү, балигъ булу, таләпләргә тулысынча туры килү хәле кебек сурәтләнә. Җимеш үсүнең табигый циклын үткәннән соң, аның тышы, төсе, исе һәм тәме билгеле өметләргә туры килгәндә өлгергән дип санала икәнен без белдек. Шул рәвешчә, җитлеккәнлек яхшы сыйфатка, тәмамланганлыкка һәм камиллеккә синоним булып тора (Исай 18:5; Матфей 5:45—48; Якуп 1:4).

6, 7. а) Йәһвәнең аңа гыйбадәт кылган кешеләрнең рухи яктан җитлеккән булуларында тирән кызыксынуы нәрсәдән күренә? б) Рухи җитлеккәнлек нәрсә белән тыгыз бәйләнгән?

6 Йәһвә Алла аңа гыйбадәт кылган кешеләренең рухи яктан җитлеккән булулары белән тирән кызыксына. Моның өчен ул мәсихче җыелышларына искиткеч бүләкләр биргән. Рәсүл Паул Ефес мәсихчеләренә болай дип язган: «Ул берәүләрне рәсүлләр итеп, икенчеләрне пәйгамбәрләр итеп, башкаларны Яхшы Хәбәр сөйләүчеләр итеп, бүтәннәрне көтүчеләр һәм укытучылар итеп куйган — изгеләрне төзәтер өчен, хезмәт итү эше өчен, Мәсих тәнен төзер өчен, без барыбыз да иманда һәм Алла Улын төгәл белүдәге бердәмлеккә, балигъ булган кешенең җитлеккәнлегенә, Мәсихкә тулылык хас булган үсү дәрәҗәсенә ирешкәнче, безгә инде, кеше хәйләсе аша, явыз ният белән эшләнгән алдау наянлыгы аша дулкыннар шикелле ташлый торган һәм тәгълиматның төрле җиле белән йөртә торган сабыйлар булмас өчен, барысы да иманда һәм Алла Улы, буйга җиткән кеше тәҗрибәсендә, Мәсих тулылыгына ия булган үсүнең дәрәҗәсе турында төгәл белемдә без барыбызда бердәмлеккә ирешкәнче, безгә һәм кеше хәйләкәре аша, белеп алдатуда хәйләкәр аша өйрәтүнең төрле җиле белән йөртә торган дулкыннар белән ташлый торган инде сабыйлар кебек булмас өчен изгеләрне төзәтер, хезмәт итү эше, Мәсих Тәне төзер өчен берәүләрне рәсүлләр итеп, икенчеләрне пәйгамбәрләр итеп, башкаларны Яхшы хәбәр сөйләүчеләр итеп, бүтәннәрне көтүчеләр һәм укытучылар итеп куйган» (Ефеслыларга 4:11—14ЯД).

7 Бу шигырьләрдә Паул Алла мондый юмарт бүләкләрне җыелышка, аерым алганда, барысы да «иманда һәм... төгәл белүдәге бердәмлеккә», «балигъ булган кешенең җитлеккәнлегенә» һәм «Мәсихкә тулылык хас булган үсү дәрәҗәсенә» ирешергә тиеш булганга күрә биргән дип аңлата. Шул чакта гына безне рухи сабыйларны кебек ялган идеяләр һәм тәгълиматлар белән «ташлый торган» булмаячак. Моннан без мәсихчеләр җитлеккәнлегенә күтәрелүнең һәм «иманда һәм Алла Улын төгәл белүдәге бердәмлектә» үзара ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгәнен күрәбез. Паул киңәшендә безгә махсус игътибар бирергә кирәк булган берничә момент бар.

8. Иманда һәм төгәл белемдә «бердәмлек» саклар өчен нәрсә кирәк?

8 Беренчедән, «бердәмлекне» саклар өчен җитлеккән мәсихче имандашлары белән иман һәм белем буенча тулысынча риза булырга тиеш. Изге Язмалар аңлавы турында сүз барганда ул үз шәхси фикерен якламаячак һәм үз идеяләрендә үзсүзле тормаячак. Ул Йәһвә Алла үзенең Улы, Гайсә Мәсих һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша ачылган хакыйкатьтә тулысынча ышанган. Әгәр дә без «вакытында» бирелгән рухи ризык белән регуляр рәвештә — мәсихче басмалар аша һәм җыелыш очрашулары белән конгрессларда тукланабыз икән, без иманда һәм төгәл белемдә имандашлар белән «бердәмлекне» саклавыбызда ышанычлы була алабыз (Матфей 24:45).

9. Ефес мәсихчеләренә язган хатында Паул «иман» дигән сүзне нинди мәгънәдә кулланган икәнен аңлатыгыз.

9 Икенчедән, «иман» дигән сүз аерым һәрбер мәсихче ышануларына түгел, ә безнең бар ышануларыбыз җыелмасына, аларның «киңлеге белән озынлыгына, һәм тирәнлеге белән биеклегенә» кагыла (Ефеслыларга 3:18; 4:5; Колосслыларга 1:23; 2:7). Әгәр дә мәсихче барысына да ышанмаса һәм «иманның» билгеле бер кисәген генә кабул итсә, ул имандашлары белән бердәмлектә була аламы? Бу безгә Изге Язмаларның төп тәгълиматларын гына, хакыйкатьнең өстен генә яисә тулы булмаган белүе белән генә канәгатьләнергә ярамый дигәнне аңлата. Йәһвә Сүзен тирәнтен җентекләп тикшерер өчен, безгә ул үзенең оешмасы аша биргәненең барысын да кулланырга тырышырга кирәк. Без Алла ихтыярын һәм аның ниятен мөмкин булганча төгәл һәм тулысынча аңларга омтылырга тиеш. Моның өчен: Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны укыр өчен вакыт табарга, Аллага ярдәм һәм җитәкчелек сорап дога кылырга, мәсихче очрашуларына регуляр рәвештә йөрергә һәм шулай ук Патшалык турындагы хәбәрне актив рәвештә вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5).

10. Ефеслыларга 4:13 тәге «без барыбыз да... ирешкәнче» дигән сүзләрнең мәгънәсе ничек?

10 Өченчедән, бу өч максатлы сурәтләүне Паул «без барыбыз да... ирешкәнче» дигән сүзләр белән кисәткән. Изге Язмаларның бер белешмә китабында «без барыбыз да» дигән тәгъбир «һәрберсе аерым түгел, ә барысы бергә» дигән мәгънә йөртә дип әйтелә. Башкача әйткәндә, безнең һәрберебез бөтен кардәшлек белән бергә җитлеккәнлеккә омтылыр өчен, көченнән килгәнчә, эшләргә тиеш. «Аңлатмалы Изге Язмалар» дигән китапта: «Бер орган, әгәр дә бөтен тән үсмәсә, тулысынча үсә алмаган кебек, беркем дә бер үзе генә, рухи тулылыкка ирешә алмый»,— дип әйтелә (The Interpreter’s Bible). Ефес шәһәренең мәсихчеләренә Паул алар «бөтен изгеләр белән» бергә иманны аңларга омтылырга тиеш дип исләренә төшергән (Ефеслыларга 3:18а).

11. а) Рухи үсү нәрсәне аңлатмый? б) Рухи яктан үсәр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

11 Паул сүзләреннән рухи үсү үз акылыңны тик белемнәр белән тутыру һәм зур галимлелеккә ия булу дигәнне аңлатмый. Җитлеккән мәсихче бу башкаларны үз эрудициясе белән шаккатыручы кеше түгел. Изге Язмаларда: «Тәкъвалар юлы нурлы яктырткыч кебек, тулы көн булганчыга кадәр барган саен яктыра»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Әйе, кеше түгел, ә «юл» тагын да тагын яктыра. Әгәр дә без Йәһвә үз халкына ачкан Алла Сүзенең тагын да күбрәк ачыла торган аңлавы белән бергә барабыз икән, без рухи яктан үсәбез. Бу очракта бергә бару алга бару дигәнне аңлата, ә бу безнең һәрберебезнең көчендә (Мәдхия 96:11; 118:105).

«Рух җимешен» күрсәтегез

12. Рухи үсүгә омтылып, рух җимешен күрсәтү ни өчен мөһим?

12 Безгә «иманда һәм... төгәл белүдәге бердәмлеккә» омтылу мөһим булса да, безнең тормышыбызның һәр өлкәсендә Алла рухының җимешен күрсәтүнең мөһимлеге азрак түгел. Ни өчен? Чөнки без, инде күргәнчә, җитлеккәнлек — бу эчтә тотып яисә яшереп калдырып булмый торган сыйфат. Аның файда китерә торган һәм башка кешеләргә таяныч бирә торган ачык күренүчән билгеләре бар. Рухи үсүгә омтылу — бу тик әдәпле яисә культуралы кеше кебек кенә күренергә тырышу түгел. Әгәр дә без, Алла җитәкчелеге буенча барып, рухи яктан үсәбез икән, безнең акылда һәм тәртиптә искиткеч үзгәрешләр булачак. «Рух буенча эш кылыгыз һәм тән теләкләрен сез үтәмәячәксез»,— дип әйткән рәсүл Паул (Галатларга 5:16).

13. Рухи яктан үсү турында нинди үзгәрү ачык шаһитлык бирә?

13 Шуннан соң Паул «билгеле» һәм күп санлы «тән эшләрен» санап чыккан. Кеше, Алла таләпләренең бөтен кыйммәтлеген аңлаганчы, дөнья таләпләре буенча яши һәм аның тормышына бәлкем, Паул әйтеп киткәннәрнең кайберләре хас булгандыр: «зина кылу, уйнашлык, пычраклык, әшәкелек, потларга хезмәт итү, сихерчелек, дошманлык, талашулар, көнчелек, ачу чыгу, ызгышлар, төрле карашлылыклар, вәсвәсәләр, ересьләр, күрәлмау, үтерүләр, эчүчелек, тәртип бозу һәм башка шундыйлар» (Галатларга 5:19—21). Әмма кеше рухи яктан үскәндә, ул акрын гына начар «тән эшләре» белән шөгыльләнүдән туктый һәм «рух җимеше» китерә башлый. Бу тышкы яктан күренгән үзгәрү кешенең рухи җитлеккәнлегенә күтәрелүен ачык күрсәтә (Галатларга 5:22).

14. «Тән эшләре» һәм «рух җимеше» дигән тәгъбирләрне аңлатыгыз.

14 Бу ике тәгъбирне — «тән эшләре» һәм «рух җимешен» билгелик. «Эшләр» — бу кеше башкарганның нәтиҗәсе. Башкача әйткәндә, Паул тән эшләре дип санап чыккан шөгыльләнүләр — бу я кешенең аңлы сайлавы, я гөнаһлы тәннең аңа карата тәэсире (Римлыларга 1:24, 28; 7:21—25). Икенче яктан, «рух җимеше» дигән тәгъбир менә нәрсәне күз алдында тота: монда әйтелгән сыйфатлар кешедә үз-үзен камилләштерү вакытында яисә шәхес булып үсү вакытында ул куйган тырышлыклар аркасында түгел, ә Алла рухы аңа тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Агачны яхшы карау, нәтиҗәдә аның җимеш бирә башлавына китергән кебек, кеше дә, аның тормышына изге рух иркен тәэсир итә алса, бу рухның җимешен күрсәтә башлый (Мәдхия 1:1—3).

15. «Рух җимеше» санына кергән бар сыйфатларга игътибар итү ни өчен мөһим?

15 Игътибарга лаек булган тагын бер як — бу Паулның бөтен искә алынган яхшы сыйфатларны сурәтләгәндә «җимеш» дигән сүзне куллануы. Рух, алардан безгә ошаганын сайлап алыр өчен, күп җимешләр барлыкка китерми. Паул санап чыккан бөтен сыйфатлар — ярату, шатлык, озак вакыт сабырлык, тынычлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык, үз-үзеңне кулда тоту — бердәй мөһим һәм бөтенесе бергә яңа мәсихче шәхесе сыйфатлары (Ефеслыларга 4:24; Колосслыларга 3:10). Безнең характерыбыз һәм омтылышларыбыз аркасында безнең тормышта бу сыйфатларның кайберләре ныграк күренсә дә, Паул санап чыккан сыйфатларның һәрберсенә игътибар итү бик мөһим. Шул чакта без Мәсихкә күбрәк охшарга тырыша алабыз (1 Питер 2:12, 21).

16. Мәсихче җитлеккәнлеккә без ни өчен омтылабыз һәм бу максатка ничек ирешергә?

16 Паул сүзләрендә бик мөһим дәрес бар: мәсихче җитлеккәнлеккә омтылырга кирәк киң белемнәр һәм эрудиция алу өчен түгел, һәм үзеңдә яхшы сыйфатлар үстерер өчен түгел. Безнең максатыбыз — Алланың изге рухына тоткарлыксыз безнең тормышка тәэсир итәргә мөмкинлек бирү. Ни дәрәҗәдә без үз фикер йөртүебезне һәм тәртибебезне Алла рухының җитәкчелегенә буйсындырабыз икән, шул дәрәҗәдә рухи яктан җитлеккән булабыз. Бу максатка ничек ирешергә? Алла рухына безнең йөрәгебезгә һәм акылыбызга тәэсир итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Моның өчен регуляр рәвештә мәсихче очрашуларына йөрергә һәм аларда катнашырга кирәк. Без шулай ук регуляр рәвештә Алла Сүзен өйрәнергә һәм аның турында уйланырга тиешбез. Башкалар белән аралашканда, сайлау ясаганда яисә карар кабул иткәндә анда булган принципларны кулланырга кирәк. Шул чакта безнең уңышыбыз, әлбәттә инде, ачыктан-ачык булыр.

Уңышыгыз белән Алланы данлап, аңа ирешегез

17. Безнең уңышыбыз күктәге Атабызны данлау белән ничек бәйләнгән?

17 Әгәр дә безнең уңышыбыз ачыктан-ачык икән, бу ахыр чиктә безгә түгел, ә күктәге Атабызга, Йәһвәгә дан китерә. Чөнки аның ярдәмендә генә без рухи яктан җитлеккән була алабыз. Гайсә үлеме алдындагы төндә үз шәкертләренә: «Күп җимеш китерсәгез, моның белән Минем Атам данланыр, һәм сез Минем шәкертләрем булырсыз»,— дип әйткән (Яхъя 15:8). Гайсәнең шәкертләре Йәһвәне рух җимеше күрсәтеп тә, хезмәттә Патшалык җимеше китереп тә данлаганнар (Ап. эшләре 11:4, 18; 13:48).

18. а) Хәзерге көннәрдә нинди шатлыклы уңыш җыю алып барыла? б) Бу уңыш җыю нинди бурыч куя?

18 Бүген Йәһвә бөтендөнья рухи уңыш җыюында катнаша торган халкына фатихаларын бирә. Инде берничә ел дәвамында 300 000 гә якын кешеләр һәр ел үзләрен Аллага багышлыйлар һәм бу багышлауны суга чуму белән символлаштыралар. Бу безне шатландыра һәм, әлбәттә, Йәһвә Алланың йөрәген шатландыра (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Ләкин Йәһвәне мактарга һәм шатландырырга дәвам итәр өчен, бар булган яңа килгән кешеләргә «Аңарда [Мәсихтә] йөрергә... Аңарда ныклап урнашкан һәм ышандырылган һәм иманда ныгытылган буларак йөрергә» кирәк (Колосслыларга 2:6, 7). Шуңа күрә Алла халкы алдында икеләтә бурыч тора. Бер яктан, әгәр дә сез күптән түгел генә суга чумган булсагыз, сезнең уңышларыгыз «барысына да ачыктан-ачык булсын өчен» тырышлык куярсызмы? Икенче яктан, әгәр дә сез хакыйкатьтә күпмедер вакыт йөрисез икән, яңа килгән кешеләрнең рухи иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен, сез үз өстегезгә җаваплылык ала аласызмы? Теге яки бу очракта да җитлеккәнлеккә омтылу ни дәрәҗәдә мөһим икәне күренә (Филиплыларга 3:16; Еврейләргә 6:1).

19. Әгәр дә сез үз уңышыгызны ачыктан –ачык итәсез икән, сезнең алдыгызда нинди мөмкинлек ачыла һәм нинди фатихалар сезне көтә?

19 Үзләренең уңышларын ачыктан-ачык итәр өчен нык тырышкан кешеләрне — барысын да искиткеч фатихалар көтә. Рәсүл Паул Тимәтине рухи үсәргә чакырганнан соң, нәрсә әйткәнен искә төшерик. Ул: «Һәрвакыт үз-үзеңне һәм ничек итеп өйрәтүеңне күзәт. Шунда тор, чөнки шулай эшләп үзеңне дә һәм сине тыңлаучыларны да коткарырсың»,— дип әйткән (1 Тимәтигә 4:16ЯД). Үз уңышыбызны тырышып ачыктан-ачык итеп, сез дә Алла исемен данлый аласыз һәм аның фатихаларына шатлана аласыз.

Сезнең истәме?

• Рухи җитлеккәнлек нәрсәдә күренә?

• Нәрсәне белү һәм аңлау җитлеккәнлек турында әйтә?

• Кешенең «рух җимеше» күрсәтүе аның рухи үсүе турында ничек шаһитлык бирә?

• Әгәр дә без җитлеккәнлеккә омтылабыз икән, безнең алда нинди бурыч тора?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Өлгергәнлек яисә җитлеккәнлек ачык күренә.

[25 биттәге иллюстрация]

Ачыклана торган хакыйкать белән бергә барып, без рухи яктан үсәбез.

[26 биттәге иллюстрация]

«Рух җимешен» күрсәтергә безгә дога ярдәм итә.