Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шатлык белән урыгыз!

Шатлык белән урыгыз!

Шатлык белән урыгыз!

«Урасы ашлык күп, ә эшләүчеләр аз; шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ялварыгыз, Үзенең ашлыгын җыю өчен эшләүчеләр җибәрсен» (МАТФЕЙ 9:37, 38).

1. Алла ихтыярын какшамас үтәүне дәвам итәргә безгә нәрсә ярдәм итә?

ЙӘҺВӘ хезмәтчеләре сыйфатында без суга чумып алган көннән бирле азмы-күпме еллар үтсә дә, кайчакта бу кичә генә булган кебек тоела. Без үз тормышыбызны Йәһвәгә багышладык һәм безнең өчен иң мөһиме Алланы мактау булды. Без башкаларга Патшалык турындагы хәбәрне ишетергә һәм бәлкем, аны кабул итәргә ярдәм итәр өчен яраклы вакытны түләп алганда, иң әүвәл Йәһвәгә шатлыклы хезмәтебез турында уйлый идек (Ефеслыларга 5:15, 16, ЯД). Һәм «Рабби эшендә мул катнашканда» вакытның бик тиз үтүен без бүгенге көнгә кадәр сизәбез (1 Коринфлыларга 15:58, ЯД). Тормышыбызда төрле авырлыклар белән очрашсак та, безгә Йәһвә ихтыярын үтәү китерә торган шатлык көч бирә (Нихами 8:10).

2. Символик уруда катнашудан алган шатлыгыбызга нәрсә ярдәм итә?

2 Мәсихчеләр буларак, без символик уруда катнашабыз. Гайсә Мәсих мәңгелек тормыш өчен кешеләр җыюны уру белән чагыштырган (Яхъя 4:35—38). Һәм без бу эштә катнашканга күрә, ул беренче гасыр мәсихче-уручыларына нинди шатлык китергәнен белү безгә кызык булыр. Без бүгенге уру эшендә катнашудан алган безнең шатлыгыбызга ярдәм итә торган өч факторны карап чыгабыз. Бу 1) безнең өмет хәбәре, 2) кешеләр эзләүдәге уңыш һәм 3) без уручылар буларак күрсәтә торган тынычлыкка омтылу.

Уруга җибәрелгәннәр

3. Беренче гасырда Гайсә артыннан баручылар нәрсәгә шатланганнар?

3 Безнең эраның 33 елы көннәренең берендә уручылар, аерым алганда Гайсәнең 11 тугры рәсүле, терелтелгән Гайсә белән очрашыр өчен Галилеядәге тауга килгәннәр. Ул очрашу уручыларның тормышларын бик нык үзгәрткән (Матфей 28:16). Ул вакытта тауда, бәлкем, 500 дән артык кардәш җыелган булгандыр (1 Коринфлыларга 15:6). Гайсә биргән йөкләмә аларның күңелләрендә калган. Ул аларга болай дип әйткән: «Барыгыз һәм барлык халыкларда шәкертләр әзерләгез, аларны Әти, һәм Улы, һәм изге рух хакына багышлап суга чумдырыгыз, аларны Мин сезгә әмер иткән һәрнәрсәне үтәргә өйрәтегез» (Матфей 28:19, 20, ЯД). Уру вакытында бер урыннан икенче урында Мәсих артыннан баручыларның җыелышлары оештырылуын күреп, алар мәрхәмәтсез эзәрлекләнүләренә карамастан, чын йөрәктән шатланганнар. Вакыт узу белән яхшы хәбәр «күк астындагы барлык затларга» вәгазьләнгән булган (Колосслыларга 1:23; Ап. эшләре 1:8; 16:5).

4. Гайсә шәкертләре уруга нинди шартларда җибәрелгән булган?

4 Алдарак, Галилеядә хезмәт итү вакытында, Гайсә 12 рәсүлне җыйган һәм аларны: «Күк Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьләргә җибәргән (Матфей 10:1—7). Ул үзе Галилеядәге «синагогаларда өйрәтеп, Патшалык Инҗилен вәгазьләп һәм кешеләр арасында булган һәртөрле авыруларны һәм һәртөрле хәлсезлекләрне савыктырып, бөтен шәһәрләрдә һәм авылларда йөргән». Гайсә кешеләрне кызганган, чөнки «алар көтүчесез сарыклар кебек йончыган һәм таралган иделәр» (Матфей 9:35, 36). Тирән кызгану кичереп, Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Урасы ашлык күп, ә эшләүчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан [Йәһвә Алладан] ялварыгыз, Үзенең ашлыгын җыю өчен эшләүчеләр җибәрсен» (Матфей 9:37, 38). Гайсәнең җирдәге хезмәтенә алты ай калгач, ул нәкъ шулай ук уручыларга карата Яһүдиядәге ихтыяҗны бәяләгән (Лука 10:2). Бу ике очракта да ул шәкертләрен уру эшендә катнашырга җибәргән (Матфей 10:5; Лука 10:3).

Өмет хәбәре

5. Без нинди хәбәрне игълан итәбез?

5 Без, Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре, уруда катнашырга дигән чакыруга шатлыклы җавап бирәбез. Безнең шатлыкка зур ярдәм итә торган факторларның берсе — бу рухлары төшкән һәм боек кешеләргә өмет хәбәре алып килүебез. Гайсәнең беренче гасыр шәкертләрендәге кебек, бездә дә яхшы хәбәрне «көтүчесез сарыклар кебек йончыган һәм таралган» кешеләргә игълан итәргә мөмкинлегебез бар. Һәм бу хәбәр чын мәгънәсендә өмет хәбәре!

6. Беренче гасырда рәсүлләр нинди эш башкарганнар?

6 Беренче гасыр уртасында рәсүл Паул яхшы хәбәр вәгазьләү эше белән бик нык мавыккан булган. Аның уруда катнашуы, һичшиксез, уңышлы булган, чөнки ул безнең эраның 55 елында Коринфлыларга: «Кардәшләр, мин сезгә игълан иткән, сез кабул иткән һәм анда торган яхшы хәбәрне сезнең исегезгә төшерәм»,— дип язган (1 Коринфлыларга 15:1). Рәсүлләр һәм беренче гасырның башка мәсихчеләре тырыш уручылар булганнар. Изге Язмаларда безнең эраның 70 елында Иерусалимның җимерелүенә китергән мөһим вакыйгалардан соң рәсүлләрнең күпмесе исән калганы турында бер сүз дә әйтелмәсә дә, без рәсүл Яхъя бу вакыйгалардан хәтта 25 ел үткәннән соң да вәгазьләвен дәвам иткәнен төгәл беләбез (Ачыш 1:9).

7, 8. Башка вакыт белән чагыштырганда бүген Йәһвә хезмәтчеләре нинди өмет хәбәрен ашкыныбрак игълан итәләр?

7 Аннан соң христиан дөньясы руханиларының, мөртәт «гөнаһ кешесенең» өстенлек итү дәвере килгән (2 Фессалоникилеләргә 2:3). Ләкин XIX гасыр азагына беренче мәсихчеләр тәгълиматлары буенча яшәргә тырышкан кешеләр өмет хәбәрен игълан итүне дәвам иткәннәр. Бу кешеләр Патшалыкны игълан итә башлаганнар. Чыннан да, бу журналның беренче басмасында ук (1879 елның июлендә), тышкы битендәге исеменә «Мәсих булуының хәбәрчесе», аннан соң «Мәсих Патшалыгының хәбәрчесе», ә хәзер «Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән сүзләр язылган булган.

8 1914 елда Гайсә Мәсих идарәсе астында Алланың күк Патшалыгы урнаштырылган булган һәм без бу өмет хәбәрен хәзер тагын да ашкыныбрак игълан итәбез. Ни өчен? Чөнки Патшалык идарәсе алып киләчәк фатихаларның берсе, бүгенге явыз системаның котылгысыз ахыры булыр (Даниел 2:44). Бу хәбәрдән дә яхшырак хәбәр бармы? Һәм безгә «зур кайгы» башланганчы Патшалык турында игълан итүдә катнашудан зуррак шатлык нәрсә алып килә ала? (Матфей 24:21; Марк 13:10).

Уңышлы эзләү

9. Гайсә шәкертләренә нинди боеру биргән һәм Патшалык турындагы хәбәргә кешеләр ничек мөгамәлә иткәннәр?

9 Безгә шатлык белән урырга ярдәм итә торган икенче фактор — бу шәкертләр булырга һәм уру эшендә безгә кушылырга теләүче кешеләр эзләүдәге безнең уңыш. Безнең эраның 31—32 елларында Гайсә үз шәкертләренә: «Нинди генә шәһәргә яки авылга керсәгез дә, анда лаеклы булганнарны эзләп табыгыз»,— дип боеру биргән (Матфей 10:11ЯД). Патшалык турындагы хәбәргә кешеләрнең мөгамәлә итүе күрсәткәнчә, бөтен кеше дә лаек булмаган. Шулай да, Гайсәнең шәкертләре кешеләр булган бөтен җирләрдә яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләгәннәр.

10. Паул лаеклы кешеләр эзләүне ничек дәвам иткән?

10 Лаеклыларны көчәйтелгән эзләү Гайсәнең үлеменнән һәм терелтелүеннән соң да дәвам ителгән. Паул синагогаларда яһүдиләр белән әңгәмә алып барган һәм Афина шәһәре базарында кешеләр белән сөйләшкән. Ул Афина Ареопагында шаһитлык биргәндә «кайбер ир кешеләр исә, аңа кушылып, иман иттеләр; алар арасында Ареопагның әгъзасы Дионисий һәм Дамарь атлы бер хатын һәм алар белән башкалар да бар иде». Паул кайда гына булса да, ул «халык алдында һәм өйдән-өйгә йөреп» вәгазьләгәндә дә бик яхшы үрнәк биргән (Ап. эшләре 17:17, 34; 20:20).

11. Элек Аллага хезмәт итүнең нинди ысуллары кулланылган?

11 XIX гасырның соңгы ун елында майланган мәсихчеләр лаеклы кешеләрне җитди эзләргә тотынганнар. «Сионның Күзәтү манарасы» журналының «Вәгазьләргә майланганнар» дигән мәкаләсендә 1881 елның июль-август санында: «Яхшы хәбәр вәгазьләү... „юашларга“, тыңларга әзер һәм сәләтле кешеләргә юнәлдерелгән һәм алардан Мәсих тәне төзергә, мирасчылар җыяр өчен билгеләнгән»,— дип әйтелгән булган. Алланың уручылары андый кешеләрне, алар чиркәүдән гыйбадәт кылганнан соң чыкканда, еш каршы алганнар һәм аларга лаеклыларның йөрәкләрендә дөрес мөгамәлә китерергә тиеш булган Изге Язмалар темасына трактатлар биргәннәр. Шаһитлык бирүнең бу ысулы ни дәрәҗәдә эффектив булуын карап чыкканнан соң, «Күзәтү манарасы»ның 1903 ел 15 май санында трактатларны «өйдән-өйгә якшәмбе иртән» таратырга дигән, уручыларга мөрәҗәгать ителгән, чакыру бастырылып чыгарылган.

12. Вәгазьләү эшендә без ничек эффективлыкны арттырдык? Мисал китерегез.

12 Соңгы елларда кешеләр белән өйләрендә генә түгел, ә башка урыннарда да сөйләшеп, без үзебезнең хезмәтебезне киңәйттек. Бу ысул экономик шартлар аркасында яисә кешеләр күңел ачу урыннарына йөрергә омтылганга күрә, без килгән вакытта аларны өйләрендә очратып булмаган илләрдә бик тә эффектив. Англиядә ике Шаһит-хатын көннәрен диңгез буенда үткәргән кешеләрнең автобусларга утырып китәргә җыенганнарын күргәч, алар бөтен кыюлыкларын җыеп, автобусларга кергәннәр һәм пассажирларга «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» дигән журналларны тәкъдим итә башлаганнар. Бер айга алар кешеләргә 229 журнал таратканнар. Алар болай дип әйтәләр: «Без диңгез ярында, кешеләр эшли торган урыннарда яисә башка җирләрдә вәгазьләргә курыкмыйбыз. Чөнки без Йәһвә һәрчакта да безнең белән икәнен беләбез». Алар журналларны китерү маршрутын тапканнар, Изге Язмалар өйрәнүен башлаганнар һәм аларның һәрберсе вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә.

13. Кайбер урыннарда безнең хезмәтебезгә нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?

13 Лаеклы кешеләрне эзләү дәвам итә һәм кайбер урыннарда Аллага хезмәт итүебезнең графигын игътибар белән карап чыгарга туры килә. Күп Шаһитләр якшәмбе көн иртән вәгазьләргә өйрәнгән булса да, алар кайбер урыннарда кешеләргә иртән килүнең эффекты аз икәнен күрәләр, чөнки алар әле йокларга мөмкин. Аллага хезмәт итү графикларын яңадан карап чыгып, хәзер күп Шаһитләр лаеклыларны якшәмбе көннең кичке сәгатьләрендә, мәсәлән, җыелыштан соң эзлиләр. Һәм бу эзләү бик уңышлы. Узган ел Патшалык вәгазьләүчеләрнең саны бөтен дөнья буенча 2,3 процентка артты. Бу уруның Хуҗасына хөрмәт китерә, ә безнең йөрәкләрне шатлык белән тутыра.

Уруда катнашып, тынычлык саклыйбыз

14. Яхшы хәбәрне без нинди караш белән вәгазьлибез һәм ни өчен?

14 Безнең шатлыкның тагын бер сәбәбе — бу уруда катнашып тынычлыкка омтылуыбыз. «Өйгә кергәндә,— дип әйткән Гайсә,— „Бу өйгә иминлек булсын“,— дип сәламләгез; һәм өй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек керер» (Матфей 10:12, 13). Борынгы Яһүд телендәге сәламләү дә, Грек телендә аңа туры килгән гыйбарә дә «сезгә бар булган иминлекне телим» дигән фикерне йөртә. Нәкъ менә шушындый караш белән без, яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, кешеләргә киләбез. Алар Патшалык хәбәренә яхшы мөгамәлә итәрләр дип ышанабыз. Әгәр дә бу шулай булса, бу кешеләр үз гөнаһлары өчен тәүбә итәләр, үзгәрәләр һәм Алла ихтыярын үти башлыйлар. Шуңа күрә аларда Алла белән тынычлык мөнәсәбәтләренә ия булу мөмкинлеге барлыкка килә. Ә Алла белән тынычлык мәңгелек тормышка алып бара (Яхъя 17:3; Ап. эшләре 3:19; 13:38, 48; 2 Коринфлыларга 5:18—20).

15. Вәгазьләгәндә кешеләр безне тыңларга теләмәсәләр, без ничек тыныч караш саклый алабыз?

15 Әгәр дә кешеләр безне тыңларга теләмәсәләр, ничек тынычлык сакларга? Гайсә: «Өй... лаеклы булмаса, сезнең иминлегегез үзегезгә кире кайтыр»,— дип әйткән (Матфей 10:13). Гайсә 70 шәкертне ничек вәгазьләргә җибәргәне турында Луканың белдерүендә Гайсәнең мондый сүзләре бар: «Анда иминлек улы булса, сезнең иминлегегез аңа кунар; әгәр булмаса, үзегезгә кире кайтыр» (Лука 10:6). Кешеләргә яхшы хәбәр белән килгәндә, без аларга аны дуслык һәм тынычлык белән китерергә тырышабыз. Йорт хуҗасының ваемсыз мөгамәләсе, канәгатьсезлеге яисә явыз сүзе безнең тынычлык хәбәребезгә «кире кайтырга» рөхсәт итә. Ләкин моның барысы да безне тынычлыктан — Йәһвәнең изге рухының җимешеннән мәхрүм итми (Галатларга 5:22, 23).

Уручылар өчен искиткеч максат

16, 17. а) Безнең кабат килеп-китүләрнең максаты нәрсәдә? б) Изге Язмалар буенча сораулары булган кешеләргә без ничек ярдәм итә алабыз?

16 Уручылар булып хезмәт итеп, без шатлык белән мәңгелек тормыш өчен кешеләр җыюда катнашабыз. Һәм без вәгазьләгән кеше хәбәргә яхшы мөгамәлә иткәндә, күбрәк белергә теләгәндә һәм «иминлек улы» булып чыкканда без нинди шатлык кичерәбез! Бәлкем, бу кешенең Изге Язмалар буенча күп сораулары бардыр һәм без аларның барысына да бер килүдә җавап бирә алмыйбыз. Нәрсә эшләргә соң? Беренче килүдә озак вакыт тору дөрес түгел бит? Без үз алдыбызга 60 ел элек әйтелгән максатны куя алабыз.

17 «Барлык Йәһвә шаһитләре Изге Язмалар өйрәнүне үткәрергә әзер булырга тиеш». Бу өзек 1937 елдан 1941 елга кадәр бастырылган «Өйрәнүне ничек үткәрергә» дигән сериянең өченче брошюрасында бастырылган булган. Шул брошюрада болай дип әйтелгән иде: «Барлык [Патшалык] игълан итүчеләре тырышып Алла илтифат иткән һәм яхшы хәбәргә кызыксыну күрсәткән кешеләргә бар булган ысуллар белән ярдәм итәргә тиеш. Бу кешеләрнең төрле сорауларына җавап бирер өчен кабат килеп-китәргә... һәм аннан соң мөмкинлек булганча тизрәк өйрәнүләр башларга кирәк». Әйе, безнең кабат килеп-китүнең максаты — бу Изге Язмаларны өйдә өйрәнә башлау һәм аны регуляр үткәрү *. Кызыксынган кешеләргә карата дусларча мөгамәлә итү һәм алар белән кызыксыну безне Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләнергә һәм өйрәнүне эффектив рәвештә үткәрергә дәртләндерәчәк.

18. Без яңа кешеләргә Гайсә Мәсихнең шәкертләре булырга ничек ярдәм итә алабыз?

18 «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китап һәм «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюра ярдәмендә без өйдә Изге Язмалар өйрәнүне эффектив алып бара алабыз һәм күптән түгел генә хакыйкать белән кызыксына башлаган кешеләргә шәкертләр булырга ярдәм итә алабыз. Әгәр дә без Гайсә Мәсихкә, Бөек Остазга охшарга тырышабыз икән, безнең тынычлык яратуыбыз, безнең эчкерсезлегебез һәм Йәһвәнең нормалары белән җитәкчелегенә хөрмәт күрсәтүебез шулай ук, ихтимал, бу кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтәчәк. Яңа өйрәнүчеләргә үз сорауларына җавап табарга ярдәм итеп, әйдәгез, аларны башка кешеләрнең сорауларына җавап бирергә өйрәтер өчен бар булган көчебезне куыйк (1 Питер 2:21; 2 Тимәтигә 2:1, 2). Без символик уруда катнашканга күрә, без Аллага хезмәт итүнең үткән елында бөтен дөньяда уртача 4 766 631 Изге Язмаларны өйрәнү алып барылганына, әлбәттә, шатланабыз. Ә әгәр дә без Изге Язмалар өйрәнүен өйдә үткәрүчеләр арасында булсак, бу безне тагын да күбрәк шатландыра.

Уру эшенә шатланабыз

19. Гайсә хезмәт иткән вакытта һәм аннан соң уруда шатлыкка ни өчен сәбәпләр булган?

19 Гайсә җирдә хезмәт итү вакытындагы һәм аннан соң булган уру шатлык өчен яхшы сәбәпләр биргән. Күп кешеләр теләп яхшы хәбәрне кабул иткәннәр. Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә шатлык аеруча зур булган. Питерның сүзләрен кабул иткән 3 000 гә якын кеше Йәһвәнең изге рухын алганнар һәм Алла халкының, рухи Исраилнең кисәге булганнар. Йәһвә «коткарылганнарны һәр көн өстәп» барган саен рухи Исраилнең саны үскән һәм шуның белән аларның шатлыклары да арткан (Ап. эшләре 2:37—41, 46, 47; Галатларга 6:16; 1 Питер 2:9).

20. Бүгенге уруда безне нәрсә шатландыра?

20 Ул вакытта Исай пәйгамбәрнең сүзләре үтәлгән: «Син [Йәһвә] халык санын үстерерсең, аның шатлыгын артырырсың. Ул табыш бүлгәндә шатланган кебек, уру вакытында күңел ачкан кебек Синең алдыңда шатланачак» (Исай 9:3). Без майланганнар «халкы» тулы санга диярлек «артканын» күрсәк тә, без елдан ел башка уручыларның саны үсүен күзәтеп, шатланабыз (Мәдхия 4:8; Зәкәрия 8:23; Яхъя 10:16).

21. Чираттагы мәкаләдә без нәрсәне карап чыгачакбыз?

21 Бездә шатлануны дәвам итәр өчен дә бөтен сәбәпләр бар. Безнең өмет хәбәребез, лаеклы кешеләр эзләвебез һәм тынычлыкка омтылуыбыз — бөтен бу факторлар уруны шатлык белән алып барырга ярдәм итә. Ләкин күп кешеләрдә бу факторлар безгә карата явыз мөгамәлә тудыралар. Моны рәсүл Яхъя дә үз тәҗрибәсендә кичергән. Ул «Алла Сүзе һәм Гайсә Мәсих турында шаһитлык» бирүе өчен Патмос утравына сөргенгә җибәрелгән булган (Ачыш 1:9). Эзәрлекләүләр һәм каршы килүләр белән очрашканда безгә шатлыкны ничек сакларга соң? Безгә вәгазьдә очраткан кешеләрнең начар мөгамәләсенә каршы торырга нәрсә ярдәм итәчәк? Бу сорауларга Изге Язмалар ничек җавап бирергә ярдәм иткәнен чираттагы мәкалә күрсәтәчәк.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Иң башта Изге Язмалар өйрәнүләре кызыксынган кешеләр төркемнәре җыелган урыннарда оештырылган булган. Ләкин, тиздән өйрәнүләр шулай ук гаиләләр белән дә, аерым кешеләр белән дә үткәрелә башлаган. (Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвә Шаһитләре — Алла Патшалыгын игълан итүчеләр» (ингл.) дигән китапның 574 нче битен карагыз).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Символик уру нәрсә ул?

• Без нинди хәбәрне вәгазьлибез?

• Безнең шәкертләр эзләвебез ни өчен уңышлы?

• Уру эшендә катнашып без ничек тынычлык саклыйбыз?

• Уру безне ни өчен шатландыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Беренче һәм ХХ гасырдагы вәгазь эше.

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Рәсүл Паул кебек бүгенге уруда катнашучылар да, кешеләр белән бөтен җирдә сөйләшергә тырышалар.

[9 биттәге иллюстрация]

Яхшы хәбәрне дусларча игълан итегез.