Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Игелек эшләп боекмагыз

Игелек эшләп боекмагыз

Игелек эшләп боекмагыз

«Игелек эшләп боекмыйк, чөнки үз вакытында урырбыз, әгәр дә хәлсезләнмәсәк» (ГАЛАТЛАРГА 6:9).

1, 2. а) Аллага хезмәт иткәндә ни өчен түземлек кирәк? б) Ибраһим ничек түземлек күрсәткән һәм түзәргә аңа нәрсә ярдәм иткән?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ буларак, без Алла ихтыярын үтәүдә шатлык табабыз. Шәкертлелек «камыты» безгә көч бирә (Матфей 11:29). Ләкин Мәсих белән бергә дә Йәһвәгә хезмәт итү кайчакта җиңел түгел. Моны, рәсүл Паул имандашларын: «Сезгә Алла ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алыр өчен түземлек кирәк»,— дип чакырып, ачык итеп күрсәткән (Еврейләргә 10:36). Түземлек, Аллага хезмәт итү кайчакта авырлыклар белән бәйле булганга күрә, кирәк.

2 Ибраһимның тормышы моңа дәлил. Аңа күп тапкыр авыр сайлау ясарга туры килгән, ул еш кына катлаулы шартларга очраган. Уңайлы Ур шәһәреннән китү турында боеру — бу авырлыкларның тик башлангычы гына булган. Озакламыйча Ибраһимга ачлык кичерергә, тирә-яктагы кешеләрнең дошманлыгы белән очрашырга туры килгән. Шулай ук ул чак кына хатынсыз калмаган, аның туганнары белән талашулар башланган һәм аңа сугышта катнашырга туры килгән. Моның белән аның сынаулары әле бетмәгән. Ләкин, игелек эшләп, Ибраһим беркайчан да боекмаган. Ибраһимда, бездә бүген булган тулысынча язылган Алла Сүзе булмаганы турында әгәр дә уйласак, бу шаккатыра. Әмма Ибраһим, һичшиксез, беренче пәйгамбәрлек турында белгән, анда Алла: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам»,— дип әйткән (Яшәеш 3:15). Орлык кешеләр аша килергә тиеш булган һәм Ибраһим алар арасында булганга күрә ул, билгеле, Иблиснең дошманлык һөҗүмнәренең мишене булган. Моны аңлау Ибраһимга бу сынауларны шатлык белән кичерергә, әлбәттә, ярдәм иткән.

3. а) Йәһвәнең бүгенге халкын ни өчен авырлыклар көтә? б) Галатларга 6:9 да без нинди дәртләндерү сүзләре табабыз?

3 Йәһвәнең хәзерге халкы аларны авырлыклар көтә икәнен шулай ук, белә (1 Питер 1:6, 7). Чөнки Ачыш 12:17 дә Иблиснең майланган мәсихчеләр белән «сугыш» алып баруы турында кисәтү язылган, ә «башка сарыклар» майланган мәсихчеләр белән бик якын булганга күрә, алар да Иблиснең ачулы һөҗүмнәренең мишене булалар (Яхъя 10:16). Мәсихчеләр аларның вәгазьләү эшләренә каршы килү белән генә түгел, ә шәхси тормыштагы авырлыклар белән дә очрашырга мөмкин. Паул безне болай дип чакыра: «Игелек эшләп боекмыйк, чөнки үз вакытында урырбыз, әгәр дә хәлсезләнмәсәк» (Галатларга 6:9). Иблис безнең иманыбызны бар көче белән җимерергә теләсә дә, без аңа нык иман белән каршы торырга тиеш (1 Питер 5:8, 9). Тугры булу нинди җимешләр китерергә мөмкин? Җавап Якуп 1:2, 3 тә (ЯД) бар. Анда: «Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, сезнең иманыгызның сыналган сыйфаты ныклык җитештергәнен белеп, моңа шатлык белән мөгамәлә итегез»,— дип әйтелә.

Турыдан-туры һөҗүм

4. Алла халкының сафлыгын җиңәргә тырышып, Иблис ничек турыдан-туры һөҗүмнәр куллана?

4 Ибраһимның тормышы — бүген мәсихче очраша ала торган «төрле сынауларны» искиткеч күрсәтү мисалы. Мәсәлән, Ибраһимга Сенаар җиренең басып алучыларына каршы сугышырга туры килгән (Яшәеш 14:11—16). Шуңа күрә Иблиснең бүгенге көндә дә эзәрлекләүләргә китереп турыдан-туры һөҗүмнәр куллануына шаккатасы юк. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күп илләрнең хакимиятләре Йәһвә Шаһитләренең аң-белем бирү мәсихче эшләренә тыю куялар иде. Йәһвә Шаһитләренең 2001 елның «Еллык басмасында» дошманнарның Анголада яшәүче мәсихчеләр белән ничек мәрхәмәтсез мөгамәлә итүләре турында әйтелгән. Мондый илләрдә яшәүче безнең кардәшләр Йәһвәгә таянып, нык булып калганнар. Алар бу көчләүләргә көчләү һәм каршы килү белән җавап бирмәгәннәр, ә сакчыл булып вәгазьләүне дәвам иткәннәр (Матфей 24:14).

5. Яшь мәсихчеләр мәктәптә эзәрлекләүләргә ничек дучар була алалар?

5 Ләкин эзәрлекләүләр һәрчакта да көчләү белән бәйле түгел. Ахыр чиктә Ибраһимның ике улы туган: Исмәгыйль һәм Исхак. Яшәеш 21:8—12 дә бер көнне Исмәгыйльнең Исхак өстеннән «көлүе» турында әйтелә. Галатларга хат язганда Паул бу тик бала-чага уйнавы гына булмаган икәнен күрсәтә. Исмәгыйль Исхакны «куган» дип яза Паул! (Галатларга 4:29). Димәк, классташларның көлүләрен һәм дошманнарның мыскыл итүләрен хокук буенча эзәрлекләүләр дип атап була. Райан исемле яшь мәсихче классташларының аннан ачу белән көлүләрен мондый сүзләр белән искә төшерә: «Мәктәпкә кадәр һәм кирегә 15 минутлык юл, миннән көлгәнгә күрә, минем өчен ул мәңгелек кебек тоела иде. Алар зажигалка өстендә кәгазь кыстыргычларны кайнарлатып мине яндыралар иде». Ни өчен? «Минем тәртибем мәсихче нормалары буенча өйрәтелгәнгә күрә, мин мәктәптәге укучылардан аерылып тора идем»,— дип әйтә Райан. Ата-аналар ярдәмендә Райан барысын да кичергән. Яшь мәсихчеләр, сезне яшьтәшләрегезнең көлүе өметсезлеккә китерәме? Боекмагыз! Тугры булып калыгыз һәм сезнең өстә Гайсәнең: «Минем өчен сезне хурласалар, эзәрлекләсәләр һәм сезгә һәртөрле ялган, яман сүзләр әйтсәләр, сез бәхетле»,— дип әйткән сүзләре үтәләчәк (Матфей 5:11).

Көндәлек күңелсезлекләр

6. Безнең көннәрдә мәсихчеләр арасындагы мөнәсәбәтне нәрсә боза ала?

6 Без очраган сынауларның күпчелеге безнең көндәлек күңелсезлекләргә кагыла. Ибраһимга аның һәм бертуганының улы Лутның көтүчеләре арасындагы ызгышларга түзәргә туры килгән (Яшәеш 13:5—7). Шулай ук бүген дә фикер каршылыклары һәм юк-бар көнләшүләр кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозарга һәм хәтта җыелыштагы тынычлыкка да куркыныч булырга мөмкин. «Көнләшү белән ярышу булган урында тәртипсезлек һәм бөтен начарлык» (Якуп 3:16, ЯД). Ничек соң безгә боекмаска һәм Ибраһим кебек, тынычлыкны үз горурлыгыңнан өстен кую һәм башкаларның ихтыяҗлары турында уйлау мөһим! (1 Коринфлыларга 13:5; Якуп 3:17).

7. а) Имандаш үпкәләткән кешегә нәрсә эшләргә? б) Башкалар белән яхшы үзара мөнәсәбәтләрне саклар өчен, Ибраһим ничек итеп яхшы үрнәк биргән?

7 Әгәр дә безгә имандаш безнең белән гаделсез мөгамәлә иткән кебек тоела икән, тынычлык сөючән булырга бик авыр. Гыйбрәтле хикәя 12:18 дә: «Кайбер буш сөйләүче кылыч кебек тия»,— дип әйтелә. Уйламыйча әйтелгән сүзләр — әгәр дә аларны явыз ниятсез дә әйткәннәр икән — бик нык җәрәхәтләргә мөмкин. Әгәр дә безгә яла якканнар яисә безнең турыда яман сүз таратканнар кебек тоелса, авырту тагын да ныграк була (Мәдхия 6:7, 8). Ләкин мәсихчеләргә мыскыл ителгән тойгыларга аны боегуга төшерергә рөхсәт итәргә ярамый! Әгәр дә сез мондый хәлгә эләккәнсез икән, сезне рәнҗеткән кеше белән яхшы гына сөйләшеп, барысын да төзәтер өчен инициатива күрсәтегез (Матфей 5:23, 24; Ефеслыларга 4:26). Кичерергә әзер булыгыз (Колосслыларга 3:13). Әгәр дә без үз эчебездә үпкәләүне калдырмыйбыз икән, без тынычлана алабыз һәм кардәш белән аралашуны төзәтә алабыз. Ибраһим Лутка карата ачу тотмаган. Киресенчә, ул Лутны һәм аның гаиләсен якларга ашыккан! (Яшәеш 14:12—16).

Үзебез гаепле булган сынаулар

8. а) Мәсихчеләр үзләрен күп авырлыкларга ничек дучар итә алалар? б) Ибраһим материаль иминлеккә ничек дөрес мөгамәлә итә алган?

8 Без кичергән кайбер сынауларда үзебез гаепле икәнен танырга кирәк. Мәсәлән, Гайсә аның артыннан баручыларга мондый боеру биргән: «Җир йөзендә хәзинә җыймагыз, чөнки анда көя һәм тут аны юк итә һәм караклар ватып кереп урлый» (Матфей 6:19). Ләкин кардәшләрнең кайберләре Патшалык максатларына төп игътибар бирмичә, ә материаль иминлек турында кайгыртып, «үз-үзләрен күп авырлыкларга дучар итәләр» (1 Тимәтигә 6:9, 10). Аллага яраклы булыр өчен Ибраһим уңайлы яшәүне корбан китерергә әзер булган. «Иманына күрә ул чит җирдә кебек вәгъдә ителгән җирдә килмешәк булып калган һәм шул ук вәгъдәнең мирасчылары Исхак һәм Якуп белән чатырларда яшәгән. Чөнки ул Алла төзүче һәм барлыкка китерүче булган чын нигезле шәһәрне көткән» (Еврейләргә 11:9, 10, ЯД). Ибраһимның булачак «шәһәргә», яисә Алла хөкүмәтенә иманы байлыкка таянмаска ярдәм иткән. Безгә дә эшне шулай ук алып бару әллә акыллы булмасмы?

9, 10. а) Атаклылыкка ирешергә омтылу ничек проблемага әверелергә мөмкин? б) Безнең көннәрдә кардәш ничек үзен «кече» итеп тота ала?

9 Тагын бер аспектны карап чыгыйк. Изге Язмаларда ачык итеп: «Чынлыкта исә, һичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый»,— дигән сүзләр язылган (Галатларга 6:3). Өстәвенә безгә: «Бернәрсәне дә талашу һәм дан ярату буенча эшләмәгез, әмма тыйнаклык буенча»,— дигән киңәш бирелә (Филиплыларга 2:3). Бу киңәш буенча эш алып бармаганга күрә, кайберәүләр үз-үзләренә проблемалар ясыйлар. «Игелекле эш» эшләргә омтылу белән түгел, ә атаклылыкка ирешергә омтылу белән дәртләнеп, алар, әгәр дә җыелышта теләгән билгеләмәне алмыйлар икән, күңелсезләнәләр һәм аларның ачулары килә (1 Тимәтигә 3:1).

10 Ибраһим «кирәгеннән күбрәк үзе турында уйламыйча» безгә яхшы үрнәк биргән (Римлыларга 12:3). Мелхиседекны очратып, Ибраһим үзен Алланың хуплавы аңа үзен югарырак санарга хокук бирә торган кебек тотмаган. Киресенчә, ул Мелхиседекка уннан бер өлешне биреп, аның рухани сыйфатындагы югарырак дәрәҗәсен таныган (Еврейләргә 7:4—7). Бүген мәсихчеләргә шулай ук әзерлек белән үзеңне «кече» итеп тотарга һәм үзеңә бөтен кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышмаска кирәк (Лука 9:48). Әгәр дә җыелышта җитәкчелекне алып баручылар сезгә нинди дә булса билгеләү бирмиләр кебек тоелса, үз-үзегезгә намуслы анализ ясагыз һәм уйлап карагыз: сез үз характерыгызны яисә тәртибегезне нәрсәдә камилләштерә алыр идегез. Сездә булмаган билгеләмәләр буенча кайгырганчы, сездә булган билгеләмәне үтәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез — башкаларга Йәһвә белән танышырга ярдәм итегез. «Алланың көчле кулы астына буйсыныгыз һәм сезне үз вакытында күтәрәчәк» (1 Питер 5:6).

Күзгә күренмәгәнгә иман

11, 12. а) Җыелыштагы кайбер кешеләрдә без нинди көннәрдә яшибез икәнен аңлау ни өчен кимергә мөмкин? б) Ибраһим тормышын Алла вәгъдәләренә иман итүгә туплап, безгә нәрсәдә яхшы үрнәк биргән?

11 Әйберләрнең бу явыз системасының ахыры килүе тоткарланып кала кебек тоелу тагын бер сынау булырга мөмкин. 2 Питер 3:12 дә язылган сүзләрдән күренгәнчә, мәсихчеләр «Алла көнен көтәргә һәм теләргә» тиеш. Ләкин күпләр бу «көнне» еллар буе, ә кемдер дистәләгән еллар көтә. Мондый көтү аптырашта калдырырга һәм без нинди көннәрдә яшибез икәнен аңлавыбызны киметергә мөмкин.

12 Кабат Ибраһим мисалына кайтыйк. Ибраһим, ул яшәгән көннәрдә Алла вәгъдәләре үтәлмәгәнен белсә дә, үзенең бөтен тормышын бу вәгъдәләргә ышануга тупландырган. Дөрес, Ибраһим озак яшәгән һәм үз улы Исхакның балигъ булуын күргән. Ләкин аның буыннарын «күктәге йолдызлар» һәм «диңгез ярындагы ком белән» чагыштырырлык булсын өчен күп гасырлар үтәргә тиеш булган (Яшәеш 22:17). Моңа да карамастан, бу Ибраһимны шәфкатьсезләндермәгән һәм аптырашта калдырмаган. Шуңа күрә рәсүл Паул Ибраһим һәм башка ыру башлыклары турында болай дип әйткән: «Боларның барысы да вәгъдә ителгәннәргә ия булмыйча, ә ерактан гына аларны күреп һәм шатланып, иманлы калып үлделәр, һәм үзләре турында алар җирдә илгизәрләр һәм килмешәкләр дип әйткәннәр» (Еврейләргә 11:13).

13. а) Бүген мәсихчеләр нәрсә белән «килмешәкләргә» охшаш? б) Йәһвә бу әйберләр системасын ни өчен юк итәчәк?

13 Әгәр дә Ибраһим үтәлүен «ерактан» гына күргән вәгъдәләрдә тормышын тупландыра алган икән, бу вәгъдәләрнең үтәлүе шундый якын булганда, без ни дәрәҗәдә күбрәк аларда тупланырга тиеш соң! Ибраһимга кебек безгә дә Иблиснең бу әйберләр системасында үзебезне «килмешәкләр» дип санарга кирәк һәм үз теләкләребез турында гына уйлау безнең гадәткә кермәсен. Әлбәттә, без бөтенесенә дә ахырның киләчәктә түгел, ә хәзер килүен телибез (1 Питер 4:7). Бәлкем, бездә сәламәтлегебез белән проблемалар бардыр. Яисә без экономик яктан авырлыклар кичерәбездер. Ләкин безгә истә тотарга кирәк: Йәһвә безне бу кайгылы хәлдән коткарыр өчен генә түгел, ә үз исемен дә изгеләндерер өчен явызлыкка ахыр куячак (Йәзәкил 36:23; Матфей 6:9, 10). Бәлкем, ахыр килгән вакыт безнең өчен бик уңайлы булмас та, ләкин Йәһвә ниятләренең үтәлүе өчен ул бик уңай булачак.

14. Алла түземлеге хәзерге мәсихчеләр файдасына ничек хезмәт итә?

14 Шулай ук истә тотыйк: «Кайберәүләр Ходай үз вәгъдәләренең үтәлүен озакка суза дип санаса да, ул озакка сузмый, әмма беркемнең дә үлемен теләмичә, ә барысының да тәүбәгә килүен теләп, озак вакыт безгә түзә» (2 Питер 3:9). Алла «озак вакыт безгә» — мәсихче җыелышының әгъзаларына «түзә» икәнен билгеләргә кирәк. Без «Алла алдында дөньяда саф, тапсыз һәм тыныч булып торыр өчен» безнең кайберләребезгә төзәлергә һәм үзгәрергә күбрәк вакыт кирәк икәне ачык (2 Питер 3:14). Алай булгач, Алланың түземлеге өчен безгә рәхмәтле булырга кирәк түгелме?

Авырлыкларга карамастан шатлану

15. Гайсә сынауларда шатлыгын ни өчен югалтмаган һәм аңа охшаш булырга тырышу безнең көннәрдә мәсихчеләргә ничек файда китерә ала?

15 Ибраһимның тормышы хәзерге мәсихчеләрне күп нәрсәгә өйрәтергә мөмкин. Ибраһим иман гына түгел, ә шулай ук түземлек, зирәклек, батырлык һәм риясыз ярату күрсәткән. Аның тормышында иң мөһиме Йәһвәгә гыйбадәт кылу булган. Шуңа карамастан истә тотарга кирәк: үрнәк алыр өчен иң бөек мисалны безгә Гайсә Мәсих калдырган. Аның тормышында шулай ук күп авырлыклар һәм сынаулар булган. Ләкин аларны кичереп Гайсә шатлыгын югалтмаган. Ни өчен? Чөнки ул үз өмете турында нык истә тоткан (Еврейләргә 12:2, 3). Шуңа күрә Паул: «Ныклык һәм юаныч бирә торган Алла ярдәмендә сездә шундый ук Гайсә Мәсихтә булган фикер йөртү рәвеше булсын»,— дип дога кылган (Римлыларга 15:5, ЯД). Әгәр дә бездә дөрес «фикер йөртү рәвеше» булса, Иблис безнең өчен ясаган барлык авырлыкларга карамастан, без шатлана алабыз.

16. Авырлыклар белән көрәшергә башка көч юк кебек тоелса, без нәрсә эшли алабыз?

16 Авырлыклар белән көрәшергә башка көч юк кебек тоелган вакытта, Йәһвә сезне, Ибраһимны кебек, нәкъ шулай ук ярата икәнен искә төшерегез. Йәһвә сезнең барысы да яхшы булуын тели (Филиплыларга 1:6). Йәһвәгә тулысынча таяныгыз, «сезгә көчегездән югарырак вәсвәсәләнергә ирек куймаска Алла тугры, ләкин вәсвәсә вакытында сез кичерә алсын өчен җиңеллек тә бирәчәгенә» шикләнмәгез (1 Коринфлыларга 10:13). Алла Сүзен һәр көн уку гадәтегезгә керсен (Мәдхия 1:2). Йәһвәне барысын да кичерер өчен сорап догада даими булыгыз (Филиплыларга 4:6). Ул «үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирер» (Лука 11:13). Йәһвә сезгә рухи ярдәм күрсәтер өчен биргән барысын да, мәсәлән Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны, кулланыгыз. Кардәшләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез (1 Питер 2:17). Мәсихче очрашуларында даими рәвештә булыгыз, чөнки нәкъ анда сез барысын да кичерергә шундый кирәк булган дәртләндерү таба аласыз (Еврейләргә 10:24, 25). Сезнең түземлегегез Алла алдында яхшы репутациягә ия булырга ярдәм итүендәге һәм сезнең тугры булуыгыз аның йөрәген шатландыра икәнендәге ышанычта шатланыгыз! (Гыйбрәтле хикәя 27:11; Римлыларга 5:3—5).

17. Мәсихчеләр ни өчен өметсезлеккә бирелмиләр?

17 Алла Ибраһимны үз «дусты» кебек яраткан (Якуп 2:23). Һәм шулай да Ибраһимның тормышы бәлаләр һәм сынаулар белән тулы булган. Шуңа күрә мәсихчеләр бу явыз «соңгы көннәрдә» аларга башка бернәрсәне дә көтәсе юк икәнен беләләр. Чөнки Изге Язмалар безне «явыз кешеләр... һәм ялганчылар... явызлыкта тагын да алга китәрләр» дип кисәтә (2 Тимәтигә 3:1, 13). Өметсезлеккә бирелү урынына, без очраган авырлыклар Иблиснең явыз системасының ахыры якын икәнен исбат иткәне турында уйлагыз. Гайсә: «Ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр»,— дип әйткән (Матфей 24:13). Шуңа күрә игелек эшләп, боекмагыз! Ибраһимга охшарга тырышыгыз һәм «иман һәм озак түземлек белән вәгъдә ителгәннәрне мирас итеп алучылар» арасында калыгыз (Еврейләргә 6:12).

Сез игътибар иттегезме?

• Йәһвәнең хәзерге халкын ни өчен авырлыклар һәм сынаулар көтә?

• Турыдан-туры һөҗүмнәрне Иблис ничек куллана ала?

• Мәсихчеләр арасындагы шәхси фикер каршылыкларын ничек җайга салып була?

• Горурлык һәм эгоизм ничек проблемага әверелә алалар?

• Алла вәгъдәләренең үтәлүен ничек көтәргә икәнендә Ибраһим ничек итеп яхшы үрнәк биргән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Яшь мәсихчеләрнең күпләре яшьтәшләренең көлүләренә түзеп эзәрлекләүләр кичерәләр.

[21 биттәге иллюстрация]

Ибраһим Алла вәгъдәлеренең үтәлүен тик «ерактан» гына күргән. Моңа да карамастан, бу вәгъдәләр белән аның бөтен тормышы бәйле булган.