Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ибраһим — иман үрнәге

Ибраһим — иман үрнәге

Ибраһим — иман үрнәге

«Ибраһим бар иман итүчеләрнең атасы булды» (РИМЛЫЛАРГА 4:11).

1, 2. а) Хәзерге чын мәсихчеләр арасында Ибраһим нәрсәсе белән билгеле? б) Ни өчен Ибраһим «бар иман итүчеләрнең атасы» дип атала?

БУ КЕШЕ бөек халыкның ыру башлыгы, пәйгамбәр, эш алып баручы һәм җитәкче булган. Әмма хәзерге мәсихчеләр арасында ул күбрәк какшамас иманлы кеше кебек билгеле. Һәм бу сыйфаты өчен Йәһвә Алла аны үзенең дусты дип санаган (Исай 41:8; Якуп 2:23). Бу кешенең исеме Ибраһим. Изге Язмаларда ул «бар иман итүчеләрнең атасы» дип атала (Римлыларга 4:11).

2 Ләкин Ибраһимга кадәр булган кешеләр, мәсәлән Һабил, Енох һәм Нух иманнарын күрсәтмәгәннәрмени? Әйе, күрсәткәннәр. Ләкин нәкъ Ибраһим белән җирнең бөтен халыкларына фатиха бирү турында васыять төзелгән булган (Яшәеш 22:18). Шулай итеп, ул вәгъдә ителгән Орлыкка бар иман итүчеләрнең символлаштыручы Атасы булган (Галатларга 3:8, 9). Бер яктан Ибраһимны безнең атабыз дип тә санап була, чөнки аның иманы — бу бит безгә үрнәк алырлык мисал. Ибраһимның курку һәм сынаулар белән тулган бөтен тормышын иман күрсәтүе дип санап була. Ибраһим, аның иманының иң югары сынавы — аңа үз улы Исхакны корбан итеп китерергә боеру бирелгән булган — белән очрашуга күпкә элек, үз иманын кечерәк сынауларда исбат иткән (Яшәеш 22:1, 2). Әйдәгез, бу кечкенә сынауларның кайберләре турында уйлап алыйк һәм алар безне нәрсәгә өйрәтә икәнен карыйк.

Ур шәһәрен калдырырга боеру

3. Ибраимның чыгышы турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

3 Ибраим (соңрак Ибраһим дип билгеле булган кеше) турында беренче тапкыр Изге Язмаларда Яшәеш 11:26 да: «Фарра җитмеш яшь яшәде һәм Ибраим, Нахор һәм Аранны тудырды»,— дип әйтелә. Ибраим Алладан куркып яшәгән Сим нәселеннән булган (Яшәеш 11:10—24). Яшәеш 11:31 дә язылган сүзләр буенча, Ибраим гаиләсе белән кайчандыр Евфрат елгасыннан көнчыгышта урнашкан «Халдейларның Ур» дигән бай шәһәрендә яшәгән *. Димәк, аны күчеп йөри торган халыкларның чатырларында торучы кеше кебек түгел, ә уңайлыкларга һәм байлыкка өйрәтелгән шәһәрдә яшәүче итеп тәрбияләгәннәр. Ур базарларында башка ил әйберләре сатылган. Урам буйлап акбур белән буялган, бүлмәләре ундүрткә кадәр җиткән һәм су кертелгән иркен йортлар торган.

4. а) Чын Аллага гыйбадәт кылган кешеләргә ни өчен Ур шәһәрендә яшәргә авыр булган? б) Ни өчен Ибраим Йәһвәгә ышанган?

4 Ур шәһәрендә яшәү материаль яктан күп уңайлыклар биргән, ләкин чын Аллага хезмәт итәргә теләгәннәр өчен ул бик авыр булган. Шәһәр потларга табыну белән хорафатларга ышануга тулган булган. Шәһәрнең иң төп бинасы Ай илаһисына, Наннга багышланган бөек зиккурат булган. Һичшиксез, Ибраимны да бу җирәнгеч табынуга катнаштырырга тырышканнар, бәлкем, бу басым туганнарының берәрсеннән килгәндер дә. Яһүдиләрнең кайбер риваятьләре буенча, хәтта Ибраимның атасы Фарра да потлар ясаган (Ешуа 24:2, 14, 15). Нинди вакыйгалар булуына карамастан, Ибраим җирәнгеч ялган табынуда катнашмаган. Ул вакытта әле Ибраимның бабасы Сим исән булган һәм әлбәттә Ибраимга чын Алла турында сөйләгән. Нәтиҗәдә, Ибраим Наннга түгел, ә Йәһвәгә ышанган! (Галатларга 3:6).

Иман сынау

5. Алла Ибраимга әле ул Ур шәһәрендә булганда нинди боеру биргән һәм нәрсә вәгъдә иткән?

5 Ибраимның иманын сынау көткән. Алла аңа күренгән һәм боеру биргән: «Үз җиреңнән, үз туганнарыңнан, үз атаңның йортыннан Мин сиңа күрсәткән җиргә бар; һәм Мин синнән бөек халык ясармын һәм сиңа фатиха бирермен һәм синең исемеңне бөек итәрмен һәм син фатихалы булырсың; сиңа фатихалар бирүчеләргә Мин фатихалар бирермен һәм сиңа каршы явыз сүз әйтүчеләрне каргармын; һәм синең орлыгыңда бөтен кабиләләр фатиха алачак» (Яшәеш 12:1—3; Ап. эшләре 7:2, 3).

6. Урдан китәр өчен Ибраимга ни өчен тиешенчә нык иман кирәк булган?

6 Ибраим карт булган һәм аларның Сара белән балалары булмаган. Ничек соң аннан «бөек халык» була алган? Һәм аңа барырга боерылган җир кайда булган? Бу туры да Алла аңа бер нәрсә дә әйтмәгән. Шуңа күрә бай һәм яхшы гына төзелгән һәм уңайлаштырылган Урдан китәр өчен Ибраимга тиешенчә нык иман кирәк булган. «Гаилә, ярату һәм Изге Язмалар» дигән китапта борынгы замандагы яшәү турында болай дип әйтелә: «Җитди җинаять эшләгән гаилә әгъзасы өчен иң авыр җәза — бу куып чыгару, үз гаиләсендә «әгъза» булудан мәхрүм итү булган... Менә ни өчен Ибраимның, Алла боеруын тыңлап, илдән һәм туганнарыннан китүе Аллага карата берсүзсез тыңлаучанлык һәм ышанучанлыкны искиткеч күрсәтүе булган» («Family, Love and the Bible»).

7. Ибраим кичергән сынауларга охшаш сынаулар белән хәзерге мәсихчеләр ничек очраша алалар?

7 Моңа охшаш сынаулар белән хәзерге мәсихчеләр дә очрашырга мөмкин. Безнең көннәрдә Ибраим көннәрендәге кебек иң беренче итеп материаль кызыксынулар турында уйлау һәм теократик эшләрне икенче планга кую вәсвәсәсенә бирешергә җиңел (1 Яхъя 2:16). Бәлкем, без хакыйкатьне кабул итмәгән гаилә әгъзалары ягыннан каршы килү кичерәбездер, шул ук санда тиешле булмаган аралашуга безне кертергә тырышкан аралашудан мәхрүм ителгән туганнар да каршы килергә мөмкин (Матфей 10:34—36; 1 Коринфлыларга 5:11—13; 15:33). Ибраим безгә бик яхшы үрнәк биргән. Йәһвә белән дуслык аның өчен бар нәрсәдән дә, хәтта туганлык мөнәсәбәтләреннән дә югарырак булган. Ул Алла вәгъдәләре кайда, кайчан һәм ничек үтәлә икәнен төгәл белмәгән. Моңа да карамастан, ул бу вәгъдәләргә нигезләнеп үз тормышын корырга әзер булган. Бу безне Патшалык ихтыяҗларын тормыштагы башка булганыннан югарырак куярга ничек соң дәртләндерә! (Матфей 6:33).

8. Ибраимның иманы якын туганнарына ничек тәэсир иткән һәм моннан мәсихчеләр нәрсәгә өйрәнә алалар?

8 Ә Ибраимның якын туганнары турында нәрсә әйтеп була? Бәлкем, Ибраимның иманы һәм ышануы аларга бик нык тәэсир иткәндер, чөнки аның хатыны Сара һәм абыйсының ялгыз калган улы Лут Алла боеруын тыңлаганнар һәм Урны калдырганнар. Ибраимның абыйсы Нахор һәм аның буыныннан кайбер туганнары соңыннан Урдан киткәннәр һәм Хәрранда урнашып Йәһвә Аллага гыйбадәт кылганнар (Яшәеш 24:1—4, 10, 31; 27:43; 29:4, 5). Хәтта Ибраимның атасы Фарра да улы белән барырга ризалашкан! Шуңа күрә Ханаан җиренә күчү турында карар Изге Язмаларда Фарра — гаилә башлыгыныкы дип әйтелә (Яшәеш 11:31). Әгәр дә без туганнарыбызга хакыйкать турында әдәпле сөйлибез икән, бәлкем, аларның йөрәкләренә кагыла алырбыз?

9. Юлга китәр өчен Ибраимга нинди әзерләнүләр ясарга кирәк булган һәм ни өчен бу, бәлкем, зыян күрү белән бәйле булгандыр?

9 Юлга китәр алдыннан Ибраимга күп нәрсәләр эшлисе булган. Аңа җирне һәм әйберләрне сатып бетереп чатырлар, дөяләр, ризык һәм кирәкле җиһазлар сатып алырга кирәк булган. Әзерләнүләр бик тиз булган, шуңа күрә Ибраим, бәлкем, зыян күргәндер. Әмма ул Йәһвәгә буйсынырга шат булган. Һәм менә бар әзерләнүләр үтәлгән һәм Ибраимның кәрваны юлга чыгарга әзер булып Урның давыллары кырыенда тора. Нинди әһәмиятле көн! Кәрван Евфрат елгасы буйлап төньяк-көньбатышка киткән. Озак, атналарга сузылган юлдан соң, 1 000 гә якын километр үткәннән соң, ул төньяк Месопотамиягә, күп кәрван юллары кисешкән Хәрран шәһәренә килгән.

10, 11. а) Ибраим күпмедер вакытка Хәрранда ни өчен, бәлкем калгандыр? б) Өлкән яшьтәге әти-әниләре турында кайгыртучанлык күрсәткән мәсихчеләрне нәрсә дәртләндерә ала?

10 Бәлкем, атасының өлкән яшьтә булуын хөрмәт итеп, Ибраим Хәрранда урнашкандыр (Левит 19:32). Бүген мәсихчеләрнең күпләре шулай ук өлкән яшьтәге әтиләре һәм әниләре турында кайгырталар. Кайчакта моның өчен аларга үз тормышларында нәрсәнедер үзгәртергә дә туры килә. Мондый кирәклек барлыкка килгәч, мәсихчеләр аларның ярату белән китерелгән корбаннары «Аллага яраклы» икәнендә ышанычлы була алалар (1 Тимәтигә 5:4).

11 Вакыт уза барган. «Фарраның яшәү көннәре ике йөз биш ел булган һәм Фарра Хәрранда үлгән». Ибраим бу югалтуга кайгырган, ләкин матәм көннәре беткәннән соң шунда ук юлга чыккан. «Ибраим Хәрраннан чыкканда җитмеш биш яшендә булган. Һәм Ибраим үзе белән үзенең хатынын Сараны, абыйсының улы Лутны һәм алар тырышып тапкан бар мал-мөлкәтләрен, һәм Хәрранда аларда булган бар кешеләрне алган; һәм Ханаан җиренә барыр өчен чыкканнар» (Яшәеш 11:32; 12:4, 5).

12. Хәрранда булганда Ибраим нәрсә эшләгән?

12 Ибраим Хәрранда булган вакытында «мал-мөлкәтне» «тырышып тапкан» икәне кызык. Урдан Ибраимның китүе зыян күрү белән бәйле булган иде. Хәрраннан исә ул бай кеше булып киткән. Һичшиксез, бу Алла фатихасы ярдәмендә генә мөмкин булган (Вәгазьче 5:18). Бүген Алла үз хезмәтчеләренә байлык вәгъдә итмәсә дә, ул Патшалык өчен «йортын, яки ага-энеләрен, яки апа-сеңелләрен» калдырган кешеләрнең мохтаҗлыклары турында кайгырту вәгъдәсенә тугры (Марк 10:29, 30). Ибраимның шулай ук «кешеләре», ягъни күп хезмәтчеләре булган. Иерусалим һәм Халдей таргумнарында Ибраим «кешеләрне үз иманына керткән» дип әйтелә (Яшәеш 18:19). Сезнең иманыгыз сезне аның белән күршеләрегез, хезмәттәшләрегез һәм классташларыгыз белән уртаклашырга дәртләндерәме? Харранда төпләнер һәм Алла боеруы турында оныту урынына бу шәһәрдә Ибраим вакытын файдалы итеп үткәргән. Ләкин хәзер аңа китәр вакыт җиткән. «Һәм Ибраим Ходай аңа әйтүе буенча киткән» (Яшәеш 12:4).

Евфрат аша чыгу

13. Ибраим кайчан Евфрат аша чыккан һәм моның әһәмияте нинди булган?

13 Ибраим тагын юлга китәргә тиеш булган. Хәрранны калдырганнан соң кәрван 90 километрга якын көнбатышка барган. Бәлкем, Ибраим Евфрат алдында борынгы сәүдә үзәге Кархемиш шәһәре каршында туктаган булгандыр. Бу урында күп кәрваннар Евфрат аша чыкканнар *. Ибраим кәрваны елга аша кайчан үткән? Изге Язмалар күрсәткәнчә, бу вакыйга яһүдиләрнең Мисырдан безнең эрага кадәр 1513 елның 14 нисанында чыкканга кадәр 430 ел алда булган. Чыгыш 12:41 дә болай дип әйтелә: «Дүрт йөз утыз ел үткәннән соң, нәкъ шул көндә, Ходайның барлык гаскәрләре... Мисыр җиреннән чыкты». Шулай итеп, Ибраим белән васыять, бәлкем, безнең эрага кадәр 1943 елның 14 нисанында үз көченә кергәндер. Бу көнне Ибраим Алла боеруын тыңлаган һәм Евфрат аша чыккан.

14. а) Ибраим иман күзләре белән нәрсә күрә алган? б) Алланың хәзерге халкы Ибраимга караганда, нинди мәгънәдә күбрәк фатиха ала?

14 Ибраим бай шәһәрдән киткән. Ләкин хәзер ул «нигезле шәһәрне» — кешелек өстеннән гадел хөкүмәтне күз алдына китерә алган (Еврейләргә 11:10). Ибраимда аз информация булганга күрә, ул Алланың һәлакәтле кешелекне йолып алырга нияте турында гомуми рәвештә аңлый башлаган. Ибраимга караганда безгә бүген Алла ниятләрен аңларга күбрәк фатиха бирелгән (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Ибраим хыялланган «шәһәр», яисә Патшалыкның хакимияте 1914 елдан күктә урнаштырылып, реаль булган. Әллә бу Йәһвәгә карата иман күрсәтергә һәм аңа ышанырга дәртләндермиме?

Вәгъдә ителгән җирдәге вакытлыча булуның башлануы

15, 16. а) Йәһвәгә корбан китерү урынын ясарга Ибраимга ни өчен батырлык кирәк булган? б) Ибраим кебек хәзерге мәсихчеләр ничек батырлык күрсәтә алалар?

15 Яшәеш 12:5, 6 да: «Һәм Ханаан җиренә килделәр. Һәм Ибраим бу җир буенча Сихем урынына, Море имәнлегенә кадәр үтте»,— дип әйтелә. Сихем Иерусалимнан 50 километр төньяктарак булган һәм «изге җирнең оҗмахы» дип аталган уңдырышлы үзәнлектә яткан. Ләкин «ул вакытта бу җирдә Ханааннлылар яшәгәннәр». Алар әхлаксыз, бозык кешеләр булган, шуңа күрә Ибраимга үз гаиләсен начар тәэсирдән саклар өчен чаралар күрергә кирәк булган (Чыгыш 34:11—16).

16 Кабат «Ходай Ибраимга күренде һәм Мин бу җирне синең буыннарыңа бирәм дип әйтте». Нинди дулкынландыргыч вакыйга! Әлбәттә, Ибраимга тик аның буыннары гына алачагына шатланыр өчен иман кирәк булган. Моңа да карамастан җавап итеп «ул [Ибраим] анда аңа күренгән Ходайга корбан китерү урыны төзегән» (Яшәеш 12:7). Изге Язмаларның бер тикшерүчесе фикере буенча «шул җирдә корбан китерер өчен урын төзү асылда аның [бу җирнең] өстеннән формаль хакимлек итә башлау дигәнне күрсәткән һәм моның өчен нигез — иман күрсәткән кешегә беркетелгән хокук». Мондый корбан китерү урынын төзү Ибраимның батырлыгы турында шаһитлык биргән. Һичшиксез, бу корбан китерү урыны соңрак Канун васыятендә тасвирланганча, эшкәртелмәгән ташлардан ясалган булган (Чыгыш 20:24, 25). Ханаан халкы ясаган корбан китерү урыннарыннан бу корбан китерү урыны нык аерылып торган. Димәк, Ибраим чын Аллага, Йәһвәгә гыйбадәт кылучы булып аерылып торудан курыкмаган. Шуның белән Ибраим үзенә карата дошманлык мөнәсәбәте уяткан һәм бәлкем үз тормышын куркыныч астына да куйгандыр. Ә безнең белән хәлләр ничек тора? Бәлкем, безнең кайберебез, аеруча яшьләр, күршеләргә яисә классташларга Йәһвәгә гыйбадәт кылганнарын әйтергә куркалардыр? Ибраим биргән батырлык үрнәге безнең барыбызны да Йәһвәгә хезмәт итүебез белән горурланырга дәртләндерсен!

17. Ибраим Алла исеменең вәгазьләүчесе икәнен ничек күрсәткән һәм хәзерге мәсихчеләргә бу нәрсә турында исләренә төшерә?

17 Ибраим кая гына бармаса да, Йәһвәгә гыйбадәт кылу аның өчен иң мөһиме булып торган. «Аннан ул Вефильдән көнчыгышта булган тау ягына барган; һәм үз чатырын шулай куйган, аннан Вефиль көнбатышта, ә Гай көнчыгышта булган. Монда да ул Йәһвәгә корбан китерү урыны корган һәм Йәһвә исемен чакырган» (Яшәеш 12:8АМТ). Борынгы яһүд телендә «исемне чакырган» дигән тәгъбир шулай ук «исемне игълан иткән (вәгазьләгән)» дигән мәгънәне йөртә. Һичшиксез, Ибраим тирә-яктагы ханаанлыларга Йәһвә исемен кыюлык белән игълан иткән (Яшәеш 14:22—24). Бу безгә безнең бурычыбыз турында искә төшерә: бүген көчебездән килгәнчә, «аның исемен бар халыклар алдында игълан итәргә» (Еврейләргә 13:15, ЯД; Римлыларга 10:10).

18. Ибраим ханаанлылар белән нинди мөнәсәбәтләрдә булган?

18 Ибраим туктаган урыннарында озак тоткарланып калмаган. «Шуннан соң Ибраим Негева ягына юнәлеп, кабат юлга чыккан». Бу ярымкоры җир Яһүди тауларыннан көньяктарак урнашкан булган (Яшәеш 12:9ХТ). Ибраим бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән һәм Йәһвәгә гыйбадәт кыла икәнен һәр җирдә ачык итеп күрсәткән. Моның белән Ибраим һәм аның туганнары «алар бу җирдә ят кешеләр һәм вакытлыча яшәүчеләр икәннәрен ачык таныганнар» (Еврейләргә 11:13, ЯД). Алар бер җирдә дә тирә-яктагы мәҗүсиләр белән бик тыгыз мөнәсәбәтләргә кермәскә тырышканнар. Бүген мәсихчеләр шулай ук бу «дөньядан» булмаска тиеш (Яхъя 17:16). Без күршеләр һәм хезмәттәшләргә хөрмәт күрсәтсәк тә, Алладан читләшкән дөньяның рухын чагылдыра торган эшләрдә катнашмас өчен игътибар белән күзәтәбез (Ефеслыларга 2:2, 3).

19. а) Ибраим һәм Сарага күчеп йөрү тормышы ни өчен авыр булган? б) Ибраим өстенә нинди сынаулар якынлашкан?

19 Ибраимга һәм шулай ук Сарага да күчеп йөрү яшәүнең авырлыкларына җайлашу бик җиңел булмаган икәнен онытмыйк. Ризыкны Ур шәһәренең базарларында сатып алу урынына, алар үз көтүләреннән алганны ашаганнар. Уңайлыклары булган йортта яшәү урынына алар чатырларда яшәгәннәр (Еврейләргә 11:9). Ибраимның зур көтүләре һәм күп санлы хезмәтчеләре булганга күрә, эше бик күп булган. Сара, әлбәттә, аның халкы арасында хатын-кызлар гадәти эшли торган эшләрне башкарган: камыр әзерләгән, ипи пешергән, йон эрләгән һәм кием теккән (Яшәеш 18:6, 7; 4 Патшалык 23:7; Гыйбрәтле хикәя 31:19; Йәзәкил 13:18). Әмма яңа сынаулар якынлашкан. Якын вакытта Ибраим һәм аның туганнары үлем куркынычы астында булырлык хәлдә торырга туры киләчәк иде! Моны җиңәр өчен Ибраимның иманы җитәрме?

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Безнең көннәрдә Евфрат Ур элек урнашкан урыннан 16 километр ераклыкта акса да, фактлар күрсәтәләр: борынгы заманда елга шәһәрнең көнбатыш чиге артында ук аккан. Шуңа күрә соңрак Ибраим турында «елга артындагы» кеше турында кебек әйтергә булган (Ешуа 24:3).

^ 13 абз. Гасырлар үткәннән соң Ассирия патшасы Ашшурнасирпал II Евфрат елгасы аша Кархемиш янында саллар ясап үткән. Ибраимга саллар ясарга туры килгәнме яисә аның кәрваны елганы кичеп чыкканмы Изге Язмаларда бу турыда әйтелми.

Сез игътибар иттегезме?

• Ни өчен Ибраим «бөтен иман итүчеләрнең атасы» дип атала?

• Халдей Урыннан китәргә Ибраимга ни өчен иман кирәк булган?

• Ибраим Йәһвәгә гыйбадәт кылу аның өчен иң мөһим икәнен ничек күрсәткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Ибраимга уңайлыклары булган Ур шәһәреннән баш тартыр өчен иман кирәк булган.