Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иблис чыннан да бар микән?

Иблис чыннан да бар микән?

Иблис чыннан да бар микән?

«Христиан чиркәве тарихында, бүгенге көндә азая торган сандагы кешеләр өчен никадәр Алла чынбарлыкта булган кебек, шул кадәр үк явызлык хакиме Веельзевул яисә Иблисне чын һәм кодрәтле дип исәпләнгән вакыт булган. Иблис — ярым кеше-ярым хайван, яһүдләр белән беренче мәсихчеләрнең уйдырмалары — алар үз араларында күргән бар булган явызлыкны үзендә гәүдәләндергән. Соңрак христианнар бу уйдырма образның чынбарлык белән бернинди дә бәйләнеше булмаганын танып, аннан шыпырт кына ваз кичкәннәр» (Людовик Кеннеди, «All in the Mind—A Farewell to God»).

ЯЗУЧЫ һәм радио-телевидение тапшыруларын алып баручы Людовик Кеннеди сүзләре буенча, гасырлар дәвамында христиан дөньясында Иблиснең чыннан да булганын берәү дә шик астына куймаган. Христианнар кайчакта, хәтта «Иблис һәм аның җеннәре турындагы уйлаулар белән бик нык мавыккан» булганнар дип әйтә профессор Норман Кон («Europe’s Inner Demons»). Мондый баш катыргыч фикерләр гади, укый-яза белми торган крестьяннарның уйларын гына яуламаган. Мәсәлән, профессор Кон сүзләренә нигезләнсәк, Иблис явызлык көчләре өстеннән һәм юньсез йолалар белән җитәкчелек итәр өчен хайванга әверелгәне турында күзаллау «укымаган күпчелекнең фольклорында — иҗатында түгел, ә киресенчә интеллигенциянең гомум кабул ителгән карашлары булган». Нәкъ менә шул интеллигенция, шул исәптән укымышлы руханилар да, Европада XV гасырдан башлап XVII гасырга хәтле булган җен карчыкларына ау оештырган һәм билгеле булганча, дәүләт белән чиркәү боерыклары буенча, сихерчелектә гаепләнгән 50 меңгә якын кеше җәзалап үтерелгән булган.

Шуңа күрә күп кешеләр Иблис турындагы фикерне акылга сыймаслык юк-барга ышану итеп кире какканнарына шаккатырлык та түгел. Әйтик, 1726 елларда Даниел Дефо, «ярканат кебек канатлы, мөгезле, икегә бүленгән тояклы һәм телле, озын койрыклы һәм моңа охшаш башкаларны» үзенә җыйган куркыныч албасты дип исәпләнгән Иблискә ышануны мыскыл иткән. Аның сүзләре буенча шундый күзаллаулар «тинтәклек, мәгънәсез буш нәрсәләр», «Иблискә карата курку кабартучы» һәм «аның турында үз уйдырмалары белән надан кешеләрне ялганлаучыларның» хыял җимешләре.

Бәлкем, сез дә шулайрак уйлыйсыздыр. Сез «чынлыкта Иблисне кешеләр, үз гөнаһларын аклар өчен уйлап чыгарган» дип, исәплисезме? Бу сүзләр Изге Язмаларның бер энциклопедиясендә язылган, һәм үзләрен мәсихчеләр дип санаган күп кешеләр нәкъ менә шулай уйлыйлар («The Zondervan Pictorial Encyclopedia of the Bible»). Джеффри Бертон Расселл сүзләренчә әйтсәк, христиан дөньясының дин тәгълиматларын өйрәнүчеләре, тулаем алганда «Иблис һәм җеннәр турындагы фикерне юк-барга ышану һәм искелек калдыгы итеп кире какканнар».

Әмма Иблис кайбер кешеләр өчен — бик тә чынбарлыкта булган шәхес. Алар бөтен тарих дәвәмында бар булган явызлыклар өчен ниндидер гадәттән тыш явыз көч гаепле дип саныйлар. Расселл сүзләре буенча, «XX гасырда булган коточкыч хәлләр Иблискә озак вакытта булган ышанмаудан соң, аңа ышану ни өчен яңадан көчәя барганын ниндидер дәрәҗәдә аңлата». Язучы Дон Льюис әйтүенчә, бүген кайбер укымышлы кешеләрдә «аларның надан борынгы бабаларының» юк-барга ышанудан туган куркулары тик «үтә һавалы көлке» уяткан булса да, алар «үзләре табигатьтән өстен булган явыз серле йола белән мавыгалар» («Religious Superstition Through the Ages»).

Шулай итеп, Иблис чыннан да уйдырма һәм юк-барга ышану гынамы? Яисә аның барлыгына, хәтта безнең XXI гасырда да җитди мөгамәлә итәргә кирәкме?

[4 биттәге иллюстрация]

Гюстав Доре гравюрасында күрсәтелгәнчә, иске заманда Иблис — ул ярым кеше-ярым хайван дигән хорафатлы күзаллау булган.

[Чыганак]

The Judecca​—Lucifer/The Doré Illustrations For Dante’s Divine Comedy/Dover Publications Inc.