Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иблис — ул юк-барга ышану гына түгел

Иблис — ул юк-барга ышану гына түгел

Иблис — ул юк-барга ышану гына түгел

«Алла белән Иблисне — яхшылык белән явызлык көчләренең бер-беренә бөек каршы торулары кызыл җеп булып бөтен Яңа Васыять аша үтә. Һәм мондый карашны Яңа Васыять язучыларының һәрберсе яклый. [...] Шуңа күрә анда язылганнарның мәгънәсе бер. Иблис — ул һәрвакыт Аллага һәм аның халкына карата дошман булып калучы чынбарлыктагы явыз шәхес» («The New Bible Dictionary»).

НИ ӨЧЕН соң алайса үзләренең Изге Язмаларга ышанганнарын раслаучы христиан дөньясындагы күп кешеләр Иблиснең чынбарлыкта булганы турындагы фикерне кире кагалар? Чөнки алар Изге Язмаларны чынлыкта Алла Сүзе дип кабул итмиләр (Йәрәми 8:9). Аларның фикерләре буенча, Изге Язмаларның язучылары ул вакытта аларның тирә-юнендә яшәүче халыкларның фәлсәфи карашларын чагылдырган һәм шуңа күрә Алланың хакыйкатен анык итеп тапшырмаганнар. Әйтик, католик дин тәгълиматларын өйрәнүче Ганс Кюнг менә нәрсә әйткән: «Иблис белән чиксез күп җеннәр турындагы күзаллаулар... баштагы иудаизмга Бабил риваятьләреннән, ә аннан — Яңа Васыятькә үтеп кергәннәр» («On Being a Christian»).

Ләкин Изге Язмалар кеше сүзе түгел, ә Алла Сүзе. Шуңа күрә анда Иблис турында әйтелгәннәргә җитди мөгаләмә итеп карау акыллырак булыр иде (2 Тимәтигә 3:14—17; 2 Питер 1:20, 21).

Иблис турында Гайсә нәрсә уйлаган?

Гайсә Мәсих Иблиснең чынбарлыкта булганына ышанган. Гайсәне аның үзендә булган ниндидер абстракт явызлык вәсвәсәләндермәгән. Ул чынбарлыктагы, соңрак «бу дөньяның идарә итүчесе» дип аталган шәхеснең бәйләнүләренә дучар ителгән (Яхъя 14:30; Матфей 4:1—11). Шулай ук ул Иблиснең җинаятьтәшләре — явыз рухлар бар икәненә ышанган. Гайсә җенлеләрне савыктырган (Матфей 12:22—28). Хәтта атеистларның энциклопедиясендә «Rationalist Encyclopædia» бу фактның әһәмиятлелеге билгеләнә: «Инҗил китапларыннан ачыкланган Гайсәнең явыз рухларның барлыгына ышануы дин тәгълиматларын өйрәнүчеләр өчен һәрвакыт киртә булган». Гайсә Иблис һәм аның җеннәре турында сөйләгәндә Бабилдан килгән хорафатлы риваятьләрне кабатламаган. Ул явыз рухларның чынлыкта бар икәннәрен белгән.

Без Гайсәнең ул вакыттагы дини укытучыларга юнәлдергән сүзләреннән Иблис турында күпне беләбез: «Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул, баштан ук, кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул ялган сөйләгән вакытта үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44, ЯИ).

Шулай булгач, Иблис («яла ягучы» дип тәрҗемә ителә) — ул «ялганчы һәм ялганның атасы». Ул беренче булып Эдем бакчасында Алла турында ялган әйткән булган. Йәһвә, әгәр дә безнең беренче ата-анабыз яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан ашасалар, «үлем белән үләчәкләр» дигән. Елан аркылы Иблис имеш Алла ялган сөйли дип әйткән (Яшәеш 2:17; 3:4). Изге Язмаларда аңа карата «Иблис Шайтан дип аталган борынгы елан» дигән әйтемнәрнең кулланылуына шаккатырлык түгел (Ачыш 12:9).

Иблис яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачы турында әйткәндә ялганлаган. Аның сүзләре буенча, ул агачтан ашарга тыю урынсыз булган һәм Алла үзенең хакимиятеннән законсыз файдаланган. Иблис Адәм белән Хаува үзләре өчен нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнен карар итүче «аллалар [Алла, ЯД] кебек була» алырлар иде дип раслаган. Шайтан, алар ихтыяр ирегенә ия булып, аларда тулы бәйсезлек булырга тиеш дип әйтмәкче булган (Яшәеш 3:1—5). Алланың идарә итү ысулының дөреслегенә каршы килеп, Иблис берничә мөһим бәхәсле сорау күтәргән. Шуңа күрә Йәһвә бу сорауларны чишәр өчен вакыт биргән. Шулай итеп, ул Иблискә тагы ниндидер вакыт яшәргә рөхсәт иткән була. Ләкин аңа бирелгән вакыт озакламый бетәчәк (Ачыш 12:12). Шуңа карамастан Иблис ялган белән алдалау ярдәмендә Гайсә Мәсих вакытында яшәгән канунчы һәм фарисейларга охшаш булган кешеләр аркылы үз тәгълиматларын таратып һаман әле кешелекне Алладан алып китмәкче була (Матфей 23:13, 15).

Шулай ук Гайсә Мәсих Иблис турында ул «баштан ук, кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады» дип әйткән. Бу Йәһвә Иблисне барлыкка китереп аны кеше үтерүче итеп ясаганын яки аны Аллага каршылык күрсәткән барлык кешеләрне ут белән газаплар өчен тәмугъ хакиме итеп билгеләгәнен берничек тә аңлатмый. Изге Язмаларда әйтелгән «тәмугъ» — бу Иблиснең яшәү урыны түгел, ә барлык үлгән кешеләрнең гомуми символик кабере (Ап. эшләре 2:25—27; Ачыш 20:13, 14).

Иң башта Иблис, рухи зат, «хакыйкатьне» тоткан. Кайчандыр ул Йәһвәнең күк оешмасы әгъзасы, аның камил улы булган. Ләкин ул «хакыйкатьне тотмады». Ул үз юлын һәм үзенең ялган принципларын яхшырак дип тапкан. Иблис «баштан ук» кеше үтерүче булган, ләкин бу Алла улы булган фәрештәнең иң башта ук Иблис булып яратылганын аңлатмый. Ул Адәм белән Хауваны алдалап, аңлы рәвештә Йәһвәгә каршы фетнә күтәргәч кенә аңа әверелгән. Иблис Муса вакытындагы Йәһвәгә каршы баш күтәргән кешеләргә охшаш. Бу кешеләр турында без: «Алар Аның алдында бозылдылар, алар үз бозыклыклары буенча Аның балалары түгел»,— дип укыйбыз (Икенчезаконлык 32:5). Бу сүзләрне Иблис турында да әйтергә була. Аллага каршы күтәрелеп Адәм белән Хауваны һәм бар кешелек гаиләсен үлемгә дучар иткәч, ул кеше үтерүчегә әверелгән (Римлыларга 5:12).

Буйсынмаучан фәрештәләр

Иблискә фетнә күтәрүдә башка фәрештәләр кушылган (Лука 11:14, 15). Алар «үзләренә тиешле торакларын ташлап», Нух вакытында «кеше кызлары» белән җенси мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, материальләшеп кеше кыяфәтенә кергәннәр (Яһүд 6, ЯД; Яшәеш 6:1—4; 1 Питер 3:19, 20). «Күктәге йолдызларның өченче өлеше» яисә рухи затларның азчылыгы Иблискә ияргән (Ачыш 12:4).

Ачыш — символик образлар белән тулы китап — Иблисне «зур уттай кызыл аждаһа» итеп тасвирлый (Ачыш 12:3). Ни өчен? Юк, ул чынлап та куркыныч һәм ямьсез булганга түгел. Чынлыкта рухи затларның тәннәре нинди икәнен без белмибез, күрәсең бу яктан караганда, Иблис башка рухлардан бернәрсәсе белән дә аерылырга тиеш түгел. «Зур уттай кызыл аждаһа» дигән образлы тәгъбир Иблискә хас булган көчне һәм комсыз, зарарлы, үлем китерә торган рухны чагылдыра.

Хәзерге вакытта Шайтан һәм җеннәр үз хәрәкәтләрендә бик нык чикләнгән. Алар инде, мөгаен, кайчандыр булган кебек материальләшеп кеше кыяфәтенә керә алмыйлар. Гайсә Мәсих кулындагы Алла Патшалыгы 1914 елда урнаштырылганнан соң, озакламыйча алар күктән җир чигенә бәреп төшерелгән булганнар (Ачыш 12:7—9).

Иблис — куркыныч дошман

Ләкин моңа карамастан, Иблис һаман әле куркыныч дошман булып кала. Ул «арысландай ажгырып, кемне йотарга икәнен эзләп йөри» (1 Питер 5:8). Ул безнең гөнаһлы тәнебезгә хас булган явызлык кына түгел. Һичшиксез, без көн саен безнең гөнаһка бирелүчәнлегебез белән көрәш алып барабыз (Римлыларга 7:18—20). Ләкин безнең төп көрәшебез «бу дөньяның караңгылык идарә итүчеләре, күк чикләрендәге явыз рухи көчләр» белән (Ефеслыларга 6:12).

Иблиснең йогынтысы ни кадәр көчле? «Бөтен дөнья Явызның хакимиятендә ята» (1 Яхъя 5:19, ЯД). Әлбәттә, безнең Шайтан турындагы уйлаулар белән бик нык мавыгасыбыз һәм юк-барга ышанудан туган куркуларга безне зәгыйфьләндерергә юл куясыбыз килми. Ләкин Шайтанның безне хакыйкатькә карата томалавына һәм Аллага каршы гөнаһ эшләргә авыштырырга тырышуына ирек бирмичә, сак булсак акыллырак булыр иде (Әюп 2:3—5; 2 Коринфлыларга 4:3, 4).

Иблис Алла ихтыярын үтәргә тырышучыларга һәрвакытта да ачыктан-ачык һөҗүм итми. Кайчакта «яктылык фәрештәсе» кыяфәтендә эш итә. Рәсүл Паул бу куркыныч турында мәсихчеләрне кисәткән: «Елан Хауваны үз хәйләсе белән кызыктырган кебек, сезнең дә Мәсихкә нигезләнгән гадилектән читкә тайпылып, акылларыгыз зарарланмасын, дип куркам» (2 Коринфлыларга 11:3,14).

Шуңа күрә безгә һәрвакыт сак, уяу булып нык иманыбыз белән Иблискә каршы торырга кирәк (1 Питер 5:8, 9; 2 Коринфлыларга 2:11). Оккультизмның төрле формалары белән шөгыльләнүгә бирелеп, Шайтан кулында уенчык була күрмәгез (Икенчезаконлык 18:10—12). Гайсә Мәсихнең Иблис аны вәсвәсәләндергәндә әллә ничә тапкыр Язмаларга нигезләнеп аңа каршы әйткәнен истә тотып, Алла Сүзен тырышып өйрәнегез (Матфей 4:4, 7, 10). Алладан ярдәмгә изге рухны сорагыз. Рух җимеше сезгә Иблис бик оста дәртләндергән тән эшләреннән тайпылырга ярдәм итәр (Галатларга 5:16—24). Моннан тыш, Иблиснең һәм аның җеннәренең басым ясавын сизгәндә, Йәһвәгә ялварып дога кылыгыз (Филиплыларга 4:6, 7).

Иблис каршында коточкыч куркуга бирелергә кирәкми. Йәһвә аның теләсә нинди мәкерләреннән безгә ышанычлы таяныч бирергә вәгъдә итә (Мәдхия 90:1—4; Гыйбрәтле хикәя 18:10; Якуп 4:7, 8). «Раббы белән тыгыз бәйләнешләрне үстереп аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз»,— дип язган рәсүл Паул. Һәм шул чакта сез «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алырсыз» (Ефеслыларга 6:10, 11, ЯД).

[5 биттәге иллюстрация]

Гайсә Иблисне чынбарлыкта булган шәхес кебек таныган.

[6 биттәге иллюстрация]

«Бөтен дөнья Явызның хакимиятендә ята».

[Чыганак]

NASA photo

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Алла Сүзен тикшереп һәм Аллага даими рәвештә дога кылып Иблискә каршы торыгыз.