Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең йөрәкләрдә Мәсих тынычлыгы ничек хакимлек итә ала?

Безнең йөрәкләрдә Мәсих тынычлыгы ничек хакимлек итә ала?

Безнең йөрәкләрдә Мәсих тынычлыгы ничек хакимлек итә ала?

«Сез бер тәндә чакырылган Мәсих тынычлыгы сезнең йөрәкләрегездә хакимлек итсен» (КОЛОССЛЫЛАРГА 3:15, ЯД).

1, 2. «Мәсих тынычлыгы» мәсихче йөрәгендә ничек итеп хакимлек итә?

«ХАКИМЛЕК ИТҮ» дигән тәгъбир мәҗбүр итү һәм алдау дигән фикер белән бәйле булганга күрә, күпчелек кешеләргә ошамый. Шуңа күрә Паулның Колоссадагы имандашларына: «Мәсих тынычлыгы сезнең йөрәкләрегездә хакимлек итсен»,— дигән чакыруы кемгәдер акылсыз кебек тоелырга мөмкин (Колосслыларга 3:15, ЯД). Әллә без ирекле кеше түгелме? Ни өчен безнең йөрәкләрдә кем булса да яисә нәрсә булса да хакимлек итәргә тиеш?

2 Паул колосслыларга аларга ихтыяр ирегеннән баш тартырга кирәк дип әйтмәгән. Колосслыларга 3:15 тә «хакимлек итә» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе судьяны белдерә торган сүз белән бәйле булган. Бу судья шул көннәрдә атлетларның ярышында кем җиңүче икәнен билгеләгән. Уеннарның кагыйдәләре ярышларда катнашучыларга ниндидер дәрәҗәдә азатлык биргән, ләкин ахыр чиктә кагыйдәләрне кем төгәлрәк үтәгәнен һәм шуңа күрә җиңгәнен шул судья гына карар иткән. Без дә үз тормышыбызда күбесен иркен карар итә алабыз, ләкин шул ук чакта безнең йөрәктә судья, яисә тәрҗемәче Эдгар Гудспид әйтүе буенча, «җитәкчелек принцибы» булып һәр чакта Мәсих тынычлыгы торырга тиеш.

3. Нәрсә ул «Мәсих тынычлыгы»?

3 Нәрсә ул «Мәсих тынычлыгы»? Бу басынкылык, эчке тынычлык тойгысы. Без аңа Гайсә шәкертләре булгач һәм Йәһвә Алла белән Гайсә Мәсих безне яраталар һәм хуплыйлар икәнен белгәч ия булабыз. Үз шәкертләрен калдырганда Гайсә аларга: «Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм... Йөрәгегез борчылмасын һәм курыкмасын»,— дип әйткән (Яхъя 14:27). Бу тынычлыкка инде 2 000 ел дәвамында Аллага тугры булган Мәсих тәненең майланган әгъзалары шатлана һәм бүген мондый тынычлыкның шатлыгына аларның юлдашлары, «башка сарыклар» да кушыла (Яхъя 10:16). Бу тынычлык безнең йөрәкләрдә хакимлек итәргә тиеш. Әгәр дә без каты сынауларга эләксәк, ул безне курку чолгап алуына яисә безгә чиктән тыш газапланырга рөхсәт итмәячәк. Бу сүзләр без гаделсезлек белән очрашканда, безне борчылу хисе чолгап алганда яисә без үзебезне бер нәрсәгә дә яраксыз дип хис иткәндә ничек үтәлә икәнен карап чыгыйк.

Без гаделсезлек белән очрашканда

4. а) Гаделсезлек турында Гайсә ничек белгән? б) Мәсихчеләр гаделсезлекнең корбаннары булуына ничек мөгамәлә итәләр?

4 Сөләйман патша: «Кеше өстеннән кеше аның зыяны өчен хакимлек итә»,— дип әйткән (Вәгазьче 8:9). Гайсә бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнен белгән. Ул күктә булганда кешеләрнең бер-берсе белән ни дәрәҗәдә гаделсез мөгамәлә иткәнен күргән. Җиргә килгәч Гайсә, үзенә карата иң зур гаделсезлек кичергән: аны — гөнаһсыз кешене — Алланы хурлауда гаепләгәннәр һәм җинаятьче кебек үтергәннәр (Матфей 26:63—66; Марк 15:27). Бүген гаделсезлек шулай ук үсүен дәвам итә һәм чын мәсихчеләр «барлык халыклар тарафыннан нәфрәт ителгәнгә» күрә аннан нык газапланалар (Матфей 24:9). Ләкин Мәсих тынычлыгы ярдәмендә алар, нацистларның үлем лагерьларында һәм Советлар Союзының ГУЛАГында кичергән коточкыч хәлләргә карамастан, кеше төркемнәренең һөҗүменә, ялган гаепләүләргә һәм яла ягуларга карамастан какшамас калдылар. Алар Гайсәгә охшарга тырышалар. Аның турында болай дип әйтелгән: «Ул аңа карата явыз сүз сөйләгәндә җавап итеп явыз сүз сөйләмәгән. Газапланганда куркыту кулланмаган, ләкин гадел хөкем итүчегә үзен ышанып тапшырган» (1 Питер 2:23, ЯД).

5. Әгәр дә без җыелыштагы берәрсенә карата имеш гаделсезлеккә юл куелган дип ишетсәк, нәрсә турында уйлау файдалы булыр иде?

5 Гаделсезлек һәрчакта да зур масштабларда булмаска мөмкин. Кайчакта безгә мәсихче җыелышындагы берәрсенә карата гаделсез мөгамәлә иткән кебек тоелырга мөмкин. Андый очракта бездә Паулдагы кебек тойгылар булырга мөмкин. Ул болай дип әйткән: «Берәрсе [әйткән сүздән яисә эшләнгән эштән] уңайсызлык сизсә, мин дә кызып китмимме?» (2 Коринфлыларга 11:29). Без нәрсә эшли алабыз? Безгә үз-үзебездән: чыннан да гаделсезлеккә юл куелганмы, дип сорарга кирәк? Еш кына вакыт без барган вакыйгаларның бөтен якларын да белмибез. Бу эшнең бар ягын да имеш белә торган кешене тыңлагач, без бәлкем ярсулы итеп мөгамәлә итәбездер. Изге Язмаларда: «Ахмак һәрбер ишеткән сүзгә ышана»,— дип юкка гына әйтелмидер (Гыйбрәтле хикәя 14:15). Шуңа күрә безгә дә сак булырга кирәк.

6. Җыелышта булган гаделсезлеккә карата без ничек мөгамәлә итә алабыз?

6 Ә гаделсезлекнең корбаны без үзебез булган кебек тоелса ди. Йөрәгендә Мәсих тынычлыгы булган кешегә үзен бу очракта ничек тотарга? Бәлкем, без безгә карата гаделсез мөгамәлә иткән кебек тоелган кеше белән сөйләшергә кирәклеген сизәбездер. Ләкин бу сөйләшүдән соң барысына да бу вакыйга турында сөйләү дөрес булыр идеме? Йәһвәгә догада барысын да сөйләп биреп, ул гаделлекне кире кайтарыр дип аңа өмет багласак, яхшырак булмас идеме? (Мәдхия 9:11; Гыйбрәтле хикәя 3:5). Догадан соң без барысын да күңелебездә генә уйларбыз һәм «тынычланырбыз» (Мәдхия 4:5). Күпчелек очракларда Паул киңәше кулланырлык. Ул болай дип әйткән: «Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз һәм әгәр дә берәрегездә башкага карата зарланырга сәбәп бар икән, чын күңелегездән бер-берегезне кичерегез. Йәһвә сезне чын күңелдән кичергән кебек сез дә кичерегез» (Колосслыларга 3:13, ЯД).

7. Кардәшләр белән аралашканда нәрсәне истә тотарга кирәк?

7 Нәрсә генә эшләмәсәк тә, безгә шуны истә тотарга кирәк: без булган хәлгә тәэсир итә алмасак та, бу вакыйгага карата үз мөгамәләбезгә тәэсир итә алабыз. Әгәр дә без гаделсезлеккә чиктән тыш ярсып мөгамәлә итсәк, бу реакция гаделсезлекнең үзе белән чагыштырганда, безнең тынычлыкка зуррак зыян китерергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 18:14). Без хәтта ялгыш фикер йөртә башлавыбыз һәм җыелышны, гаделлек кабат урнаштырылган икәнен белгәнчегә кадәр, калдыруыбыз мөмкин. Мәдхия җырлаучы Йәһвә законын яратучылар өчен «алдану юк» дип язган (Мәдхия 118:165). Вакыт-вакыт гаделсезлек белән безнең һәрберебез очраша, чөнки тормыш шундый. Ләкин гаделсезлеккә сез Йәһвәгә хезмәт итүдә беркайчан да комачауларга ирек бирмәгез. Сезнең йөрәгегездә Мәсих тынычлыгы хакимлек итсен.

Без борчыла башлаганда

8. Борчылу, мәсәлән, нәрсәдән туарга мөмкин һәм ул нәрсәгә китерә?

8 Бу «соңгы көннәрдә» борчылу безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды (2 Тимәтигә 3:1). Гайсә: «Үз тәнегез турында — нәрсә кияргә дип һәм үз җаныгыз турында — нәрсә ашарга дип борчылмагыз»,— дип әйтсә дә, борчылу һәрчакта да материаль иминлек белән бәйле түгел (Лука 12:22, ЯД). Лутны Сәдүм шәһәрендә яшәүчеләрнең әхлаксызлыгы «җәфалаган» (2 Питер 2:7). Паулны «бөтен җыелышлар турында борчылу» хисе чолгап алган булган (2 Коринфлыларга 11:28). Гайсә үлеме алдындагы төндә шундый нык газап кичергән, хәтта «тирләре кан тамчылары кебек җиргә тамган» (Лука 22:44). Билгеле, һәрбер борчылу да иманның җитмәве турында шаһитлык бирми. Ләкин нәрсә турында без борчылмасак та, әгәр дә бу борчылу көчле һәм озак вакытлы икән, ул безне тынычлыктан мәхрүм итә ала. Кайчакта борчылу хисе кешеләрне шундый нык чолгап ала ки, аларга Йәһвәгә хезмәт итүләрендә аларның булган бурычларын үтәргә сәләтләре юк кебек тә тоела. Изге Язмаларда: «Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 12:25). Әгәр дә безне борчылу җәфаласа нәрсә эшләп була соң?

9. Борчылудан котылыр өчен нинди гамәли адымнар ясарга була һәм борчылу өчен нинди сәбәпләрне юк итү мөмкин түгел?

9 Кайчакта без ниндидер гамәли адымнар ясый алабыз. Әгәр дә безнең хафалануыбызның нигезендә сәламәтлек белән бәйле булган сораулар ята икән, аңа игътибар итү акыллы булыр иде. Ләкин мондый сорауларны һәрбер мәсихче үзе хәл итә * (Матфей 9:12). Әгәр дә бездә чиктән тыш күп йөкләмәләр булса, без, ихтимал, аларның бер өлешен башкаларга бирә алыр идек (Чыгыш 18:13—23). Ә йөкләмәләрнең авыр өлешен үз өстендә алып барган һәм беркемгә дә аларны бирергә мөмкинлеге булмаган кешегә, мәсәлән, ата-аналарга нәрсә эшләргә? Яисә хакыйкатькә каршы баручы тормыш иптәше белән яшәүчегә нәрсә эшләргә? Сугыш бара торган җирдә яисә тартып-сузып кына җиткереп яшәүче гаиләгә нәрсә эшләргә? Һичшиксез, бу әйберләр системасында без борчылуның бар сәбәпләрен дә юк итә алмыйбыз. Моңа да карамастан, без үз йөрәкләребездә Мәсих тынычлыгы саклый алабыз. Ничек итеп?

10. Борчылудан котылыр өчен мәсихче нинди ике юл куллана ала?

10 Мөмкинлекләрнең берсе — бу Алла Сүзендә юату эзләү. Патша Давыт: «Күңелемдә кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр»,— дип язган (Мәдхия 93:19). Йәһвәнең «юатуларын» Изге Язмаларда табарга мөмкин. Бу Алла тарафыннан рухландырылган китапка даими рәвештә мөрәҗәгать итеп, без үз йөрәкләребездә Мәсих тынычлыгын саклый алабыз. Изге Язмаларда: «Ходайга кайгыларыңны сал һәм Ул сиңа таяныч бирер. Беркайчан да Ул тәкъва кешегә какшарга бирмәс»,— дип әйтелә (Мәдхия 54:23). Ә Паул болай дип язган: «Бернәрсә турында да борчылмагыз, әмма һәрчакта догада һәм сораганда рәхмәтләрегезне белдереп, Алла алдында үз теләкләрегезне ачыгыз; һәм һәр акылдан югарырак булган Алла тынычлыгы сезнең йөрәкләрегезне һәм уйларыгызны Гайсә Мәсихтә саклаячак» (Филиплыларга 4:6, 7). Безгә тынычлыкны сакларга шулай ук чын күңелдән әйтелгән һәм даими догалар ярдәм итәчәк.

11. а) Гайсә дога кылуда нинди яхшы үрнәк биргән? б) Догага карата безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

11 Бу яктан Гайсә искиткеч үрнәк биргән. Кайбер чакларда ул күктәге Атасына берничә сәгать дәвамында дога кылган (Матфей 14:23; Лука 6:12). Дога аңа иң куркыныч сынауны кичерергә ярдәм иткән. Үлеме алдындагы төндә Гайсә бик нык азапланган. Ул нәрсә эшләгән? Ул «аеруча тырышып дога кыла» башлаган (Лука 22:44). Әйе, Алланың камил Улы дога кешесе булган. Шуңа күрә аның камилсез шәкертләренә дога кылу гадәтен үстерү ни дәрәҗәдә мөһимрәк соң! Гайсә үз шәкертләрен «һәрвакыт дога кылырга һәм боекмаска» өйрәткән (Лука 18:1). Дога — бу безнең белән чагыштырганда безне яхшырак белүче Шәхес белән эчкерсез һәм җитди сөйләшү (Мәдхия 102:14). Әгәр дә без үз йөрәкләребездә Мәсих тынычлыгын сакларга телибез икән, без «бертуктаусыз дога кылачакбыз» (1 Фессалоникилеләргә 5:17).

Үз чикләүләребезне җиңәбез

12. Кайберәүләр ни өчен аларның хезмәт итүләре Аллага яраклы түгел дип уйларга мөмкин?

12 Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесен кыйммәтле дип саный (Аггей 2:7, АМТ). Ләкин күп кешеләргә моңа ышану бик авыр. Берәүләр картайганга, гаиләдә күбрәк йөкләмәләр барлыкка килгәнгә яисә сәламәтлек начарланганга күрә боегалар. Башкалар начар гаиләләрдә үскәнгә күрә үзләрен Аллага хезмәт итәргә лаек түгел дип сизәләр. Өченчеләр үткәндә эшләгән хаталары аркасында җәфаланалар һәм Йәһвә аларны кайчан да булса кичерәчәгенә бик шикләнәләр (Мәдхия 50:5). Мондый тойгылар белән нәрсә эшләргә?

13. Үзләрен Йәһвәгә яраклы түгел дип санаган кешеләр Изге Язмаларда нинди юату таба алалар?

13 Мәсих тынычлыгы безгә Йәһвәнең яратуында шикләнергә юл куймаячак. Гайсә безнең кыйммәтлегебез башкаларның эше белән чагыштырудан билгеләнә дип беркайчан да әйтмәгән. Шуңа күрә без моның турында уйласак, үз йөрәгебезгә Мәсих тынычлыгын кайтара алабыз (Матфей 25:14, 15; Марк 12:41—44). Чынлыкта Гайсә тугры булу турында әйткән. Ул үз шәкертләренә: «Ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр»,— дигән (Матфей 24:13). Гайсә үзе кешеләр ягыннан «нәфрәт ителгән» булган, ләкин шулай да Атасының яратуына һич тә шикләнмәгән (Исай 53:3; Яхъя 10:17). Һәм ул үзенең шәкертләрен аларны да яраталар икәненә ышандырган (Яхъя 14:21). Моңа басым ясар өчен Гайсә болай дип әйткән: «Бер ассарига ике чыпчык сатыла түгелме? Һәм аларның бере дә сезнең Атагызның ихтыярыннан башка җиргә төшмәс. Сезнең исә башыгыздагы бөтен чәчегез дә саналган. Шуңа күрә курыкмагыз: сез күп чыпчыклардан кыйммәтлерәк» (Матфей 10:29—31). Йәһвәнең яратуында нинди эчкерсез ышандыру!

14. Йәһвә безнең һәрберебезне дә кадерле итеп күрә икәнендә бездә нинди ышандырулар бар?

14 Гайсә шулай ук: «Мине җибәргән Ата җәлеп итмәсә, миңа беркем дә килә алмас»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Әгәр дә Йәһвә безне Гайсә артыннан барыр өчен җәлеп иткән икән, димәк, Ул безнең котылуыбызны тели. Гайсә үз шәкертләрен: «Күктәге Атагыз бу кечкенәләрдән берсенең дә һәлак булуын теләми»,— дип ышандырган (Матфей 18:14). Шуңа күрә әгәр дә сез Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәсез икән, үзегезнең игелекле эшләрегезгә шатланыгыз (Галатларга 6:4). Әгәр дә сезгә үткәндә эшләгән хаталарыгыз тынычлык бирми икән, чын күңелдән тәүбә кылучыларга Йәһвә «күп кичерә» икәнендә ышанычлы булыгыз (Исай 43:25; 55:7, АМТ). Әгәр дә сезне тагын нәрсәдер җәфалый икән, «Ходай йөрәкләре горур булмаганнарга якын, һәм рухлары юаш булганнарны коткара» икәнен исегезгә төшерегез (Мәдхия 33:19).

15. а) Иблис безне тынычлыктан ничек мәхрүм итәргә тырыша? б) Йәһвәгә карата без нәрсәдә ышанычлы була алабыз?

15 Сезне тынычлыксыз калдыру — бу Иблис өчен иң зур шатлык. Без мирас итеп алган һәм барыбыз да көрәшә торган гөнаһта нәкъ ул гаепле (Римлыларга 7:21—24). Һәм әлбәттә, сез үзегезне камилсез булганга күрә, Аллага яраклы итеп аңа хезмәт итә алмыйсыз дип санасагыз, Иблис бик тә шат булыр. Иблискә рух көченнән сезне мәхрүм итәргә беркайчан да рөхсәт итмәгез! Аның ниятләрен истә тотыгыз һәм бу ниятләр турында белемнәр сезгә нык торырга тәвәккәллек бирсен (2 Коринфлыларга 2:11; Ефеслыларга 6:11—13). «Алла безнең йөрәгебездән зуррак һәм һәммә нәрсәне белә» икәнен истә тотыгыз (1 Яхъя 3:20). Йәһвә безнең хаталарны гына күзәтми, ул шулай ук безнең теләкләребезне һәм омтылуларыбызны күрә. Шуңа күрә мәдхия җырлаучының: «Ходай Үз халкыннан баш тартмас, һәм Үзенең мирасын ташламас»,— дигән сүзләре сезгә юату бирсеннәр (Мәдхия 93:14).

Мәсих тынычлыгында берләшкән

16. Бирешмәү өчен көрәшүебездә без ялгыз түгел дип нинди мәгънәдә әйтеп була?

16 Паул без «бер тәндә чакырылган» булганга күрә үз йөрәкләребездә Мәсих тынычлыгына хакимлек итәргә бирергә тиеш дип язган. Паул майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән һәм алар хәзер җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр кебек, Мәсих тәненең өлеше булырга тиеш булганнар. Аларның юлдашлары — «башка сарыклар» — майланган мәсихчеләр белән «бер көтүгә» тупланган һәм аларның «бер көтүчесе» — Гайсә Мәсих — бар (Яхъя 10:16). Миллионлаган кешедән торган бөтендөнья «көтүенең» барлык әгъзалары Мәсих тынычлыгына үз йөрәкләрендә хакимлек итәргә рөхсәт итәләр. Без берүзебез генә түгел икәнен белү безгә һәртөрле сынауларны кичерергә ярдәм итә. Питер болай дип язган: «Шундый ук бәла-казалар сезнең кардәшләрегез белән дә дөньяда була икәнен белеп, аңа [Иблискә] нык иманыгыз белән каршы торыгыз» (1 Питер 5:9).

17. Безне Мәсих тынычлыгына йөрәкләребездә хакимлек итәргә бирергә нәрсә дәртләндерә?

17 Әйдәгез, тынычлыкны — Алланың изге рухының шундый кирәк булган җимешен эзләүне дәвам итик (Галатларга 5:22, 23). Йәһвә саф, тапсыз һәм тынычлыкта яшәүчеләр дип санаган кешеләр ахыр чиктә тәкъвалык булган оҗмах җирендә мәңгелек тормыш фатихасын алачаклар (2 Питер 3:13, 14). Мәсих тынычлыгына безнең йөрәкләрдә хакимлек итәргә бирер өчен бөтен сәбәпләр дә бар.

[Искәрмә]

^ 9 абз. Кайчагында борчылу сәламәтлек проблемалары белән бәйле булырга яисә алар аркасында көчәергә мөмкин һәм бу проблемалар, мәсәлән, тирән депрессия, табибка баруны таләп итә.

Сезнең исегездәме?

• Нәрсә ул Мәсих тынычлыгы?

• Гаделсезлек белән очрашканда Мәсих тынычлыгы безнең йөрәкләрдә ничек хакимлек итә ала?

• Мәсих тынычлыгы борчылуны җиңәргә ничек ярдәм итә ала?

• Без үзебезне бернәрсәгә дә яраклы түгел дип сизгәндә, Мәсих тынычлыгы безне ничек юата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Гайсә гаепләүчеләр алдында торганда үзен Йәһвәгә тапшырган.

[31 биттәге иллюстрация]

Алла ныклыкка зур бәя бирә.

[32 биттәге иллюстрация]

Йәһвә юатулары яраткан атаның кочаклары тынычландырган кебек, безне тынычландыра ала.